ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 88, 22.06.2019/

Яктылык

 

Исеме җисеменә туры килсә, кешенең үзенә дә, бүтәннәргә дә күңелледер. Шәмси абый якты нур сибүче шәхес булып күңелдә калды. Нигә икән? Без аның белән чирек гасырдан күбрәк бергә эшләп, якыннан аралаштык, төрле чак булгандыр. Тик әле исән чагында ук, аннары инде дөньядан киткәч, аны юксыну, искә төшерү, хәтта язасы килү мизгелләре аз булмады.

3-3

Язгаладык та. Ә нигә соң бу теләк нәкъ менә хәзер, нәкъ менә шәфкать, мәрхәмәт, миһербанлылык турында тирәнтен уйлана башлагач, “нәрсә ул кешелеклелек?”, “нәрсә ул олы җанлылык?” дигән катлаулы, фәлсәфи сорауларга җавап эзләгәндә, тагын кабынып, дөрләп китте дә күңелне алгысытып көчәя генә бара?

 

Уйланыйк... Шәфкать, ми­һербан дигән сыйфатны табигать кешенең канына сал­ган салуын, әмма ул сыйфат кеше­ләр­нең бер-бер­сенә мөнә­сәбә­тендә генә ачыла ала. Андый мөнәсәбәт күп төрле: яшьләр белән олылар, ир-ат белән хатын-кыз, акыл эше һәм кул эше башкаручылар, бай һәм ярлы, сәламәт белән гарип... Шулар арасында җитәкче белән аның кул астындагылар мөнәсәбәте дә шәфкать төшенчәсенә нык бәйле. Әйтик, Шәмси Хәбибулла улы безнең бик күбебезгә карата гомер буе җитәкче булды. Ул – республика газетасы баш мө­хәррире, ул – республика Жур­налистлар союзы рәисе.

 
Җитәкче белән буйсынучы арасында мөнәсәбәт языл­ган кагыйдәләр белән дә, язылмаганнары белән дә, ягъни әхлакый әдәп-гадәтләр белән дә көйләнә. Ә гамәлдә күпме очракта алар буш сүз булып кала бирә, тормышта киресе эшләнә. Җитәкченең гамь­сезлегеннән, гаделсезлеге, тупаслыгы, миһер­бан­сыз­лыгыннан күпме аһ-зар, күпме күз яше...

 
Сүзеннән үк аңлашыла: җитәкче җитәкләргә тиеш, бу – күрсәтмә бирү, юнәлтү, өй­рәтү, өндәү, булышу тө­шен­чәләре белән бергә та­ләп итү, басым ясау, мәҗбүр итү, буйсындыру төшенчә­ләрен­нән дә аерылгысыз. Җитәк­ләү ике якның да ризалыгы, гаделлек, тигезлек шартларында үтми икән, көт тә тор, канәгать­сезлеккә юл куелачак. Ә ул гадел иде.

 
Шәмси Хә­би­булла улын без, менә хикмәт, безнең хакта бүген уйлавы, бүген кайгыртуыннан бигрәк ки­ләчә­ге­безне кайгыртканы өчен хөр­­мәт иткәнбез икән. Күпме кешене, шул исәптән мине дә, эштән аерып алып, төрле уку йортларына белем алырга җибәрде ул. Тырышып эшләп утырган, үзенә терәк, таяныч булып саналган көчле журналистны берничә елга җи­бәрү әллә бик җиңел булган дип уйлыйсызмы?! Урынына кеше тап. Ярый ла монысына торырлык булса. Аңарга бит газетаны көн саен чыгарырга, барлык укучыны (укымау­чы чиновникларны да) канә­гать­ләндерерлек итеп чыгарырга кирәк. Көндәлек мә­шә­кать­­ләре болай да баштан ашкан. Юк шул, менә шундый хәлдә дә ул көн­дәлек агымыннан тайпылырга үзендә көч таба, көн­дәлек эш бәйләп тоткан ты­шау-богауны өзеп ата ала иде.


Ул тәрбияләгән кадрлар, сәләтенә туры килеп, югары оешмаларга үсә, үрли торды. Көнчеләр: “Ул үзен кайгырта, үзенә терәк булдыра”, – ди­де­ләр. Сукрану җиңел ул, ә ме­нә үзең шулай эшләп кара әле! Андый җитәкче­ләр­нең күпчелеге яхшы эшләгән урын­басар­ларын яисә башка хезмәт­кәрләрен чираттагы ялга да сыкранмыйча, сук­ран­мый­ча, моң-зарсыз юнь­ләп озата алмый. Эшләп укучы күп­ме яшьләр шундыйлар аркасында сессиягә килеп җитә алмый, хәтта укуны ташларга мәҗбүр була.


Яшермим, көндәлек эштә Шәмси абыйның күр­сәтмә-коман­дала­рыннан, ки­­ңәш-үгетләреннән, йә кы­ланыш-гамәлләреннән ри­за булмаган, үпкәләгән, йә сукранган вакытлар да булмый калмагандыр. Шәх­сән үзем аларны хәтерлә­мим.


Эш кушу, аның үтәлешен тикшерү, ничек эшләвеңне сынап карау, бәяләү – үзе бер осталык. Иҗат кешесе буларак Шәмси Хамматов җитәк­челек итү фәненең нечкәлек­ләрен бик яхшы белә һәм тормышта гел куллана иде. Әлбәттә инде, турыдан-туры кушып, ко­манда-әмер-фәр­ман биреп, иҗат кешесен бер эшләтеп була, ике була, әмма еллар буе, гомер буе алай эшләтә алмыйсың. Юк, булмый. Бары иҗат алымнары белән, үзең күрсәтеп, үзең үрнәк булып кына мөмкин. “Социалистик Татарстан” газетасында Шәм­си абый редактор булып чирек гасыр диярлек эшләде. Ничек сок­лан­мыйсың, ничек апты­ра­мый­сың: шушы елларның буен­нан-буена ул журналис­т­ларны дәрт­лән­дереп, канатландырып, үсен­дереп тора торган инициативалар, яңа­лык­ларны өзлексез тәкъ­дим итеп торды. Яңа рубрикамы ул, әллә күрше өлкәләр газеталары белән берләшкән саннармы, әллә республика чик­ләре буйлап яисә районнан районга журналистлар эстафетасымы... Яңа башлангычка син команда, боерык булганга түгел, бәлки бу яңалык, башлангыч сине кабызып, дәрт­ләндереп, ихласый өн­дәп җибәргәнгә тоты­насың...


Вакыт-вакыт Шәмси абый яшь журналистларны үзе бе­лән командировкага алып чыгып китә, кешеләр белән аралашу, интуицияне төпле өйрәнү, анализлау, конф­ликт-бәхәсләрне җен­текле ачу дәресләре бирә, хә­зер­ге­чә әйтсәк, мас­тер-класс үткә­рә. Әлбәттә, иң мөһиме, тир­ләткәнче эш­ләтә, әмма журналист со­ңын­нан ул сәяхәт-сабакны гомер буе горурланып, сагынып сөй­ли.


Ә тәҗрибәлерәк журналистларны Шәмси абый үзе­нең шәхси иҗат планнарына якын җибәрүдән дә курыкмый иде – кызыктыра, мавыктыра, мул материалы бе­лән уртаклаша. Шулай итеп уртак проблемага, уртак әсәргә бергәләп җи­гелеп китәләр; күмәк хезмәт туа. Степан Дементьев, Флорид Әгъзәмов, Касыйм Тәхәвет­динев кебек тәҗ­рибәле журналистлар да аның бе­лән бергә канатланып иҗат ит­теләр, уртак әсәр, китап­ларын бастырдылар.


Коллективның, хез­мәт­тәшләренең киләчәген уйлаганда җитәкченең осталыгы, мин хәтта даһилыгы дип тә әйтер идем, аларның эшен, иҗатын гына түгел, ә матди ягын, рухи халәтен бербер­сеннән аермыйча, бербөтен итеп кайгыртудан гый­барәт­тер. Журналистлар өчен йорт­лар салдыру, яңа Матбугат йортын төзү – болар да Шәмси Хә­бибулла улының, җитәк­че буларак, күп көч-егәрен, тынгысыз­лыгын-нер­высын алды.


...Шулай бер елны Куйбышевта курсларда укып йө­рим: Шәмси абый кул куйган телеграмма тоттырдылар. КПСС өлкә комитетында минем “Социалистик Та­тарс­тан” газетасы редак­ция­сенең бүлек мөдире һәм редколлегия әгъзасы итеп раслануым белән котлаган. Иптәшләр-каләмдәшләр арасында бик тә күңелле булып китте, алдагы көннәрдә тагын да тырышыбрак эшләргә ният беркетеп куелды. Бер уй­ласаң, редактор, мин кайткач та, бу хакта коллектив алдында хәбәр итеп сөендерә алган булыр иде. Юк бит, куандырырга теләгән, вак нәрсә дип кул селтәмәгән...


Ә бит гамь нурлары күктән төшми, бушка килми, җаннан чыга, көч, түземлек, сабырлык, хәтта тәвәккәл­лек, кыюлык та сорый. Бик яхшы хәтерләп калганмын: Шәмси абый, миңа хат сузып: “Контр-адмирал Иван Иванович Золиннан. Якташ. Идел тарихын өйрәнә. Комиссар Маркин эзләреннән сәяхәткә чыккан, безгә дә сугылып китмәкче. Синең тема бит. Танышсаң, начар булмас”, – диде. Начармы соң! Кайчан чыга тагын мондый форсат?!


Шәмси абый миңа, игътибар белән, әлеге гамь тулы карашын бер генә сирпеп алды да:
– Ярар, җыен, – диде. Яңа повестема бик мул мәгъ­лү­мат җыеп кайттым.
Күп, бик күп бирде безгә Шәмси абый шундый сөе­неч­ле, илһамлы гамь нурларын.
Аны һәркем сагынып, юксынып искә ала. Без, аның кул астында эшләгәннәр, бигрәк тә. Һәркемгә игътибарлы, олпат, якты шәхес иде ул.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 54, 13.04.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр