ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 117, 17.08.2018/

//

Мәктәпсез киләчәк булалмый

 

Бу дөньяда кеше өчен әти-әнидән соң иң кадерле өч нәрсә бар. Аның берсе – туган ил, икенчесе – туган җир, өченчесе – туган тел. Туган илгә һөҗүм янаганда бар халык берләшеп яуга ташланган, туган җиргә куркыныч килгәндә, тормышларын да кызганмыйча, аны яклап көрәшкә чыкканнар. Проблемалар хәттин ашкан булса да, әлегә илебез имин, Аллага шөкер, туган җиребез, Ватаныбыз – Татарстаныбыз бар. Ә менә туган тел проблемасы, республика­бызның дәүләт теле мәсьәләсе соңгы арада бик авыр чорга килеп керде, дө­ресрәге, аны шундый хәлгә дучар иттеләр.

5-1
Туган телебезгә, Россия­дәге күп санлы милли телләргә куркыныч янаганда без – халык вәкил­ләре үзебезнең катгый сүзебезне әйтергә, аларны яклап конкрет гамәлләр кылырга тиешбез. Ә туган телебезгә һөҗүм, ни кызганыч, һич тә туктарга җыенмый, кире­сенчә, көннән-көн көчәя генә бара.

 
Шушы елның 10 апрелендә бер төркем Россия Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан тәкъдим ител­гән Россиянең “Мәгариф” законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты бүгенге милли сәясәтнең һич тә милләтләр файдасына булмавын тагын бер кат дәлилләде. Яңа тарихтагы мондый сәясәт 2007 елда мәгариф системасыннан милли-төбәк компонентын алып ташлау белән башланып, Бердәм Дәүләт имтиханын бары тик рус телендә генә бирү карары белән ныгытылды һәм бу карарлар милли мәгариф системасының тамырына балта бе­лән чапкандай булды. Ә инде Дәүләт Думасы депутатлары тәкъдим иткән әлеге закон проектын туган телләр­гә җеназа чыгарга әзерләнү белән генә тиң­ләргә мөмкиндер. Бу закон проектында депутатлар милли ре­спу­бликаларның дәүләт теллә­рен һәм туган телләрне бары тик ирек­ле, факультатив рәвештә генә укытуны гамәлгә куймакчы. Ә факультатив ул – теләсәң, укыйсың, те­лә­мәсәң, юк дигән сүз, совет чорында без аны үз башыбыздан кичергән идек инде. Факультатив фәннәр өчен бюджет хисабына дәреслек­ләр алу да каралмый, димәк, дәрес­лекләрне ата-аналар үз хисапларына яки мәк­тәпләр үз акчаларына сатып алырга тиеш була, факультатив фәннәрне укыту   өчен бюджет  хисабына педагоглар әзерләү дә мөмкин булмаячак. Ә милли мәк­тәбе булмаган мил­ләтнең киләчәге юк. Чөнки милли мәктәпсез халык­ның туган теле дә әкренләп юкка чыга, ә туган тел булмаган җирдә милли мәдә­ният, милли сәнгать, милли әдәбият, милли фән, милли гореф-гадәтләр дә, ди­мәк, милләт үзе дә бөтенләй бетүгә дучар була. 

 
Закон проекты авторлары “туган тел” һәм “республиканың  дәү­ләт теле” төшенчәләренең бер үк мәгънәдә булмавын игътибарсыз калдырганнар. Дәүләт телләрен билгеләү хокукы – республи­калар­ның конституциячел-хокукый статусын Россия Федерациясенең баш­ка субъектлары статусыннан аерып торучы үзенчәлекләрнең бер­се. Россия Федерациясе ре­спубли­каларының дәүләт телләрен тие­шенчә укытуны бетерү котылгысыз рәвештә  әлеге телләрнең дәү­ләт телләре буларак кулланылышына зыян салачак. Монда Россия Федерациясе Конституция Судының хокукый нәтиҗәсе дә исәпкә алынмаган, аның 2004 елның 16 нояб­рен­дәге карары бе­лән Татарстан Республикасы закон­нарының татар һәм рус телләрен Татарстан Республикасы дәүләт телләре буларак укыту турындагы нормалары Россия Федерациясе Конституциясенә каршы килми, дип танылган иде.


Безне бу закон проекты ав­торларының Россия Федерациясе халыклары телләрен укытуны вариатив – уку-укыту програм­масы­ның мәҗбүри булмаган өлешенә күчерергә тырышулары аеруча борчый. Россия Федерациясе Кон­ституциясенең 68 статьясындагы 3 өлеше нигезендә Россия Федерациясе барлык халыкларга туган телне саклау, аны укыту һәм үстерү өчен шартлар тудыру хокукын гарантияли. Ә бу закон проектын гамәлгә ашыру гамәлдәге туган тел кануны бозылуга, ахыр чиктә туган телләрне мәктәптә укытуның мәгъ­нәсе югалуга китерәчәк. Моннан соң туган телләрне укыту системасындагы кадрларның кирәксезгә чыгуы котылгысыз, һәм аларны кире кайтару бик кыен яки бөтенләй мөмкин булмаячак. Әгәр без туган телне укытуны факультатив дәрә­җәгә төшерсәк, киләсе буыннарга туган телләрен һәм милли үзаңна­рын югалту куркынычы янаячак.


Әгәр дә мәгариф системасы укучыларның һәм аларның ата-ана­ларының ихтыярыннан гына чыгып эшләсә, кемдер математиканы, кемдер физиканы укымас иде, кай­бер­ләре исә гомумән укудан баш тартыр иде. Әмма баланы төрле яклап үстерү һәм тәрбияләү, аның белем дәрәҗәсен арттыру, фикер­ләү мөм­кинлеген киңәйтү дә бар бит әле. Безнең фикеребезчә, Россия мәк­тәпләрендә белем би­рүнең эчтә­леген күпмилләтле җәм­гыять­нең һәм дәүләтнең мәгариф өлкә­сен­дәге мәнфәгатьләре, мәдә­ният­ләр һәм телләр күптөрлелеген сак­лау­ны һәм үстерүне тәэмин итә торган уртак карарлар билгеләргә тиеш.


Татар телен саклап калу буенча карашларыбызны эзлекле рәвештә якламаган өчен Дәүләт Советына һәм Президентка карата шактый тәнкыйть сүзләре яңгыравын без матбугатта күреп, ишетеп һәм тоеп торабыз.  Аның Россиядәге зур аб­руен истә тотып, Президентыбыздан әлеге мәсьәләне хәл итүдә активрак катнашуын өмет итәргә без­нең хакыбыз бар. Ә депутатлар һәм рәисебез Фәрит Мөхәммәтшин республика халкының конституцион хокукларының гамәлгә ашырылуын даими контрольдә тотарга тиеш.


Соңгы арада матбугат чараларында һәм Мәскәүгә җибәрелгән күпсанлы доносларда “Татар телен көчләп укыту” – “насильственное изучение татарского языка” дип ешаеп киткән лаф орулар, минемчә, бернинди кысага да сыймый. Бәл­ки, ул тар карашлыктан, тар кү­ңел­лелектән, законнарны белмәүдән килә торгандыр? Югыйсә дәүләт теленең теләсә кайсы дәүләттә һичшиксез укытылырга тиешлеген исбатлап торасы да юк кебек. Россиянең Конституциясендә һәм “Мәгариф” законында да “Обязательное среднее образование” дип акка кара белән язылган бит. Ничек инде ул, хәтта бүген Россияне дош­ман күргән чит илләрнең безнең өчен чит телләре дә мәктәпләрдә укыту өчен “обязательный – мәҗ­бүри” булып та, урыслар белән бер­гәләп шушы дәүләтне корган татар халкының туган телен укыту гына “насильственный – көчләп укыту” дип аталырга тиеш соң әле?


Россия дәүләте бүген бик кат­лау­лы чор кичерә. Халыкара масш­табта хәлләребез гаять катлауланган чорда, ил эчендә ыгы-зыгы тудырырлык законнар тәкъдим итү­не мин һич кенә дә җәмгыятьне берләштерүче гамәл, дөрес милли сәясәт дип атамас идем. Әллә бу яман ниятле кешеләр тарафыннан махсус эшләнәме икән дигән шигем дә бар хәтта...


Россиянең Төп законы – Кон­ституциясендә дә туган телләрне ирекле укыту турында бер сүз дә юк. Ә Россиядә Конституция белән тәңгәлләшми торган законнар кабул итү катгый рәвештә тыела.


Күренекле кыргыз язучысы Чың­гыз Айтматов: “Үз акылында бул­ган бер кеше дә бу дөньядан үз теләге белән китми. Ә халыклар си­нең-минем кебек кешеләрдән тора”, – дип әйткән иде. Әйе, бер ха­лык­ның  да үз теләге белән юкка чыгасы килми. Ә юкка чыкмас өчен безгә үз илебезне, үз республикабызны, туган телебезне, милли мәк­тәпләребезне күз карасыдай сак­ларга кирәк. Без “бетәбез, үлә­без“ дип түгел, ә “яшибез, көчәябез, алга барабыз” дип өметләнеп яшәргә тиешбез. Сан ягыннан Россиядә икен­че урында торган татар халкы­ның һәм башка халыкларның го­мер­ләрен озайту өчен без кулдан килгәннең барысын да эшләргә бурычлы.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 63, 27.04.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 1

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр