ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 56, 20.04.2018/

Кубокны кайтарыр вакыт

 

Кичә “Ак барс”ның Гагарин Кубогы яулаганына тугыз ел булды. Иртәгә исә Казан командасы яңа җиңү өчен көрәш башлый. Бу юлы якташларыбыз Мәскәү ЦСКАсына каршы торачак. Хоккей тамашачысын аякка бастырыр вакыт җитте. КХЛның унынчы сезонында Гагарин Кубогын кем отар?

15-1
Әле сезон башында ук бел­гечләр хәлиткеч очрашуларда “Ак барс” белән СКАның очрашасын фаразлаган иде. Әмма Санкт-Пе­тербург клубы финалга бер адым кала абынырга мәҗбүр булды. Җиңүдән туйдылар, дип аңлатма бирде бу хәлгә бел­гечләр. ЦСКАда исә бу хәлнең киресе күзәтелә. Акча да бар, мөм­кинлекләр дә, исем дә, ә менә җиңү юк. Тугыз ел эчендә Гагарин Кубогын биш команда отты. “Ак барс”, “Динамо”, “Металлург” һәм СКА – икешәр, “Салават Юлаев” исә бер тапкыр җиңү яулады. Казаннар – финалга дүрт мәртәбә чыккан бердәнбер команда. Ә 36 тапкыр СССР чемпионы булып танылган ЦСКА бәхетен икенче мәртәбә сыный. Беренчесе мәс­кәүләр өчен уңышсыз тәмам­лан­ды. Юбилей елында исә алар тарихка кереп калу турында хыяллана. Моның өчен көндәшләр барысын да эшләячәк. Быел Гагарин Кубогына төп дәгъвачы булып саналган СКАны отып, алар ниятләренең җитди булганын раслады инде.


Финалда кемнең уңышка ирешәсен фаразлау мөмкин эш түгел. Хәлиткеч очрашуларда иң көчле командалар катнаша. Әй­тик, ЦСКА составында әле ике ай элек кенә Олимпия чемпионы булып танылган сигез егет чыгыш ясый. Казанда исә тәҗрибәле уенчылар күп. Джастин Азеведу быелгы плэй-оффта иң нәтиҗәле уенчы санала. Канада һөҗүмчесе 14 очрашуда 7 алка  кертте һәм 14  пас бар. Азеведу команданың әле Алексей Морозов заманыннан ук калган рекордларын яңартты. Казанда озак еллар НХЛ өчен чыгыш ясап кайткан сакчы Андрей Марков бар. Дүрт мәр­тәбә Гагарин Кубогын откан һәм быел бишенчесе турында хыялланучы Данис Зарипов яшьләр­дән калышмаска тырыша. 37 яшьлек һөҗүмченең тизлеге кимесә дә, ул осталыгы, хәйләсе, үзе артыннан башкаларны ияртә алуы белән алдыра.


Уенчыларның осталыгын чагыштыру кыен булса да, Игорь Никитин белән Зиннәтулла Билалетдиновны янәшә куеп булмый. Быелгы финалда яшьлек һәм тәҗрибә дә көч сынашачак. Ике тренер плэй-оффта бер мәртәбә очрашкан иде инде. 2009 елда Никитин “Авангард”ны җитәкли иде. Плэй-оффка көч-хәл белән эләккән Омск командасы Гагарин Кубогының ярымфиналында “Ак барс” белән очрашты. Казаннар беренче уенда оттырды, икенчесендә җиңде, өченче­сендә исә янә уңышсыз­лыкка дучар булды. Билалетдинов уенчылары файдасына 11:1 исәбе белән тәмамланган дүртенче уен казаннарның бүгенге капитаны Александр Свитовның, канга батырып, Алексей Емелинны кыйнавы белән дә истә калды. Бишенче очрашу Казан бозында узды һәм хуҗалар очрашу тәмам­ланырга 13 секунд калып барганда гына исәпне тигезли алдылар. Өстәмә вакытта исә “Ак барс” тагын бер алка кертте һәм, финалга чыгып, Гагарин Кубогының беренчесен яулады. Бу – Ники­тинның тренер булып эшли башлаган елы иде. Ә хәзер ул ЦСКАда баш остаз булу белән бергә, Россия җыелма командасында да эшли.


ЦСКАда Казанда үзен күрсәтү өчен аеруча тырышачак тагын ике кеше бар. Аның берсе – заманында “Ак барс”та 14 ел уйнаган, 1998 елда команданың беренче алтын медален яулашкан Алмаз Гарифуллин. Хәзер ул Мәскәү клубында спорт директоры булып эшли. Казанда туып үскән Кирилл Петров  “Ак барс” белән ике мәртәбә Гагарин Кубогын яулады. Иртәгә 28 яшен тутырачак һөҗүмче заманында НХЛга да китеп карады. Океан артында берни дә килеп чыкмагач, кире Россиягә кайтты. “Ак барс”та көтеп торучы булмагач, Мәскәү клубы белән килешү төзеде. Казан командасына каршы уенда ул икеләтә тырышачак. Кирилл Петров димәктән, беренче мәртәбә Гагарин Кубогын откан елны “Ак барс”та үзебездә үскән нибары ике егет бар иде. Хәзер исә андыйлар команданың яртысын тәшкил итә. Бер­ничә елга сузылган үзгәртеп корудан соң “Ак барс” кабат җиңү өчен көрәшә. “Көндәшнең ничек уйнаячагын беләбез. Финалда җиңел булмый. Чыгарга, уйнарга һәм җиңәргә кирәк. ЦСКАның капкачылары яхшы. Аларның капкасына ачкыч табарга туры килә­чәк”, – ди Зиннәтулла Билалетдинов.


Тарихка күз салсак, “Ак барс” белән ЦСКА соңгы мәртәбә моннан 56 ел элек очраша. Ул вакытта Урицкий СК исемен йөрткән Казан командасы Үзәк стадион бозында 4:9 исәбе белән тар-мар ителә. Моның үчен якташларыбыз 26 ел узгач кына кайтара. 1989 елда Мәскәүдә узган очрашуда Казан командасы 2:1 исәбе белән җиңү яулый һәм бу вакыйга ул вакытта көтелмәгән хәл дип кабул ителә. Ил чемпионатларында ике команда барлыгы 64 мәртәбә очрашкан. Казаннар исәбендә 37 җиңү бар, 3 мәртәбә ничьяга уйнаганнар, 24 очрашуда оттырганнар. Бу сезонда Мәс­кәүдә узган очрашуда – ЦСКА (3:0), Казанда исә “Ак барс“ (6:4) җиңү яулады. Плэй-оффта көн­дәш­ләр ике мәртәбә очрашкан. 2007 елда ярымфиналда “Ак барс” 3:1 исәбе белән өстен чыкты һәм сезонны, финалда “Метал­лург”ка оттырып, икенче урында тәмам­лады. 2008 елда исә якташларыбыз ЦСКАны чирекфиналда җиңде (3:0), әмма ярымфиналда “Салават Юлаев”ка оттырып, ярыштан тө­шеп калды.

Александр Медведев, спорт журналисты:


– Финалда командаларның тигез булмаган составта ничек уйнавы мөһим. Капкачыларга күп нәрсә бәйле. ЦСКА бу мәсь­әләдә артык борчылмаса, “Ак барс”та капкачы проблемасы бар. Узган ел белән чагыштырганда, Эмиль Гарипов яхшырак чыгыш ясый. Әмма плэй-оффта тотрыклы уен өчен бу гына җитми. Тагын да авыргарак туры килә. Психологик басым да зуррак. ЦСКА Көнбатыш конференциясе финалында СКАны отып, кечкенә генә бер батырлык кылды инде. Ике армия клубы арасындагы кө­рәшнең болай тәмам­ланасын бик азлар гына фаразлый алды. Мәс­кәүләр түзде, җә­һәтрәк уйнады һәм үз дигән­нәренә ирешә алды. Алар финалда да шул сыйфатларын файдаланырга тырышачак. “Ак барс” белән ЦСКА арасындагы уеннар 5-6 матчка сузылыр дип уйлыйм. Якташларыбыз Казанда узасы беренче ике уенын үз файдасына төгәлли алса, Гагарин Кубогын ота алачак. Әмма финалда көчсез командалар булмый, шуңа күрә җиңүченең кем буласын фаразлавы да кыен.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 54, 13.04.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр