ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 57, 19.04.2019/

Мигрантлар килми. Чыбыркыны кем шартлатыр?

 

Россиянең статистика идарәсе соңгы вакытларда зур ачыш ясады: 2014–2016 елларда без зарланган кризис чынлыкта булмаган икән. Россия икътисады гел үсештә булган, хәзер исә тагын да кызуланып маташа. Росстат бухгалтерлары яшереп тормый: саннарны шомарту һәм лаклау өчен, башка төрле методика кулландык, диләр.

4-1  
Ярый, хуш, саный белеп сана­саң, икътисадны колагыннан тартып үстереп була дип уйладык, ди. Әмма рәсми статистиканың саннары санга чагышмый. Шуңа күрә җитди икътисадчылар һәм бел­гечләр: “Росстат саннарына ышанырга һәм алар­ны җитдигә алырга ярамый”, – дигән хөкем карарын чыгарып куйдылар инде. Уртача хезмәт хакла­рының югары орбитага чыгуы турындагы җырны, тормыш торган саен яхшыра бару турындагы мифларны читкә куеп, Росстатның үз таблицаларыннан ук хәлнең мөшкел булуын исбат­лау­чылар җитәрлек. Илдәге социаль һәм икътисади хәлнең торышын кайбер кыек индикаторлар төгәл­рәк сөйли. Кайвакыт Росстат үзе дә россиялеләрнең аяк киеме алырга акчалары җитмә­ве турында әйтеп, югары җитәк­челекне гаҗәплән­дереп куйгалый.


Илдәге матди хәлнең ни дә­рә­җәдә булуын сөйли торган бер­ни­чә кыек индикатор бар. Шу­ларның берсе – илгә мөһаҗирләр килү-китүен чагылдыра торган саннар. Ил үсештә булса, аңа читтән эшче куллар агыла. Бер бездә генә түгел, бу Европада да шулай. Демографик кризис шартларында икътисадны эшче кулларны импортлау хисабына гына үстереп була. Туу коэффициенты югары булган илләр генә эшче кулларны читкә озаткан килеш үсеш потенциалын саклап кала ала. Андый илләрдә гаиләдән бер яки ике кешенең читкә китеп эшләве уңай икътисади йогынты ясый: а) ил икътисадына валюта яңгыры ява; б) эшсезлек мәсьәләсе өлешчә хәл ителә.


Россия андый илләр хисабына керми. Безнең гражданнар читкә чыгып китсә, илгә акча кайтармый, чөнки бөтенләйгә китәләр. Әле җитмәсә, аларга ияреп, капитал да кача. Россиядән качарга теләү­че­ләр саны исә прогрессия тәрти­бендә үсә. Әле менә соңгы көн­нәр­дә генә дә беспилотниклар җи­тештерүче компаниянең эшчеләре белән бергә АКШка күчеп китүе турында хәбәрләр күренде бит. Без­дә үзләре җитештергәнне сата алмаганнар, Америка исә аларның продук­циясенә кызыккан, өстәмә акча түли-түли, “баш миләре”н һәм алтын кулларны үзенә чакыртып алган.


Мондый вәзгыятьтә мигрантларга ихтыяҗ икеләтә арта. Безгә, гадәттә, кара эшкә яраклы көчләр килә. Югары технология белгеч­ләре дә килер иде, үзебез­неке­ләргә эш юк. Тик соңгы вакытта урам себерүчеләр, йөк төяүчеләр дә Россиядә төпләнеп эшләргә ашкынып тормый. Моның икътисадка бәйле берничә сәбәбе бар. Беренче һәм төп сәбәп: хезмәт хаклары җитәрлек югары түгел. Үз илеңдә яисә якынрак башка бер илдә эшләп алып була торган акчаны ерактагы төньяк иленнән эзләп йөрмәссең бит инде. Соңгы елларда Казахстанда һәм Әзәрбайҗанда хезмәт хаклары үсеп, уртаазияле мөһаҗирләр шуларга юл тота башлаган. Боларның бит инде менталитетлары да бер-берсенә якын, климат шартлары да охшаш.


Икенче сәбәп: Россиягә хезмәт хакларын түләү өлкәсендә узган гасырның туксанынчы елларындагыга охшаган вәзгыять әйләнеп кайтып маташа. Эшләгән акчаңны айлар буена ала алмыйсың. Авыл хуҗалыгында гына түгел, төзелеш­тә дә хезмәт хаклары вакытында тү­ләнми. Газета хәбәрче­сенең, төзе­лештә эшләп, үткән елның де­ка-­ б­реннән бирле хезмәт хакы күр­мәгән танышлары бар. Мигрантлар исә “кош хокукы”нда эш­лиләр һәм аларга “күпме бирә­чәгебез бар, барысын да кичердек” дип әйтергә дә бик мөмкиннәр. Элек җайлы иде: берсе китсә, икенчесен эшкә ала­сың да вәзгыятьне кабат­лыйсың. Тик мөһаҗирләр дә бу вәзгыятькә аяклары белән тавыш бирә хәзер, бушка эшләргә теләмиләр.


2018 елда Россиягә эшкә ки­лүчеләр саны 4 процентка киме­гән, илләренә кайтып китүчеләр кискен рәвештә 16,9 процентка үскән. Хәлне үзебездәге демографик вәз­гыятьне яхшыртып кына төзәтеп булыр иде. Тик илнең күпчелек төбәкләрендә туучылар саны үлү­челәрдән кимрәк. Безнең Татарстанда хәл илдәге гомуми фоннан бераз уңайрак, әмма бө­тен илдә бара торган процесстан без дә читтә кала алмыйбыз. Бездә әлегә чит илләрдән килгән мигрантлар саны бераз үсә, әмма үсеш индексы барыбер кимүгә таба. 2017 елда чит илләрдән килгән мөһаҗирләр саны 4791 кешегә арткан булса, 2018 ел күрсәткече – 2737 генә.


Бер яктан караганда, куанычлы хәл бит инде бу, дип уйлыйсың. Үзебезгә эш мәйданы артачак. Чит мәдәният әһелләре белән конфликтлар саны да кимер. Ни дисәң дә, мөһаҗирләргә мәхәббәт ташып тормый әле җәмгыятьтә. Әмма мәсьәлә барыбер кыен хәл тудыра. Бездә (Ташкичүдә), мәсәлән, хуҗа­лык көтүен читтән килеп төпләнгән гаилә балалары көтә. Аларны кусак, яисә үзләре күчеп китсә, вакансия бар, тик эшләргә кеше юк. Ил икътисадында дә хәл шундый ук бит инде. Көтүчеләр бөтенләйгә юкка чыкты дип күзаллыйк. Бу сыерларның баш саны кимү белән кайтаваз бирәчәк. Россиядә болай да сыерларның баш саны кими, пальма маен сатып алу арта. 2017 елның гыйнвары белән чагыштырганда 2019 елның гыйнварында зыянлы ул продукт­ны сатып алу 27,8 процентка арткан. Монда бит инде дилемма бик ачык куелган: йә сыер сөтен тулысынча пальма мае белән алыш­тырасың, йә көтүне үзең көтәсең.


Авылларда чыбыркы сел­тәр­лек куллар хәзер ел саен кими, демографик кризис нәкъ менә салаларны “урып” килә. Менә карагыз: Бөгелмә районында халык саны 2016 елда 814 кешегә кимесә, 2017 елда кимү күрсәткече 1196га кадәр җиткән. 2018 ел статистикасы әле чыкмады, анда нинди саннардыр. Санаганда ялгышмаган булсам, 34 авыл районында кеше саны кими: туу коэффициенты түбәнәя, үлем­неке арта. Әйтик, Тәтеш районында үлем коэффициенты 2017 елда 16,40 булса, 2018 елда 19,30га җит­кән. Бу куркыныч санны ки­меткән берничә генә авыл районы бар. Әҗәл чалгысы нәкъ менә авылларны күпләп кыра. Чагыштырыгыз: Чаллыда үлем коэффициенты – 8,6. Авыл район­нарының иң яхшы күр­сәткече – Балтачта, анда ул 10,80гә тиң.


Чамалый торгансыздыр инде: авылларда туу коэффициенты бик түбән. Балык Бистәсе, Тәтеш, Кайбыч, Чүпрәле районнарында балалар бик көттереп кенә туа. Башка елларда без туу күрсәткече түбән булган өчен тәнкыйтьләгән Апас районында туу коэффициенты аз гына үскән, 6,90нан 7,90га җиткән. Бу мәсь­әләдә гел безнең каләм очына эләгә торган әтнәләр 8,40тан 10,90га кадәр җиткергәннәр әлеге коэффициентны. Тик мондый позитив саннар бик аз күренә шул статистик таблицада. Менә шуннан сорауны кабыргасы белән куярга туры килә инде: сыерга печәнне кем сала, аны кем сава, чыбыркыны кем шартлата?

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 54, 12.04.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!