ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 69, 15.05.2019/

Путин урамында яшисең килсә...


Көн туган саен бер яңалык. Әле күптән түгел генә социаль ипотека белән фатир алучылар өчен заем төзегәндә ана капиталын кулланып булуны туктату шау-шу куптарды. Ялгыз бала үстерүче әниләр, күп балалы гаиләләргә кагылышлы сораулар да күп. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында оешкан хатын-кыз депутатларның “Мәрхә­мәт” оешмасына да зарлар күп килгән. Халык нишләргә тиеш? Әнә шул һәм башка бик күп сорауларга депутатлар җавап эзләде.
2-3
Бала тапмасаң – алалар

Күп кенә хатын-кызлар эшкә урнаша алмауга зарлана икән. Түрәләр илдә демография дип чаң сукканда, эш бирүчеләргә бала тапмавың кирәк икән.

 
– Хатын-кызларны эшкә урнаштыру турында күптән сөйләшәбез. Әмма хәзер хез­мәт базарына кемнәр кирәк, шуларны әзерләмичә булмый. Эшкә урнаша алмаучылар бик күп, – диде “Мәр­хә­мәт” оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова.


– Хатын-кызлар тиз генә эш таба алмый. Статистика күрсәткәнчә, алар аны 4 айдан артык эзли. Күбесе декрет ялында утырганда һө­нәрләрен алыштырып калырга тырыша. Мәшгульлек үзәкләрендә теркәлеп торучы әниләрне бушлай укытабыз. Хәзерге вакытта чәч­та­раш, тырнак ясаучы, туризм буенча менеджер, ландшафт дизайны белгече, флорист булырга укучылар күп. 2011 – 2018 елларда 10 мең­нән артык яшь әнине укыттык.


Әмма депутатларны башка мәсьәләләр дә борчый. Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Татьяна Воропаева әйтүенчә, эшсез әни­ләр­нең күбесе ялгыз бала үстерә. “Әлбәттә, андыйларга эш табу кыен. Баласын бакчага бирү проблемасы да булса, ул ничек итеп эшләсен?! Күп ­балалы әниләргә дә сабыйларын тәрбияләү өчен уңайлы шартларда эш табу кыен. Шуңа күрә эшкә урнашканда мондый хатын-кыз­ларга өс­тенлек булдырырга кирәк”, – дип борчылуын җиткерә Татьяна Воропаева. Бу урында үзеннән-үзе балаларны бакчага урнаштыру проблемасы баш калкыта. Өч яше тулмаса, чират эләк­ми дә бит әле. Киләсе утырышларда “Мәр­хәмәт” оешмасы әле­ге мәсь­әләне дә күтәрергә сүз бирде.

Бетмәде ул, туктатылды гына

Социаль ипотека буенча фатир алганда, заем төзеп, ана капиталын исәпләтү быел­ның 29 мартыннан туктатылган. Әмма Татарстан Пре­зиденты каршындагы Дәүләт торак фонды җитәк­чесе урынбасары Булат Гыйль­манов халыкны тынычландырмакчы.


– “Балалары булган гаи­ләләргә дәүләт ярдәме күр­сәтүдә өстәмә чаралар” дигән Федераль законга үз­гәреш­ләр кертелде. Кайбер заем бирүче оешмалар бу исем­лектән төшеп калды. Алар­ның эшчәнлеге Россия банкы тарафыннан кон­троль­дә тотылмый. Шунлыктан әлегә заем бирү туктатылып торды. Программа май-июнь айларында яңадан эшли башлаячак. Әмма үз­гә­решләр булачак. Ана капиталын кулланып, бурычларны киметүнең башка юлларын эзләячәкбез. Хәзерге вакытта Россия Пенсия фонды белән сөйләшүләр алып барыла. Озакламый проблема хәл ителер, – дип вәгъдә бирде Булат Гыйльманов. Депутатлар да эшне тизрәк башкаруларын сорады. Урынбасар сүзләренчә, ана капиталын ипотека алырга килешү төзеп, кооператив әгъзасы булып исәпләнүдән соң өч ел узгач, ана капиталын кулланып булачак.

Күпме җир сатылды?

Өченче һәм аннан соңгы балалар өчен бирелә торган җир мәйданнарына кызыгып та демографик хәлне яхшыртучы танышларым бар. Казанда яшәүче Синекаевлар, тар тулай торак бүлмәсеннән котылырбыз дип уйлаган идек, диләр.


– Өченче бала тугач, бик сөенеп, җир кишәрлеге алдык. Биектау районының Каймары авылыннан бир­деләр. Әмма анда юл да юк, ут та юк, газ да кермәгән. Шатланып үзебезгә тиешле мәй­данны да күреп кайттык. Машина белән барсак та, юл кырыена куеп, җәяү керәбез. Балаларыбыз белән авыл һа­васы сулап яшәрбез дип бик хыялланган идек. Әмма өмет акланмады. Биш кеше тулай торакның 18 квадрат метрында яшәүне дәвам итә­без. Аның каравы булачак урам­ның исеме дә бар, адрес та бирделәр. Владимир Путин урамы, 6 нчы йорт безнеке булачак. Әмма юл булмагач, төзүчеләр дә кире китә. Хәер, күп гаиләләр җирләрен сатты инде. Әмма безнең төземичә чарабыз юк. Тик менә кайчан йортлы булырбыз – анысы билгесез, – ди Елена Синекаева.


Мондый сорауларны Дәү­ләт Советына да җит­ке­рәләр. Җиде ел элек барлыкка килгән программа әле дә эшләми, ди Татьяна Ларионова.


– Республикада 33 мең­нән артык җир кишәрлеге бирелде. Әмма аның бары тик 3 меңендә генә төзелеш эшләре алып барыла. Күп очракта күпбалалы гаилә­ләр бу кишәрлекләрдән, су, газ, ут булмау сәбәпле, баш тарта. Кишәрлекләрнең 42 процентына электр линиясе кертел­гән. 14 проценты су белән тәэмин ителгән. 12 процентына – газ, 3 процентына асфальт юл керсә, 67 процентында әле балчыклы юл. Әле­ге җирләрне инфраструктуралы итәр өчен 35 млрд сум акча кирәк, – ди Татар­стан Төзелеш, архитектура, торак һәм коммуналь хуҗалык министрлыгы­ның төзелеш комплексларындагы үзара бәйләнеш бүлеге җитәкчесе Ольга Муханова.


– Без моны җиде ел кө­тәбез. Күпме җир кишәрлеге сатылды? Аларның барсында да күп балалы гаиләләр яшәр­гә җыенадыр дип уйламыйм. Димәк, шушы ки­шәр­лекне ал­ган хәлле кешеләр дән дәү­ләттән ярдәм көтеп ята. Әлеге кишәрлекләрнең кем­нәр­неке икәнен дә ачыкларга кирәк. Бүгенгә кадәр шул саннарны да әйтә алучы юк, – ди Татьяна Ларионова. Күп­балалы гаиләләрне җир ки­шәрлекләре белән тәэмин итү мәсьәләсе Дәүләт Со­ветының чираттагы утырышында да күтәреләчәк.

 

Республикада 2 миллионнан артык хатын-кыз яши. Хәзерге вакытта хатын-кыз­лар арасында эшсезлек 3 про­центны тәшкил итә. Әмма шул ук вакытта бер кешегә өч эш урыны туры килә. Республикада 39 мең 800 эш урыны бар. Иң кирәкле һөнәрләр булып пешекче һәм медицина хез­мәткәрләре санала, ди Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 59, 20.04.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!