ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 88, 22.06.2019/

Халык авазы. "ВТ" укучыларын ниләр борчый?

7-1

Үлгәч тә тынычлык юк

 
Күптән түгел озак авырудан соң 94 яшьлек әниебез вафат булды. “Ашыгыч ярдәм” дә, полиция хезмәткәрләре дә, өйгә килеп, үлемен раслады. Терапевтыбыз ярдырырга кушкач, каршы чыктык. “Безнең кулда ярдырырга дигән боерык бар, белешмә бирә алмыйбыз”, – дип каршы төште. Яшь кешене, фаҗигале үлем белән китү­челәрне ярырга кирәктер, килешәм. Картаеп, озак вакыт авырып, тире белән сөяккә калган картларның җанын нишләп рәнҗетергә икән? Соңыннан барыбер белешмә бирделәр. Аның өчен консилиум җыйдык, диләр. Безгә күпме йөрергә туры килде. Хәзер 92 яшьлек икенче әбиебез дә авырып ята. Аны да шундый газаплар көтә микән, дип борчылабыз.

 
Әлфия Гайзетдинова.
Казан, Тынычлык бистәсе

Үлгән кешене җирләү мәсьәләсен “ВТ”ның быелгы 22 март санында “Иман” сәхифәсендә күтәргән идек. Анда медицина белгечләренең дә, дин әһелләренең дә аңлатмасы урын алды. Әлфия апа соравына Сәламәтлек саклау министрлыгының бүлек җитәкчесе Равия Хәйруллина җавабы:

 

“Медицина оешмалары үлем турындагы белешмәне 2011 елның 21 ноябрендә кабул ителгән 323 нче федераль закон һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 2013 елның 6 июнендә чыгарган 354 нче боерыгы нигезендә бирә. Патолого-анатомик яру үлемнең сәбәбен ачыклау, диагноз кую өчен кирәк. Шәригать кануннары буенча, ире яки хатыны, туганы (балалары, әти-әниләре, уллыкка алынучылар, уллыкка алучылар, бертуган абый-сеңелләр, оныклар, әби-бабайлар) гариза тапшырып, якыннарын ярдырмый кала ала. Алар булмаганда, бу эшне үлгән кешенең законлы вәкиле башкарырга, кеше, үзе исән чагында, ярмауларын сорап, язу калдырырга мөмкин. Тик көч кулланып үтерелүдән шик­ләнгәндә, үлемне ачыклау өчен клиник диагноз чыгару мөмкин булмаганда, медицина оешмасында бер тәүлектән дә кимрәк ярдәм күрсәтелгәндә, дарулар яки диагностика препаратлары белән агуланудан шиклән­гәндә, профилактика үткәрү, диагноз кую, анестезиология, реанимация, дәвалау чаралары, операция вакытында яки аннан соң кан салганда, йогышлы авырулар белән авырганда, яман шеш белән авырып, шешнең гистологиясе булмаса, экологик һәлакәтләр нәтиҗәсендәге авырулар сәбәпле, йөклелек чорында, бала тапканда, бала тапкач үлгәндә, шулай ук 28 көн генә яшәгән сабый үлгәндә, бала үле туганда, суд-медицина тикшерүе үткәрү котылгысыз икән – ярырга кирәк. Кешене ярдырмыйча гына үлем турындагы бе­лешмәне бирү карарын медицина оешмасы җи­тәкчелеге хәл итә. Патолого-анатомик яру үткәргән өчен акча алу закон нигезендә рөхсәт ителми. Бу эштә лицензиясе булган оешмалар ритауль хезмәт башкарганда гына акча алу карала. Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан медицина оешмалары җитәкчеләренә мөселманнарны җир­ләүдә шәригать үзенчәлекләре булуын истә тотып, якыннарына төрле яктан ярдәм итәргә кирәклеге хакында җиткерелде. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми хаты буенча, кешене үлемгә китерүче “Картлык” авыруы тамгасы 80 яшьтән өлкәнрәкләргә куела”.


 
Үзебезчә котлау эзлим

 
СССР заманында һәр киоскта, поч­та бүлегендә татар һәм рус тел­лә­рендә бәйрәмнәр уңаеннан котлау открыткалары саталар иде. Хәзер аларны татар телендә чыгармыйлар, ахры. Тиздән Җиңү бәйрәме җитә, өл­кән­нәрне шундый зур бәйрәм белән быел да ана телендә тәбрикли алмабыз микән?

 
Расих Җәләл.

Казан

“Татарстан почтасы”ның сәүдә бүлеге:

 
– “Россия почтасы”ның бары бер “пос­тавщигы” гына безгә татарча открыткалар тәкъдим итә. Алар бүлекчәләребездә бар. Дөрес, рус телендәге белән бер үк күләмдә түгел, әмма татарча бөтенләй юк дип әйтү чынбарлыкка туры килми. Татар телендәге котлау открыткасын почта бүлекчә­лә­реннән карарга кирәк.

 

 

Алма, кишер өчен дә салыммы?

 
Күп кенә пенсионерлар җәй көне үз участогында үстергән җиләк-җимешне базар мәйданчыгында сата. Суган, кишер, алма, карлыган, җиләк һәм башкаларны шәһәр халкы рәхәтләнеп ала. Үзеңнән артканны сатуның бер ояты да юк. Эшләгән чакта чит илгә командировкага йөри идем. Анда зур түрәләр дә, фәлән сумлык яшелчә саттык, дип мактана иде. Тик быел безнең әби-бабай куана алмас, мөгаен, бакча җимешен саткан өчен салым салалар икән, дип ишеттем. Шул сүз дөресме?

 
Гаденан Садриев.

Казан

Россия салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча бишенче инспекциясе бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин:

 
– Шәхси хуҗалыкта яшелчә, җиләк-җимеш үстереп яки терлек асрап сатучы кеше Салым кодексы нигезендә салымнан азат ителә. Шушы арада законга үзгәрешләр кертелә диюләре чын түгел. Һәр закон 1 гыйнвардан гамәлгә керә, ул башта газетада басылып чыга. Сез аның хакында ишетми калмаячаксыз. Мин андый үзгәрешләр булыр дип уйламыйм. Шәхси хуҗалыкта үстергән җиләк-җимеш, яшелчәдән зур табыш алмауларын һәркем белә.

 

 

Сабан туен төрләндермәгез!

 
Элек Норлат булган район хәзер Нурлатка әйләнде. “Сабан туе” сүзен дә төрлечә язалар. Ник алай ул?

 
Рафыйк Хәкимов.

Әлмәт

 
Татарстан Фәннәр академиясе академигы Рүзәл Юсупов:

 
– “Сабантуйга кайттык” дип язганда кушыла, ә “Сабан туена бардык” дигәндә аерым языла. Икесе дә халык арасында кулланылышта, берсе дә хата түгел. Дөрестән дә, элек ул район үзәге Норлат иде, аннары кайбер җитәкчеләр, “нурлы ат” сүзеннән чыккан, дип аңлатты. Хәзер инде рәсми рәвештә шулай атала.

 

 

Ничек билгеләнә?

 
Әтисе яки әнисе үлеп, туендыручысын югалткан балаларга пенсия ничек бил­геләнә?

 
Ландыш Каюмова. Чаллы

Казандагы Яңа Савин районы Пенсия фонды идарәсенең пенсияләрне билгеләү, яңадан исәпләү бүлеге җитәкчесе Гүзәл Нәфигина:

 
– Балигъ булмаган балалар өчен җаваплы кешесе – әтисе, әнисе яки опекуны – документлар белән Пенсия фондының яшәү урыны буенча бүлегенә бара. Ата-анасын югалткан сабый балалар йортына җибә­релгән икән, ул оешмадан вәкил гариза язып китә. Акча ай саен бала исеменә күчереп барыла. Әтисен яки әнисен югалткан бала 14 яшьтән узган, кулында паспорты бар икән, Пенсия бүлегенә гаризаны үзе тапшырырга мөмкин.


 
“Җырлыйк әле”гә милли кием җитми

 
“ТНВ” каналында баручы “Җырлыйк әле” тапшыруын яратып карыйм. Анда, тамашачы буларак, үземнең дә барып утырганым бар. Чыгыш ясаучылар милли киемнән килсә, бик күркәм булыр иде. Тапшыруның авторы Нәҗип Бәдретдинов ул хакта ни уйлый икән?

 
Мөдәрис Галимҗанов.

Казан

“Татарстан – Яңа Гасыр” каналындагы “Җырлыйк әле” тапшыруының авторы Нәҗип Бәдретдинов:


– Тапшыруга төрле кеше килә. Барлык җырны да милли кием белән җырлап булмый. Романслар башкарганда, түбәтәй белән басып тору ничектер килешеп тә бетми. Миллигә генә корылса, фәкать халык җыр­лары гына яңгыратырга кирәк. Безнең программа күбрәк социализм вакытындагы ретро җырлардан тупланган. Кемдер түбәтәй-калфакны үзе белеп кисә, кайберсенең милли киеме булмаска да мөмкин. Шуңа күрә андый шартлар, чикләүләр куймыйбыз.



Программаны үзгәртмәгез!


“Халык авазы” рубрикасы әйбәт яңалык булган. Менә шалтыратырга җай чыкты. Элек газетаның җомга санында “МАТЧ ТВ” программасы бирелә иде. Хәзер шуны туктаттыгыз. Кире кайтаруыгызны сорыйбыз.


Ринат Гаделшин.
Арча районы, Айван авылы


Байтак кына газета укучыларыбыз соравы буенча, “МАТЧ ТВ” телепрограммасын газетаның җомга санында яңадан бирә башлыйбыз. Рәхәтләнеп карагыз! Программаны кечерәйткәнсез, укырга җайсыз, дип шалтыратучылар да булды. Игътибар белән карасагыз иде, ул, киресенчә, сезгә уңайлырак булсын өчен, зуррак шрифт белән чыга башлады.

 

 

Дару кайда арзанрак?


Хатыным авыргач, ай саен бик күп дару алырга туры килә. Алар төрле даруханәдә төрле бәягә сатыла. 50–100 сумга кадәр аерма бар. Ник бәяләр шулай аерыла?


Миңнур Хафизов.

Казан

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы:


– Дәүләт яшәү өчен мөһим дарулар исемлегендәге препаратлар хакын гына бер чама тота. Аларга дару җитештерүче тер­кәгән бәя куела һәм һәр төбәктә кү­мәртәләп-ваклап сату өстәмәсе чиге бил­геләнә. Башка пре­паратларга, ихтыяҗ­дан чыгып, һәр даруханә хакны үзе билгели ала. Кирәкле даруларның кайсы да­руханәдә сатылуын 003 номерына, кесә телефоныннан 222-00-03 номерына шалтыратып белешергә мөмкин.

 

 

Чүп заводы кирәк


Чүп яндыру заводы бик кирәк. Халык аны төзүгә каршы килмәсен иде. Ни өчен дигәндә, студент чакларда урам себерүче булып эшләдем. Үлгән мәчеләр, күселәр бик күп очрый иде, алар җирдә таркалып ята. Шулар сулыкларга эләгә, суны без эчәбез. Әллә нинди чирләр килеп чыгарга мөмкин.


Фәрит Хәйруллин.

Казан

 

 

Эшегез дәвамлы булсын!


Газетаны озак еллар даими яздырып укыйм. Риман Гыйлемханов, Рәшит Мин­һаҗ, Гөлинә Гыймадова һәм башка жур­налистларның язмаларын яратам. Яңа җитәкче Гөлнара Сабировага исәнлек-саулык, эшен­дә уңышлар телибез. “Халык авазы” рубрикасы дәвамлы булсын иде. Язучы Зиннур Хөсниярне “Әтил буенда” романы өчен Габдулла Тукай исемендәге дәүләт пре­миясенә тәкъдим итәсе иде. Аның әсәрләрен халык яратып укый.


Берлия Кәримова.

Әлмәт

 

 

Авылны онытмагыз!


Үсентеләрне, яңа сортлы бәрәң­ге­ләрне авылга алып килеп сатуны оештырсыннар иде. Авыл халкы шәһәрне тәэмин итеп тора бит, шәһәрләр дә авылга килсен!


Фәрхат Шиһабиев.
Яшел Үзән районы, Татар Танае авылы


Сәхифәне Фәния Арсланова әзерләде


16 апрель көнне сәгать 10нан 12гә кадәр сезнең белән элем­тәдә бүлек мөдире Сәрия Мифтахова була. Сорауларыгызны, әй­тер сүзләрегезне 222-09-64 номеры буенча җит­керергә мөмкин.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 56, 12.04.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр