ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 88, 22.06.2019/

Матур чебеш авыру тавык булмасын. Кош-корт сату-алуда үзгәрешләр бар?

 

Яшел хәтфә үләннәр тишелеп чыгып, кояш нурлары яктысы күзләрне генә түгел, җылысы белән тәннәрне дә иркәләгән көннәрдә авыл халкы өчен күңелле дә, мәшәкатьле дә вакыт башлана. Бакча, терлек абзары, ишегалдындагы эшләрне тәртипкә китерүдән тыш, кош-корт сатып алу, чеби, каз бәбкәләре үстерү мәшәкатьләре дә өстәлә.

4-2  
Махсус мәйданчыклар булачак
 
Әлеге чорның үзенә күрә бер рәхәте булса да, кош-кортларны сатып алганда саклык чаралары турында да онытып җибәрмәвең хәерле. Узган елгы күңелсез хәл­ләр­дән соң авыл халкына аеруча да саграк булырга туры килә. Мәгъ­лүм булганча, былтыр Татар­стан­ның Апас, Кайбыч, Тәтеш, Буа, Кама Тамагы, Югары Ослан, Чүп­рәле районнарында кош гриппы таралып, карантин игълан ител­гән иде. Ул вакытта әлеге авыру­ның күрше республикадан машина белән китереп саткан кошлардан таралганлыгы билгеле булды. 


Авызың бер пешкәч, өреп кабасың бит ул. Шуңа күрә моңа кадәрге һәртөрле профилактикага быел өстәмә саклану чаралары кабул ителде. Әлеге үзгәрешләр кош-корт сату-сатып алуга кагыла. Татарстан Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урын­басары Габделхак Мотыйгуллин безгә аң­латканча, быел районнарда кош-корт сату өчен махсус мәйдан­чык­лар булдырылачак.


– Быел һәр район җирлегендә кош-корт сатуны оештыру өчен махсус мәйданчыклар эшли башлады. Бу мәйданчыкларның урынын район җитәкчелеге үзләре хәл итә. Ул район үзәгендә дә, зуравылларда да була ала. Шуңа күрә бер районда берничә мәй­данчык та эшләргә мөмкин, – дип аңлатты җитәкче.


Габделхак Мотыйгуллин әй­тү­енчә, мәйданчыкларның исемлеге белән идарәнең рәсми сайтына кереп тә танышып була. Моннан тыш, кош-корт­лар­ны билгеле бер урыннарда оештырылган язгы ярмин­кә­ләрдә дә сатып алырга мөмкин. Мә­сәлән, шундый мәй­данчык­ларның берсе Яшел Үзән районындагы Яңа Турада эшли.


Сер түгел, халыкның күпче­леге чеби, каз һәм үрдәк бәбкә­ләрен авылларга машина белән китереп сатучы арадашчылардан яки фер­мерларның үзләрен­нән үк алып кала. Махсус мәй­дан­чыклар булдырылса да, китереп сатучы­ларның эше тыелмаячак. 


– Авылда сату иткән арадашчыларны туктатырга дигән законлы нигез юк. Шулай да халык узган елгы күңелсез хәлләрне ислә­рен­дә тотсын иде. Ул вакытта күп­ләр кош-кортларны кемнән алуларын да белмәде. Шуңа күрә чеби, бройлер, каз бәбкәсе, үрдәк сатып алганда, ветеринар белешмәсен һәм сату итәр­гә рөхсәт кәгазен сорарга ки­рәк, – ди Габделхак Мотыйгуллин.
Әлеге документларны телефонга төшереп алсаң, тагын да яхшырак, чөнки аларның кирәге чыгып куюы ихтимал. Ул-бу була калса, әлеге документлар компенсация алыр өчен дә кирәк булырга мөмкин.

Ышанычлы һәм уңайлы

Мондый мәйданчыкларның эшчәнлеге белән ныграк танышыр өчен, без Буа районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәк­чесе Булат Шәкүров белән элем­тәгә чыктык. Аның сүз­ләренә караганда, мондый кош сату урыны Буада да бар, ләкин әлегә кадәр ул халыкның игътибарын җәлеп итә алмаган.
– Бу аңлашыла да. Көннәр суык булды бит әле. Атна ахырында халык активлашыр дип уйлыйм, чөнки мәгълүмат аларга барып иреште инде, – диде ул. 


Шул ук вакытта ул кош-корт­ларны машинадан сатып йөрүче­ләргә дә чик куелмавын әйтте.


– Без әлеге мәйданчыклардан гына сатып алуны таләп итә алмыйбыз, ә бары тик тәкъдим генә итәбез. Район үзәгеннән ераграк урнашкан авылларда яшәүчеләр чеби алыр өчен генә махсус килмәскә дә мөмкиннәр. Шулай да халыкка нинди оешмалардан сатып алырга кирәклеге җитке­релде. Моннан тыш, кош-корт, терлекләр арасында оч­рый торган авырулар турында белеш­мәлекләр таратабыз. Кош­чылык белән шөгыль­лә­нү­челәрнең һәм сату итүче­ләрнең каннарын даими рә­вештә тикшереп торабыз, – диде Булат Шәкүров.    


Азнакай районы Мәсгут авыл җирлеге башлыгы Эльвир Габдрахманов сүзләренчә, берничә фермер сату итә торган мәй­дан­чыклар районда моңа кадәр дә эшләп килгән.


– Мин үзем дә күпләп казлар алып үстерәм. Гадәттә заказ белән кайтара идем. Минем өчен сату­чыларның тиешле документлары булу бик мөһим. Иң беренче чиратта шулар белән кызыксынам. Ел саен бер кешедән алгач, ике арада ышаныч та барлыкка килде, – ди ул.


Эльвир Габдрахманов әлеге мәйданчыкларның халык арасында популярлашып китүенә ышана.


– Соңгы көннәрдә искәргәнем бар: кош-корт сатып алучы­лар­ның саны артты. Ышанычлы урын­нан алу яхшы бит инде. Аннан соң бу мәсьәлә авыл советларына да катгый куелды. Машинада кош-корт алып килеп сатучы­ларның документларын тикшер­мичә, авылга кертмибез. Ә ха­лык­ның күпчелеге, чыннан да, китереп сатучылардан алу ягын карый. Ел саен бер кешедән генә алгач, аңа ышанычлары бар, – диде ул.


Халык, әлеге мәйданчыклар ышанычлы дип, кош-кортларны шуннан гына сатып ала башлармы, яисә, уңайлы дип, авылга ук китереп бирүчеләрдән генә алып калырмы? Анысын вакыт күрсә­тер, тик кайдан гына алсалар да, саклык чаралары күрел­сен һәм ризыклар бәрәкәтле булсын иде.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 58, 19.04.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр