ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 88, 22.06.2019/

“Ышанмасаң, эшләп йөрисе дә юк”

 

Узган атнада Казанда коррупциягә каршы көрәш турында сөйләштеләр. Президент та катнашкан җыелышта былтыргы эшкә нәтиҗә чыгардылар. Корруп­циядән 2018 елда 800 миллион сум зыян килгән. Җәза алган түрәләр дә җитәрлек. Башкалары моннан сабак аламы? Халык нәрсә көтә? Саннарны арттырып күр­сәт­кән Кукмара китапханәче­се­нең гаебе бармы? Татарстан Пре­зиден­ты­ның Корруп­ция­гә каршы сәясәт мәсьәләләре идарә­се­нең тикшерүләр бү­леге баш белгече Салават Рә­­химов бе­лән әнә шул хакта сөйләштек.

 18-2
– 2017 ел белән чагыштырсак, хокук саклау орган­нарының да, безнең идарәнең дә былтыр башкарган эшләре күренеп тора. Әйтик, узган ел 936 муниципаль хезмәткәр­нең керемнәре һәм чыгымнары тикшерелде. 264 хокук бозу очрагы ачыкланды, 185 кеше дисциплинар җаваплы­лыкка тартылды. Әйе, халык арасында вак түрә, мөдир­ләргә генә җәза бирелә дигән фикер бар. Тик моның белән килешә алмыйм. Ник дигәндә, җир­ле үзидарә органнарындагы 52 депутатның да ке­ремнәре һәм чыгымнарын тикшердек. 12 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды һәм вазифаларыннан азат ителде. Башкарма комитет җитәк­челәрен дә тикшердек. Берсенең, мәгълүмат бир­гәндә, 600 мең сум кү­ләмендә керемен яшереп калуы, хаты­нының керемен 4 миллион сумга азайтып күр­сәтүе, бер­ничә ширкәт белән элем­тәсе булуы, аларның мәнфә­гать­ләрен алга сөрүе ачыкланды. Ул да эшеннән азат ителде. Хәзер аны хокук сак­лау органнары тикшерә.


– Әлбәттә, барысын да тикшереп бетереп булмый. Ничек сайлап аласыз?

 
– Беренчедән, коррупция куркынычы булган вазифада эшләгән хезмәткәрләр бар. Алар барысы да керемнәре һәм чыгымнары турында мәгъ­­­лүмат бирергә тиеш. Икен­чедән, анализ ясала. Әйтик, узган ел машинасы булган, ә быел юк. Кая киткән? Акча керсә, каян килгән? Шул сорауларга җавап табылмый икән, бу тикшерү уздырырга сәбәп булырга мөмкин. Президент яки дәүләт органнары җитәкчеләре чыгарган боерык нигезендә тикшерү уздырыла. Белгәнегезчә, республикада кор­рупциягә каршы эксперт төркеме эшли. Узган ел белгечләр Бөгелмә, Яңа Чишмә, Алабуга районнарында булды. Анда ачыкланган фактларны хокук саклау органнарына тапшырабыз.


Әмма шуңа игътибар иттерергә кирәк: районнарга җәза бирергә тү­гел, ә аларга коррупциягә каршы көрәш эшендә ярдәм итү һәм ким­челекләрне төзәтү өчен чыгабыз. Безнең белән төрле министрлык белгечләре дә йөри. Әл­бәттә, хокук бозу очраклары ачыклана икән, аларны органнарга тапшырабыз. Иң куркынычлары “ышанычны югалтканнар” исем­легенә кертелә. Алар кабат дәүләт эшенә эләгә алмаячак.


– Ришвәт биреп кер­мәсә...

 
– Димәк, тагын җавап бирергә туры киләчәк. Түрә­ләр бу очрак­лардан сабак ала дип өметләнәм. Әлеге саннар да шуны раслый түгелме? Әйе, халык зур түрәләргә җәза бирелсә генә игътибар итә. Бу мәсьәләдә Россия Президенты да, Татарстан Президенты да еш әйтә: кем генә булмасын, вазифасы нинди генә булмасын, җинаять өчен барыбер җавап бирергә туры ки­ләчәк. Бәлки, без зурлап сөй­лә­мибездер, әмма андый фактлар да бар.


Коррупциягә каршы тору эше җәза бирүдән генә гыйбарәт түгел бит. Хокук сак­лау органнары җи­наять­челәргә каршы көрәшә. Шул ук вакытта профилактика, ягъни мондый очракларны булдырмау өчен күрелгән чаралар да мөһим. Бу эш дәүләт органнарында да, яшьләр, хәтта балалар арасында да алып барыла. Кечкенә балаларга ришвәт һәм коррупция турында сөйләмиләр, билгеле. Начар белән яхшының аермасын аңлаталар. Аларга бер төрле сөйләп, әти-әни­ләре башкасын эшләсә, әлеге эшнең нәтиҗәсе бик аз була. Шуңа күрә барысы белән дә эшлибез. Узган ел, мәсәлән, кор­рупциягә каршы көрәш буенча махсус дүрт укыту программасы чыкты. Яшь­ләр турында да онытмыйбыз. Һәр уку йортында диярлек сту­дент­ларның кор­руп­циягә кар­шы кө­рәш комиссиясе бар. Ул комиссия булды да, анда коррупция бетте дигән сүз түгел, әлбәттә. Әмма кеше башына гел “тамызып” тор­саң, файдасы булмый калмый.


– Әти-әнисе бакчага яки мәктәпкә урнаштырганда акча түләргә мәҗбүр булган икән, бу сабый, үскәч, үзе ришвәт бир­мәсен өчен, аның башына күпме “тамызырга” туры киләчәк, ничек уйлыйсыз?


– Коррупциядән аерым дару да, рецепт та юк. Әмма эшләмичә дә булмый. Файдасы буласына ышан­масаң, безнең идарәдә эш­ләп йөрү­нең мәгънәсе дә юк. Яше­рен-батырын түгел, халык арасында да бу эшкә шикләнеп караучылар бар. Без моны үзебез дә күреп торабыз. Әмма шунысын да танырга кирәк: илдә дә, республикада да корруп­циягә каршы зур эш алып барыла. Моннан ун еллар чамасы элек уздырылган социаль тик­шеренүләр ни сөйли? Коррупция очракларына тап булган кешеләр 20 проценттан арта иде. Узган ел бу сан 8,4 процент булган. Бу да – зур сан әле.


– Иң яхшы профилактика алымы дип каты җәза бирүне әйтүчеләр дә бар. Сез нинди фикердә?


– Гел утыртулар белән генә вәзгыятьне төптән үзгәртеп буласына шикләнәм. Сингапурны, Кытайны телгә алалар. Аларда риш­вәтче­ләрне үлем җәзасына да хөкем итәләр. Әмма алай гына түгел. Аралашып торабыз: аларда профилактика эше дә киң җәелгән.


– Саннарны ничек бәялисез? Күп булса, хәлләр шәптән түгел дип аңларга мөмкин. Аз икән, тикше­рүчеләр начар эшли булып чыга. Бу саннарның алтын урталыгы бармы?

 
– Бик тә четерекле сорау. Ник дисәгез, бүгенге вәз­гыять­не бәя­ләүнең төрле алымнары бар. Әмма илдә, республикада яки районда корруп­циянең күләме турында төгәл җавапны биреп булмый. Шул ук социаль тик­шеренүләрне карасак, куркыныч саннар килеп чыга. “Коррупция белән очрашсагыз, андый очрак турында хәбәр итәр идегезме?” – дигән сорауга кеше­ләрнең 90 проценты “юк” дип җа­вап бирә. Бу мәгълүмат дөрес­леккә туры киләме әле, юкмы – монысы да бәхәсле. Матбугатта чыккан хәбәрләр белән дә хәлне чамалау мөмкин түгел. Бер шәһәрдә – бер газета, икен­чесендә унбиш булырга мөмкин.


– Матбугат димәктән, күптән түгел Кукмарадагы бер китапха­нәче турында шаулап алдылар. Аны иң куркыныч коррупционер дип атаучылар да булды.

 
– Юридик яктан караганда, әлбәттә, дөрес эшләмәгән. Шул ук вакытта кеше буларак аның бу адымга ни өчен барганын аңлап була. Бу саннарны язмасам, китап­ханәне бе­терәләр, аннары клуб, мәк­тәпкә чират җитә, дип уйлый ул. Бу бит – авылның да киләчәге дигән сүз. Әлбәттә, әлеге китап­ханә­чене “корруп­циянең йөзе” дип игълан итү дөрес түгел. Саннарга карап, хезмәт хакы да артмаган. Аның каравы  әнә шундый очраклар турында шаулау аркасында коррупциягә каршы көрәш­кә карата ышанычсызлык китереп чыгарырга мөмкин.


– Китапханәләрдән тыш, тагын кайсы тармакларда коррупция куркынычы бар?


– Иң беренчесе – җир һәм мөлкәт юнәлеше. Икенчесе – дәү­ләт һәм муниципаль контрактлар белән эш итү. Өченчесе – саннарны арттырып яки киметеп күрсәтү юлы белән субсидияләр алу.


– Халык теленә исә медицина, мәгариф һәм хокук саклау органнары кергән.


– Социаль тикшеренүләр 2005 елдан бирле уздырыла. Соңгы җиде-сигез елда коррупциягә бәйле вакыйгалар белән очрашкан кешеләр саны кимесә дә, иң авыр өлкәләр дип ЮХИДИ, сәла­мәт­лек саклау һәм мәгарифне тел­гә алалар. Монысының да ни дә­рәҗәдә дөрес икәнен төгәл әйтеп булмый. “Коррупцион хәтер” ди­гән төшенчә бар. Әйтик, табибка ун ел элек ришвәт биргәнсең икән, хәзер дә шулай дип уйлыйсың.  Гәрчә вәзгыять төптән үзгә­рергә мөмкин булса да. Фактлар исә бу өлкәләрдә сан­нар­ның ки­мүен күрсәтә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 56, 13.04.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр