ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 88, 22.06.2019/

Күгеш авылында – көрәш. Клуб өчен җир беткәнмени?

 

Март аенда Яшел Үзән районының Күгеш авылы җирлегендә (бу җирлеккә тагын Айдар һәм Әрә-Тугай авыллары керә) авыл җыены булды. Халык белән очрашырга килгән республика һәм район җитәкчеләре катгый төстә, быел җирлек территориясендә клуб төзелмәячәк, Күгеш белән Тугай авылын тоташтыручы юл да булмаячак, дип әйтеп киттеләр. Ә өмет зурдан иде, чөнки клуб төзелә дигән сүз дә күптән йөри, әзерлек эшләре дә бара.

5-1  
Клуб

Миңа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңне­ха­новның кайчандыр, һәр кеше үз авылы өчен нәрсә дә булса эшләргә тиеш, дигән сүзе этәргеч ясады бугай. Эшлисе эшләр, чыннан да, хәттин ашкан. Колхоз бетеп, җирләр “Кызыл Шәрык”ка күчкәннән бирле, авыл эчендәге “байлык”ка кул тимәү сәбәпле, булган корылмалар җимерелеп бетте диярлек.

 
Клубка да күптән эч пошып йөри. Өч авылның көзгесе кебек ул чөнки. Олы юлдан борылып, тау башына күтәрелгәч, Айдар белән Күгеш чигендә юлчыларны да, кунакларны да, авылдашларны да менә инде 60 ел балаларыдай “каршы ала”. Тик соңгы вакытта хәл-әхвәлләре генә бик начарланып китте: 2013 елдан бирле авария хәлендә. Эшне нәр­­­­­­сә­­дән булса да башларга ки­рәк иде. Авылдашлар белән киңәш-табыш коргач, алар, имзаларын куеп, “Ватаным Татарс­тан”га хат юлларга булдылар. 2017 елның башы иде бу. “...Мо­ңарчы нишләп яттыгыз дип әйтә күрмәгез. Югарыга шикаять язудан тартынып, районда хәл итми калмаслар дип уйладык, чөнки вәгъдәләрне сибеп кенә тордылар. Без инде “Авыл клубы” республика программасы буенча 2015 елда да, 2016да да клублы булырга тиеш идек. Инде былтыр да, 2016да башлыйбыз да 2017дә төзеп бетерәбез, ди­деләр. Булмады... Хәзер Татарстанда клубсыз авыл калмады бугай инде. Безнең клуб 1960 елда авыл халкы көче белән, карьердан таш чыгарып төзел­гән. Бүген анда магнитофон, микрофон, тавыш көчәйт­кечтән баш­ка җиһаз юк. Спорт җиһаз­ларыннан шахмат, шашка бар. Соңгы ремонт 1986 елда үткә­релгән. Җит­мәсә шушы ук бинада китапханә дә урнашкан. Кыскасы, 248 хуҗа­лык булган өч авыл инде ничә еллар әдәбиятсыз да, мәдә­ниятсез дә яшәргә мәҗ­бүр”, – дигән сүз­ләр бар бу хатта.


Әлеге хәлләр минем өчен яңалык түгел, район җитәкче­ләренең вәгъдәләренә мин үзем дә шаһит. Эшне, әллә ниләргә өмет итмичә, газетада басылган шушы үтенечне төрле инстан­цияләргә җибәрүдән башладым. Озак көттермәделәр. Район башлыгы А.В.Тыгиннан, Татарстан­ның Мәдәният министрлыгыннан, Дәүләт Советының Мәдә­ният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитетыннан кил­гән җавапларны папкага урнаштырып куйдым. Районнан килгән хатта: “ ...Әгәр “Авыл клубы” республика программасы озайтылса, Күгеш клубына капиталь ремонт ясау 2020 елда каралачак”, – дип язылган. Аннан соң аңла­шыла инде, мәгълүм мәзәк­тәгечә, йә ишәк, йә Хуҗа... Калганнарында исә, бу эшне район үзе хәл итә, дип хәбәр иткәннәр.

Хокук яклау

 Авыл халкы язган хатны алып, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская янына юл тоттым. Эчтә барыбер ниндидер өмет чаткысы бар. Берен­чедән, Сәрия ханым – Яшел Үзән районында эшләп киткән кеше, төбәк­тәге авыл хәлләрен яхшы белә. Икенчедән, ул үзе дә тамырлары белән Әрә-Тугай авылыннан. Әтисе үскән нигез урыны, йорты җимерелеп бетсә дә, бар әле. Авылның өлкәнрәк кеше­ләре бәләкәй Сәриянең авылга әбисе янына кайтып йөрүен дә яхшы хәтерли. Сәрия ханым янын­нан сөйләшеп чыкканда, миңа инде клуб салу эше хәл ителде кебек тоелган иде. Сөй­ләшермен, яр­дәм итәргә тырышырмын, җавап бирермен, диде бит. Чыннан да, рәхмәтебез зур, сүзендә торды ул. Берни­ка­дәр вакыттан алынган җавап күңел юатырлык иде. “Безнең тарафтан Яшел Үзән районы башлыгы А.В.Тыгинга юлланган үте­неч буенча Күгеш авылы клубы капиталь ремонт ясау яки төзү өчен 2018 елга “Авыл клубы” программасына кертелде” диел­гән иде анда. Шундый олы проб­ле­маның җиңел генә хәл ителүенә куану­ның иге-чиге булмады. Озак вакыт үтмәгән, авылга районнан да белгечләр килеп төш­кән һәм... Күгеш авылы читендә, сыер фермасы артында 50 кешелек клуб салып бирергә вәгъдә итеп киткән­нәр. Ярты гасырдан артык авыл­ның йөзе булып утырган клубны (иң мөһиме, ул өч авыл халкына да йөрергә уңай­лы) сыер фермасы артына күче­рергә теләүләре­нең дә сәбәбе бар: ерак түгел мәктәп урнашкан, шуңа җылыту системасын тоташтырырга җай­лы икән. Ә капиталь ремонт ясау яки яңа клуб төзү турында хәтта ишетергә дә телә­мәгәннәр. Әл­бәттә инде, 248 ху­җалык, 634 кеше яшәгән авыл җир­леге өчен бу – башка сыймас­лык хәл. Ниндидер яр­дәмгә ымсынып, яңадан Сәрия Харисовна белән элемтәгә керәм. Бу юлы ул кырт кисте: “Мин программага кертергә булыштым бит инде. Калганын авыл халкы белән эш­ләп бетерегез. Алар риза булмаса, үзгәртерләр”, – диде. Тыңла­дык без бу киңәшне. Авыл җир­леге башлыгы Альберт Гатауллин җыелыш җыйды. “50 кешелек клуб төзүгә без каршы”, – дип, авыл халкы беркетмәгә кул куйды.


Аңлашу

Ярдәм көтелмәгән җирдән килде. Бер башлагач, ташларга да уңайсыз, авыл халкы аңлап та бетермәс, дип аптырап утырганда, хезмәттәшем Риман абый Гый­лемханов сүз катты. “Әллә Ха­­физ Миргалимовка мөрә­җә­гать итеп карыйсыңмы? Кеше хәленә керә белә ул. Үзең өчен йөрмисең бит. Халык өчен. Булдыра алмаса, киңәшен булса да бирми калмас”, – диде. Төрле инстанцияләрдән җыелган бер күч документны күтәреп киттем Дәүләт Советы Коммунистлар партиясе фрак­циясенең кабул итү бүлмәсенә. Кердем. Аң­латтым. Игътибар бе­лән тың­ла­ганнан соң, Хафиз Гаязович: “Башта кайтып киләбез. Мин барысын да үз күзләрем бе­лән кү­реп, авыл халкы белән очрашып сөйләшергә тиеш”, – диде. Клуб­­ның черегән идәннәрен, тү­шәм­нәрен, араталары җиме­ре­леп төшү сәбәпле, бишек кебек селкенеп торган сәхнәсен күр­гәч, сүзсез калып, ахыр чиктә: “Татарстан Республикасында минем мондый клубны күргәнем юк иде әле”, – дип кенә әйтә алды ул һәм партия линиясе буенча, бер­сүз­сез, ярдәм итәргә алынды. Бе­лүемчә, ел буена сузылган мә­рәкә аның өчен дә җиңел булмады. Бу эшкә кагылышлы бөтен инс­танцияләр белән сөйләшү алып барганнан соң, Хафиз Миргалимов, Күгеш авылы җир­легенә клуб кына да түгел, күп функцияле үзәк кирәклеген җит­кереп, Пре­зидентыбызның фатихасын алды. Үзәктә 200 кешелек залдан тыш, җирлек хакимияте, ФАП, авыл китапханәсе өчен дә урыннар тәгаенләнергә тиеш.

Бездә җир беткәнме?

Башта ышанып җитмәгән идем. Дәүләт Советында Коммунистлар партиясе фракциясенең хисап җыелышында Хафиз Миргалимовны тыңлаганнан соң, күңелгә, ниһаять, ниндидер бер тынычлану хисе иңде. Ул журналистлар белән очрашуда безнең авылдагы хәлләр, күп функцияле үзәкне төзү эшләре буенча тәф­силләп-тәфсилләп сөйләде. Тик иртәрәк шатланганмын. Без, көт­мәгәндә­-уйламаганда, җир мәсь­әләсенә килеп төртелдек.


Җирлекнең генераль планында Айдар белән Күгеш арасындагы җирләр барысы да авыл ху­җалыгы билгеләнешендә булып чыкты. Әле ул гына да түгел. 1960 елда төзелгән клуб үзе дә, Күгеш авылы җирлегенең муниципаль милке булып, 2006 елда гына теркәлгән. Аңа кадәрге чорда бернинди документлар булмаганмы, әллә инде булып та югалганмы, кыскасы, архивта эз­ләнүләр бернинди нәтиҗә бир­мәде. Хәзер инде җир мәсьәләсен законлаштыру белән бергә 1960 елдан 2006 елга кадәр клубның, чыннан да, ике авыл уртасында утырып торганын исбат итәргә кирәк булып чыкты. Район җитәк­челәре мондый мәрәкә белән вак­ланып торуны тагын кирәк дип санамады. Җирлек җитәк­че­сенә күп функцияле үзәкне әлеге дә баягы шул сыер фермасы артындагы буш урынга салырга ризалык бирү турында өч көн эчен­дә халыктан имза җыярга кушканнар, чөнки авыл эчендә клуб төзерлек башка буш мәйдан юк.


Алга китеп шуны да әйтим. Соңыннан юристлар әйтүенчә, клубны ферма артындагы мәй­данга да төзеп булмас иде. Бе­ренчедән, балалар учреждениесе янында күңел ачу биналарын урнаштырырга ярамый, икен­че­дән, төзелешнең мәктәп өчен тә­гаен­ләнгән биләмәгә керүе бар, өчен­чедән, бу территориядә җир астыннан газүткәргеч торбасы да салынган.


Шулай итеп, тагын киеренке көннәр башланды. Бу юлы җир эш­ләре белән шөгыльләнүче юристны эзләп табып, ярдәм итү­ен сорадым. Авыл халкы бу хәлгә: “Бездә җир беткәнмени?” – дип шаккатты. Чыннан да, ышанырлык түгел бит. Ике авыл арасындагы элек социаль объектлар төзелгән мәйдан­нарның барысы да авыл хуҗалыгы билгелә­не­шен­дәге җирләр икә­нен һәм 2006 елда гамәлгә кергән закон буенча анда бернинди тө­зелеш алып барырга ярамаганлыгын авыл кешесе аңласа да, аң­ларга телә­мәячәк. Әнә бит ул җир күп һәм кычыткан, алабута үсә, хәрабәләр аунап ята. Элек яраган, хәзер нәрсә булган, дип кенә әйтәчәк­ләр.


Кулда булган барлык документларны юристка тапшыргач, авылга кайтып, аңлашылып бет­мәгән нәрсәләргә тагын бер тапкыр күз салгач, ниһаять, ул бу хәл­дән чыгу мөмкинлеге бар дигән нәтиҗә ясады. Яшел Үзән­дәге җи­тәкчеләрдән рөхсәт алып, бер төркем белгечләр алып кайтып, яңа документлар рәсми­ләш­терә ­башладылар. Тагын көтел­мәгән хәлләр килеп чыкмасын дип, бүген әнә шул документларны көтеп ­ятыш. Клуб төзелеп бет­кән­че, бу хакта кат-кат язарга туры килмәгәе әле.

 

P.S. Быел авыл җыенына килгән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов та: “Минем мондый клубны үз гомеремдә күргәнем юк”, – дип китеп барган. Башкалар да гаҗәпләнә. Ә күрше авылда җыен үткәрелгәндә: “Күгештә клуб төзеләчәкме соң?” – дигән сорауга районнан килгән вәкил, алар­ның яңа клубны үз гомерләрендә күрәчәкләре юк, дип җавап биргән. Югыйсә, шундый файдалы эш эшләгәне өчен Хафиз Миргалимовка рәхмәт­ләрен җиткереп, бөтен мәшәкатьне үз кулларына аласы да, Күгеш авылын клублы гына итәсе бит инде. Минемчә, бу эшне гамәлгә ашыру буенча районда бер куратор билгеләнергә һәм ул бөтен эшләрне алып барырга тиеш иде ке­бек. Ә без һаман каршылык­ларга очрыйбыз. Ни өчен икәне генә аңлашылып җитми.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 56, 12.04.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр