ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 26, 21.02.2017/

Тукай туганнары


Моннан берничә ел элек композитор, җырчы Мәсгуть абый Имашевка ияреп, аның туган  ягына – Пермь краеның Барда авылына кайтырга туры килде. Бу очракта “туры килде” дип әйтү бик үк дөрес тә түгелдер, чөнки очрак­лы рәвештә генә сәфәргә чыкмадык без. Мәсгуть абый миңа Бардада Тукайның туганнары яшәвен әйткән иде. Шуларның берсе – Барда мәчетенең имам хатыйбы Рәфыйк хәзрәт Акманаев.

3-1

Зиннәтулла бабай ягыннан Тукайга бишенче буын туган икән ул. “Тукай туганы” дип язуларым, бәлки, кайберәүләрнең эчен пошырыр, мине арыслан кү­ләгәсендә туенган тиен белән  чагыштырып: “Мактана инде”, – диючеләр дә табылыр. Мактанабыз, әл­бәттә, мактанабыз, тик бу – масаю түгел, ә горурлану. Бу – Тукай рухына бирел­гәнлек, әлеге рухның буын­нардан буыннарга күчеп баруы өчен җаваплылык тою. Рәфыйк  абыйның бө­тен тормышы, яшәү рәвеше моңа дәлил дип әйтә алам. Ул миңа Тукайның Барда тамырлары турында язылган “Туган илем – Коҗамакты карьясыдыр...” дигән  китап бүләк иткән иде. (Барда авылы элек Коҗамакты дип аталган). Китапны Тукайның кардәшләре үз  акчаларына чыгарганнар. Мине күләме ягыннан әллә ни зур булмаган китап язар өчен күпме хезмәт куелганлыгы шаккатырды.

 

Авыл тарихын язу, шул якларга күчеп утырган татарлар турында мәгъ­лүмат туплау, инде килеп Тукайның бабасы Зин­нәтулла хәзрәт Әмировның нәсел шәҗәрәсен төзү өчен, фидакарь затларга архивларда  шактый казынырга туры килгән. Шундый зат­ларның берсе – журналист, тарихчы Әмир ага Фатыйхов (урыны оҗмахта булсын) Зиннәтулла Әмиров нәселенә бәйле бик күп мәгълүмат туплаган була. Казан, Пермь, Уфа архивларында казына ул, авылдан авылга, өйдән өйгә йөреп, өлкән яшьтәгеләрнең истә­лекләрен язып ала. Соңрак бөтен язмаларны Барда мәчете имам-хатыйбы вазыйфасын башкарган Рә­фыйк абый Акманаевка тапшыра. Шулай итеп әлеге язмаларга нигезләнеп, җит­мәгән мәгълүматларны Пермь крае архивларыннан табып, “Зиннәтулла хәз­рәт Әмиров шәҗәрәсе” төзелә. Анда Зиннәтул­ла­ның бабасы Әмирхан Әми­ровтан башлап 120 кеше­нең исеме теркәлгән. Бу китап чыкканга инде алты ел, нәсел агачы хәзер тагын да зурайган һәм Рәфыйк абый аңа яңа­дан-яңа буын вә­килләрен теркәп бара.

 
Мин инде ничә еллар буе Тукайның тулыландырылган шәҗәрәсен төзергә хыялланам. Бу эшнең шактый четерекле, күп вакыт сорый торган хезмәт икә­нен аңлыйм. Әмма Тукай­ның яңадан-яңа буын вә­кил­ләре белән очрашкан саен, күңел күтәрелә. Дүр­тесе белән Казакъстанда күрешкән идек. Шуларның берсе – Суфия апа Зә­би­ро­ва: “Казакъстан хал­кының, бигрәк тә төрки халык­ларның Тукайга булган олы хөрмәтен без үзебездә дә тоеп яшибез һәм Тукай исеменә тап төшермәскә тырышабыз”, – дигән иде. Шөкер, Тукайның моңа хәт­ле үзем очрашкан-ара­лаш­кан кардәшләре арасында бер генә әтрәк-ә­ләмне дә күргәнем юк.

 
Барысы да зыялылар, милли җанлылар. Беренче очрашуда мин Рәфыйк абыйдан нинди һөнәр иясе икәнен сорашкан идем. “Гомеремнең яртысы багана башларында узды инде”, – дип көлгән иде ул. Бактың исә, электрик булып эш­ләгән икән. Әмма пенсиягә чыгарга өч ел кала, эшен­нән киткән. Чөнки аның әтисе Фатыйх Акманаев 1970 елдан алып 20 ел буе Бардада муллалык эшен алып барган. Мәчетне япсалар да, авылда бөтен дини йолалар үтәлеп килгән. Олыгая башлагач, Фатих хәзрәт үзенә алмаш әзер­ләргә кирәк­леген сизә һәм бу хакта улы Рәфыйкка да әйтә. Рәфыйк исә сүзне “Сәетбаттал китабы чаклы” озынга сузмыйча, укымыйча мулла булып булмый, дип Чаллыдагы “Нуретдин” мәдрәсәсенә укырга керә. Аны ике елда тәмамлап, Бардага кайта һәм мәчетнең имамы булып эшли башлый. Шунысы кызык: Ту­кайның бабасы Зин­нәтулла нәселеннән Ситдыйк хәзрәт Барда авылындагы беренче мәчетнең мулласы булган. Хәтта, реп­рессияләр башланып, мә­четләрне юкка чыгара башласалар да муллалыкны ташламый ул. Тукай, кай яклап карасаң да, муллалар нәселенә барып тоташа. Һәм иң кызыгы: аның әтисе Мөхәммәтгариф та, Уральскидагы остазы Мотыйгулла хәзрәт тә, бабасы Зин­нәтулла да Ар­чаның Кышкар мәдрәсәсен тәмам­ла­ганнар. Бу юлларны Кышкар мәдрәсәсе тарихын яхшылап бер өй­рәнәсе бар әле дип уйлап язуым. Кайбер истәлекләргә караганда, Зиннәтулла хәз­рәт әле мәдрәсәдә укыганда ук шигырьләр язган, хәтта дус шәкертләре белән алышкан хатларын да шигырь белән язган. Аның кызы, Тукайның әни­се Мәм­дүдәнең дә шигырь чыгаруга бик һәвәс икәнен кайбер истә­лек­ләрдән укып бе­ләбез. Һәм Барда халкы, Тукайга шагыйрьлек якташыбыз Зин­нәтулладан ук килә дип, шуның белән горурланып яши.


Рәфыйк абый халыкка дин гыйлемен бирүне һәм Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләүне бергә алып бара. Фани дөньяның иң олуг әдипләре Гете, Гейне, Пушкин, Жуковский, Лермон­товларның заманында Кор­ъ­ән аятьләрен шигъри юлларга салганнарын белә ул. Укымышлы мулла Рә­фыйк  абый. Кирәк икән, Пушкинның үзенең 9 ши­гырендә Коръәннең 15 аятен тәсфир кылуын, Тукай иҗатының Коръән белән сугарылган булуын мисаллар китереп әйтеп бирә ала. Хатыны Тәнзилә абыстай белән бергә мәчеттә як­шәмбе мәктәбе ачып җи­бәрәләр, үзләре махсус укыту программасы төзеп, Пермь крае мөфтиятендә раслаталар. Уку программасын, халык күбрәк йөр­сен өчен, берьеллык итеп төзиләр һәм һәр уку елы чәй мәҗлесе белән тамамлана башлый. Соңрак әлеге мәҗлес “Коръән уку бәй­гесе”нә әверелеп, күркәм гадәткә әйләнеп кала. Әлеге бәй­геләрдә Тукай шигырь­ләрен дә искә төшерү – табигый, чөнки Коръән Кә­римне иркен, тулы иттереп шигырьгә салган Тукай ничек онытылсын ди инде. Рәфыйк абый:  “Коръәндә рифмалы чәчмә әсәрләр рәвешендә төзелгән аять­ләр күп. Халкыбыз борын-борыннан дини тәгълимат белән сугарылган мөнәҗәт­ләрне көйләп әйткән”, – ди. Коръәндә ниндидер сихри бер көй дә сиземли ул, шуңа күрә Коръән укучы матур тавышлы булырга тиеш, ди. Дин әһеленең мондый фәл­сәфәсен тыңлау күңелле иде.


Аның оныгы Әминә Пермь крае Коръән укучылар бәйгесендә “Иң яшь башкаручылар” номи­на­циясендә беренче урынны алган булган. Әнисе Венера – менә дигән җырчы. Мин Бардага килгәндә, ул Сургут шәһәреннән кунакка кайткан иде. Тавышына сокландым Венераның. Ул Пермь культура һәм сәнгать институтын тәмамлаган икән. 2001 елда И.Штраусның “Сказки венского леса” әсәрен башкарып дипломат, ә “Прикамье – край родной” конкурсында лауреат булган. 2010 елда Болгариядә узган “Надежда, таланты, мастера” халыкара яшьләр фестивалендә шулай ук лауреат булган. Татар җыр­ларын да яратып башкара. Венера сөйләшеп утырганда: “Әти-әниемнең нәселе­бездәге күренекле шәхес­ләр турында сөй­лә­вен бик йотлыгып тың­лыйм”, – дигән иде. Минем “нәселебезне” дигән сүзне “Тукай нәселе” дип аңла­вым, Тукай туганнарын барларга алынуым да, әйткә­немчә, күңелдәге горурлык хисе белән бәйле. Җир йөзендәге бөтен ха­лык­лар үз шәхесләре белән горурланып яши. Ә Тукай нәсе­ле­нә килгәндә, сабакташым, халык шагыйре Зиннур Ман­суров бервакыт ми­ңа: “Үз шәхесләренең нәсе­лен барлап тормаган милләт озын гомерле була алмый”, – дигән иде. Мин Тукай ягыннан туганна­рымның һа­­ман табыла торуына шатланып яшим. Әле өч көн генә элек Бардадан Рәфыйк абый шалтырата: “Туганым, ни­хәл, 12 гыйнварда миңа 80 яшь тула, кунакка кил!” – ди.


Килермен әле, Рәфыйк абый. Хәзергә котлаулар җибәреп торыйм. Исән булсак, матур җәйләрдә күре­шербез. Минем Бардада – Тукайның бабасы Зиннәтул­ланың туган ягында “Тукай туганнары җые­ны” оештырасым килә әле. Бергә­ләшеп, уртага салып сөй­ләшәсе сүзләр дә күп.
Ходай сиңа саулык-сә­ламәтлек бирсен!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 3, 11.01.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр

5-1