ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 98, 14.07.2018/

Җавапсыз сорау

Тормышмы бу? Режиссер Айдар Җаббаров, бу сорауны үз-үзенә һәрбер кеше бирә, ди. Тик кемнәр генә аңа ихлас җавап бирә ала икән? Узган атна Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Тормышмы бу?” спектакле белән төгәлләнде. Спектакль бер кеше язмышы аша милләт буларак юкка чыгуның никадәр якын икәнлеген күрсәтте.

1-8
kamalteatr.ru

 

Бу – Камал театрында Айдар  Җаббаровның әле беренче зур эше. Моңа кадәр ул кече сәхнәдә Хәсән Туфан шигырьләре буенча “Агыла да болыт агыла” спектаклен куйган иде. Бу юлы Исхакыйны сайлавының сәбәбен исә бик гади аңлатты:


– Исхакый – минем иң яраткан авторым. Әйе, “Тормышмы бу?” – аның  шәкерт булып йөргән чакта язылган әсәрләренең берсе. Бәлкем, иң көчле әсәре дә түгелдер. Ләкин ул үсешкә омтылган кешенең рухи үлеме турында. Миңа калса, бу – кайсы чорда да игътибарны җәлеп итә. Дөрес, “Тормышмы бу?” әсәренә мин “Мәдрәсә җимеше” хикәясен һәм “Мөгаллим” пьесасын куштым. Монысы спектакль ниндидер бер мәсәлгә әверелмәсен, вакыйгаларга баесын өчен эшләнде.


Шулай итеп, Хәлим (Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин) авылдан мәдрәсәгә укырга килә. Монда ул башта күндәм шәкерт була, аннан җәдиди карашлы кешегә әверелә. Атасына кеше аңламаган телдә вәгазь сөйләүнең ни дәрәҗәдә ахмаклык булуын аңлатырга тырыша. Чит ил романнарында язылган тормыш белән татар тормышын чагыштырып, никадәр артта калуыбызга әрни. Атасын рәнҗетүдән куркып авылда калган егет монда агарту эшләре башларга тырыша. Хатынын укытып, үзенә сөйләшер кеше булдырырга тырышуы да, авыл агайларының фикерләү рәвешен үзгәртергә омтылулары да бушка булып чыга. Тора-бара ул үзе дә ашка бару, иген игү, никах уку, сәдака җыю кебек мәшәкатьләргә күмелеп кала. Үзенең төпкә тәгәрәвен дә аңлый, үз-үзенә “тормышмы бу?” дип сорау да биреп карый, әмма җавап таба алмый. Әлеге сорауны үлгән кеше өрәге белән чагыштырып, куркуын гына күрсәтә.


Спектакль динамикалыгы белән дә аерылып тора. Сәхнә шартлы рәвештә берничә өлешкә бүленгән, аның һәрберсендә төрле вакыйгалар куера. Актерлар берничә роль башкара. Бу,  тамашачыны бер актер уенын күзәтүдән аерып, вакыйганы тулаем кабул итәргә мәҗбүр итә. Спектакльдә капма-каршы вакыйгалар шактый. Бер караганда мәдрәсә – гыйлем йорты, икенче караганда  кадимилек, артталык билгесе. Бер күренештә намаз уку күренеше, икенчесендә  – шәкертләрнең фәхешханәдәге маҗаралары. Кыскасы, ул бер утка, бер суга сала. Әллә динамика көчле булганга, әллә театрга күңел ачарга йөрергә күнеккәнгәме – тамашачы бер-бер артлы алмашынып торган күренешләрне, спектакльдәге хисләрне кабул итәргә өлгерә алмый. Шуңа күрә бер авыру шәкертнең бәхетсезлегеннән дә, Хәлимнең фаҗигасеннән дә кычкырып көлә генә. Бу көлүнең никадәр урынсыз булуын ул, мөгаен, вакыт узгач кына аңлый торгандыр. Нурбәк Батулла исә моңа каршы: “Тамашачыны бозып бетердек. Ул хәзер гел көлә”, – дип яза.


Айдар Җаббаров эшенә югары бәя бирүчеләр шактый. “Идел” журналы мөхәрирре Айсылу Хафизова, мәсәлән, аны яңа Сәлимҗанов дип атый. Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игламов та режиссерга зур өметләр баглый. Безнең күз алдында көчле татар режиссеры формалаша, ди ул:


– Камал театрында Исхакыйның проза әсәрләре беренче мәртәбә куелды. Бу – бер яңалык. Икенчедән, яшь режиссер, үзебезнең шәкертебез, театрга ут белән эшләүдә, актерлар белән эшләүдә яңа алымнар  кертте. Монда шундый нечкә моментлар бар, аларны, бәлкем, тамашачы күреп тә бетермидер. Без исә Искәндәр Хәйруллин, Ләйсән Рәхимова, Миләүшә Шәйхетдинова, Алмаз Сабирҗановларның яңача ачылуын йотылып карадык. Режиссер тамашачы белән уйнамый, аңламаслар дип ташлама да ясамый. Ул күңелендәгесен җиткерде, ихлас булды. Ә тема бик җитди. Режиссер бу сорауны үзенә дә бирә. Чөнки үзе дә спектакльнең беренче өлешендәге герой хәлендә әле. Аның да дөньяны үзгәртәсе килә, аңа чикләр юк сыман тоела. Тора-бара бу халәтен югалтмыйча эшләп китсә, театр дөньясы тагын бер яңа исемгә байыячак.


Нияз Игъламов спектакльне әлегә әзерлекле тамашачы каравын искәртеп узды. Ул үзенең гади тамашачы реакциясен көтүен әйтте. Аныңча, соңгы елларда тамашачы зәвыгы уңай якка үзгәргән. “Миркәй белән Айсылу”, “Әтәч менгән читәнгә” спектакльләре дә җиңел түгел, ләкин аншлаг белән бара, ди ул. “Тормышмы бу?” спектакле исә белгеч фикеренчә, театрның үзе өчен дә бик файдалы. Кайчак театр мәнфәгатьләре белән тамашачы мәнфәгатьләре туры килә. Бәлкем, бу спектакль дә шундый ук язмышлы булыр, ди ул.


Татар яшьләре Исхакыйның Камал сәхнәсенә менүен үзенчә билгеләп үтте. Алар тамашачыга “Исхакыйга - 140” дигән кесә календарьлары таратты. Спектакль, һичшиксез, вакыйга, яңалык буларак кабул ителде.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 55, 17.04.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр