ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 88, 22.06.2019/

Халык авазы. "ВТ" укучыларын ниләр борчый?

 

Газетабызның яңа сәхифәсе үз сорауларын, тәкъдимнәрен җиткерүчеләр шактый булды. Кү­ңел бушатырга шалтыратучылар да бар иде. Кайбер рәсми оешмалардан җавап­лар­ны озаграк көтәргә туры килә, шуңа күрә бу санда үзегезнең сорауларыгызга җа­вап таба алмасагыз, борчыл­ма­гыз, без аларны сезгә ки­ләсе саннарыбызда һич­шиксез җитке­рербез.

7-1


Бозауга субсидия биреләме?


Авылда яшибез. Элек кәҗә тота идек. Авыл җирлегеннән акчалата яр­дәм алдык. Ә хәзер кечкенә бозау алып, бер ел үстереп, иткә суябыз. Безгә бе­рәр төрле ярдәм тиеш түгелме?

Рәфыйк абыегыз.

Биектау районы

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте:

– Республика бюджетында шәхси яр­дәмче хуҗалыклар өчен мөгезле  эре терлекләрне үстерү буенча аерым субси­дияләр каралмаган.  Башмак таналар һәм тана сыерлар сатып алу чыгымнарын каплауга  субсидия түбәндәгечә бирелә:


Товар терлеге өчен – 30 мең сум,
Нәселле терлек өчен – 40 мең сум.

 

 

Заемны рәсмиләштереп буламы?

 
Хәзерге вакытта социаль ипотека буенча заем биреләме? Бурычларны кап­лау өчен, ана капиталы сертификатын кулланып буламы?
Лилия Гайнуллина.

Казан

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды:
– Социаль ипотека программасында катнашучылар заем рәсмиләштерә алмый. РФ кануннарына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды быелның 29 мартыннан заем бирү хокукыннан мәхрүм ителде. Бурычларны каплау өчен, ана капиталын кертүнең яңа тәртибе уйлап табылачак.

 

 

Балама җәен эш кирәк

 
Кызым икенче курста белем ала. Укытучылыкка укый. Аның җәй көне берәр эшкә урнашасы килә. Башкалада студентлар кайда эшкә урнаша ала? Моның өчен нинди оешмага мөрәҗә­гать итәргә?
Рәйсә Мәхмүтова.
Балтач районы,

Норма авылы

Республика Студентлар отрядлары штабы белгече Айдар Идрисов:
– Узган җәй республикада 10 меңнән артык студент эшләде. Педагогик вузларда белем алучы студентларга әйдаман, педагог-оештыручы булу мөмкинлеге бар. Алар Татарстан, Кырым, Краснодар крае лагерьларында эшли ала. Медицина, төзелеш, авыл хуҗалыгы, хезмәт күрсәтү һәм башка юнәлешләр буенча төрле отрядлар эшләячәк. Эш мәсьәләсе буенча районнардагы штабларга шалтыратырга мөмкин. Безгә, башкаланың Тукай урамындагы 58 нче йортта урнашкан офиска килә яки 231-82-27; 89874168859 номерлары буенча шалтырата аласыз. Гаризалар майга кадәр кабул ителә.

 

 

Эштән җибәрә аламы?

 
Туганымның кызы бакчада тәрбия­че булып эшли. Ул көллият тәмам­лаган. Бакча мөдире, синең югары белемең юк, дип, эштән китәргә куша икән. Моның өчен эштән җибәреп буламы?
Сәлим абыегыз.

Мамадыш

 
Мамадыш районының мәгариф бүлеге башлыгы Илдус Габдрахманов:
– Мөдир берничек тә, югары белемең юк дип, тәрбиячегә эштән китәргә куша ал­мый. Югары белемне читтән торып та алып була. Чаллы, Алабуга шәһәрләре якын­да гына – анда укырга мөмкин. Урта һөнәри белем алып та тәрбияче булып эшләргә мөмкин. Дипломы түгел, аның үз эшен җиренә җиткереп башкаруы мөһим.

 

 

Туган авылыма күченер идем


Моңа кадәр Буа районының Норлат авылында яшәдем. Алты ел элек йортымны сатып, Чүпрәле районының Сап­лык авылына улым янына күчендем. Әтиебез 1942 елда сугышка киткән җирдән кайтмады. Ирем үлгәнгә утыз елдан артык вакыт үтте. Нигә безгә, сугыш ятимнәренә, бернинди ярдәм дә юк? Әгәр мунча кадәрле булса да йорт салып бирсәләр, туган авылыма күче­нер идем.

Солтания әбиегез Халитова, 84 яшь

Чүпрәле районының социаль яклау бүлеге башлыгы Зөлфия Йосыпова:
– Авыл җирлеге башлыгы белән элемтәгә кереп, әбине социаль яклау бүле­генә чакыртырбыз. Борчыган проб­лемаларын ачыкларбыз. Көчебездән кил­гән кадәр ярдәм итәргә тырышырбыз. Бушлай фатир бирү программасы исә сугыш инвалидлары, ирләре сугышта яки аннан кайткач вафат булган тол хатыннарга гына каралган. Солтания әби гозере әлеге программага керми.

 

 

Су эчеп, ипи ашап яшәргәме?

 
Әти сугышта үлде, биш бала калдык. Үзем өч бала үстердем. Берсе инвалид иде, 24 яшендә вафат булды. Хә­зер улым белән яшим.  Аның да сә­ла­мәтлеге какшаган. 15 мең сум пенсия түлиләр. Әлеге акча улыма дарулар алырга китеп бетә. Су эчеп, ипи ашап яшибез. Өебез 1961 елда төзел­гән, идә­не иске, ремонтлыйсы бар. Безгә берәр ярдәм каралганмы?
Энҗе әби Кашапова, 78 яшь.
Чистай районы

Чистай районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәл Каюмова:
– Энҗе Кашапова социаль яклау бүле­гендә – 2005, улы 2017 елдан инвалидлык буенча исәптә тора. “Россия Федера­ция­сендә инвалидларны социаль яклау турында” закон һәм Татарстан Министрлар Ка­бинетының “Аерым категория­ләргә торак һәм коммуналь түләүләр өчен ташламалар бирү турында” карары буенча әлеге гаиләгә торак-коммуналь түләүләргә ай саен субсидия бирелә. Министрлар Каби­нетының 2018 елның 4 кварталына бер кешегә билгеләгән яшәү минимумы 7 мең 121 сумны тәшкил итә. Энҗе Кашапованың пенсиясен исәпкә алганда, ул әлеге суммадан артып китә. Шуңа күрә аз керемле гаиләләргә бирелә торган ташлама каралмаган. 2005 елда Чистай районы башкарма комите­тының торак сәясәте бүлегенә фатир буенча чиратка баскан кешеләргә 2006 елдан субсидия бирелә башлады. Кашапова инвалид буларак, 1999 елда чиратка бас­кан иде. Тик мирас алуы һәм яшәгән йорт мәйданы бер кешегә каралган нормадан артып китү сәбәпле, ул бу исемлектән тө­ше­релде. Социаль хезмәт­кәр әйтүенчә, идә­ненә линолеум җәелгән. 2018 елда гаиләгә Дәүләт Советы депутаты матди ярдәм күрсәткән булган.

 

 

“Хезмәт ветераны” исеменең файдасы юк


Сеңлем Зөлфия Ногмановага – 59 яшь. Ул Казанның 16 нчы заводында 37 ел слесарь булып эшләде. “Хезмәт ветераны” дигән исеме бар. Әмма аның бер файдасы да юк. Нигә бернинди ташлама да ясалмый?
Мөнәвәрә Вәлиева.

Казан

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәге:
– Завод җитәкчелеге биргән “хезмәт ветераны” исеменә республика күләмендә ташламалар каралмаган.

 

 

Әти-әниләр болай да кредит түли...

 
Элек студентларга, укучыларга юлда йөрү өчен ташламалы билетлар бар иде. Балаларга түгәрәкләргә йөрү өчен генә дә бик күп акча китә. Бер утырган саен 27 сум түләү әти-әнинең кесәсенә суга. Хәзер күбесе кредит, ипотека түли. Ташламалы юл йөрү билетын кире кайтаруыгызны сорыйбыз.
Раушания Җамалиева.

Казан

Казан мэриясенең матбугат үзәге:
– Татарстан Министрлар Кабинетының 2005 елның апрель аендагы карарында юлда йөрү өчен ташламага ия булган граж­даннарның исемлеге бар. Әмма анда укучылар, студентлар кертелмәгән. Әл­бәттә, айлык юл билеты булса, ихтыяҗ да туачак. Киләчәктә карарга үзгәрешләр кер­­телер, бәлки.

 

 

Нинди сөт эчәбез?


Пальма мае кушылган сөт продуктлары җитештерүче предприятиеләр Татарстанда бармы? Азнакай май заводы продукциясен курыкмыйча ашарга буламы? Узган ел матбугатта, прокуратура пальма мае буенча кайбер районнарны, шул исәптән, Азнакайны тикшерә дигән хәбәр бар иде. Роспот­ребнадзор пальма маен тикшереп, чара күрә аламы?
Расих Шәкүров.

Азнакай

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмә­те:

– Пальма мае кондитерлык сәнәга­тендә һәм сөт продукциясен җитештер­гәндә киң кулланыла. Таможня берлегенең Техник регламенты (ТР ТС 024/2011, Тамож­ня берлеге комиссия­сенең 2011 ел­ның 9 декабрендәге 883 номерлы карары белән расланган) май продукциясен куллануга таләпләр билгели. Үз  җи­тештерү­ен­дә пальма маен кулланучы Татарстан предприятиеләре турында министрлыкта бердәм мәгълүмат юк. Пальма маен тик­шерү, чаралар күрү буенча мәгълүмат алу өчен, күрсәтелгән профильле  ведомстволарга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

 

Юлга бар, ә фатирга?

 
Туендыручысын югалткан балаларга юлда йөрү өчен түләнә торган акчадан тыш, коммуналь түләүләргә ташламалар каралган, дип ишеткән идем. Бу дөресме?
Лилия, бер бала анасы.
Казан

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәге:
– Гамәлдәге закон буенча торак һәм коммуналь хезмәтләр буенча социаль ярдәм туендыручысын югалткан өчен пен­сия алучы хәрби һәм сугыш вете­ран­нарының балаларына гына каралган. Бу категориягә кермәүчеләр мондый яр­дәм­гә өметләнә алмый.

 

 

Тавышланмагыз, комачаулыйсыз!


“Бала йоклый. Шакымагыз, тавышланмагыз, җыр уйнатмагыз!” Бераз шау­лаша башласак, күршеләр “ватсап” аша гел шундый кисәтүләр ясап тора. Туйдырды мондый көйсезлекләр. Әйтерсең без бала үстермәгән! Фатир­да аяк очына басып йөрергәмени хәзер? Бөтенләй тынычлыкны бозарга ярамыймыни?
Зөһрә.

Казан

Роберт Туктаров, адвокат:
– Татарстан Республикасының Административ хокук бозу турындагы кодексы бар. Аның нигезендә кичке сәгать 10нан иртәнге 6га кадәр фатирда шаулашырга ярамый. Ял көннәрендә бу вакыт кичке 10нан иртәнге 9га кадәр дәвам итә. Бу вакытта телевизорыңны да кысып куясың. Ял көннәрендә билгеле бер вакытта бо­рау­лау эшләрен туктатып торасы. Әгәр ши­каять язалар икән, ул чакта Роспотребнадзор белгечләре диварларның тавышны ни дәрәҗәдә үткәрүен билгеләячәк. Фатир алганчы, күрше сатып ал, диләр бит. Дус яшәргә кирәк.

 

 

Бакчабызга тирес кертәсе бар...


Бакчаның туфрагы начарайды, мо­ның өчен тирес, ком кертергә кирәк. Тик анда йөк машинасы белән кереп булмый, чөнки газ үткәргеч бар. Бу проблеманы үткәргечне П хәрефе кебек кү­тәр­мичә хәл итеп булмый. Мо­ның өчен без­гә кемгә мөрәҗәгать итәргә?
Әхәт Сафиуллин, 82 яшь.
Казан, Әки бистәсе

 “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ җәмгыятенең матбугат үзәге:
 – Сезгә бу хакта “Газпром трансгаз Казан ҖЧҖ җәмгыятенең генераль директоры Кантюков Рәфкать Габделхәевич исе­менә гариза язарга кирәк.
Редакция­дән: Әхәт абый, Сезнең сорауны әлеге оешмага юлладык. Тулырак җавап килгәч, газета аша хәбәр итәрбез.

Сәхифәне Сәрия Мифтахова әзерләде

 

23 апрель көнне сәгать 10нан 12гә кадәр сезнең белән элем­тәдә хәбәрче Гөлгенә Шиһапова була. Сорауларыгызны, әй­тер сүзләрегезне 222-09-75 номеры буенча җит­керергә мөмкин.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 60, 19.04.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр