ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 10, 24.01.2017/

Ял иттек, ниһаять, эш башланды


Яңа ел бәйрәмнәре, кышкы каникул вакытында үткәрелгән чараларга зурдан кубып нәтиҗә ясау, бер караганда, кирәктер дә ул. Шәһәрдә дә, авылда да чыршы бәйрәмнәрендә катнаштык, шугалакларда булдык, таудан чана шудык, төрле бизәлгән сыннарга карап сокланып кайттык. Бер карасаң, халык ял итсен өчен оештырылган һәрбер эш артында күпләр­нең хә­ләл көче, тынгысыз яллары торуын чамалау бер дә кыен түгел.

2-2
Кичә Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта республикада бәй­рәм ялларына нәтиҗә ясалды. Һәрбер тармак үз эше өчен хисап тотты. Иң мө­һиме, һәрбер урында эш тиешенчә оештырылган. Бәйрәм ялларында һәркем теге яки бу чарада катнашкан. “Кышкы ялларга беренче нәтиҗәләрне ясарга була. Бәйрәм көннәре имин үтте”, – дип сүз алды Татарстан Президенты киңәш­чесе Ләйлә Фазлыева. Ул республикада үткән һәрбер масштаблы чарага тукталып үтте. Беренче кышкы бәйрәм чаралары 8 декабрь көнне физик мөм­кинлекләре чикле балалар катнашындагы “Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!” дип аталган гала-концерттан башланып киткән иде. Ял чаралары вакытында да һәртөрле хәйрия чыршылары, бүләкләр, тамашалар дәвам итте. Гомумән, һәр бала бәйрәм тылсымын тоя алды. Яхшы билгеләргә укучы һәм актив, сәләтле балаларны 25 декабрь көнне Татарстан Президенты катнашында үткән чыршы бәй­рәменә җыйдылар. Әлеге чарага республика районнарыннан 7 меңнән артык укучы килгән иде. Икенче көнне 104 иң-иң яхшы укучыны, республика олимпиадаларында җиңүчеләрне Мәскәүдәге Президент чыр­шы бәйрәменә озаттылар. Балаларны төрле чаралардан исән-имин өйләре­нә кире алып кайтып җит­керү дә – сөенечле хәл.


Күп балалы гаиләләрдә үсүчеләр, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр дә бәйрәм тамашаларында кат­нашты. Театр, музей һәм башка төрле оешмаларда да бәйрәм программасы мулдан әзерләнгән иде. ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова ачыклап үткәнчә, бу көннәрдә 72 меңнән артык халык тамаша залларында булган, музей-тыюлыкларга гына да 12 меңнән артык кеше килгән. Бигрәк тә Болгар һәм Свияжск, Алабуга, Милли музей кызыклы тамашалар әзерләгән. Ә Казан Кремленә сәяхәт итүчеләр буенча әле исәпләүләр дәвам итә. Быел аны 5 миллионнан артык халык тамаша кылган. Ачык һавада актив ял итү өчен һәртөрле парк-скверлар бизәлгән, чаңгы һәм чана шуу, тимер­аякта йөрү өчен мөмкин­лекләр тудырылган иде. Бигрәк тә М.Горький исе­мен­дәге ял паркында, Әмәт тавында чаңгы шуу комплексында, Кремль яр буе, ипподромдагы Хан сарае мәйданчыгында күпләп ял иткәннәр. Күпчелек балалар кышкы каникул чорында мәктәп яны лагерьларына йөрде, профильле сменаларда укуларда катнашты. Акыллы каникул, тематик лагерьлар эшчәнлеге дә уңай бәяләүгә лаек. Спорт ярышлары, әлбәттә, каникул чорында да туктап тормады. Төрле түгәрәкләр, дусларча очрашу турнирлары дәвам итте. Бигрәк тә хоккей, итекле футбол, өс­тәл теннисы кебек ярышлар уенчыларны гына түгел, тамашачыларны да битараф калдырмаган. “Узган ел бөтен боз сарайларын тикшергән идек. Бездә 40 боз сарае эшләп килә. Быел исә һәртөрле спорт ко­рылмаларының эшчәнлеге өйрәнеләчәк. Ял көннә­рендә спорт белән шөгыль­ләнүчеләр күп булды”, – диде ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.


Ялны дөрес һәм файдалы оештырганда, атна-ун көн дә сизелми ул. Тамашаларны читтән күзәтеп кенә түгел, үзең катнашканда күңелле була. Балаларының каникулын яхшы итеп оештырырга теләүчеләр үз­лә­ре­нең дә ял итеп кайтканнарын сизмичә калмагандыр. Һәрхәлдә, республикада бәй­рәм атмосферасы тудырылган иде. Район җир­лекләрендә дә бәйрәм һәрьяк­тан яхшы оештырылган. Иҗтимагый палата вәкилләре республика районнары буенча “Иң яхшы бизәлгән җирлек”кә нәти­җәне гыйнвар азагында ясаячак. “Җирлектә оештыру эше җитәкчелектән тора. Биектау район үзәге урамнарын ничек бизәгәннәрен күреп шаккатарга була. Район бүген күп шәһәр­ләрнең борынына чиертерлек. Район башлыгы заманында Теләчедә дә, Мамадышта да эшне шулай яхшы итеп оештырган иде”, – дип аңлатма биреп үтте Хәлил Шәйхетдинов.


Киләчәктә чит илдәге кебек үз фатирыбызның тә­рәзәләрен бизәү, ишегалларын бергәләп матурлап кую (кимендә кардан чис­тартсак), шәһәр транспортында бәйрәм рухы булдыру буенча да сөйләшүләр булды. Матурлыкка омтылу һичкайчан соң түгел. Иң мөһиме, исән булыйк. Яллар үтә дә китә ул, эшкә тотыныйк.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 3, 11.01.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр

 

Путиннан бүләк (видео)

 

2-1 Кичә Минтимер Шәймиевне юбилее белән Мәскәү Кремлендә котладылар. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе белән Россия Президенты Владимир Путин һәм Премьер-министр Дмитрий Медведев очрашты. “Элеккеге елларда башкарылган уртак хезмәт һәм соңгы вакыттагы, шул исәптән уртак мәдәния­тебезне һәм тарихыбызны өйрә­нүдәге  эшләрегез өчен Сезгә рәх­мәт әйтәсем килә”, – диде Путин.