ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 56, 20.04.2018/

Язга чыккач туп та күбрәк керә

 

“Рубин” Европа турында хыяллана. Чемпионатның язгы өлешендә уенын үзгәртә алган Казан командасы шимбә көнне Пермьдә җирле “Амкар”ны тар-мар итте. Корбан Бәрдыев футболчылары турнир таблицасында сигезенче урынга урнашты. Чемпионат ахырына кадәр исә дүрт очрашу уздырасы калды. Җиңүче исемен 14 еллык тәнәфестән соң “Локомотив” яуларга җыена.

4-1
rubin-kazan.ru

 

Пермьдә узган матчта “Рубин”ның ике тубын Сәрдар Азмун кертте. Тагын берсе сакчы Олег Кузьмин исәбендә. Бу – Казан командасының премьер-лигадагы 600нчы голы булды. Яңа елга кадәр нибары бер мәртәбә уңышка ирешкән Иран һөҗүмчесе язга чыккач үзеннән көтелгән уенны күрсәтә башлады. Сәбәбе көннәр җылыту белән генә бәйле түгел. “Рубин”га Ивелин Попов һәм Кристиан Нобоаның килүе Казан командасының һөҗүменә көч өстәде. Көз көне Корбан Бәрдыев футболчылары ике тапкыр дүртәр очрашу рәттән туп кертә алмый интекте. Язгы очрашуларда исә бер очрашуны да голсыз тәмамламадылар. Әмма телгә алынган өч уенчы да озакламый Казаннан китеп барырга мөмкин. Азмунга күптән чит ил командалары кызыга. Дөнья чемпонатында уңышлы чыгыш ясаган очракта, яшь һөҗүмчене алырга теләүчеләр тагын да артачак. “Рубин”га исә акча кирәк. Попов белән Нобоа исә Казанда аренда килешүе буенча гына чыгыш ясыйлар. Аларны сатып алу өчен тагын акча кирәк.


Әлегә исә әнә шул уенчылар ярдәмендә “Рубин” Европа Лигасына чыгу турында хыяллана. Яңа елга кадәр мондый хыял акылсызлык булып күренсә, язгы нәтиҗәләр тамашачы күңелендә өмет уятты. Испан тренерлары җыеп алып килгән кыйммәтле, әмма файдасыз футболчылардан котылган Казан командасы үз уенын баштанаяк үзгәртә алды. Европа Лигасына чыгу өчен, ким дигәндә, алтынчы урынга күтәрелергә кирәк. Әлегә анда “Уфа” урнашкан, ә безнекеләр күршеләрдән нибары бер очкога калыша. Сүз уңаеннан, 7 май көнне Башкортстан командасы Казанга килә һәм күп нәрсә әнә шул очрашуның нәтиҗәсенә бәйле. Бу атна ахырында “Рубин” үз кырында “Ростов”ны кабул итә.


Чемпион исемен исә “Локомотив” яулар дип фаразлыйлар. Мәскәү командасы соңгы тапкыр мондый зур уңышка 2004 елда ирешкән иде.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 54, 17.04.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр