ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 41, 24.03.2017/

Урысчасы – биш мең, татарчасы – биш йөз


Шушы көннәрдә башкалабызда сатуга “Исчезнувшие населенные пункты Республики Татарстан”, “Татары Казахстана” дигән белешмәлек-китаплар чыгачак. Шул уңайдан Татарстан энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре Татарстан Фәннәр академиясенең кече залында тәкъдим итү кичәсе уздырды.

3-2
Әлеге китап атамаларын әүвәл татарча язган идем дә, дөреслеккә хилафлык булыр дип, чынбарлыктагыча, урысча калдырдым. Хәер, институт белгечләре әлеге китап­лар тора-бара  туган теле­бездә дә дөнья күрәчәк дип ышандырды. Бирсен Ходай! Юкка чыккан авыллар турында, шөкер, беренче генә китап түгел бу. Былтыр азнакайлылар, әлеге күркәм эшкә алынып, үзләрендәге җуел­ган салалар турында “Хәтер түрендәге авыллар” дигән китап чыгарган иде. Анда 38 авыл  хакында мәгълүмат би­релгән. “Әле бу сан тулы түгел. Мәгълүматлар җитеп бетмәгәнгә, шушы санда тукталдык. Картларның сөй­лә­венә караганда, районыбыздагы юкка чыккан авыллар сиксәнгә якын. 384 битле бик күркәм китап булып чыкты ул. Ике мең данә бастырдык. Матди чыгымнарын район хакимияте күтәрде”, – дип сөйләде безгә әлеге хез­мәтнең мөхәррире, шагыйрь Илдус Гыйлаҗев, районга шылтыратып сораштыргач.


– “Татарстанның юкка чыккан торак урыннары” ди­гән әлеге китапта авыл­лар­ның бетү вакыты һәм сәбәп­ләре дә күрсәтелде. Болар – крәстиян хуҗалыкларын егер­менче-утызынчы еллардагы күмәкләштерү, 1940-1953нче елларда колзозларны эреләндерү, авыл белән шәһәрне якынайтабыз дигән булып, “перспективасыз” авылларга каршы көрәшү; шәһәр һәм сәнәгать төзе­лешләре нәтиҗәсе буларак, Түбән Кама һәм Куйбышев сусаклагычы кору;  шәһәр­ләш­терү, глобальләштерү нәти­җәсендә, авылларның яшәү куәте кимүе. 1920 елдан 2010 елга кадәр, ягъни 90 ел эчендә меңгә якын авыл, утар юкка чыккан. Хәзерге вакытта республикабыздагы ике йөзләп авылга җуелу куркынычы яный, аларда ун-егерме кеше яши. 2002 елда бездә бер кеше дә яшәмәүче 36 авыл булган, 2010 елда бу сан 49га җиткән, – дип сөйләде мөн­бәрдән әлеге хезмәтләрне әзерләүгә җитәкчелек иткән институт хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Рафаил Шәйдуллин. Тәкъдим итү кичәсендә катнашкан икътисадчы галим Вадим Хоменко әлеге җә­һәттән әлеге җуелу ихтималы булган авылларны, го­мумән, сала җирендә яшәү­челәрне бүгенге базар шартларында үз урыннарын табарга, көнкүрмештә ки­рәкле булган барча кәсеп-һөнәр­ләрне үзләштерергә чакырды.


Сүз уңаеннан шунсын да әйтик: 2007 елда “Рос­сиянең юкка чыккан авыллары”  дигән хөкүмәт программасы кабул ителгән иде. Әлеге программа кабул ителгәч, күп кенә төбәкләр бөтенроссия хәтер китабын әзерләүгә кереште. 2013 елны Татарстанда да әлеге программага керештеләр. Интернетта “Исчезнувшие села и деревни Республики Татарстан” дигән сайт барлыкка килде. Әйтик, 2016 ел башында әлеге сайт­ның исемлегендә респуб­лика­быз­ның биш йөздән артык торак урыны исәпкә алынды (монда һәркем  әлеге җуелган авыллар турындагы үзенә билгеле мәгълүматлар­ны өсти ала).

“Казахстан татарлары”

Татарларыбыз тупланып яшәгән төбәкләр турындагы тикшеренү-өйрәнүләрнең күркәм бер нәтиҗәсе дияргә була бу хезмәтне. Дөрес, югалган авыллар турындагы белешмә китапны бер мең данә бастыру күздә тотылса, бу белешмәлекне бер йөз илле данә генә нәшер итәргә җыена энциклопедиячеләр (акчасы шулай гына бирелгән икән). “Әлеге белешмәлектә Казахстан мәдәниятен, сән­гатен үстерүгә зур өлеш керткән милләттәшләребез, казах җирендә татарны татар итеп саклап калуга этәргеч биреп торучы милли-мәдәни оешмалар, татар иҗтимагый үзәкләре турында бик бай мәгълүмат тупланган. Якын елларда Әзәрбайҗан татарлары турында да шушындый хезмәт туплап чыгарырга уйлыйбыз”, – дип белдерде бу хезмәтне әзерләүгә дә җи­тәкчелек иткән Р. Шәйдуллин. 1414 татар яшәгән Магадан өлкәсе хакында да белеш­мәлек булачак, дип хәбәр итте институт белгечләре, якындагы елларга булган ният­ләре белән уртаклашканда. Шул ук вакытта алар, дүрт меңнән артык Идел буе татарлары яши торган Кырым ягы турында нигә белеш­мәлек әзерлә­мисез дигән сорауга тәгаен генә җавап бирә алмадылар.

Икенче сортлы

Тәкъдим итү кичәсе барышында институт директоры Искәндәр Гыйлаҗев “Татар энциклопедиясе“нең электрон версиясен чыгарырга җыенуларын җиткерде. Татарстан Республикасының оешуына йөз ел тулу уңаеннан да энциклопедия чыгарылачак икән. Мәгълүм ки, алты томлык “Татар энциклопедиясе“нең урысча басмасы дөнья күрде инде. Татарча басмасының бишенче томын – быел, алтынчы томын 2018 елда нәшер итмәкче энцикло­педияче­ләребез. Шул уңайдан бик җитди сорау туа. Әлеге урысча томнар бишәр мең данә бастырылган булса, татарча басылган 1-4 нче томнар икешәр мең генә данә чыгарылды. Бишенче, алтынчы томнар биш йөзәр данә генә нәшер ителәчәк икән. Бу хәлне адәм мәсхәрәсе дип кенә бәяләргә була. Имеш, алучы юк. Беренчедән, мондый хезмәтләр бер-ике елда гына сатылып бетәр дип уйлау – тамырдан хата ул. Хәер, татарча энцик­лопедия­ләр­нең беренче-икенче томнарын бүген көндез шәм яндырып эзләсәң дә таба алмый­сың. Әнә “Татар энциклопедиясе сүзлеге“н заманында утыз мең данә чыгарган булганнар. Бүген сатуда юк ул.


– Биектау, Арча районнары мәктәпләрендә укучылар белән очрашып кайттым. “Татар энциклопедиясе“, җиде томлык “Татар тарихы” бармы сездә, дип сораштым. Берсендә дә юк. Мәктәп, авыл китапханәләрендә таба алмадылар. Кем өчен чыгарабыз без бу китапларны? 500 данә “Татар энциклопедиясе“ кемгә генә барып җитәр? Мондый бәһасез китапларны нәшер итәбез икән, аны халыкка җиткерүне дә кайгыртырга кирәк, – дип борчылуын белдерде мөнбәрдән академик Азат Зыятдинов. “Акча безнең кулда түгел шул”, – дип җавап бирде аңа бу җәһәттән Искәндәр Гыйла­җев, институтның юридик һәм финанс мөс­тәкыйльлеге бетерелгәнгә ишарәләп.
Энциклопедия инсти­тутының хезмәтләре турында сүз чыккач, тагын бер мөһим мәсьәләгә игътибарны юнәл­тәсе килә. Ни гаҗәп, “Татар энциклопедиясе” институты дип аталса да, аның хезмәт­ләре әүвәл урысча дөнья күрә, берничә елдан соң гына алар, тәрҗемә ителеп, татарча чыгарыла. Ягъни институтта татар теле икенче сортлы булып яши.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 4, 11.01.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр

5-1