ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 59, 23.04.2019/

//

Могҗиза


Планетаның кайнар хәбәрләре тасмасында якшәмбе көнне узган Украина сайлаулары, башка барлык сис­кән­дерә торган яңалыкларны да арт­та калдырып, беренче урынга күтәрелде. Сәясәт мәйданына яңа гына килеп төшкән Зеленский, сәясәт акуласы һәм олигарх Порошенконы тулысынча тар-мар итеп, ил дилбегәсен үз кулына алды.

2-8

Гамәлдәге президентка берни дә булышмады: административ ресурс көчсез булып чыкты, каршы якны юынтык суга коендыру файда бирмәде, компромат ташкынына украинлылар саңгы­рау калдылар. Югыйсә Зеленский фигурасын гайрәтне чигерерлек итү өчен мөм­кин булган бар нәрсә дә эшләнде: ул Путин кешесе дип игълан ителде, урыс разведкасы тарафыннан финанслануы турында фактлар казып чыгардылар һ.б. Тәҗрибәсезлеге турында инде әйтеп тә торасы юк. Дө­реслекне таныйк: 2013-2014 елгы Киев мәйда­ны­ның күп кенә лидерлары шоумен-канди­датка ышанмауларын бел­дерде, оппозициянең зур гына бер өлеше аңа шөбһәле караш ташлады. 2013 елда украиннарны мәйданга чакырып чыгарган Мостафа Найем, мә­сә­лән, Порошенко тарафыннан “капчыктагы мәче” эпитеты белән бүләк­лән­гән Зеленскийга ышанмавын белдерде.

 
Украин форматындагы сайлау элекке СССР республикаларыннан яралган барлык бәйсез дәүләтләрдә дә зур игътибарны җәлеп итте. Социаль челтәр­ләрдә казахлар һәм кыргызлар, эстоннар һәм грузиннар үзара бәхәсләште. Зеленский фигурасында ниндидер бер фатальлек, элек уртак Ватанда яшәгән халыклар тәкъди­рендә кискен борылыш вәгъдә итү элементлары шәйләнә иде. Шуңа күрә әле яңа табадан төшкән президентның көрә­ше һәм җиңүе җентекле анализ сорый.


Зеленский феномены исә – никадәр генә көтелмәгән булып тоелмасын, тарих агышы тарафыннан алшартлары әзер­ләнгән, объектив рәвештә формага салынган һәм калыпланган күренеш. Аның сәхнәдән сәясәт аренасына егылып төшүе беренче карашка гына гаҗәп булып тоела. Чынлыкта бөтен планетада мондый үзгәрешләрнең тулы бер хәрәкәте тулып ята. Башта боз астында гына барган ул хәрәкәт беренче тапкыр “гарәп язы” форматында моннан сигез еллар элек өскә калкып чыкты. Ул елларда башланган гыйсъянчылар парады Сүриядә тукталып калган шикелле тоелды. Мондый шартларда элекке сәясәт техно­логияләре эшләми башлый инде. Массаларны гипнозлап тору көннән-көн авырлаша. Беренче карашка гына проблемалар милли фатирларга бикләнгән булып тоела бит ул, чынлыкта алар бик интернациональ. Бизнес һәм җинаять­челек милли була алмый, алар икесе бергә үрелеп мафия тәшкил иткәндә бигрәк тә. Зеленский нәкъ менә халык көткән лозунгны кычкырды: системаны җимерергә килдем, диде. Текәлеп ка­ра­саң, глобальләш­те­рү тамырларына балта чабу идеясе белән АКШта җиңеп чыккан Трамп фигурасын һәм яңа Украина президентын бер­ләштерә торган бик күп нәрсәләрне шәй­ләргә була.


Җиңелгән украин сәя­сәтчеләре генә түгел, башкалар да бүген Зелен­скийның беренче адымнарын көтәләр. Аның сайлау алды программасында Мәскәү өчен бик уңай­сыз пунктлар җитәрлек. Вакытлыча ок­ку­пацияләнгән төбәкләрне кире кайтару һәм алар өчен компенсация түләтү турындагысын яңа президент җиңел генә тормышка ашыра алмасын да ди. Ә менә Украинаны тулысынча үз газы белән тәэмин итү турындагысы берничә елда тормышка ашыра алмаслык түгел, чөнки ил табигый газ өстендә утыра. Монысыннан да куркынычрагы (Мәскәү өчен) – һәр яңа туган балага ил саткан табигый байлык­лардан өлеш чыгару турындагысы тормышка ашырылса, ил байлыгын саткан акчаны олигархлар кесәсенә генә кою белән мавыккан илләр өстендә яшен булып ялтыраячак. Менә шул пунктны тормышка ашыру белән генә дә Киевның яңа җитәкчелеге мәгълүмат сугышында үз көндәшләрен сукмыйча да аягыннан ега алачак. Чынлыкта Зеленский программасындагы һәр тезис шартлаган бомба нәтиҗәсе китереп чыгара торган. Ул программа тормышка ашырыла калса, сугыш кырында танклар тезеп мәшәкатьләнәсе дә булмаячак, дошманнар штандартларын үзләре аяк астына китереп ташлаячаклар. Болар барысы да хыял өлкәсенә карый, әлбәттә, әлегә. Элекке элиталар да, чит илдәге оппонентлар да йоклап ятарга җыенмыйлар. Аяк чалу, яңа президентны популист итеп күрсәтү, аны иярдән бәреп төшерү өчен барысы да эшләнәчәк.


Системаның каршылыгы – бик көчле каршылык ул. Үз программасын тормышка ашыра алмаса, Зеленский сәясәт клоуны гына булып калачак һәм аңа сәясәт мәетләре каберлегеннән урын биреләчәк. Ниндидер могҗиза булып сайлау алды вәгъдәләрен тормышка ашыра башласа, зур вулкан атуына тиң нәтиҗәгә китерәчәк. Бик күп халыклар: “Без дә Украинадагы кебек булуын телибез”, – дип урыннарыннан кубачаклар. Шуңа күрә мәгълүмат технологияләре һәм саботаж ярдәмендә “тартмадан сикереп чыккан җен”не кире үз урынына куып кертү өчен гомум тырышлыклар башланыр дип уйланыла.


Рәшит Фәтхрахманов

 

Балтач авыллары җәннәт булачак


Без – авыллар, без– авыллар,
Без – авыллар бит әле.
Үсеп җиткәч, авылларны
Җәннәт итәрбез әле...


Узган атнада Балтач якташлары очрашуында районның халык театры артистлары әнә шулай дип кабатлады. Җәмгыятьнең рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев: “Бу сүзләрне эшебездә шигарь итеп алачакбыз”, – диде.


Депутат әйтүенчә, мондый очрашу күптән кирәк. “Без иң соңгылардан булып оештык. Сәгате сукмаган булгандыр, күрәсең. Шөкер, халык белән ха­кимиятнең фикере уртак. Хәерле сәгатьтә булсын!” – диде якташыбыз.
Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театрында уздырылган чарада илнең, республиканың төрле төбәкләреннән 100дән артык якташыбыз җыелды. Мәскәүдән, Екатеринбургтан, Уфадан, Чиләбедән кайтучылар да бар иде. “1992 елда мондый очрашуны үткәрү буенча беренче талпыныш булган иде. Якташлар белән чаралар үткәрдек, әмма быел аны рәсми рәвештә оештырдык”, – ди Балтач районы башкарма комитеты җи­тәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов.


Балтач төбәгеннән кемнәр генә чыкмаган! Табиблар, академиклар, депутатлар, мәдәният хезмәткәрләре... Алар, мәгариф, мәдәният, эшмәкәрлек һәм башка юнәлешләргә бүленеп, туган төбәгебезне үстерүдә мөмкин булганча өлеш кертү, Балтачны тагын да таныту турында фикер алышты. Балтач халкы бик тырыш, тыйнак, тик үз эшен күрсәтә белми, диючеләр дә булды. Шуның өчен һәркем ярдәм күрсәтергә әзер икәнлеген әйтте. Әйтик, эшмәкәрләр авылда җитештерү урыннары ачу мәсьәләсе буенча тәкъдимнәрен җит­керде. Танылган җырчылар, журналистлар беренче чараны билгеләде дә инде. Алар, Балтачка кайтып, укучылар, студентларның сәләтен ачу буенча очрашу үткәрәчәк.


“Түгәрәк өстәл”ләрдән соң, район халык театры “Яр” дигән спектакль күрсәтте. “Шәһәр артистларыннан бер дә ким уйнамадылар, безнекеләр ничек булдыра!” – дип сөенеште балтачлылар. Ә спектакль туган нигезне, авылны саклауга багышланган иде. Шөкер, бу яктан районда кечкенә авылларны да сакларга тырышалар.

Сәрия Мифтахова

Пенсия алдыннан – парта артына


Барысы да закон кушканча гына барсын икән ул! Дәүләт кануннарын тормышның кырыс законнары боза шул. Әллә барыннан да бигрәк яшьне – яшь, картны карт итә белмәүче мәнсез эш бирүчеләрнең үзләренә ничек җайлы, шулай эшләргә-яшәргә омтылулары бөтен эшне бозамы? Казанда яшәүче пенсия алды яшендәге кешеләр хезмәт урыны таба алмыйча интегә.

 

Пенсиягә чыгу яшен күтәрү аркасында! Моны хөкүмәт органнары да яшереп кала алмый, әлбәттә. Кичә башка­ла­быз­ның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Марат Хәйруллин пенсия алды яшенә җиткән биш йөзләп кеше арасыннан нибары йөзгә якынының гына (23 проценты) эш таба алуы турында белдерде.


Лаеклы ялга китәргә күп калмаган (тәгаенрәк әйтсәк, биш ел калган) кешеләрне эштән җибәрергә ярамаса да, сәбәпләре чыгып кына тора шул. Әйтик, әле кайчан гына банклар бер-бер артлы ябылды. Аннан килеп, шәхси компанияләр бүген – бар, иртәгә – юк. Ә аларда өлкән яшьтәгеләр дә эшли бит. Мисалга, ябылган шул банкларның берсендә хезмәт куйган бер таны­шымның әле һаман эш таба алганы юк. Кызганычка дип әйтергәме, бәхеткә дипме – инвалидлык буенча пенсия ала ул хәзер. Эшсез калу аркасындагы авыр кичерешләр 57 яшьлек ир-атның йөрәгенә кардиостимулятор кую белән төгәлләнде. “Телефон аша эш белеш­кәндә, яшеңне сорыйлар да, безгә яшьрәкләр кирәк шул, дип трубканы куялар. Кардиостимулятор белән йөр­гәнне әйтсәм, бөтенләй сөйләшеп тә тормаячаклары көн кебек ачык”, – ди танышым, ачынып.


Лаеклы ялга чыгарга күп калмаган кешеләрне ничек тә кайгыртырга тырышу бар анысы. Әле апрель башында гына “Яшь профессионаллар” (World­Skills Russia) берлеге, “карт­лар”­га тотынып, пенсия алды яшен­дәге абый-апаларны көллиятләр һәм техни­кум­нарның парта артына утыртты. Программада катнашучылар арасында Казан да бар. Алтмышны түгәрәкләп кил­гән­дә, башка һөнәргә өйрәнеп буладырмы, анысын белмим. Мондый­лар­ның, яңа һөнәр алгач, көч-дәрт туплап, яшьләрчә эшли башлавына өмет тотыладыр, бәлкем? Шулай булсын! Тик, теге танышымныкы кебек, сәла­мәт­лек сынатмасын һәм эш бирүчеләр яшь, әй, карт белгечләрдән баш тартмасын.

Валентина Семенова

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 59, 23.04.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!