ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 56, 20.04.2018/

Татар телен... мәчеттә өйрәтмәкчеләр


2 февральдән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башлангычы белән республиканың ун мәчетендә “Без – татарлар” дип исемләнгән курслар үтәчәген хәбәр иткән идек. Исегезгә төшерәбез: ул теләге булган кешеләргә татар телен, Ислам дине нигезләрен өйрәтүне максат итә. Мәчетләрдә әлеге курсларны үткәрү өчен җаваплы кешеләр дә, мөгаллимнәр дә билгеләнгән.

2-1

Шушы көннәрдә мөфтияттә гомуми җыелыш булачак. Курсларны үткәрүчеләрнең инде хәзердән үк байтак кына сораулары җыелган. Әйтик, бер төркемдә ничә кеше укый алачак, төркемнәрне ничек бүләргә? Кайбер мә­четләрдә татар теле дә­ресләрен өйрәтү эше узган елдан ук  алып барыла. “Ярдәм” мәчетендә татар теле курсларын оештыру өчен матбугат үзәге хез­мәткәре Римма Гатина җа­ваплы. Аның әйтүенчә, мәчетнең сайтында игълан ике-өч көн элек кенә пәйда булуга карамастан, егер­медән артык кеше укырга теләк белдергән инде. Игълан куелуга ул хакта сораштыра да башлаганнар.

 

Кайберсе татар телен өйрәнәм дисә, икенчеләре Ислам дине нигезләрен укырга тели. Кемдер икесенә дә килергә риза. Мәчеткә йөрүчеләр арасында элек тә татарчаны ныграк, тирәнтенрәк өйрәнәсе иде дип әйтүче­ләр булган. Мәчетләрдә җомга вәгазьләре татар телендә алып барыла башлагач, телгә ихтыяҗ тагын да арткан. Байтак кына мәхәлләләрдә хәзрәтләр вәгазьләрне яздырып, интернетка куеп бара. Телне белсәң, аңласаң, теләсә кай­чан ачып тыңлый ала­сың.

 
“Иң кызыгы шунда, – ди Римма Гатина, – сайтта игълан чыгуга иң беренче булып башка милләт вәкиле хәбәр салды. Ул курста мин дә укыр идем, татар телен өйрәнәсем килә, дип язып җибәрде”. 22 яшьлек Люба үзе турында мондый мәгъ­лүматлар да җиткергән: рус милләтеннән, мәчет янында гына яши. Курсларга алсагыз, әниле-кызлы укыячакбыз, дип шалтыратучылар да башка милләттән булып чыккан. Татар теле курслары белән кызык­сы­нучыларның иң яше унси­гездә, иң өлкәне – алтмышны узган. Ул да – бүтән мил­ләт вәкиле. “Элек телне аңлый идем, хәзер аралашу азрак булгач, онытыла, яхшылап  шөгыльләнәсем, тел­­не шомартасым килә”, – дип язган ул анкетага. Кыс­касы, бу көннәрдә мә­четләрдә җанлылык. Татар теле курслары белән кызыксынып, тәүлекнең телә­сә кайсы вакытында язалар, шалтыраталар.

 
Дәресләр Казанда биш – “Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм” мәчетләрендә, шулай ук Әлмәт, Яшел Үзән, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шә­һәр­ләрендә оештырыла. Те­ләге булганнар атнага өч көн – дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә кичке җидедән тугызга кадәр татар теле, татар тарихы һәм ислам дине нигезләрен өйрәнәчәк. Дәресләрне татар филологиясе дипломына ия булган тәҗрибәле белгечләр алып барачак, ислам дине нигезләрен мәчет хезмәткәрләре өй­рәтә. Бу хакта мәчетләр һәм Диния нәзарәте сайтларында күрсәтелгән элемтә телефоннарына шалтыратып, җентекләбрәк тә белешә аласыз.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 4, 13.01.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр