ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 137, 25.09.2018/

Көл дә – акча!


Казанның Осиново бис­тә­сендә чүп яндыру заводы төзеләчәк! 10 гектар мәй­дан чүп яндыру заводы төзү өчен кулланылышка тапшырылган. Бу хакта кичә “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгында узган очрашуда әйттеләр. Әлеге хәбәргә кадәр чүп заводы тирәсендәге шау-шу тынып тормады. Бистә халкы моңа риза булырмы? Алар завод төзүнең сәламәтлеккә зыянлы икәнен әйтсә, белгечләр киресен исбатлый.

3-5
Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хәбәрдар. Ул, үз чиратында, мәсьәләне хәл итү, халык белән очрашып сөйләшүне оештыруны Казан мэры Илсур Метшинга йөкләгән иде. Очрашып сөйләшүнең беренчесе булды инде, бүген түрәләр тагын Осиново бистәсенә юл тота.


Ә менә завод төзүче оешма җитәкчеләре халыкны алай ук куркуга бирелмәскә чакыра. Моны исбатлап кыс­ка гына фильм да күрсәт­теләр. Чит илләрдә күптән­нән чүпне яндыралар икән. Швейцариянең үзендә генә шушындый 30 завод эшли икән. “Үз шәһәребезне Татарстанга тиңләр идем. Бездә елына 8 миллион тонна чүп җыела. Шуның 4 миллион тоннасын яндырабыз. Мин яшәгән йорт өч завод янә­шә­сендә урнашкан. Әмма сәла­мәтлегемә бер дә зарланмыйм. Киресенчә, без башка ил кешеләренә караганда озаграк яшибез. Әйтик, Яңа Зеландиядә бер завод та юк. Ә онкология буенча беренче урында торалар. Сәбәпләрен эзләгәнче, завод төзүнең кирәклеген аңласагыз иде”, – ди Швейцариядән килгән “Hitaci Zosen Inova” оеш­ма­сының үсеш директоры Урс Альденбургер.


– Чүп яндыру заводы төзү өчен берничә урынны караган идек. Осиново бис­тә­сендәгесе иң кулае булып чыкты. Монда төзесәк, би­регә чүп Казаннан гына тү­гел, Яшел Үзән һәм Татар­станның көн­батыш районнарыннан да ки­ләчәк. Бу урын федераль трассага якын. Электр чел­тәрләре, су ка­нализацияләре якында гына урнашкан, – ди “АГК-1” ҖЧҖ генераль директоры Игорь Тимофеев. Илдә 2 меңгә якын чүп яндыру заводы булса, озакламый Мәскәүдә – өч, бездә берәү сафка басачак.


Мәскәүдә урнашачак чүп заводы торак йортлардан 500 метр ераклыкта булачак. Әмма бу хакта биредә яшәү­челәр белми дә икән. Ә менә Татарстанның экология активистларын тиз генә тынычландырам димә. Халык те­ше-тырнагы белән каршы. Дө­рес, күбесе заводның нинди технология белән эшлисен белми. Биредә нинди чүп­ләрне яндырасыларын да чамаламыйлар. Әнә шуңа да инде завод төзеячәк оешма халык белән очрашырга тели.


– Ышанмаган кешеләргә чит илдәге заводларны күр­сәтергә кирәк. Татарстанда төзеләсе завод турында тулырак мәгълүмат белмичә, миф таратып йөрүчеләр дә бар. Халык бар булган чүп-чарын яндырачаклар дип уйлый икән. Бу алай түгел – заводка яндырырга яраклы каты калдыклар гына кабул ителәчәк. Икенчесе – янәсе, диоксин чыга, диләр. Юк. Автоматлаштырылган заводта бар да контрольдә булачак. Чүп-чардан бары тик көл генә калачак. Анысы да акча бит аның! Ул төзелеш материаллары әзерләүдә тотылачак. Хәтта шлак та әрәм булмаячак, – ди Игорь Тимофеев.


Чүп заводка килеп эләк­кәнче, аралау үтәргә тиеш. Моның өчен өйдән үк калдык­ларны аралап тутырасы була инде. Бер жур­налист­ның, безнең халыкны өйрәтә алырсызмы, дигәне­нә, Игорь әфәнде, бу һәр­кемнең намусында булачак дип җавап бирде. – Чүпне аерым җый­дырту белән билгеле бер оешма шөгыль­ләнәчәк. Кал­дыкларның кү­бесе икенчел эшкәртелүгә китәчәк. Әйтик, чит илләрдә моннан бәдрәф кәгазе ясыйлар. Калганы яндырылачак. Швейцариядә хә­зер бер генә чүп савыты да юк. Бар да сис­темага салынган. Халык курыкмасын, без Татарстанда төзеләчәк заводка бәйсез экспертиза ясатачакбыз. Би­редәге һаваның сыйфатын да тикшереп торачак­лар, – ди ул.


Осиновода төзеләчәк заводка чүпне алып килүче ма­шиналарның һәркайсы
ГЛОНАСС системасына тоташтырылган булачак. Чүп төяп килеп җитү белән машина күзәтү астында заводка үтә. Кергәнче бер, чыккач икенче тапкыр үлчиләр. Шулай итеп, күпме чүп килгәнен беләләр. Заводта ике оператор хезмәт куячак. Бар да ком­пьютер аша гына эш­ләнелә. Әгәр экранда бирегә тапшырылырга тиеш булмаган калдык-постык табылса, аны, кире төяп, җибәргән оешмага озатырга мөмкин­нәр. Биредә чүп 1 мең 200 градус­та яндырылачак. Чит ил халкы мондый төзелешкә уңай карый икән. Хәтта берсенең түбәсендә чаңгы шуу урыны да ясаганнар.


– Менә шуларны ничек ке­нә халыкка аңлатасы. Завод хакында мин дә күп еллар уйландым. Үземнең бер­ничә проектым да бар иде. Плазмалы мич төзүне дә уйлаган идем. Әмма илдә кулланылып карамаган тех­ноло­гия­ләрне башкарып чы­гып булмасын аң­ла­дым. Чүплекләр ачык һа­вада болай да яна, әмма алар конт­рольдә түгел. Ке­шегә зыяны да юк дип булмый. Чит илнекеннән уздырып булмады. Мин яңа төзе­лә­чәк завод технологиясен өйрән­дем. Меңләгән андый заводлар эшләп торгач, ышанмый булдыра алмадым, – ди Россия экология академиясе пре­зиденты Владимир Грачев.
Чүп яндыру заводы төзү өчен 4 ел вакыт кирәк. Әмма биредә полигонда яткан чүпләрне яндырып булмаячак. Бирегә яңа җыелган чүп-чар гына озатылачак. 150 млрд сумга төшкән завод 2022 ел ахырында эшләп китәчәк.

Яңа төзибез дип йөргәндә, иске чүплекләр сәламәтлегебезгә зыян салмыймы? “Киләчәктә чүп полигоннары яңача эшкәрте­леп юк ителгәннән соң, бу җирне төрле максатларда кулланырга мөмкин булачак. Полигон проблемасы бар. Хәзерге вакытта кафедрабыз калдыкларны эшкәртү юлларын эзләү белән шөгыльләнә. Яңа төр технологиягә патент әзерләү белән мәшгульбез. Бу технологиянең нигезендә биорекультивация, дөрес­рә­ге – аэроб эшкәртү ята. Чүп­лекләргә һава кермичә тора бит. Ә яңа технология нәкъ менә һава тәэсирендә бакте­рияләр эшенә корылган. Ул җыелган чүп-чарны калдыксыз эшкәртергә ярдәм итәчәк”, – Россия Халыклар дуслыгы университетының экологик мониторинг һәм фаразлау кафедрасы башлыгы Марианна Харламова.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 54, 14.04.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр