ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 137, 25.09.2018/

//

“Акыллы” ракеталар безне аяды. Әлегә...

 
Узган атна ахырында АКШ белән Россия сугышып китү куркынычыннан бер адым ераклыкта калды. Шимбә иртә­сендә Кушма Штатлар һәм аның союз­ник­лары – Англия белән Франция Сү­рияне 100 дән артыграк ракета, авиабомбалар белән утка тотты.

 

Әле ярый, ракеталар Россия­нең Сүриядәге объектларына тө­бәлмәгән булып чыкты. Юкса, янәсе, Бә­шәр Асад гаскәрләре Дәмәшкъ янындагы Дума шәһәренә химик корал белән һөҗүм ясаган, дигән коткы таратылгач, Трамп: “Акыллы” ракеталар барып җи­тә­чәк”, – дип, Россияне кисәтеп куйган иде. Безнең генштаб, үз чиратында, АКШның Сүриягә һөҗүме РФ гражданнарына куркыныч тудырган очракта ракеталарны бәреп төшерәчәк­без”, – дип белдереп, җәмә­гать­челекнең котын очырды. Шул ук вакытта без­некеләр, шимбә иртәсендә җибәрелгән канатлы ракета­ларның яртысыннан күбесен Сүрия гас­кәрләренең ПВОлары “тотып” калган, бары тик утызлабы гына тиешле максатка барып җиткән, дип белдерсә, Трамп: “Бик уңышлы һөҗүм ясалды: миссия үтәлде”, – дип, твиттерына язып куйды.

 
Трампның язуы – бер хәл. Кәгазь, бу очракта электрон “кәгазь”, барысын да күтәрер анысы. Әмма халыкара киеренкелек кайчан йомшарыр? Америка Президенты берара акылга килгәндәй булып, гаскәрләрне Сүриядән чыгарачакбыз, дип вәгъдә итә дә башлаган иде югыйсә. Менә хәзер ул, Сүрияне яклаган өчен, безне яңа санкцияләр белән куркыта башлады. Россия дә кимен куймаячак: нәрсә белән булса да җавап бирү җаен табачак. “Химик һөҗүм”, санк­ция кебек “уеннар” көннәрдән бер көнне зур һәлакәтнең башына гына әй­ләнмәсен инде. Әйтик, безнең Сүриядә­ге объектка яки очучыга ялгыш кына Америка очучысы яки, киресенчә, безнеке аларныкына зыян салсамы?! Кайвакыт, җитте инде бу Путинга, күпме үз ки­ре­сендә катарга була, АКШ телә­гәнне эшләсен: Кырымны киредән Украинага бирсен, Сүриядән гаскәрләрен чыгарсын, дигәнрәк сүзләр­не дә ишетергә туры килгәли. Әмма бу бит сугышсыз җи­ңелү булачак. Хәер, сугышсыз җиңелү сугышка караганда әйбәт­рәктер анысы. Ләкин күңел барыбер Көнбатышка тә­лин­кә тотмаучы лиде­рыбызның сыгылып төшүен теләми. Сугышны исә теләми дә теләми.

 
Валентина Семенова

Күк асты илендә ниләр булып ята?

 
Соңгы көннәрдә Россия өчен стратегик әһәмиятле булган базарларның берсе – Кытай базарында хәвефле хәлләр булып ята. Яңа игълан ителгән статистик мәгълүматлар чит илләргә товар сатуга йөз тоткан чин иле икътисадының АКШ игълан иткән сәүдә сугышы шартларында оттыра башлавын күрсәтә.

 

Март аенда Күк асты иленең сәүдә балансы минуска киткән: кытайлар чит илгә сатканга караганда 4,98 миллиард долларлык товар­ны күбрәк сатып алганнар. Бөтен икътисадын товарларны чит ил кулланучылары өчен җитештерүгә корган Азиянең гигант бу “юлбарысы” мондый шартларда хәлсезләнәчәк: эшсезлек артачак, “куык­лар” тишеләчәк. Россия өчен бу перспектива бик хәтәр нәтиҗәләргә ките­рер­гә ихтимал, чөнки соңгы бер-ике елда нефть бәяләре бары тик Кытай икътисадына тотынып йөзделәр.


Икътисад мәтәлчегеннән котылу өчен чиннарның бер генә юллары бар – үз валюталарын йомшарту. Россиянең пропаганда чаралары күптән түгел генә бөтен торбалардан: “Кытай биржасында нефть юаньнарда сатыла башлаячак”, – дип, тантана көе уйнаганнар иде. Чынлап та, мондый хәл булды: үз валютасын халыкара резервлар кәрзиненә кертүгә ирешкән кытайлар нефть сәүдәсен шул валютага күчерергә омтылыш ясадылар. Тик Анголадан башка бер ил дә әлегә чин кәгазенә нефть алыштырырга риза булмады. Россия дипломатиясе генә “кара алтын”ны Кытай биржасында юаньнарга сатуга күчү турында сүзләр алып баргалады. Нефтьнең чин акчасына сатылуы – доллар өчен начар сигнал ул. Ихтимал, Трампның Кытайга икътисади басым ясый башлавының бер сәбәбе дә шулдыр. Нефть долларларын нефть юанена әйләндерү белән АКШ беркайчан да килешмәячәк, чөнки бу Американың икътисади куркынычсызлыгына яный. Әлегә без күрәбез: АКШ икътисад дуэлен ота, чиннар бирешә башлаганнар.


Юань йомшару Россиягә Кытай то­варларының күбрәк үтеп керүенә, рус товарына исә Кытай базарына юл бикләнүгә китерәчәк. Моннан бары тик сумны да йомшартып кына котылып була. Рубль тотрыклы калса, россияле җитештерүчеләр Кытай товарлары басымы астында тагын да төпкәрәк китә­чәк. Хәзерге шартларда Кытай Россия­нең табигый байлыкларын тулы көченә файдалана. Үзендә урманнар булмаган чин иле АКШка агач сату буенча дөньяда беренче урынга чыккан. Бездә бик популяр булган урам җырын аз гына үзгәрт­сәк, “Урман шаулап үсә, Кытай сатып эчә...” булып чыга инде бу.


Рәшит Фәтхрахманов

 

Ник кадерсез син, туган ил җире?!

 
Бөтен дөньяга мәгълүм: Россиядә җир кадерен белмиләр. Гомуми мәйда­ны 27 мең квадрат километр булган Кырымны күршеләреннән урлап-талап алуны бәйрәмгә әйләндергән бу ил биниһая зур мәйданнарны Кытайга арендага бирә бүген. Аннан да күбрәк территорияләр ташланып, чүп басып, урман үстереп ята.

1-7

Мәсьәләнең кызык ягы шунда: безнең үзебезгә кирәкмәгән җиргә Израиль гыйбрилары кызыга, кытайлылар инде Себерне үзләштереп, Татарстан туфрагына күз сала башладылар, немец фермерлары да, рус җирен бүлеп бирсәләр, каршы килмәсләр кебек. Европа космик агентлыгы ясалма иярченнәре, галәмнән рәсемгә төшереп, Россия туфрагының күпмесе эшкә яраксызга чыгуын ачыклаганнар әнә. Россия тикшеренүчеләрен дә керткән Европа галимнәре төркеме, галәмнән алынган рәсемнәрне өйрәнеп, ташландык рус җирләренең мәйданы 39 миллион гектар (!) тәшкил итүен ачыклаганнар. Без­дәге сөрелмәгән җирләр мәйданы Гер­маниянең бөтен территориясен узып киткән икән инде. Бу, рәсми мәгълү­мат­ларга караганда, якынча 25 процентка артык. Җирләр ташланып кына калмый, аларны рәтле-башлы итеп исәпкә дә алмыйлар бүгенге көндә. Тагын бер кызык феномен бар: җире кадерсез булган бу илдә урындагы чиновникларның бик күбесе җир сату махинацияләрендә яна. Бер яктан, җир ташландык булса, икенче яктан, ул – төшемле сәүдә объекты да. Авыл хуҗалыгы җире буларак чүпкә дә саналмаган туфрак бәясе, йорт төзү урынына әйләнүгә, күккә ашып кыйм­мәтләнә. Безнең чиновникларның тә­кате менә шунда чыдамый да инде: авыл хуҗлалыгы җире категориясендәге шә­һәр яны участокларын йорт төзү өчен сатып, кесә калынайталар.


Рәсми мәгълүматлар буенча, Татарстанда 2018 елның беренче гыйнварына файдаланылмый торган 36 мең 504 гектар җир бар. Бу үткән елның шул чорына караганда 1 мең дә 6 гектарга күбрәк. Нигездә шәһәр яны районнары җирне сөреп чәчүдән баш тарта. Менә карагыз: Яшел Үзән районы, бер ел эчендә 1945 гектар җирне эшкәртүдән баш тартып, ташландык җирләрнең гомуми мәйданын 4324 гектарга җиткер­гән, Югары Ослан районы 4282 гектар җирдә чүп үстерә, Биектау районында 4 316,61 гектар җирнең туфрагын бер­ни­гә дә санамыйлар. Авыл хуҗалыгы продук­циясенә бәяләр төшкән, ягулык материалларына һәм техникага бәяләр үскән вазгыятьтә тагын күпме җир яраксызга әйләнер – әйтү кыен. Бер генә нәр­сәне өзеп әйтә алабыз: иген үстерү өчен җир кадерсезләнә икән, эреле-вак­лы тү­рә­ләр нәфесе аны төзелеш мәйда­ны итеп май сыгарга атлыгып торачак.


Рәшит Фәтхрахманов

Медицинада – яңалык өстенә яңалык

 
Үткән атна азагында Россия сәла­мәт­лек саклау министры Вероника Сквор­цова Хөкүмәт йортында халыкны иҗ­тима­гый кабул итүдә катнашты. Азак­тан очрашуның ничек узуы хакында да хәбәр итте.


Министр әйтүенчә, халыкның гозере елдан-ел үзгәрә. Алты ел элек, “ашыгыч ярдәм” килмәде, тикшеренү үтеп булмый, дип зарлансалар, ике ел элек тер­нәкләндерү мәсьәләсен күтәрәләр иде. Хәзер исә сораулар тагын да катлаулырак. Заманча диагностика һәм дә­валау алымнары кирәк. Кайберсен федераль үзәкләрдә дәваларга туры киләчәк.


Медицина тармагында халык белән элемтәләр урнаштыруның төрле ысулларын кулланалар. Шушы көннәрдә Татарстан Сәламәтлек саклау министр­лы­гы­ның рәсми сайтында халыкка мө­рә­җә­гать белән чыктылар. Анда бөтен сорауларга һәм тәкъдимнәргә җавап алу өчен “Халык контроле”, Сәламәтлек сак­лау министрлыгының тәүлек буе эш­ләүче бердәм “кайнар линия”се, “Халык мөрә­җәгате” бүлегендәге интернет кабул итү турында тагын бер мәртәбә искә тө­шер­гәннәр. “Халык контроле”нә гозерләрне uslugi.tatar.ru адресы буенча калдырырга кирәк. Ун көн эчендә җавап бирергә тиешләр. Ә медицина ярдәме, дарулар, шул исәптән авыртуны басучы препаратлар алу буенча, (843) 231-20-70 номерын җыеп, “кайнар линия”гә шалтыратырга мөмкин. Медицина хезмәт­кәренең, хез­мәт хакын тү­ләү буенча соравы булганда, (843) 231-79-40 номерына шалтырата ала. Хез­мәткәргә үзе турындагы мәгълү­мат­ларны – исем-фами­лиясен, кайда, нинди вазифада эшләвен язарга кирәк булачак. 


Кичә тагын бер яңалыкка юлыктык. Казандагы 21нче поликлиникага йө­рүче  актив пациентлардан төркем оешкан. Алар ай саен дәвалау оешмасы җи­тәкче­леге белән очрашып, пациентларны борчыган мәсьәләләр хакында сөйләячәк икән. Чисталыктан башлап, кадрларның ничек эшләве турында да җиткереп торачаклар. Бүтән көннәрдә аралашу социаль челтәрләрдә дәвам итәчәк.  Халык фикерен белешү, үтене­чен тыңлау нинди формада булса да начар түгел, әлбәттә. Әгәр үтенечләр сүз­дә генә калмаса... Юк икән, халык башка юлын эзләячәк. Социаль челтәрләр аша Президентка да юллар ачык бит.


Фәния Арсланова   

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 54, 17.04.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр