ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

//

Өлкәннәр һәм яшьләр өметләнә

 

Россиядә яшәүчеләрнең күбесе алдагы буыннар безнең белән чагыштырганда яхшырак тормышта яшәячәк дип өмет­ләнә. Россия Хөкүмәте каршындагы финанс университеты уздырган сораштыруда респон­дентларның 68 проценты шулай дип белдер­гән.   Иң кызыгы шул: килә­чәк­кә өмет белән карау­чы­лар­ның күпчелеген югары уку йортларында укучы яшьләр (84 процент) белән 65 яшьтән узган өлкәннәр (71 процент) тәшкил итә.

2-7

Тик­шерүне оеш­тыручыларның берсе Алексей Зубец сүз­ләренә караганда, бу – бик югары күр­сәткеч. “Gallup” институты га­лим­нәре белде­рүенчә, узган ел АКШ хал­кының 54 проценты гына яшьләрнең ки­ләчәктә ата-аналарына караганда күп­кә яхшырак яшәя­чәгенә ышануын белдергән. Көн­батыш Европада андый оптимистлар саны тагын да азрак”, – ди ул. Респондентлар килә­чәктә яхшырак тормышта яшәү өчен кирәкле сыйфатларны да атаган.

 

Сыйфатлы югары белем алудан тыш (69 процент), күңелеңә хуш ки­лә торган эшне башкарырга (65 процент), үз эшеңне бул­дырып, илдәге хәерчелек белән көрәшергә (37 процент), Россиянең югары хез­мәт хакы алып эшли торган, спорт, театр, музей һәм ки­тапханәләре булган баерак төбәкләренә кү­ченеп ки­тәргә кирәк,  дигән алар.

 
Яшьләргә җиңелрәк булачак дип өметләнүчеләрнең күбесе Новосибирск (81 процент), Нижневартовск, Стәр­летамак, Череповец (79 процент) шәһәрләрендә яши. Архангельск, Брянск һәм Чабаксарда яшәүчеләр (57-58 процент) исә, киләчәк буыннарга авыррак булачак, дигән фи­кердә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 3, 11.01.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112