ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 59, 23.04.2019/

Вакытым юк, димәгез... Диспансеризация мең бәладән коткара

 

Табибка күренергә вакытым юк ише юк-бар сәбәпләргә көн бетә. Хәзер Россиядә диспансеризация белән профилактик медицина тикшерүен кичке вакытта да үтеп булачак. Теләге бул­ган кеше аларны хәтта шимбә көнне дә уза ала. Бу көннәрдә Россия Премьер-ми­нис­тры Дмитрий Медведев шун­дый үзгәрешләр кертүне күздә тоткан документ имзалады.

s1  
Әлеге яңалык барыннан да биг­рәк диспансеризациягә мөм­кин кадәр күбрәк кешене җәлеп итүне күздә тота. Яшерен-батырын түгел, моннан җиде еллап элек үк үт­кәрелә башлаган әлеге төр медицина тикшеренүенә күпләр әле һаман барырга атлыгып тормый. Берәү­ләр бу адымын: “Анда барыбер өстән-өстән генә тикшерәләр”, – дип аңлатса, икенче берәүләр исә вакыты булмауны сылтау итә.

 
Сәламәтлеген чынлап торып кайгырткан кеше вакыт дигәнен ничек тә таба анысы. Өстәвенә хәзер диспансеризация үтү өчен эштән сорап китү дә рөхсәт ителә. Быел гамәлгә кергән закон ниге­зендә диспансеризация үтү өчен хезмәткәргә бер көн түләүле ял бирелә. Лаеклы ялдагылар һәм пен­сия яшенә җитеп килүчеләр өчен аерым шартлар каралган. Аларга ел саен ике көн түләүле ял алырга мөмкин.

 
Рәсми мәгълүматларга караганда, быел Россиядә 61 миллион кеше диспансеризация узарга тиеш. Хә­зерге вакытта шуларның 13,1 миллионга якыны бу тикшеренүне үткән инде. “Диспансеризация узучылардан еш кына тиешле тикше­ренүләрне бер көндә генә үтеп өл­гереп булмый, дигән сүзләр ише­тергә туры килә. Әлеге үзгәрешләр шул яктан да тәртип урнаштырыр дип өметләнәбез”, – дигән бу уңай­дан Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова. Кичке якта һәм шимбә көнне эшләгән табиб­ларны да буш итмәячәкләр. Аларга өстәмә акча вәгъдә итәләр.


Сүз уңаеннан, тиздән Татарстанда почта хезмәткәрләренең дә эше артачак.     Алар үзләре күрсәт­к­ән җирлектәге табиб ярдәменә мох­таҗ ялгыз кешеләр турында социаль яклау органнары белән хас­таханәгә хәбәр итәргә тиеш булачак. Моннан тыш почта хезмәт­кәрләре аларга диспансеризация, профилактик медицина тикше­ре­нүе узу, өйгә табиб чакырту тәртибе турында да сөйләячәк. Алар ярдәмендә әби-бабайлар табибка языла, өйгә табиб та чакырта ала. Күптән түгел Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белән “Татарстан Почтасы” арасында имзаланган килешү әнә шуларны күздә тота.


Хәтерләсәгез, узган ел диспансеризация үтүдә яңа кагыйдәләр гамәлгә кергән иде. Алар быел да үз көчендә калачак, ди табиблар. Елдагыча, онкоскрининг уздыруга зур игътибар биреләчәк. Аның ярдәмендә яман шеш авыруларын башлангыч чорда ук ачыклап, тиз арада дәвалап була, дип ышандыра белгечләр. Шуңа күрә хәзер хатын-кызларга 39 яшьтән башлап 51 яшькә кадәр маммографик тикшерүләр узу мәҗбүри. Яшь барган саен туры эчәклектә яман шеш килеп чыгу куркынычы да арта. Шуңа да 49 яшьтән узганнарга һәр ике ел саен эчәклекләрне тикшертеп торырга киңәш итәләр. Ә менә электрокардиографияне (ЭКГ) ир-атлар – 35, хатын-кызлар 45 яшьтән тапшырырга тиеш. Хәтерләсәгез, берничә ел элек аны 21 яше тулганнарга да мәҗбүри рәвештә узарга кушалар иде. Узган елның тагын бер яңалыгы шул: диспансеризация үтүчеләр арасында теләге булганнар ВИЧка да тест тапшыра ала. Диспансеризация вакытында кан тамырларын (дуплексное сканирование брахицефальных артерий), эчәклекне (колоноскопия) тик­шертү кебек кыйммәтле процедураларны да бушлай узып була.


Диспансеризацияне 21 яше тулган һәркем үтә ала. Быел ул 1920, 1923, 1926, 1929, 1932, 1935, 1938, 1941, 1944, 1947, 1950, 1953, 1956, 1959, 1962, 1965, 1968, 1971, 1974, 1977, 1980, 1983, 1986, 1989, 1992, 1995, 1998 елда туганнарга кагыла. Диспансеризация үтү өчен иң беренче чиратта үзеңнең участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Авылда яшәүче халыкның сәламәтлеген тикшерү өчен җәй көне Татарстан районнарында дүрт мобиль комплекс эшли башлаячак. “Бердәм Россия” партиясе тәкъдим иткән әлеге проектны Сәламәтлек саклау министрлыгы тормышка ашыра. Беренче машина июль ахырында юлга чыкса, кал­ган­нары август урталарында әзер булыр дип көтелә. Халыкны офтальмолог, гинеколог, уролог, терапевт, кардиологлар тикшерәчәк.

 

Сез диспансеризацияне кичке якта һәм шимбә көнне үтәргә ризамы?

 
Ландыш ЙОСЫПОВА, Казанның 7 номерлы шәһәр клиник хас­та­ха­нәсе акушер-гинекологы:


– Әлеге яңалык диспансеризация үтүчеләр санын әллә ни арттырыр дип уйламыйм. Теләге булган кеше аны барыбер уза инде. Өстәвенә хәзер аның өчен эштән сорап китәргә дә куркып торасы юк. Шимбә көнне ял иткән кешеләр дә көнен табиб янында уздырыр дип уйламыйм. Шәхсән үземә килгәндә, көне буе эшләп, төнлә кизү торганнан соң кич белән тагын диспансеризациягә килүчеләрне дә кабул итәргә көч калмас дип куркам. Эшләгән очракта да, хезмәт күрсәтүнең сыйфаты булырмы икән?


Гөлназ ГӘРӘЕВА, Мамадыш районының Көек-Ерыкса авылы мәк­тәбе укытучысы:

 
– Үткәнме-үткәнгә генә кайтып калмыйча, тиешле рәвештә уздырылса, диспансеризациянең кичке якта, шимбә көнне дә үткәрелүе бик яхшы, билгеле. Үзем аны ике тапкыр уздым инде. Беренче елны район үзәгендә узганда бераз кыенлыклар туды. Анализлар тапшырганда су буе чират торырга туры килгән иде. Хәзер, Аллага шөкер, үзебезнең авылда амбулатория ачылды. Хәзер ул тикшеренүләрнең күпмедер өлеше үзебездә уза. Анализларны да үзебездә генә тапшырабыз. Миңа калса, табиблар, берничә көнгә бүленеп, авылларга килсә, тагын да яхшырак булыр иде.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 57, 19.04.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!