ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 137, 25.09.2018/

Бодай сибеп кенә йомырка көтмәгез. Тавыкны ничек сайларга?

 

Көннәр бераз җылыта башлау белән, авылларда йомырка тавыклары сата башлыйлар. Элек кенә ул кечкенә чебеш сатып алып үстерү яки тавык астына йомырка салып чыгару бар иде. Хәзер бу гадәтләр онытылып бара. Хәер, аның тавыклары да элеккеге кебек кыртламый инде. Чеби чыгарудан алар да бизеп бара.

ss1
Бүген каян тавык алырга икән дип баш ватасы юк, алыпсатарлар капка төбеңә үк китереп бирәләр, акчаң гына булсын. Моннан тыш авылларда фермерлар да кош-корт үрчетү белән шөгыльләнә башлады. Андыйлар һәр районда диярлек бар. Сайлап кына ал. Агы да, кызылы да, чуары да... Майга чыккач, аларга бройлер чебиләр, каз, үрдәк бәбкәләре өстәлә.


Шушы көннәрдә генә Казандагы “Агропромпарк”ка барып, без дә тавык сатучылар белән аралашып кайттык. Әниле-уллы Алсу һәм Айрат Га­рифуллиннар һәр соравыбызга бик теләп җавап бирделәр. Һәр нәр­сәнең җае булган кебек, бу эштә дә кайбер нечкәлекләрне белү кирәк.


Йомырка тавыгы алырга уйлыйсыз икән, иң яхшысы 3-4 айлык­лар. Яхшылап тәрбияләсәң, алар бер-ике айдан йомырка белән куандыра башлаячак. Биш айлык че­беш­нең авырлыгы кило ярым тирә­се булырга тиеш икән. Авырлыгы кирә­геннән артык яки ким булса, андыйлар тиз генә йомырка салмый. Беренче елда 230-260 чамасы йомырка салалар. Тик ике ел дәва­мын­да яхшы гына салсалар да, картая башлагач, “саранлана” төшәләр.


Тавык сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргәме? Каурыйлары чиста, шома булырга, тиресе пе­ләш­­лән­мәскә тиеш. Андыйлар йонны да тиз генә коймый, йомырканы да күбрәк сала. Пычрак каурый шик тудыра: анда эчәк инфекциясе булырга мөмкин. Мәсәлән, тавык кокцидиоз белән зарарланган булса, авырлыгы да кечкенә була, йомырканы да аз сала.


Сатып алганда тиресен дә карарга кирәк икән. Сау-сәламәт кош­лар­ның тиресе ачык алсу төстә, салынкы булып тормый. Саргылт тире аның бавыры авыру икәнлеген белдерә. Кикригенә дә күз салырга онытмагыз. “Яшь тавыкның кикриге бераз гына үскән, кызыл төстә була. Тонык булганын алмагыз. Колак йомшагы матур һәм “алка”лары кызыл булганына өстенлек бирергә ки­рәк. Сарырак икән, андыйлары на­чар була. Зур  кикриклесе карт тавык булуын аңлата. Йомырка сала инде ул дисәләр дә, андыйларга кызыкмагыз”, – ди Айрат.


Кабарынкы, янып торган күзләр яхшы тавык икәнлекне белдерә. Ә менә эчкә баткан, тонык күзләр – авыру билгеләре. Төчкерү, йөт­кер­ү тын юлы авырулары турында сөйли. Сау-сәламәт кошлар­ның эч тирәсе йомшак, күкрәк читлеге киң булырга тиеш икән. Күкрәк сөяге чыгып торса, рахит авыруы булуы бар. Яхшы тавыкның аркасы тигез, аяклары нык, туры була.


Кайбер чебешләр читлектән чыгам дип тыпырчына. Актив икән, бу аның сәламәт булуын күрсәтә. Иң мөһимен истән чыгармагыз: сатып алганда прививка ясалганмы, юкмы икәнлеге турында  кызыксыныгыз, ветеринар бе­леш­мәләрен карагыз. Аеруча сальмонелла авыруына прививка уздырылганмы, белешегез. Юк икән, мал табибына мөрәҗәгать итегез. Шулай эшләгән­дә гаиләгез­не йогышлы авырулардан саклап калачаксыз.


Йомырка өчен нинди тавык алыргамы? “Дача өчен яки кышка кадәр генә асрарга уйлаучыларга кызыл тавык әйбәт. Ни өчен дигән­дә, алар ноябрьгә кадәр йомырка сала да аннан туктыйлар. Кызыл тавыкның ите дә, ашы да тәмле була. Без аларны “дачный вариант” дип атыйбыз. Әгәр дә берничә ел тотарга уйласалар, Доминант токымы бик яхшы. Тиешенчә тәрбия булганда, ул кыш көне дә йомырка салачак. Бары ун көн чамасы гына туктап торачак. Алар кара төстә була, бераз гына ак таплары да бар. Ак тавыклар да яхшы йомырка сала. Ләкин алар суыкны яратмый, авыр кичерәләр”, – дигән киңәшен бирә Айрат Гарифуллин.


Сүз дә юк, тавык йомырка салсын өчен, аларны тиешенчә карарга да кирәк әле. Бодай сибеп кенә йомырка өмет итү дөрес түгел. Яшәү шартларын алмаштыру да беренче мәлдә аларда стресс китереп чыгара. Гадәттә, сату өчен үсте­рел­гән мондый чебешләрне азык өс­тәмәләре белән тукландыралар. Шу­­ңа күрә аларны йорт шартла­рын­да асрый башлагач, берара хәл­­сезләнәләр, җәйләүне авыр ки­черә­ләр. Алар­ның яңа кетәк­леккә иялә­шү­ләре бер айга сузылырга мөм­кин. Бу вакытта ризыкларына ас­корбин яки янтарь кислотасы кушарга кирәк. Бер ризыктан икен­чесенә күчү дә акрынлап барырга тиеш. Шуңа күрә беренче вакытта алар гадәтләнгән коры ризык бирергә тырышыгыз. Берәр атнадан соң, чиратлаштырып, йорт ризыклары бирә башлагыз.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 55, 13.04.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр