ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 98, 14.07.2018/

Аз акчага күп эшлә. Күтәрәмгә калган татар журналистикасын ничек коткарырга?


”Алар үсешнең кайсыдыр бер мизгелендә наив рә­вештә үзләрен дүртенче хакимият дип санадылар. Һаман әйтә килдем: бернинди дүртенче хакимият юк, без барыбыз да – бер көймәдә”. Татарстан Дәүләт Советында Татарстан медиасы язмышы турында фикер алышканда, Качалов театры директоры Александр Славутский әнә шулай диде. Медианың кө­чәеп китүе дә өркетә, хәл­сезләнеп егылуы да файдага түгел. Журналистлар исә 10 ел элек нинди хезмәт хакы алган, хәзер дә шул чамага эшләвен дәвам иттерә.

1-3
Дәүсовет депутатлары ха­фада: федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр бер дә безнең файдага түгел. Әй­тик, Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов РФ Дәүләт Думасының мил­ләтләр эшләре буенча комитет утырышында булып кайткан. Анда 2025 елга кадәр РФдә дәүләт милли сәясәте стратегиясе буенча фикер алышканнар. Аның әйтүенчә, бу документ редакцияләнә һәм кертелгән үзгәрешләр Та­тарстан депутатларына бер дә ошамый. Әйтик, милли мәдәниятне саклау, яклау һәм үстерү турындагы икенче маддәдә, “үстерү” сүзен алып атканнар. Моны ”күптөр­ле­лекне үстерү” төшенчәсе Россиянең бердәмлегенә һәм бердәйлегенә капма-каршы, дип аңлатканнар. Яңа документта мондый четерекле урыннар шактый икән.

 
“Татмедиа” агентлыгы җи­тәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәтова китергән саннар да күңелле түгел. Ул республикада барлыгы 963 матбугат чарасы эшләвен, шу­ның 561е – басма, 193е – электрон, 105 радиоканал, 91 телеканал, 13 мәгълүмат агентлыгы булуын җиткерде. Узган елны яңа 95 матбугат чарасы теркәлгән, 154(!)е юкка чыккан. Бас­ма­ларның тиражы кимегәннән-кими. Моны урынбасар уку­чыларның интернетны кулайрак күрүе, кәгазь бәясенең генә дә 11 процентка артуы сәбәпле, газета-журналларга язылу бәясенең күтәрелүе белән аңлата.


Авырткан башка тимер тарак – татарча язучы жур­налистларның бармак белән санарлык кына булуы. Җит­мәсә, киләсе елдан журналис­тика югары мәктәбендә, читтән торып уку бүлеген исәпкә алмаганда, бюджет урыннары бетерелгән. ТЯГ генераль директоры Илшат Әминов бу җәһәттән татарча белгән яшьләрдән максатчан төркем оештырырга тәкъдим итә. Ләкин бездә һәрвакыт­тагыча: кыз да булсын, буаз да булсын. Ягъни мәсәлән, максатчан укытырга бюджетта исәр акча юк. Ничарадан бичара тагын бер тәкъдим бар: Дәүсовет Рәисе урынбасары Римма Ратникова журналистларны әзер кадр­лардан әвәләргә куша:


– Дөньяда бик сирәк җир­ләрдә генә журналистларны нульдән башлап укыталар. Аларны югары белем алган кешеләрдән әзерләп була. Нишләп безгә бу тәҗ­рибәне кулланмаска? КФУ ректоры Илшат Гафуров бу фикерне яклый. Мөгаен, шулай без максатыбызга якынаер идек. Һәм бакалавриатта укырга телә­гән егет-кызлар мәсьәлә­сен Президент дә­рәҗәсендә күтә­рергә кирәк. Чөнки бакалавриатта уку 400 мең сумга тө­шә. Аннан соң алар белән бу сумманы эш­ләп кайтарырлык итеп килешү төзергә кирәк.


Киләсе елдан тулы бер тармакка нибары 10 белгеч әзерләп чыгарачаклар. Хә­зер­гә медиада уртача 30-40 яшьтә булган 4 мең кеше эшли. Бу саннар журналистика тармагының коточкыч тизлек белән картаюына туры­дан-туры ишарә. Шуңа кү­рә Р.Ратн­икованың Э. Әх­мә­то­ва­га со­раулары шактый: “Ни өчен талантлы яшьләр Татарстаннан китә? Бәлкем, бездә хез­мәт хакы аздыр, бәлкем эш урыны юктыр?” Баксаң, Татарстанда журналист булып эш­ләргә теләгән кешегә эш урыннары җитәрлек икән. Мөгаен, эш хезмәт хакының түбән булуындадыр, ди Әхмә­това. Шуннан, ”Нишләп алар пылау ашамый?” кебегрәк сорау яңгырый. Янәсе, нишләп бу мәсьәлә хәл ителми?


Р.Ратникованың тагын да со­рау­лары бар: “Ун ел шушы тармакны финанслыйбыз. Ниш­­ләп сез, үзәк буларак, мәсьә­ләне хәл итү белән шө­гыль­ләнмисез? Ун ел элек тә – 1,5 миллиард сум, хәзер дә – шул ук сан. Югыйсә ММЧ саны күпмегә кимеде”, – ди ул.


Бәлкем, депутатлар хез­мәт хакы мәсьәләсен дә җай­га салыр... Ләкин ул вакытта татарча фикерли торган күпме генә кеше калыр икән? Татарча фикерләү өчен татарча укырга, татар тапшыруларын, кино-мульт­фильм­нарын карарга кирәк. Бездә әле “Шаян-ТВ” да юнь­ләп эшләп китә алмый, укыту да кысылганнан-кысыла. Шул ук вакытта журналистиканы пычраклыкта гаепләү­челәр дә табылып тора. Шул ук А.Славутский журналистларны авызлыклау ягында. “Без­нең белән җәмгыятьнең әх­ла­гын кайгыртмыйча, үзе­гезнең вак мәсьәләлә­ре­гезне үтәсәгез, безгә нәрсә эшләсәк тә ярый дип уйласагыз... Карагыз, нишли матбугат! Журналистка кешене пычрату, яла ягу берни тормый!” – ди ул, ачуланып. Нәрсә-нәрсә, татар матбугаты болай да тышауланган инде. Шуңа күрә тынычланыгыз, Александр Яковлевич!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 56, 18.04.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 1

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр