ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 59, 23.04.2019/

//

Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин: “Тәүге нәтиҗәләр сөендерә”

 

Узган атна ахырында Татарстан Президенты катнашында ТР финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе булып узды. Без, финанс органнарының эш нәтиҗәләре, бюджетны үтәүдәге һәм илкүләм проектларны тормышка ашырудагы кыенлыклар турында сөйләвен сорап, республика финанс министры Радик Гайзатуллинга мөрәҗәгать иттек.

4-2

– Радик Рәүфович, ел башыннан Россиядә оеш­маларның күчемле мил­ке­нә салым юкка чыгарылды. Шулай ук күп кенә экспертлар НДС арту аркасында икътисадта үсеш­нең акрынаюын да фаразлаган иде бит әле. Шуңа күрә күп кенә укучыларыбызны бюджетның керем өлешен ничегрәк үтәү мәсь­ә­ләсе кызыксындырыр, мөгаен.

 
– Илнең финанс системасына үзгәрешләр кертелсә-кертелмәсә дә, чираттагы һәрбер финанс елы киеренке эштән башланып китә. Шул ук вакытта, мәгълүм булганча, гыйнвар-февраль айлары – елның иң сүлпән айлары. Хисап мәгълүмат­ла­рыннан күренгәнчә, кайбер тискәре фаразларга карамастан, рес­публиканың тупланма бюджетында керем өлеше үсә. Тәгаенләп әйтсәк, 2019 ел­ның 1 нче кварталында Татарстан Рес­публикасы туп­ланма бюджетына 66 миллиард сум күләмендә салым һәм салым булмаган керем­нәр керде. Республика бюджеты 55,3 миллиард сумга үтәлде. Җир­ле бюджетларга 10,7 миллиард сум акча туп­ланды. Туп­ланган керем­нәр күләме буенча Татар­станның РФ субъектлары арасында – дүртен­че, Идел буе федераль округында беренче урында торуы алга таба эшләү һәм килеп туган мәсьәләләрне хәл итү өчен әйбәт системага ия булуыбыз турында сөйли.

 
– Тупланма бюджетта төп салымнар буенча хәл­ләр ничегрәк? Бу өлкәдә нинди кыенлык­ларны оч­ратырга туры килә?

 
– Кыскача гына әйтсәк, өч айда 27,8 миллиард сум кү­ләмендә табышка салым керде. Беренче кварталда рес­публика тупланма бюджетына физик затлар ке­рем­нәренә салым 17,7 миллиард сум күләмендә алынды. Җир салымы – 1,9 миллиард сум. Татарстан Республикасы тупланма бюджетында салым булмаган керемнәр – 4,7 миллиард сум, республика бюджетында – 3,0, җирле бюджетларда 1,7 миллиард сум тәшкил итте. Кыенлыкларга килгәндә, аерым алганда, алар алдан йөкләнгән керем­гә бердәм салым буенча ке­ремнәр кимүгә бәйле. Тулысы белән җирле бюджетларга күчерелә торган керемнәр бу. Кимүнең төп сәбәпләре – недоим­ка­ның артуы, салым түләү­че­ләрнең башка салым режимнарына күчүе, түлән­гән салымны дәүләттән кире алуның (налоговый вычет) кулланылуы. Тупланма бюджетта салымнар буенча недоимка – бигрәк тә көн кадагына суга торган мәсьәлә. Агымдагы елның 1 апреленә недоимка күләме, бөлген­леккә тө­шүче­ләрне, пеняларны, штраф­ларны исәпкә алмыйча, 4,8 миллиард сум тәшкил итә. Бу юнәлештәге эше­без, системаны камил­ләш­терү урыннарда, шулай ук минис­трлык­ның үзендә даими алып барыла. Татарстан Республикасы Финанс ми­нистрлыгы тарафыннан муниципалитетлар белән видеоконференция режимында үткәрелә торган киңәш­мә­ләр­дә ТР туп­ланма бюджетына салымнар буенча бурычны ки­метү мәсьә­ләләре карала.


– Хәзер инде 2019 елның 1 нче кварталында бюд­­жетның чыгым өлеше ничегрәк үтәлүенә тукталып үтик. Чыгым йөклә­мәләрен үтәү процессы ничегрәк бара?


– Чыгымнарга бәйле өле­ше бюджетның аерылгысыз өлеше булып тора. Керемме, әллә чыгым өле­ше­неңме үтәлүенә контрольлек аз гына кимегән очракта да, алга таба гамәлләребез шундук бөтен мәгънәсен җуя. Шуңа күрә бюджет үтә­лешенә бәй­ле һәр нәрсәгә бик җентекләп, зур җа­вап­лылык хисе белән карарга кирәк. Саннарга килсәк, Татарстан Республикасы туп­ланма бюджеты чыгымнары 45,8 миллиард сум тәшкил итте. Республика бюджеты чыгымнары – 36,6 миллиард сум. Республика бюджетыннан җирле бюджетларга бюджетара трансфертлар үз вакытында һәм тулы күлә­мендә – барлыгы 8,7 миллиард сум бүлеп бирелде. Муниципаль берәм­лекләр чыгымнары 17,6 миллиард сум тәшкил итте. Ел башына тотылмыйча калган бюджет средстволары кал­дык­лары һәм 1 нче кварталда алынган ке­ремнәр бюджет өлкәсендә эшләү­че­ләр­гә хез­мәт хакын тулысынча һәм үз вакытында түләү, барлык дәрәҗәләрдә­ге бюд­жетлар­ның беренче чираттагы чыгымнарын тулысынча финанс­лау һәм капиталь характердагы чыгымнарны хәл кылу мөмкинлеге бирде.


– Бүген илкүләм проектларны тормышка ашы­руга бәйле мәсьә­лә­ләр – РФ Хөкүмәтенең бик җит­ди игътибар үзәгендә. Республика туп­ланма бюджетына федераль үзәктән күпме акча алыначак? Ил­күләм проектларны тормышка ашы­­руга шуның күпмесе җи­бәрелде?


 – Быел тәүге тапкыр тор­мышның бөтен өлкәләрен ди­ярлек колачлаучы иң мөһим 12 илкүләм проектны тормышка ашыру башлана. Татарстан Президенты, бу проектларны хәл кы­лу­ның аеруча зур әһәмияткә ия булуын күздә тотып, тармак министрлыкларына, шул исәп­тән ТР Финанс министрлыгына поручениеләр йөкләде. Безгә федераль бюд­жеттан бүлеп бирелә торган максатчан акчаны тулысынча үз­ләш­терү эшен аерым кон­трольлектә тотарга һәм алардан нәти­җәсез файдалануга юл куймаска кирәк. 2019 елга Татарстан Республикасында илкүләм проектларны тормышка ашыру кысаларында чараларны финанс­лауның гомуми күләме 19,6 миллиард сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджет средстволары хисабына – 15,1 миллиард сум, Татарстан Республикасы бюджеты хисабына – 4,5 миллиард сум. Агымдагы елга кил­гәндә, 1 нче кварталга ил­күләм проектларны тормышка ашыруга 1,8 миллиард сум күлә­мендә акча җибәрелде. Шулай ук тармак министрлык­ларына, ил­кү­ләм проектлар чараларын үз вакытында тормышка ашыру максатыннан, дәүләт контрактларын тө­зүне тизләтү һәм Киле­шү­ләрне билге­лән­гән срокта үтәү­не тәэмин итү бурычы куелды.


– Татарстан Финанс министрлыгы дәүләт һәм муниципаль учреж­де­ние­ләрне бухгалтерия учетын алып бару һәм хезмәт хакын исәпләүнең бердәм системасына күчерүгә омтыла. Шул сәбәпле финанс өлкәсендә эшләүчеләргә зур эшләр башкарырга туры киләдер. Әлеге Бердәм системага күчү кайчанга планлаштырыла?


– Хәзерге вакытта 6 мең 775 дәүләт һәм муниципаль учреждение Бердәм системага күчүдә катнаша. Уч­реж­дениеләрнең 98 процентында бу җәһәттән тиешле эшләр башкарылды инде. Хезмәт хакы ягыннан бүген­гә учреждениеләрнең 52 про­центында мәгъ­лү­мат­лар­­ны күчерү процессы төгәлләнде. Учреж­дение­ләр­не Бердәм бухгалтерия учеты системасына күчерү 1 июльдә хәл ителәчәк.


– Радик Рәүфович, республика икътисадындагы хәлләрнең гомуми торышы ничек? Быел Татарстан Финанс министрлыгына нинди юнәлешләр буенча эшләргә туры киләчәк?


– Сүзне агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында төбәкнең тулай продук­тының узган елдагы шушы ук чорга карата 100,2 процент тәшкил итүеннән башлыйк. Шулай ук 2019 елның 1 нче кварталында сәнә­гать­тә җи­тештерү индексы да 100,2 процент булды, вак­лап сату өлкәсендәге әйлә­неш 4 процентка артты. Шуңа да карамастан, шактый ук зур дефицит (23 миллиард сум) белән формалаштырылган бюджет киеренке эш таләп итә. Бу җит­мәүчелекне без узган еллардан калган средстволар калдыклары белән капларга тырышабыз. Югарыда телгә алып үтелгән ил­күләм проектлар буенча да зур эшләр башкарырга туры киләчәк. Федераль үзәк белән киле­шүләрдә билге­ләнгән барлык саннарга ире­ше­лер­гә тиеш. Шулай ук бюджет законындагы үзгә­реш­ләр дә игътибар таләп итә. Узган ел азагында Россия Бюджет кодексына “салым чыгымнары” төшенчәсе өстәлде. Салым ташламаларына бәйле рәвештә бюджеттан төшеп калучы керемнәр бу. Агымдагы елда без федераль таләпләр нигезендә кирәкле норматив документлар кабул итеп, кызыксындыру характерындагы салым таш­ламала­ры­ның бюджетка йогынтысын бәяләргә тиешбез. Бу җә­һәт­тән Финанс һәм Икътисад министрлык­ларына тиешле бурычлар йөкләнде. Шулай ук салым бурычларын түлә­тү өлкә­сендә дә эш дәвам иттере­ләчәк. Хәзерге вакытта финанс, казначылык һәм салым органнары өчен төп бурычлар – бюджетны үтәү­дә ирешелгән үсешне саклап калу һәм керемнәр, шулай ук чыгымнар ягыннан резервлар белән актив төс­тәге эшне дәвам иттерү.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 59, 23.04.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!