ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 61, 28.04.2017/

Без шулай үзгәрдек

 

Ике көн элек Казанда спорт елына нәтиҗә ясадылар. Тантаналы чарада Татарстанның иң яхшы спортчылары, тренерлар, федерацияләр, бу эштә иң зур уңышка ирешкән районнар бүләкләнде. Җиңүчеләр бар, медальләр бар, әмма борчыган проблемалар да җитәрлек булды узып баручы елда. Допинг шау-шуы Татарстан спортчыларына зыян салмасмы? Безнекеләр ни өчен Олимпиадада медаль яулый алмаган? Болар хакында без Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов белән сөйләштек.

15-1

– Узып баручы ел юбилей белән дә истә калды. Татарстанда физик культура һәм спорт буенча республика комитеты корылганга 80 ел тулды. Килешә­сездер, соңгы вакытта элеккеге алымнарны кире кайтару омтылышы да бар. Әйтик, ГТО ничек тормышка ашырыла?

 
– Барысы да җиңел генә бара дип әйтә алмыйм. Халык үзгәрә. Балаларны компьютер каршысында азрак утыртырга, күбрәк саф һа­вада йөртергә кирәклеген беләбез. Күп халык бүген баласын бакчага машина белән алып бара. Җәяү йөрү модада түгел! Кайткач, телевизор, компьютер каршысыннан китә алмыйлар. Аннары физкультура дәресенә йөрмәс өчен табибтан белешмә сорыйлар. Соң­гы вакытта киберспорт дигән әйбер таралып килә. Халык спорт белән компьютер каршысына утырып шөгыль­лә­нәчәк дип берничә ел элек әйт­сәләр, ышанмас идем. Ә бүген бу – чынбарлык. Замана үзгә­рә, ниш­лисең. Анысы да ки­рәк­тер. Әмма һәр нәрсәнең чамасы була. 
ГТО безгә хәрәкәтләнергә этәргеч бирә. Бу эш предприятие һәм оешмалар арасында җәелә бара. Кемдер йөгерә, кемдер йөзә, кемдер чаңгыга баса. Атнага спорт белән, ким дигәндә, ике тапкыр шөгыльләнмәсәң, ГТО күрсәткеч­ләрен үтәп булмый. Бу омтылышны дәүләт тә хуплый. Эшчеләргә премия вәгъдә итәләр, яшьләрне укырга кергәндә балл өстәү белән кызыктыралар. Халык кызыксына. Әмма, әйтәм бит, бүген кеше үзгәрде. Элеккеге кебек үк рух сизелми, тәмен тоеп бетермиләр  әле.

 
– Бәлки ГТОның күрсәткеч­ләре замана кешесе өчен артык катлаулыдыр?


– Алай димәс идем. Һәркем алтын билгесе алырга тиеш түгел бит. Элеккегедән җиңелрәк тә әле күр­сәткечләр. Әмма яшьләрнең кү­бе­се аларны үти алмый. Тик бу күр­сәткечләр авыр булганга түгел, ә яшьләр йомшарганга шулай. Миңа калса, һәркем үзен сынап карарга тиеш. Монысы кемгәдер бил­ге кую түгел, ә гомуми вәз­гыятьне дөрес чамалау өчен дә кирәк. Шуңа күрә безгә ясалма саннар кирәкми.


– Халыкның кызыксынуын тагын ничек арттырырга? Бәлки элеккеге кебек көн саен иртән бөтен ил белән физзарядка ясатыргадыр?


– Алай да эшләп карадык. Әле менә тагын бер эшкә тотындык. Ре­спубликаның спорт порталын ясап ятабыз. Анда Татарстандагы спорт турында бөтен мәгълүмат тупланачак. Кайда, нәрсә белән шөгыль­ләнеп була, ул күпме тора – барысын да бер урыннан белеп булачак.


– Сез ничек уйлыйсыздыр, ә миңа калса, бу мәсьәләдә бераз мәҗбүр итүнең дә зыяны булмас иде. Кешене балачагында, яшь вакытта эләктереп кал­ма­саң, буыннар каткач спортка тарту авыррак инде. Үзгәреш­ләр сизеләме?


– Мин бу вазыйфада инде 11 ел эшлим. Үзгәрешләр күп. Республикада соңгы елларда меңнән артык спорт корылмасы төзелде. Уйлап карагыз: өч ел эчендә 761 спорт мәйданчыгы калкып чыкты. Киләсе елда чаңгычылар өчен модульле 20 комплекс төзү күздә тотыла. Татарстанда 40 боз сарае гына бар. Халык санына бүлеп карасаң, бу күрсәткеч буенча безнең белән беркем ярыша алмый. Болар барысы да халыкны спортка тарту өчен кирәк. Спорт корылма­ларының түләүле булуыннан зарланучылар да бар. Әмма, җәмәгать, спорт белән урамда да шөгыль­ләнергә була бит! Килешәм, корылмалар җитми әле. Бүген аларның саны 10,5 меңнән артып китте, әмма халыкның 40 процентын гына кабул итә ала. Эш җитәрлек әле.


– Шул ук вакытта кайбер корылмалар буш тора дигән хә­бәрләр булды һәм бу мәсьәлә республика җитәкчелеге дәрә­җәсендә тикшерелде.


– Буш тора икән, димәк, урындагы җитәкче эшләп бетерми. Андыйлар кими. Әйтик, һәр боз сараена камера куеп чыктык. Ничәдә ачылган, нәрсә эшләгәннәр – барысын да күзәтеп торабыз. Элек төш вакытында гына ачылучылары да бар иде. Тәртипкә салсаң, халык белән тутырырга була. Әйтәм бит, җитми әле ул корылмалар. Әнә бер дустым шалтырата: бер сәгатькә спорт залы кирәк икән. Оешмалар арасында узучы ярышка әзерләнәләр. Ышанасызмы, таба алмадык! Дусларга ярдәм итеп булмый, аның каравы халыкның активлаша баруы сөендерә. Универсиадалар, Олимпиадалар эзсез узмады. Бүген Казандагы су спорты сараена көненә өч мең кеше йөри. Элегрәк әйтсәләр, мин бу сүзгә ышанмас идем.


– Соңгы елларда тренерлар кытлыгы турында да күп сөй­ләштек...


– Анысы хезмәт хакы белән бәйле. Ләкин ничек тә өстәмә тү­ләргә тырышабыз. Соңгы елларда Идел буе физик культура һәм спорт академиясенең ярдәме си­зелә. Студентларны тренерлык эше­нә җәлеп итәбез. Аларга да файда, безгә дә, халыкка да. Яшь белгеч­ләргә биш-ун ел дәвамында ярдәм күрсәтер идем. Чөнки балаларны җыйдың да, нәтиҗә була дигән сүз түгел бит. Аның өчен вакыт кирәк. Тренерларны читтән дә чакырабыз. Чөнки спортның яңа төрләре барлыкка килде. Бадминтон, теннис, ату, суга сике­рү, йөзү буенча тренерлар чакырдык. Билгеле, аларга түләү дә икенче. Әмма нәтиҗәсе дә бар.


– Ә спортчылар арасында килү-китүләр күпме?


– Китүчеләрнең күбесе Мәскәү якларына юл ала. Чөнки баш тренерлары шунда. Хәер, кайбер остазларның үз мәнфәгате дә бар: спортчыны ике төбәккә яздырып, икесеннән дә акча сораучылар оч­рый. Әмма китүчеләр кимеде. Бе­ренчедән, хәзер үзебездә шартлар бар. Икенчедән, без параллель зачет дигән нәрсәне бетердек. Без­нең спортчы икән, бары Татарстан өчен генә чыгыш ясый ала. Татарстан Президенты шундый та­ләп куйды. Без аның белән киле­шәбез...


– Президент белән килеш­мичә булмый, әлбәттә. Әмма медальләр кими бит...


– Элегрәк мин дә шулай уйлый идем. Әмма параллель зачетның файдасына караганда зыяны күб­рәк булуын күрдек. Элек Татарстанныкы дип саналган кайбер спорт­чыларны белми дә, күрми дә идек. 365 көннең   300ен җыен­нарда уздыралар. Ниндидер җиңү­ләр яулагач, аларны чакырып мактый, бүләкли идек. Ә халык алар­ның кем икәнен белми дә. Медаль бе­лән генә ерак китеп булмый, аның тәме бетә. Мәсьәләнең рухи ягы да бар бит әле. Халык ул чемпионнарны танырга, алардан үрнәк тә алырга тиеш. Шундый шартлар тудыргач, спортчыларны үзебездә үстерергә кирәк. Якташыбыз Василий Мосин Олимпиадада чыгыш ясаган көннәрдә кемнәр генә шалтыратмады миңа?! Нигә җиңелде, нигә болай килеп чыкты? Ул егет үзебезнеке булмаса, бу кадәр борчылмаслар иде.


Әлбәттә, медальләр турында да онытырга ярамый. Безнең девиз билгеле: массакүләм спорттан осталыкка ирешергә! Чемпионнар халык арасыннан чыга. Аларны күреп, башкалар спортка тартыла. Араларыннан яңа чемпионнар үсеп чыга. Җиңүләрнең берсе дә эзсез калмый. “Рубин” җиңә башлый – футболга язылалар, “Ак барс” ота – балаларны бозга чыгаралар.


– Сез телгә алган Мосин һәм иптәшләренең Олимпия Уеннарында медаль яулый алмавын елның иң көендергән вакыйгасы дип атый алабызмы?


– Риога 13 спортчыбыз барды һәм буш кул белән кайттылар. Күбесе белән аерым утырып сөй­ләштек. Василий Мосин спорт бе­лән инде 29 ел шөгыльләнә. Аның кебек үзенә бу дәрәҗәдә таләпчән спортчыны белмим. Бик өмет­ләнеп барды, ә хәлиткеч ярышта финалга да эләгә алмады. Ни өчен җиңелгән? Сәбәбен беркем дә төгәл итеп әйтә алмый. Аңлашыл­маган әйберләр бик күп. Мондый ярышларда әллә ниләр булырга мөмкин. Спортчының исеме, җи­ңү­ләре берни тормый. Кызганыч, велоузышчыбыз Илнур Закарин Олимпиадага бөтенләй бара алмады. Ә бит ул җиңәрлек көчтә иде. Синхрончыбыз Лилия Низамованы җыелма командага кертә алмадык. Анда эләксә, медальсез кайтмас иде. Ишкәкчебез Артем Косов нәтиҗә күрсәтә алмады. Мария Петрова да Олимпиадага бара алмады. Катнашсалар, бәлки, нә­тиҗәгә ирешә алырлар иде.


– Сөендергән вакыйгалар да булгандыр, шәт...


– Кризис, дөньядагы вәзгыять димәдек, бик күп ярышлар уздыра ал­дык. Нәрсә бирде соң бу дип аптыраучылар булыр. Ул чаралар республикага файда китерә. Хә­зер инде безне Казахстан белән бутамыйлар. Бүген ярышырга килә­ләр икән, икенчесендә алар гаилә­ләре белән ял итәләр, аннары бизнес-проект белән әйләнеп кайта­чак­лар.


– Аерым спортчылардан кем гаҗәпләндерде?


– Чаңгычылар сөендерә. Андрей Ларьков, Наталья Жукова ил­нең төп чаңгычылары сафына керде. Дзюдочы Нияз Билаловның уңышлары бар. Ирекле көрәштә Светлана Липатова, авыр атлетикада Надежда Лихачева белән Мария Петрованы телгә алмый мөм­кин түгел. Йөзүчебез Александр Красных исә дөнья чемпионы булып танылды. Татарстан спортчы­ларының йөзүдә андый нәтиҗәгә ирешкәне юк иде әле.


– Шулай да, спортта елның иң истә калган вакыйгасы допинг тирәсендә чыккан шау-шу булгандыр. Ничек уйлыйсыз, бу хәлләр ни белән тәмамланыр?


– Бар гөнаһларны Россиягә өеп, аның спортчыларын читкә кагып, ерак китә алмаячаклар. Соңгы вакытта башка илләрдә дә до­пингның кулланылганы ачыклана. Токмачлар куера бара, кыскасы. Әмма алар үзләрен юридик яктан яклый алалар. Бер генә нәрсәгә борчылам: бу шау-шуның 2018 елгы Кышкы Олимпия Уеннарына да йогынтысы булырга мөмкин. Вакыт бар әле, алдан чарасын күреп өлгерерләр дип өметләнәм.


– Үзебездә дә гаеп юкмы?


– Юк түгелдер. Чөнки яшьләр арасында да допинг кулланучылар бар. Ни өченме? Яшьтән үк медаль артыннан куа башлыйбыз. Башка илләрдә техник һәм тактика ягыннан өйрәтәләр. Ә без нәтиҗә артыннан чабабыз. Тренерлар әнә шуңа карап акча ала. Әти-әниләргә дә нәтиҗә кирәк, түрәләргә дә. Шуңа күрә тыелган-тыелмаган бө­тен алымны кулланырга тырышалар. Спортчының яшен үзгәртәләр, допингы-фәләне килеп чыга. Тик мондый караш белән ерак китеп булмый. Бер җиңәргә була, икенче тапкыр, ә аннары шеш шартлый.


– Ә Татарстан үз спортчыларын яклый алырлык көчтәме?


– Допинг куллануга карата мөнәсәбәтебез катгый. Министр­лыкның Үзәк спорт клубында бу юнәлештә махсус бүлек эшли. Һәр спортчыны күзәтү астына алдык. Аларга нинди ярдәм кирәк, барысын да эшләргә тырышабыз. Ә килешүдә язылган: ул-бу килеп чыкса, тотылган акчаны кайтарып бирергә тиеш. Тренерлары эштән куыла. Әле бит Россия күләмендә кабул ителгән закон да бар.


– Әңгәмәбез ахырында профессиональ командаларны да искә алмасак, дөрес булмас иде. Соңгы елларда аларның нәти­җәләре тыйнакланды кебек. Гомумән, ул кадәр команда кирәкме безгә?


– Уңышсыз чыгыш ясыйлар дип әйтә алмыйм. Алтыннар булма­са, көмешләр аз түгел. Әмма бер нәр­сәгә игътибар итәргә кирәк. Татарстан Президенты бурыч куйды: ул командалардагы спортчылар­ның, ким дигәндә, 25 проценты үзе­безнеке булырга тиеш. Шуңа кү­рә командалар яңара, яшәрә бара. “Рубин”да яңа команда төзе­де­ләр. “Ак барс”та яшьләр күп. Нәти­җә булсын өчен вакыт кирәк.


Шуның кадәр команда  дигән­дә, бу мәсьәләдә төрле фи­кер­ләр ише­телә. Бәлки, кайбер­ләрен башка шәһәрләргә күчерер­гә кирәк­тер? Андый фикер дә бар. Әйтик, Казанда очрашуга тамашачы җыюы да авыр. Хәтта “Ак барс”ка да! Үзегез күреп торасыз, Евролига очрашуында “УНИКС“ “Галатаса­рай”ны кабул итә, ә уенга 3 мең кеше килгән. Казанда бит бер миллионнан артык кеше яши, әле күпме турист килә! Хәтта бушлай билет өләшү дә ярдәм итми. Яхшы укыган, төрле чараларда катнашкан студентларга биргән идек, кайбер­ләре аны “Баскет-холл” янына килеп сата башлаган. Димәк, эшләп бетермибез. Менә безнең спортчылар артса, халык та күбрәк йө­рер, бәлки?


– Хәлил Хәмитович, унбер ел эшләү дәверендә иң истә калган вакыйга кайсысы булды?


– Курыкмыйча әйтә алам: физик культура һәм спортны үс­терүдә революциягә тиң вакыйгалар булды. Ун ел элек шундый чаралар узасын, бу кадәр корылма төзеләсен әйтсәләр, ышанмас идем. Төп вакыйга, әлбәттә, Универсиада булды. Спорт ярышы гына түгел бу. Халыкны үзгәртте әлеге чара. Ул вакытта аны белгән кеше дә юк иде. Универсиаданың зур вакыйга икә­ненә башта үзебез ышандык, аннары башкаларны ышандырдык. Шулай итеп үзгәрә алдык. Бу проект бөтен халыкны җәлеп итте, очкыны бөтен республикага таралды. Ку­нак­ханә, спорт корылмалары, бел­гечләр – барысы да Казанда калды. Кайчан буласын әйтә алмыйм, әмма ки­ләчәктә Казанда Олимпия Уеннары да узачагына шикләнмим.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 3, 01.01.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр