ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 59, 23.04.2019/

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин: “Төп күрсәткеч –  халыкның яшәү дәрәҗәсе”

 

Балтач районы белән туганлык җепләрен тагын бер кат яңартып кайттык әле. Нинди сүз инде ул дисезме? Бу тарих 1970 нче елларга, газетабызны легендар мөхәррир Шәмси ага Хамматов җитәкләгән чорга барып тоташа. Җитәкчеләр, үзара килешеп, Иске Салавыч авылы җирлеген үз эченә алган колхозга яңа исем тәкъдим итәләр. “Социалистик Татарстан” газетасы исемендәге” дип атала башлый ул. Үз вакытында элемтәләр дә нык була. Аннан бер-бер артлы тегендә дә, монда да үзгәрешләр китә. Газета “Ватаным Татарстан”га әверелә. Колхоз башта – “Социалистик Татарстан”, аннары “Татарстан” дип кыскартыла, заманага яраклашып, хуҗалык дип атала башлый. Үз вакытында ил күлә­мен­дә зур казанышларга ирешкән колхозның җитәкчесе Рамил Нотфуллин район башлыгы вазифаларын үтәргә керешә. Җитәкче белән әнә шул тарихны да искә тө­шердек, бүгенге хәлләр турында да сөйләшеп алдык.

2-2

– Ул елларда “Социалис­тик Татарстан”да безнең колхоз турында атнасына бер язма чыкмый калмый иде. Шәмси ага үзе дә кайтып йөрде. Журналистлар да эзне суытмады. Соңрак редакция ярдәме белән авыл һәм колхоз турында ике китап дөнья күрде. Ул вакытта рәис булып әниемнең абыйсы Харис Галимуллин эшләде. Бик таләпчән булды. Менә шундый остазлар кул астында чыныгу алган белгечләр, аларның дәвам­чы­лары районыбызда авыл ху­җалыгын шушы дәрәҗәдә сак­лап калды да инде.

 
– Саклап калды дигән­нән, белүемчә, республикабызда элеккеге колхоз системасы сакланып калган ике генә район бар. Берсе Әтнә булса, икенчесе – Балтач. Шушы вакыт аралыгында авыл хуҗа­лыгы шактый зур үзгә­решләр кичерде. Бу үзгә­решләр сездә нинди чагылыш тапты?

 
– Колхозлар системасын саклау бездән алда эшләгән җитәкчеләрнең бик тә акыллы, дөрес карары булды дип саныйм мин. Элеккечә колхоз дип аталмаса да, без эшчәнлекне үзгәртмәдек дисәк тә була, барлык матур традиция, эш алымнарын сак­лап кала алдык, шул ук вакытта яңа технологияләр, яңа алымнарны да кулланабыз. Шуңа күрә элеккеге колхоз системасы бездә бүген дә үзен аклап килә дип әйтә алабыз. 20 хуҗалыкның барысы да аягында нык басып тора. Һәркайсы – авылларның яшәешендә, социаль-мәдәни мәсьәләләрне хәл итүдә төп көч. Әмма, ни генә дисәк тә, гомумән алганда авылның киләчәге барыбер дәүләтнең авыл хуҗалыгына булган мөнәсәбәтенә бәйле. Ә сез әйткән үзгәрешләр турында мөнәсәбәткә килгәндә, төрле формаларны сынап карарга, тәҗрибә ясарга кирәктер, мөгаен. Инвесторларны гына алыйк: заманында аларга иң артта калган, үзен-үзе яшәтә алмаган колхозларны бирделәр. Нәтиҗәсе кө­телгәнчә килеп чыкмаса да, бу начар идея түгел иде, кызганычка, аларга үз мөмкин­лекләреннән күбрәк мәй­дан­нар бирелде, колачлап, кон­трольдә тотып, эшне тие­шен­чә оештырып бетерә алмадылар. Бүген көчәеп баручы фермерлар хәрәкәтенә дә, аларга республика кү­ләмендә булган ярдәмгә дә заман таләбе дип карарга кирәктер. Шул ук вакытта без­дә сакланган авыл ху­җалыгы җитештерү пред­прия­тиеләренә дә соңгы елларда республика җитәкче­леге ягыннан ярдәм сизелерлек артты. Кайсы юнәлеш яхшы, кайсы алга таба яшә­я­чәк дип фаразлау кирәк­мидер дә, тора-бара кайсы юлның дөрес икәнен тормыш үзе күрсәтәчәк.


– Инвестор кергән авыл­ларның күбесендә халык бүген дә зар елый. Ярдәм сорап барыр кеше юк, социаль объектлар җи­мерелеп бетте. Бу хәлдән чыгу юлын Сез нәрсәдә күрәсез?

 
– Авылның хуҗасы кү­мәкләшеп эшләр өчен шартлар тудырырга тиеш. Нинди генә проблема килеп чыкмасын, халык барыбер хуҗа­лык җитәкчесе янына бара. Элек тә шулай иде. Утын, төзелеш материалы, күмер алып кайтасы бармы, бөтен кеше нәрәткә килде. Салавычтан хастаханәгә автобус йөрттек. Кемнең малае өй­лә­нә, кызы кияүгә китә... Дөрес, хәзер бу дәрәҗәдә түгел инде. Һәр­кемнең үз машинасы дигән­дәй. Яңа төр хезмәт күр­сәтүчеләр дә барлыкка килде. Транспорт юнәтеп, махсус шөгыльләнәләр. Әм­ма арада бик мохтаҗ кеше­ләр дә бар. Аларны үз проб­лемалары белән ялгыз калдырырга ярамый. Гомумән, рухи як белән матди як бербөтен булырга тиеш. Халыкка җитеш­терүче көч итеп кенә ка­расаң, әнә шул бөтен­лек юкка чыга. Яшьләрнең китүе, авылларның юкка чыгуы да шуңа бәйле.


– Ерактан күренеп тора: Балтач районында авыл­лар нык, төзек. Ди­мәк, кадрларга да кытлык юк дигән сүз?

 
– Туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү балалар бакчасыннан, мәктәптән үк башланырга тиеш. Кызганыч, мәга­риф өлкәсендә хезмәт тәр­биясенә игътибар, гомумән, җитәрлек түгел әле. Кадрлар хәзерләүгә килгәндә, югары уку йортларын тәмамлаган студентларны үзебезгә кайтару өстендә эшлибез. Бу җәһәттән максатчан укыту программасын кулланырга тырышабыз, төрле формаларын файдаланабыз. Элеккеге КАИ белән төзелгән ки­лешү нәтиҗәсендә Балтач һәм Норма урта мәктәплә­рен­дә инженер сыйныфлары эш­ләп килә. Өч телдә укыйлар. Киләчәктә мин бу сыйныфларда Европа дә­рә­җә­сендә белем бирелер дип өмет­ләнәм. Үзебезнең авыл хуҗа­лыгы өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе дә гел игътибар үзәгендә. Нормадагы лицейда күп еллар инде шушы юнәлештә төрле һө­нәр ияләре әзерләнә. Дө­ресен әйткәндә, бу уңайдан бездә эш бирүчеләрнең кызыксынулары җитеп бетми дип саныйм.


– Балтачта эшче куллар авыл хуҗалыгыннан башка берәр өлкәгә өмет итә аламы?

 
– Дөресен әйтергә кирәк, сәнәгать белән мактана алмыйбыз. Ә менә сөт җи­теш­терү предприятиесе – алдынгылар сафында. Сыр, май кебек продукцияләрнең 18 төре җитештерелә, төрле дәрәҗәле күргәзмәләрдә дип­ломнар, Татарстан һәм Россиянең “100 иң яхшы товары” бәйгеләрендә җиңү­ләр яулыйлар. Анда 250дән артык кеше эшли. Хезмәт хакы 30 мең сумнан артык. Мин еш кына, бездә нефть чыгарылмый, безнең нефть – сөт, дип кабатларга яратам, бу чыннан да шулай, ул – безнең яшәү чыганагы.


– Авыл кешесе өчен дә яшәү чыганагы бит бу...


– Районыбызда бүген шәх­си хуҗалыкларда барлыгы 6600 баш сыер асрала. Соңгы өч-дүрт елда гына 1000 башка артты. Терлек асрар өчен мөмкинлек булмаса, сөт сатуда, урнаштыруда проблема булса, мондый үсеш күзәтелмәс иде. Шәхси хуҗалыклардан гына да кайбер районнарның тулаем җитештергән күләме кадәр сөт сата алуыбыз күпне сөй­ли. Бәясенә килгәндә, база өлеше – 20-22 сум. Аңа майлылык, аксым өчен өстәлгәч, 25-27 сумга җитә. Монысы – фермерлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен. Ә шәхси хуҗалыклар өчен – 23 сум. Бәяне контрольдә тотарга тырышабыз.


– Ишетеп белүебезчә, сездә мәдәни чаралар да бик киң кырлы икән. Тарихны да, сәнгатьнең төр­ле төрләрен дә үз эченә ала...


– Моннан берничә еллар элек районыбызда “Гасыр кичкән буын” дигән бик тә колачлы чара үткәрелгән иде. Бөтен районны “уятты” ул. Шуның нәтиҗәсендә һәр хуҗалык, авыл, оешма-пред­приятие үзенең тарихын-үткәнен барлады, альбомнар, күргәзмә стендлар ясады. Шуның йогынтысында күп авылларыбыз, оешмалар үзләренең үткәненә багышлаган китаплар чыгарды. Менә шуннан бирле бездә ел саен нинди дә булса күләмле, район өчен ел вакыйгасы булырлык чара үткәрелә. Хә­зер­лек дигәнең дә, конкурслар үзләре дә айлар буе бара. Әле менә шушы көннәрдә генә ике ай буе барган “Уйнагыз, гармуннар!” дигән бәй­гегә йомгак ясадык. Гала-концертта гына да 120 кеше чыгыш ясады. Иң бәләкәенә – 5, иң өлкәненә 82 яшь иде. Нөнәгәрдә хәтта 9-10 кешелек ансамбль оештырганнар. Бу авылда, гомумән, районда шуның кадәр гармунчы бардыр дип үзем дә уйламаган идем. Быел Театр елы уңаеннан авылларда үзешчәннәребез спек­такль­ләр куя, оешмалар чыгыш ясый... Кыскасы, мәдәни чаралар белән дә, спорт белән дә әлеге дә баягы халыкны берләштерергә тырышабыз.


– Безне спорт өлкә­сен­дә дә туганлык җепләре бәйли бит. Көрәш буенча “Ватаным Татарстан” оештырган Муса Җәлил призына ярышларда Балтач унөч тапкыр җиңү яулады...


– Көндәлек шөгыльлән­мәсәң, спортта ирешелгән­нәрне югалтулар бик тиз. Бездә дә шундый    бер чигенеш чоры булып алды, моннан биш ел элек, мин җитәк­челеккә килгәндә милли көрәш буенча республика рейтингында 11 нче урынга төшкән идек. Спортчылар, тренерлар белән сөйләштек, нәрсәдер эшләргә, үзгәртер­гә кирәк, дидек. Рәхмәт, барысы да аңлап кабул итте, без дә үз чиратыбызда аларга һәрьяклап ярдәм итәргә тырыштык. Шөкер, узган ел беренче урынга күтәрелдек. Кул көрәше буенча уңыш­ларыбыз саллы. Яңа Салавыч авылыннан Айгөл Вәлиева Европа буенча – беренче, дөнья чемпионатында өчен­че урынны яулады. Билбау көрәше, чаңгы, волейбол, мини-футбол, хоккей, йөзү, теннис, бадминтон, ат чабышы... Барлык төр буенча оешмалар-пред­при­я­тиеләр арасында да ярышлар үткә­релә. Шушы бинада утыручылар, үзебез дә күп төрле ярышларда катнашабыз, муниципаль хезмәткәр­ләр арасында үтә торган республика ярышында хезмәт­кәр­лә­ре­без – җиңүчеләр арасында.


– Шулай да җитәкче өчен районның “тем­пе­ратура”сын күрсәтә торган төп күрсәткеч – нәрсә ул?


– Кәгазьдәге статистик саннар гына түгел, халыкның яшәү дәрәҗәсе. Яшерен-ба­тырын түгел, социаль-икъ­дисади күрсәткечләр рейтингында без шактый артта. Әмма чынбарлыктан карасак, мин үзем районыбызның тормыш дәрәҗәсе республика буенча уртачадан югарырак дип саныйм. Авыллар төзек, халык эшсезлектән тилмерми, бөтен өлкәдә дә үзләрен күрсәтергә, шөгыль­ләнергә мөмкинлек бар...


– Рамил Рәшитович, Сез гомер буе туган төбәгегез­дә эшлисез. Моның үзенең уңай, тискәре яклары бардыр инде. Җитәкче буларак, үз районыгызда, үз як­ташларыгыз арасында эшләү авырлык китермиме?


– Тәҗрибә алу өчен, бәл­ки, читкә китеп эшләп карау кирәктер дә... Әмма миндә андый теләк булмады, ди­мәк, язмышыма шулай языл­ган. Хезмәт кенәгәмдә дә ике ге­нә эш урыны: “Татарстан” ху­җалыгы һәм район җитәк­чесе. Бер яктан караганда, туган җирдә эш­ләү рәхәт тә, җиңел дә. Ке­шеләрне нәсел-нәсәбенә ка­дәр беләсең. Шул ук вакытта һәр адымың як­таш­ларың күз алдында. Монысы да начар түгел. Үзеңне контрольдә тотарга өйрә­нәсең. Минем бит әле олыгайгач, бу эштән киткәч, шушында, райондашлар ара­сында яшисем бар дисең...

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 58, 20.04.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!