ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 41, 24.03.2017/

Җырланмаган әле безнең җыр


Гаҗәпләнәм хәзерге яшьләргә – замана балаларына: сәнгатькә башы кер­сә, аягы кермәгән “йолдыз­лар” фонограммага “җыр­лый”. Безнең буын һәм аннан алдагылар – легендар җыр­чыларыбыз Илһам абый, Әлфия апалар бу сүзне бөтенләй белми дә иде, гел “живьем”: башта микрофонсыз, аннары микрофон ярдә­мен­дә халыкка, милләте­безгә моң таратты. Дөрес, хәзер сәхнәгә сирәк чыгалар. Ләкин алар әле дә саф­та, тавышлары гөрләп тора.

4-2
Күптән түгел Ижауда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештырган “Илһамият” концертын күр­сәтеп кайттык. Сәхнә вете­раннарының чыгышын сөек­ле җырчыбыз Флюра Сөләй­манова тәмамлады. Залның торып басуы башкаручыга чиксез ихтирам билгесе иде.


Сугыш алды балалары нык, чыдам, тырыш дигәнне ишеткәнем бар. Шулай булмыйча, Фәйзи Йосыпов, Ус­ман Әлмиев, Әзәл Яһудин­нар йә туксанга җитеп, яки туксанны үтеп бакыйлыкка күчте. Мәсгут Имашев, Рафаэль Ильясов, Миңгол Галиевләр гомер буе баянга кушылып җырлап халык мәхәббәтен яулады. Барысын да санап чыгуны максат итеп куймыйм һәм кирәк тә түгелдер.


Сүз башым бит “шүрәле” дигәндәй, бүгенге язмамның сәбәпчесе һәм төп герое – каһарман җырчы Шамил Әхмәтҗанов. Арча, Тукай, Шамил... “Арча” җыры. Бер карасаң, бу өч сүзгә аңлатма кирәк тә түгел кебек. Икенче яктан карасаң...


Шамил абыйны салып таптарга да, чөеп мактарга да җыенмыйм, Әхмәтҗан аңа мохтаҗ түгел. Туган елын, бала чагын, мәктәп елларын тасвирларга да уйламыйм. Бу турыда аерым китап язарга була. Кирәк тә. 1941 елда туган дигәч, сугыш ятим-җил­пе­ләр, ачлык, салкын өйләр, ягылмаган мәктәпләр күз алдына килеп баса. Шамил абый боларның барысын да үткән, үз җилкәсендә татыган... Ләкин, ничек кенә булмасын, бөтен авырлыкларны, кимсетү-рәнҗетүләрне, юклыкларны җиңеп, Татар­станның халык артисты дәрәҗәсенә ирешкән артист, Татарстанның, гому­мән, бөтен татар халкының визит карточкасы булган Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә 50 елга якын солист булып эшләгән талант иясе, шәхес, легендага әйләнеп баручы җырчы.


Соңгы елларда Шамил Әхмәтҗанов белән гас­троль­ләрдә булырга, бөтен дөнья­га таралган татарлар кар­шын­да Сабантуйларда чы­гыш ясарга туры килде. 2016 елда Свердловск өлкә­сенең Среднеуральск һәм Ново­уральск шәһәр­лә­рендә, аның алдыннан Ямал-Ненец окру­гының (Төмән өл­кәсе) Муравленко һәм Ноябрьскида мил­ләт­тәш­лә­ребезне сө­ендереп кайткан идек.
Алдарак, Байкал аръ­ягы­ның (Забайкальский край) Чита шәһәрендә, Татарстан мәдәният министры урынбасары Нигъмәтуллина Гү­зәл Азатовна җитәкче­ле­гендә, Сабантуйларда чыгыш ясарга туры килде. Артистлар өчәү – Шамил абый, кызы Чулпан һәм мин идек.


“Балкыш” дип аталган Татарстан сәхнә ветераннары концертын Мәскәү шәһә­ренең Әсәдуллаев йортында күрсәтеп кайттык. Әйт­кәнемчә, чыгышларның барысы да истә түгел, санап чыгу да мөмкин түгел.


Сөекле җырчыбызның тагын бер зур хезмәте – 75 җыр язылган компакт-диск. Әдәбият-сәнгатькә бераз катнашым булган, аңа күп­медер өлешемне керт­кән кеше буларак моны бик зур хәзинә дип бәялим.


Гаҗәпләнеп, уйлап куям: ничек өлгерә Шамил абый? Әле бит аның 20 сутый бакчасы да бар. Яңгыр яумаган вакытларда беләсезме аңа күпме су сибәргә? Анысына да өлгерә ул. Хуҗалыгында тагын әллә ниләр майтара.


Халыклар дуслыгы орденлы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле – миллә­те­безнең йөзек кашы, хал­кы­бызның визит карточкасы. (Сүз уңаеннан белмәгән­нәргә әйтеп китәм: ансамбль – чит ил сүзе “вместе”, “бер­гә” дигәнне аң­лата). Солист-вокалист, хор төркеме һәм бию группасы – болар тере бер организм. Алар бер-берен тоеп,  тың­лап, бер-берсенә комачауламыйча тулыландырганда гына ансамбль була. Ә Ш.Әхмәт­җа­нов – шушы “умарта кү­че”­нең анасы, җыеп туп­лап торучы, тотучы. Кү­рәсез, нинди катлаулы вазыйфа башкара Шамил абые­быз. Сөйләп, аң­латып торганчы, бу данлыклы кол­лективның концертын карау хәерле. Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр барып тыңлау кирәк.


Шамил Әхмәтҗанов – аерым башкаручы солист-вокалист буларак күпләрне, шул исәптән шактый җитәк­челәрне “Сорнай моңы” исемле җыр белән таң калдырды (авторлары: Ш.Хө­сәен сүзләре, Р.Яхин көе). Нинди моң, нинди аһәң! Ә динамика?! (Тавышның көч­лелеге шулай дип атала.) Кем әйтмешли, йөрәккә сары май булып ята. Мөгаен, бу җырны Шамил абый гына шулай зур осталык белән башкара торгандыр. Динамика билгеләрен тиешле урында төгәл куллануны музыкантлар арасында “вся таблица Менделеева” дип шаярталар. Ләкин бу бернинди дә шаяру түгел, бу – хакыйкать. Шамил абыйга ихтирам йөзеннән, һәр ярты ел саен бер студентыма “Сорнай моңы”н өйрәтәм. Аннары Ш.Әхмәт­җанов башкаруында тың­лыйбыз. Шуннан соң нотадан өйрән­гән “скелет”ка “итен” куябыз.


Шамил Әхмәтҗанов һа­ман алгы сафта: артист, педагог, репетитор, жюри рәи­се, компакт-диск чыгаручы. Һаман эзләнә, үзенә лаеклы алмаш буын әзерли. Кеше­нең кем икәнен беләсең килсә, өч көнлек юлга чык, диләр. Шактый өлкән булса да, үзен өстен куймас, авыр сүз әйтмәс, кирәк чагында ярдәм кулын сузар. Тыныч, басынкы. Термосыннан 1-2 чынаяк кайнар чәен эчәр дә, әкрен генә, тыныч кына әдә­бият-сәнгать, җыр-моң турындагы фикерләрен әй­тер; халкыбызның, миллә­тебез­нең киләчәге турында кайгыртыр, милли мәсьәлә­ләр­не дә читләп узмас...


Кешене өмет, ирешел­мәгән теләкләр һәм яулыйсы үрләр яшәтә. Язмамны шигъри юллар белән тәмам­лыйм:


...Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән,
Җырланмаган әле безнең җыр...

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 3, 11.01.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр

5-1