ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 57, 19.04.2019/

Йортны ничек тикшерәләр?


Җитешсезлекләрне күрергә, фатирда яшәүчеләр белән сөйләшә белергә, хокукый-техник сорауларга җавап бирергә, төзелеш турында мәгълүматлы булырга. “Яшь профессионаллар” чемпионаты кысасында “Күп фатирлы йортларны эксплуатацияләү һәм аларны тәртиптә тоту” компетенциясендә көч сынаша торган яшь егет-кызларга шундый таләп­ләр куелган.

2-2
Әлеге компетенция буенча төбәкара чемпионат башланып китте. Ачылу тантанасы Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көл­лиятендә булды. Монда укучы яшьләр киләчәктә  то­рак-коммуналь хуҗалы­кта хез­мәт итәчәк. Чемпионат кысасында егет-кызлар бер атна дәвамында күпфатирлы йорт­лар белән идарә итәр­гә, документлар белән эшләргә, кеше белән аралашырга тиеш. Студентлар исә бу таләп­ләрдән курыкмый. “Киләчәк­тә халыкны борчыган проб­лемаларны хәл итәргә яр­дәм итәсебез килә”, – ди алар. Ярышка шушы көллияттән 6 кешене сайлап алганнар. Ара­ларында бер кыз да бар. Студентлар беренче көнне инструктаж үтте, белгеч ки­ңәшләрен тың­лады. Көллият директоры Җәмил Бакаев әй­түенчә, компетенция яңа, ул әле дөнья, Европа һәм илкү­ләм чемпионатка да кермә­гән. Аны Татарстанның торак-коммуналь хуҗалыгы өлкә­сен­­дә кадрларга кытлыкны ки­метү өчен уйлап тапканнар.


Яшь белгечләр белем­нәрен эш урынында сынап карады. Казанның Гагарин урамында урнашкан торак йортка килеп, андагы хилафлыкларны тикшерделәр. Шулай ук халык моң-зарларын да тыңладылар. Йорт­ның өч өлешен – подвал, чорма һәм подъездны тикшер­деләр. Һәр объектны тикшерү өчен 15 минут вакыт бирел­гән иде. Аларның эш­чәнлеген Мәс­кәүдән килгән экспертлар бәяләде.


Кирилл Матвеев тик­шерү эшен подвалдан башлады. Шундук берничә җи­тешсез­лекне күреп, кәгазьгә теркәп куйды: дымлы, ти­мерчыбык­лар асылынып тора, җиһаз­лар, торбалар тутыккан. Ди­мәк, подвалда техник кагый­дәләр үтәлеп бетми икән.


Рамил Абдуллин исә подъезд­дагы хәлләрне тән­кыйтьләде. “Тәрәзәләрне алыш­­­­тырсаң, әйбәт булыр иде, монда кабельләрне изо­ляцияләргә кирәк”, – дип аңлата барды егет бер каттан икенче катка күтәрелгәндә. Аннан: “1957 елда төзелгән йорт өчен мондый гына җи­тешсезлекләр ярый әле. Шулай да ремонт кирәк”, – дип өстәде. Сүз уңаеннан, әлеге йортка тиздән капиталь ремонт ясалырга тиеш. Компе­тенциянең төп эксперты Алек­сандр Шарашкин сүзлә­ренчә, йортны тикшергәннән соң студентлар хисап ясаячак һәм килеп чыккан проблемаларны хәл итү юлларын да күрсәтәчәк.


Бу компетенциядә кат­нашучыларның эшчәнлеге бәйге белән генә чикләнеп калмый, әлбәттә. Монда күр­сәткән осталыклар тормышта да кирәк булыр. Ә әлегә максатлары – эшче һөнәрләр буенча чемпионатның илкүләм этабына эләгү.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 54, 13.04.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!