ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 122, 19.08.2017/

Бездә грипп юк әле...


Яңа ел каникулы вакытында “Ашыгыч ярдәм” станциясе белгечләрен чакыру бермә-бер арткан. Гыйнварның икесендә Казан буенча шалтыратулар 2 мең 260ка җиткән. 500дән артык кеше салкын тиюдән, тирән сулыш юллары вируслы инфекциясе чирләреннән, температурасы күтәрелүдән зарланган.

1-1
– Тизрәк килеп җитегез, температурам 38 градуска җитте, дип чакыручылар да булды, – ди Казандагы “Ашыгыч медицина ярдәме” станциясе баш табиб урынбасары Марина Воронцова. – Безнең халык тән температурасы күтәрелүдән уттан курыккан кебек курка, үләм икән дип уйлый. Алай түгел бит инде. Температура күтә­релгәндә, организм чир бе­лән көрәшә.


Бу очракта “ашыгыч яр­дәм” чакырмыйлар, участок табибына шалтыратыгыз, дип киңәш бирә белгеч. Тик бәйрәм көннәрендә поликлиника белгечләренең кү­бесе ялга таралыша. Кизү торучылар гына эшли. Авылдагы фельдшерларның гына ялы юк. Алар чакыру булганда төн уртасында да чыгып чаба, рәхмәт яугырлары. Менә озакка сузылган каникул артта калды, гадәти эш көннәре башланды, шө­кер. Поликлиникаларда эш җай­лангач, “ашыгыч ярдәм” чакыручылар да кимегән. Рос­потребнадзор белгечләре әйтүенчә, республика буенча алганда, ОРЗ, ОРВИ белән авыру очраклары әллә ни арт­маган. Татарстанда соңгы атнада 14 мең 345 кеше, ти­рән сулыш юллары вируслы чирләре белән авырып, бел­гечләргә мөрәҗәгать ит­кән. Алдагы атна белән чагыштырганда, 23 процентка азрак, диләр.


Киләсе атнада авыручылар кискен артырга мөмкин, чөнки балалар мәктәпкә, бакчага китте, өлкәннәр эш урынына әйләнеп кайтты, һава торышы да үзгәреп тора. “Яңа елга кадәр ул-бу си­зел­мәгән иде. Узган атнада температуралары күтәрелеп, берничә әби-бабай кисәк урынга егылды. Аларның өй­ләренә үзебез барабыз, – ди Кайбыч районының Борындык авылы фельдшеры Роза Тимургалиева. – Бик каты авырыйлар, кайберсенең тем­пературасы 40 градуска кадәр күтәрелде. Дару эч­сәләр дә, ул тиз генә төшми, өч-дүрт көн саклана. Каникул чорында шәһәрдән авылга ялга балалар, оныклар кайтты. Вирусны да шулар алып кайтты, әби-бабайларга шул җитә калды, күрәсең...” Роза апа, дарудан тыш, мүк җиләге морсы, әфлисун согы,  җир җиләге чәе эчәргә киңәш итә. Авыл кешесе җәй көне мәтрүшкәне, юкә чәчәген күп итеп җыеп куйды. Бүген шуларны кулланыр вакыт. “Бер көнне кичтән, кыл кыймылдатырлык та хәлем калмагач, урынга аудым. Грипп килеп җитте, ахры, дип котым алынды. Аның ни икәнен яхшы беләм, узган ел атнадан артык авырдым, әҗәлем шул дип уйлаган идем. Быел дәвалануны иртәрәк башларга булдым. Даруларны да алдан ук алып куйдым. Шуларны эчтем, кызым, юкә чәчәген төнәтеп эчертте, ул бик нык тирләтте. Тир белән бергә авыруым да чыгып китте бугай, иртән бик кәефле уяндым. Шуннан бирле чир бер дә үзен сиздергәне юк әле”, – ди 75 яшьлек күршебез Разия апа. Иң мөһиме: үтәр әле, дип кул кушырып утырмаска, үлән чәйләре эчәргә, суган, сарымсак ашарга, урамга чыкканда җылы кие­нергә...  


Роспотребнадзор бел­геч­ләре мәгълүматлары буенча, тирән сулыш юллары вируслы инфекциясе белән байтак гаиләләр чирләп алса да, грипп диагнозы әлегә бе­рән-сәрән кешегә генә куела. Эпидемиологлар быел грип­п­ның Гонконг төре көтелә дип кисәткән иде. “Гриппның риновирус, аденовирус инфекциясе һәм башка бик күп төрләре бар. Гонконг гриппы да бүтән­нәреннән әллә ни аерылмый: температура күтә­релә, борын тыгылганлыктан, сулыш алу авырлаша, калтырата, буыннар сызлый. Вакытында дәваланмаганда, өз­легеп, пневмония чире башланырга мөмкин. Бу сезонда республикада гриппка каршы вакцина ясатучылар күбрәк булды, аның кирәген аңлый башладылар кебек. Шуңа күрә грипп белән авыручылар да азрак булыр дип уйлыйбыз. Прививка ясатучылар да сирәк кенә булса да  авырый. Тик чир көчле формада булмый, алар арасында өзле­гүчеләр дә юк диярлек”, – ди Татарстанның баш инфекционисты Хәлит Хәй­рет­динов. Белгеч фикеренчә, хәзер инде вакцина ясатырга соң, шуңа күрә вирустан сак­лануның башка чараларын күрергә кирәк: поливитаминнар эчәргә, урамнан кергәч, борын эчен тозлы су белән юдырырга, кулны ешрак сабынлап юып йөрергә, биткә берничә кат марлядан тегел­гән битлек кияргә. Әзер бит­лекләр даруханәләрдә, кайбер кибетләрдә дә сатыла. 


Авыручылар күп булмаганлыктан, мәктәпләрдә укулар бик сирәк өлкәләрдә генә тукталган. Әйтик, Волгоградта каникул 15 гыйнварга кадәр озынайтылган. Санкт-Петербургта эпи­демиянең кызган чагы булмаса да, балаларны мәктәпкә “иләк аша уздырып” кына кертәләр. Ул алдан ук гыйнвар азак­ларында булыр дип фаразланган иде.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 4, 11.01.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр