ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 71, 21.05.2019/

Исәнме әле без?

 

Бүген Камал театрында “Исәнмесез?” дигән спектакльнең премьерасы була. Әлеге сәхнә әсәре нәрсә турында кисәтә? Гомумән, татарның шул рәвешле үзара сәламләшүенә нинди мәгънә салынган? Милли театр, кино проблемалары хакында пьеса авторы, драматург Мансур Гыйләҗев белән әңгәмә кордык.

18-1

– “Исәнмесез?” спектакле бе­лән Мансур Гыйләҗев – Фәрит Бикчәнтәев тандемы торгызыла, дип хәбәр итте Камал театры матбугат хезмәте. Драматург, үз режиссеры булмаса, уңышка ирешә аламы?

 
– Тәнәфес шактый озак елларга сузылды. Аннан бит без тирәннән, рәхәтләнеп, бердәмлектә ике спектакль генә куярга өлгердек. Бу – “Бичура”, “Казан егетләре” һәм “Казан егетләре”нең  дәвамы... Нәкъ 30 ел элек булды бу хәлләр. Шушы вакыт аралыгында “Курчак туе” спектакле чыкты. Ләкин ул Гаяз Исхакый әсәре буларак сәхнәләш­те­релде. Икенчедән, пьесаны, Исхакый әсәренә нигезләнеп, драматург Ризван Хәмид белән яздык. Сәхнәгә куймыйлар дип язудан туктамадым, яңа пьесаларны Фә­рит (Бикчәнтәев – ред.) укып барды. Нәрсәдер туры килмәгәндер, ошап бетмәгәндер, алар сәхнәгә куелмады. Дөресен генә әйткәндә, соңгы елларда дәрт тә сүнә башлаган иде. Ни дисәң дә, пьеса язу – авыр хезмәт, аны яратып, ләззәт  табып башкарасың, сәхнәгә чыкмавы исә кәефне кыра.

 
Һәр драматургның – үз язмышы. Үз режиссерыңны табу – бик сирәк очрый торган хәл. Марсель Сә­лим­җанов   белән Туфан Миң­нул­­­лин бер­дәмлеге әнә шундыйлардан. Берничә дистә елга сузылган хез­мәттәшлек татар театрын бик матур әсәрләргә баетты. Мисалга Аяз Гыйләҗевне алыйк. Ул да бит үз режиссерын таба алмады. Ә менә хәзер, туксан еллыгына, унлап театр аның әсәрен куйды. Аларга Аяз Гыйләҗевне куй дип беркем дә басым ясамады, кыстамады да. Ди­мәк, әтинең сәгате хәзер генә сукты. Була шундый авторлар, мә­сәлән, Ризван Хәмид, алар бер пьеса язып классикка әверелә. Әлеге әсәр йөз­ләгән театр­да куела, чит телләргә тәрҗемә ителә. Шуңа күрә язмышка ышанып яшәргә кирәк дип уйлыйм.


– Тәнәфеснең сәбәбе нидә иде соң?


– Кем белә инде... Бәлки, гаеп миндәдер. Кызганыч, драматург булып тормышны алып барып булмый. Гаиләне туендырырга, матди якны кайгыртырга кирәк иде. Менә хәзер генә иҗат белән шө­гыль­лә­нергә мөмкинлек туды, тормыш рәт­кә керде. Ун ел элек алай түгел иде. Бәлки шушы сәбәпләр аркасында пьесаларның сыйфаты тү­бән булгандыр. Бәлки андагы фикер режиссерларның карашына туры килмәгәндер. Миңа театр­лар бөтен­ләй арт белән борылды,  дип тә әй­теп булмый. Сирәк булса да, куелды. Оренбург театры сәх­нә­ләштерде, Әлмәт, Чаллы драма театрлары да әсәрләремә алынды. Камал театрында тәнәфес, әйт­кә­немчә, озакка сузылды.


– Сезнеңчә, театрларга нинди тема, нинди жанрлар җитми?


– Тамашачыны кызыксындыру жанрга да, темага да бәйләнмәгән. Ул фәкать пьесаның сыйфатыннан тора. Аның тирәнлеге, идеясе, формасы, заманга туры килүе – беренче чиратта әнә шул якларына игътибар итәргә кирәк. Белорус язучысы Василий Беловтан, сез ничек уйлыйсыз, уңай герой кем ул, дип сораганнар иде. Ул: “Язучы тарафыннан шәп образ тудырылса, ул уңай герой була. Пьесага карак образында кертел­гән­ме, яисә колхоз рәи­се­ме – анысы мөһим тү­гел”, – дигән иде. Кайсы яктан карасак та, сыйфат мәсь­­әләсенә килеп төр­теләбез. Актуаль темалар бик күп, лә­кин кем алына һәм ничек яза бит.


– Кассага эшли торган спек­такль­ләр белән мавыгу нәр­­сәгә ки­терә? Башкорт драма театры сәх­нә­ләштергән “Зө­ләй­ха...” спектаклен касса өчен куелган дип әйтеп буламы? Аның уңы­шы һәм уңыш­сыз­лыгы ни­дә?


– “Зөләйха күзләрен ача” әсәре буенча мин бик күп уйланам һәм аның тирәсендәге ыгы-зыгыны бик аңлап бетермим. Ниндидер сә­ясәткә бәйләнгәнме ул, безнең геннарга салынган мескенлеккәме –белмим. Анда Зөләйханың имансызлыгыннан башка бернинди дә яңалык юк. Китапны ике мәртәбә укып чыктым. Әмма популяр­лы­гының сәбәбен аңлый алмадым. Гәрчә туксанынчы еллардан соң андый китаплар йөзләп чыкса да, халык нәкъ менә шушы китапны укый. Сәхнәгә куелуын бигрәк тә аңлый алмыйм. Мин аны затсыз, мәгънәсез, имансыз әсәр дим һәм сезнең сорауга бернинди җава­бым юк. Спектакльне көчкә карадым, чыгып китәсем килде. Бернинди яңалык, кызыклы образ тапмадым. Кем ул Зөләйха, нәрсә өчен чыккан, нинди фикер җиткерә, нәрсәгә күзен ача – аңлашылмады.


Кассасыз бер театр да эшли алмый. Башта, иң начар театр – нинди театр, дигән сорауга ачыклык кертик. Иң начар театр  ул – буш залга спектакль күрсәтә торган театр. Икенче чиратта, театр залны тутыр­гач, нинди спектакльләр куябыз дип уйланырга тиеш. Мәгънә бармы, иман бармы безнең әсәр­ләрдә, халыкны кая алып барабыз? Театр­ның идеясе булуы һәм шул юнә­лештә репертуар булдыруы кирәк. Һәрхәлдә, касса, коммерция белән  бик нык мавыгырга кирәк­ми. Чөн­ки тамашачы беренче мәр­тә­бә театрга килеп мәгънәсез тамаша күрә икән, ул икенче ки­лү­ендә дә нәкъ шундый әсәр көтә баш­лый. Шуңа күрә коммерция юлы белән бик сак булырга кирәк. Чөнки театр ниндидер буш кәмит уйнала торган урынга әйлә­нергә мөмкин.


– Алтын Урда дәүләтенә 750 ел тулу уңаеннан Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, “Идегәй” спектаклен яңартып, яңадан сәхнәгә кайтаруны сорап, Камал театрына хат язган иде. “Идегәй” кебек тарихи спек­такльләр бүген тамашачыны җәлеп итә аламы?

 
– Эпоска, миф-риваятьләргә, тарихка нигезләнгән спектакльләр теләсә кайсы театрның репертуарын баета гына. Ләкин бу эш яхшы пьесадан башланырга тиеш. Конкрет “Идегәй” әсәренә кайтсак, аны заманында Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштерде. Инсценировканы Юныс Сафиуллин эшләде. Без  дә заманында Дамир Сира­җи­ев бе­лән бу әсәр нигезендә эш башлаган идек. Бердәмлектә эшлә­дек һәм инсценировка түгел, аңа нигезлә­неп, яңа пьеса язу иде ниятебез. Чөнки тарихи әсәрне мавыктыргыч сюжетка кормасак, аңа тамашачыны җәлеп итеп булмаячагы билгеле. Сәхнәләштерелгән “Иде­гәй”нең нәкъ менә сюжеты аксады һәм шәхсән миңа кызык тоелмады. Башкорт драма театры алып кил­гән “Урал батыр” эпосы белән дә шул ук хәл. Якут режиссеры Андрей Борисов бик кызык алымнар тапкан, сәхнә бизәлеше, костюмнар искиткеч, ә халыкны җәлеп итә алмады. Пьесаны куюга ашыгыб­рак алынганнар. Эзләнергә, төр­ле вариантлар язып карарга кирәк иде. Драматургия ягыннан әсәрдә нигез юк. Аны тирәннән өйрәнергә һәм яңадан язарга кирәк булган дип уйлыйм. Бу уңайдан мисалга “Ахырзаман” спектаклен китерә алам. Ул – Чыңгыз Айтматовның зур, катлаулы әсәре. Без Дамир Сираҗиев белән уннан артык вариант яздык. Аларны вариант дип тә әйтмәс идем, алар бер-берсен­нән нык аерылып тора торган ун әсәр иде. Чөнки ул вакытта театрда сәнгать комиссиясе бар иде. Алар аны бер-бер артлы кире бора, без яңадан яза тордык. Мин моны дөрес караш дип уйлыйм. Яхшы пьеса туганчы көттеләр. Әлбәттә, “Идегәй” сәхнәгә менәргә тиеш. Ул – безнең тарихыбыз, асылыбыз, мил­ли йөзе­без.


– Алай булгач, ни өчен театр­ларда тарихи әсәрләр сирәк куела соң?

 
– Тарихи әсәр язу – җиңел эш түгел. Ул зур тырышлык сорый. Тарихи әсәргә алынган драматург шул чорны архивларда утырып өйрә­нергә тиеш. Моңа иң кимендә бер ел вакыт кирәк дип саныйм. Дөрес, тарихны яхшы белгән язучылар да бар. Мәсәлән, Ркаил Зәйдулла. Миңа исә озак эзләнергә, җим тупларга кирәк. Ә шул бер ел вакыт эчендә язучы ничек яшәргә тиеш? Яше­рен-батырын түгел, язучы бүген бушка эшли инде. Лә­кин һаман бушка да эшләп булмый. Тарихи пьесалар булмавының сә­бә­бен ­мин фәкать шунда күрәм. “Идегәй”гә кире кайтыр өчен дә тарихчылар белән сөйләшеп, әйбәт­ләп язар өчен ярты еллап вакыт кирәк була. Халык исә театрдан барыбер җитди әсәр көтә. Ул артистларга да кирәк. Көлеп, җырлап кына артистларны үстереп булмый чөнки.


– Татар драматургиясе ти­рәсендә бәхәс әледән-әле кузгалып тора. Соңгы араларда, яшь­ләр килми, өлкәннәр исә заманга яраклы әсәрләр яза алмый, дигән фикер ешрак яң­гы­рый башлады. Безнең драматургия чыннан да торгынлыктамы?

 
– Чыннан да, яшьләр дра­матургиягә әллә ни килми. Илгиз Зәйниевне дә берничә елдан яшь драматург дип әйтүе кыен булачак. Аның эзләренә басып килүче юк. Безнең буын, гәрчә үзен яшь драматург дип санаса да, өлкән буынны тәшкил итә. Ә бездән соң актив яза торган иҗатчылар формалашмады. Без бит язучы булабыз дигән хыял белән үстек. Драматургиягә дә зур амбицияләр белән аяк бастык. Хәзерге буын андый хыял белән яшәми. Моның төп сәбәбе – язу­чының дәрәҗәсе төшү. Аннары авыл әдәбиятны туендырмый башлады. Авыл интеллигенциясе бетү дәрәҗәсенә җитте. Шулай итеп бик зур проблемага килеп төртелдек. Чөнки драматургия булмаса, ки­лә­чәк турында нәрсә уйларга мөм­кин? Менә бүген кино аякка баса, дип күп сөйлиләр. Киноның да бит нигезен сценаристлар тәшкил итә. Ләкин бездә андый профессия юк та. Профессия саналмагач, аның дәрәҗәсе турында нәрсә сөйләргә була? Фикеремне бер мисал белән ныгытам. Без хәзер яңа киноның бюджетын төзибез. Анда иң бәлә­кәй гонорар сценаристныкы. Хәтта костюмер да аннан күбрәк ала. Бу – мөнәсәбәт.


– Театрдан читләшкәндә кино өлкәсендә актив эшләдегез. “Бибинур”, “Күктау”, “Бөркет­ләр”, “Байгал”, “Дилемма” һәм баш­ка фильмнарга сценарийлар яздыгыз. Киләсе атнада халык­ара кинофестиваль башлана. Без аны татар киносы өчен ниндидер бер хисап мәйданы буларак та кабул итәбез. Кинолар саны арта, ә сыйфаты? Безнең кино үз юлын таптымы инде?


– Якутия, Бурятия киносы үз юлын тапты, без исә эзләнүдә. Сүз уңаеннан, узган атнада Казанда бурят киносы көннәре булды. Алар коммерцияле кино юлыннан кит­кән. Шактый гына уңышлы кинолары бар. Бер яктан – милли, икенче яктан – коммерцияле. Беләсезме, спектакльләрне буш залга уйнарга ярамаган кебек, фильмнарны да буш залга күрсәтергә ярамый. Бу – дөрес юл түгел. Башта халыкны кинога ияләштерергә, аннары мәгъ­нә турында уйланырга кирәк. Яшь чакта, “Ахырзаман” спектаклен куйганда минем тирән мәгънәле, җитди пьеса язу һәм шул ук вакытта яхшы касса да бирсен дигән хыялым бар иде. “Ахырзаман” шул хыялга бик якынайды. Чөнки ул спектакльгә билет алырлык түгел иде, халык ташкын булып йөрде. Кино, әйткәнемчә, үз юлын эзли генә. Безнең әле тәҗрибә дә җит­ми, кино да сирәк төшерелә. Сан ягыннан кино артты, диләр, чынлыкта бит сан ягыннан да бик артта без. Режиссер Илдар Ягъфәров, мәсәлән, биш елга бер фильм төшерә. Болай тәҗрибә туп­лау бик кыен. Миңа калса, беренче чиратта, халык йөри торган кино кирәк. Шуңа күрә минем “Байгал” кебек авторлык проектларында башка катнашасым килми. Минем бое­вик­лар язасым килә, коммерцияле кино булдырасым килә. Авторлык кинолары миңа кызык түгел. Чөнки әлегә андый кино буш залга күрсәтелә. Бәлки фестивальләрдә ниндидер премия алыр ул, ләкин бит киноның фестиваль юлы бер-ике еллык кына.


– “Исәнмесез?” – “без исәнме әле” дигән сүзме?

 
– Мин бәләкәй чакта әти янына еш кына тарихчылар, галимнәр килә иде. Безгә алар сөйләшкәндә тыңлап утырырга рөхсәт ителде. Бер сөйләшүдә Миркасыйм Госманов, дөньяда бер генә милләт тә безнең кебек исәнләшми, диде һәм “исәнмесез” сүзенең килеп чыгышына карата үз фикерен җит­керде. Аныңча, болай исәнләшү формасы 1552 елдан соң барлыкка килгән. Читкә чыгып өлгергән һәм шул рәвешле исән калган татарлар бер-берсе белән очрашкач, исән­ме сез, исән кала алдыгызмы, дип хәл-әхвәл сорашканнар. Акрынлап бу сорау сәламләүгә әйләнгән. Мин бу мәсь­әләне өйрәндем, чыннан да, бер милләт тә бер-берсен, сез исәнме, дип сәламләми. Без хәзер дә бер-беребез белән очрашканда шул сорауны бирәбез. Бу исәнләшү түгел, ул – шулкадәр җитди һәм ти­рән мәгънәле сүз. Без әле исәнме? Мин шул сорауга багышлап, шул турыда уйланып, беренче чиратта кино формасында спектакль яздым. Ул зур гына бер гаиләнең тормышы турында. Мин аларның тормышын анализлыйм. Гаилә әгъза­лары яши, нәрсәдер эшли, ниләр­дер майтара. Бөтен нәрсә бар кебек тормышларында, ә олы мәгъ­нә­дә исәнме соң алар? Иман, намус ягыннан исән булып сакланганнармы? Тормышта катлаулы ситуация килеп чыкканда исән кала алганнармы? Яшиләр бугай, ләкин исәнме соң алар?

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 60, 19.04.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!