ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 59, 23.04.2019/

Яшәү – яхшы, яхшы яшәү тагы да шәп

 

Парламентның 47 нче уты­рышы 22 апрель – Ленин бабай туган көнгә туры килде. Юлбашчыны бүген әллә ни искә алучы юк: өлкән­нәрнең башлары буталган, яшь буын андый кешене тәгаен генә белми дә. Әле бит кайчан гына “Алга барырга кушкан бит безгә Ленин бабабыз...” дип җыр­лап йөрдек. Бүген җитәк­челек башка, юлыбыз да бүтән, тик барыбер алга барабыз.

2-3

Хө­күмәт рәисе Алексей Песо­шин­ның еллык хисабын тың­лаганда кая таба баруыбыз тагын да ачыкланды кебек. 2018 ел нә­тиҗәләре буенча, 2 трлн 440 млрд сумлык тулай про­дукция җитеште­рүе­без­не ишеттек. Күп тармакларда үсеш күзәтелә, бары тик авыл хуҗалыгында гына бераз артка чигенеп куйганбыз. Монысы инде һава торышы, корылык белән бәйле, диләр. Элек без бишьеллыклар бе­лән рухланып яши идек, хә­зер “федераль проект”, “илкүләм проект”, “региональ проект”, “Стратегия – 2030” дигән сүз­ләрне мул кулланабыз.

 
Алексей Песошин да үз чыгышын шушы сүзләр бе­лән башлады һәм шундыйраклары белән тәмамлады да. Иң әһәмиятлесе, бөтен проектлар икътисади үсеш­не һәм кешегә яшәү өчен бөтен уңайлыклар тудыруны күз алдында тота.

 
Хөкүмәт рәисе әйтүенчә, бүген бездә уртача гомер озынлыгы 74,3 яшь. Бер кешегә торак мәйданы 26,5 кв метрга җиткән. Эшсезләр саны бик нык кимеп, эшкә яраклыларның нибары ярты процентын тәшкил итә икән. Уртача хезмәт хакы 106 процентка арткан. Тик туучылар саны шактый ки­мегән: узган ел 46 мең 300 бала дөньяга килгән. 2017 ел белән чагыштырганда 95,9 процент. Демографик хәлнең ил буенча начарлана баруын әйтү – кү­ңел юату кебек кенә.

 

Бер уйлаганда, һәр бала тапкан өчен аналарга төрле күләм­дә акча да бирелә (узган ел Татарстанда 2 мең хатын-кызга түләнгән). Әм­ма алга китеш юк. Димәк, хик­мәт акчада гына түгел. Бәлки, яшь гаиләләр “Кавказ әсире” фильмы герое кебек “жить хорошо, а хорошо жить еще лучше” дип уйлыйлардыр, бәлки, аларны тотрыксызлык та шик­лән­дерәдер. Хөкүмәт рәисе узган ел бездә 785 урынга 7 балалар бакчасы төзелүен әйтте. “Демография” проекты кысаларында әле тагын 27 бакча төзелә икән. Кыскасы, 2020 елга балаларын бакчага урнаштыру артыннан тилмереп йөрү­челәр бе­тәчәк, ди. Күп балалы гаиләләргә бушлай җир дә бирелә башлады. Әмма, Алексей Валерьевич әй­түен­чә, вакытлы чаралар гы­на демографик хәлне ки­нәт ке­нә яхшырта алмаячак. Хә­зер хөкүмәтебез әле­ге мәсь­әлә буенча ниндидер тәкъдим­нәр әзерли һәм алар белән федераль үзәккә дә мөрә­җәгать итмәкчеләр. Нинди тәкъдимнәр турында сүз барганын белмибез, хә­зергә әйтмәделәр, күз тию­дән курыктылар, ахрысы. Ни генә булса да, алга карап яшибез бит әле. Җитеш­терүдә фән­ни казанышларны, яңадан-яңа технология, ысуллар куллану нәтиҗәсен­дә узган ел ил­нең инновацион төбәк­ләре рейтингында, тарихта беренче мәртәбә дигәндәй, икенче урынга күтәрелгән­без.


Әлбәттә, хөкүмәт кул чабарга бик ашкынмый, чөн­ки эшлисе эшләр, кул җит­мәгән җирләр дә шактый. Мәсәлән, сәнәгать өлкәсен­дә эшләүчеләр югары уку йортларының фәнни казанышлары белән бик кызыксынмыйлар.
Предприятие җитәкче­ләре интеллектуаль милек ияләре белән лицензия килешүләре төзергә ашыкмый. Хөкүмәт әлеге мәсьә­ләне хәл итүне үз кулына алмакчы.


Чыгышы ахырында Алек­сей Песошин, халык­ның тормыш дәрәҗәсен кү­тәрү – хө­күмәтнең төп бурычы, диде. Нотык тәмамлангач, хө­күмәт рәисе депутатларның кайбер сорауларына җавап бирде. Мәсәлән, Разил Вә­лиев Чистайдагы Гаяз Исхакый музееның бик начар хәлдә булганлыгын һәм Пре­зидентыбыз Рөстәм Миң­н­ехановның музей бинасын төзекләндерүгә шактый акча биргәнлеген әйт­те. Ә менә музей урнашкан Яуширмә авылына юл төзү мәсьәләсе хәл ителмәгән­леген искә төшерде. “Юл булмагач, музейга кем генә бара алыр икән?” – дип тә өстәде.


Хөкүмәт рәисе исә Татарстанда юллар төзеле­шенә ничә миллиард сум акча биреләчәген әйтеп, Гаяз Исхакыйдан “котылды”. Бире­ләчәк акчаны кайсы юлларга тотуны хәл итәргә кирәк. Кем хәл итә, монысы – томанлырак.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 59, 23.04.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!