ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 57, 19.04.2019/

Миләүшә Айтуганова: "Якут киносы чыга икән, зал тутырып киләләр. Ә бездә бу культура юк"

 

Казанда халыкара мөселман кинофестиваленә әзерләнәләр. Әлеге чарада Татарстан киносына чит ил продюсерларының игътибарын җәлеп итәргә тырышачаклар. Киноиндустриянең азау ярган продюсерларын Татарстан киносы җәлеп итә алырмы? Гомумән, бездә кино ни хәлдә? Бу һәм башка проблемалар хакында “Татаркино” оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова белән әңгәмә кордык.

18-1

– Миләүшә ханым, төрле илләрдә үткәрелгән кино­фести­вальләрдә актив катнашасыз. Татар киносын чит илдә ничек кабул итәләр? Халыкара мәй­данга алып чыгарлык көчле фильмнарыбыз дип кайсыларын атар идегез?

 
– Бүген чит илгә алып чыгарлык әйбәт фильмнар бар. Элегрәк бу юнәлештә режиссер Салават Юзеев бик актив эшләгән иде. Ул “Кор­бан-роман” һәм кыска метражлы фильмнары белән халыкара фес­тивальләрдә катнашты, урыннар алды. Аннан Илшат Рәхимбай “Пред­ставь” фильмы белән чит илләрдә шактый йөрде. Соңгы елларда “Хәлимә” (реж. – Юлия Захарова), “Байгал” (реж. – Илдар Ягъ­фәров), “Мулла” (реж. – Рамил Фазлыев, Әмир Галиәскәров) фильмнары чит ил тамашачысы мә­хәббәтен яулый. “Хәлимә”не генә алсак та, сигез халыкара фес­тивальдә катнашты, махсус номинацияләрдә бил­геләп үтелде. Ләкин шунысы бар, фестивальдә нибары 1-2 ел йөреп була, аннан соң фильмның алдагы язмышын кайгыртырга кирәк. Ул прокатка, йә телевидениегә чыгарга тиеш. Чит ил тамашачысының кабул ителүенә килгәндә, алар битараф калмады. Мисырның Шарм-әл-Шәйх шәһә­рендә “Байгал”ны күр­сәттек, анда елап утырдылар. “Мулла” да кызыксыну уята. Мәсәлән, Финляндиядә узган “Россия киносы көннәре”ндә “Мулла” тулы зал җыйды. Фильмнан соң бик күп сораулар бирделәр, аралашу сәгать ярымга сузылды. Уйлап карагыз: тамашачы ике сәгать кино карады, сәгать ярым аралашты. Бу – ярты көннәрен кинога багышладылар дигән сүз. Сорауларга килгәндә, Европа илләрендә исламга саграк карыйлар, шуңа мулла образының тормышка никадәр якын булуы белән кызыксыналар. Алар мулла турында бөтенләй башка фикердә булган. Мондый фильмнар белән без европалыларга исламның алар белмәгән ягын ачабыз, мөсел­ман­нарга карата хөрмәт уятабыз. “Хә­лимә” фильмы исә Бангладешта кызыксыну тудырды. Аларны мәк­тәп­тә хиҗап кигән балага каршылыклы мөнәсәбәт сәерсендерде. Әлбәттә инде, ислам илләрендә андый проблема юк. Ул Россия һәм Европа өчен актуаль.

 
– Аңлашылганча, Казан ха­лык­ара мөселман кинофестивале режиссерларны җанландыр­ган. Нәфис фильм төшерү дә арткан, документаль картиналар да кү­бәйгән. Әле күптән түгел “Ши­һап хәзрәт” картинасы презентациясе Камал театрында үтте. Режиссер галимне яшьләргә якы­найтыр өчен аны альтернатив музыка яшьләре белән тиң­ләштер­гән. Бәлки безгә яшьләр­гә адресланган нәкъ менә шундый картиналар җитмидер? Го­мумән, Татарстанда документаль фильм жанры ни хәлдә?


– Фикеребезне яшьләргә җит­керергә тырышабыз икән, әлбәттә, аларның телендә сөйләшергә ки­рәк. “Шиһап хәз­рәт”не традицион рәвештә эш­лә­сәләр, бәлкем, ул яшьләрне җәлеп итмәгән дә булыр иде әле. Ре­жиссерның фильмга яшьләрне тартуы, аларның карашларын чагылдыруы бу фильмга кызыксынуны бермә-бер арттырды. Ләкин ике лагерь барлыкка килде. Яшьләр бик яхшы кабул итте, фильмны күтәреп алды. Өлкән буын исә элеккеге стереотиплар буенча яши һәм аларга Шиһабетдин хәзрәтне бу рәвешле сурәтләү түбәнсетү булып тоелды. Ә бит һәрбер фильм нинди дә булса аудиторияне күздә тотып эшләнә. Кемгә адресланганын белми торып эшкә тотыну мөмкин дә түгел. Салават Юзеев нәкъ менә яшьләр өчен эшләгән һәм, миңа калса, отышлы алымнар тапкан. Әлеге картина мө­селман халыкара кинофести­валенә дә тәкъдим ителде. Жюри ничек бәяләр – карап карыйк әле. Миңа калса, ул – күбрәк авторлык фильмы. Режиссер документаль фильм­ның формасын үзгәрткән. Шуңа күрә ул бәхәс тудыра. Бәхәстән курыкмаска кирәк. Бәхәссез әйбер – тозсыз әйбер ул. Калып-кысалардан читләшкән иҗат кына фикер алышуга этәрә.


– Документаль фильм ди­гәннән, Казанның данлыклы кинохроникасы, шактый бай архивы бар иде. Кинохроника белән архив та юкка чыкты, диләр.


– Архив бар, ул беркая да китмәгән. “Татаркино”да да кино­хроникада булган бөтен материал күчерелгән, дәүләт архивында да саклана. Үзем бу әйбер белән шө­гыльләнгәч, кинохроника материаллары югалмады, дип тәгаен әйтә алам. Без заманында кинохроника материалларын туплап, “Яңа гасыр” каналында “Непрерванная лента” дигән махсус тапшыру да эшләгән идек. “Татаркино”да эшли башлагач та иң әүвәл нәкъ менә кинохроника материаллары белән кызыксындым. Безнең архивта да саклана алар. Ләкин республикада тасмадан күчерелмәгән материаллар да шактый. Алар башлыча районнарда саклана. Мин барлык районнарны да йөреп чыктым, архив метариаллары турында сораштым, нинди кино белән кызыксынганнарын белештем. Бер ай мәгълүмат тупладым. Чаллыда, Бөгелмәдә, Әлмәттә, Түбән Камада кино буенча үз архивлары бар. Ул фильмнар әле цифрлаштырылмаган, редакция­ләнмәгән. Ә бит араларында уникаль материаллар булырга мөм­кин. Татарстан кинохроникасы СССР вакытында иң көчлесе булган. Алар даими рәвештә көн саен тормышны кинотасмага яздырып барган. Элек бу жанр белән кинохроника шөгыльләнсә, бүген андый аерым структура юк. Субсидияләр белән генә документаль җанрның ки­ләчәген хәл итеп булмый. Монда йә аерым бер студия булдырырга кирәк, йә бу вазифаларны “Татар­кино”га, бәлки, архивка бирергә кирәк. Мондый тәкъдим булды. Бу мәсьәләне Татарстан кинематографистлары берлеге дә күтәрде. Без бергәләп чыгу юлларын эзлибез.


– “Татаркино” оешмасы авыл­лар белән актив эшли башлады. Район-авылларда йөргән­дә нинди проблемалар ачыкланды?

 
– Авылларда Президент программасы буенча бик зур эш эшләнде, яңа клублар салынды. Клублар бик яхшы, ләкин алар кино күрсәтү өчен җайлаштырылмаган. Аның өчен күп кирәкми: тәрәзәсенә кара пәрдә, тавыш көчәйткеч һәм проектор җитә. Программа эшлә­гәндә бу җиһазлар күздә тотылмаган. Проблема бар һәм авылларда йөргәндә, зинһар өчен, ярдәм итегез әле, дип мөрәҗәгать итәләр. Ул кыйммәткә төшми. Без аны былтыр санап карадык: бер клубка якынча 500-600 мең сум акча кирәк. Елына 10 клубны җиһазласак та, 6 млн сум тирәсе чыгым булыр һәм берничә ел эчендә мәсьәлә тулаем хәл ителер иде. Халык татар киносына шулкадәр сусаган.


– Прокат дигәннән. Соңгы вакытта зур прокатка “Водяная” (“Су анасы”) киносы чыкты. Бер яктан, татар киносының чыгымнарын каплый алуы, зур экраннарга чыгуы сөендерә, икенче яктан, нишләп саллырак фильм­нарыбыз шундый уңышка ире­шә алмый дигән сорау туа.


– Алексей Барыкин продюсерлар өчен юл ачты һәм прокат мәсьәләсендә ничек эшләргә ки­рәклеген күрсәтте. “Су ана­сы”ның исә бюджеты әллә ни зур түгел. Барыкин, 3 миллион сум тирәсе, ди. Шуңа күрә чыгымнарын каплаулары ышандыра. Аз акча кертеп, күп табыш алырга омтылу – якутлар 15 ел элек башлаган юл. Сүз уңаеннан, аларда дәүләт кинотеатрлары юк, барысы да коммерциягә корылган. Якутиядә киноны халык үзе күтәрә. Якут киносы чыга икән, шунда ук күтәрелеп чыгалар, зал тутырып киләләр. Ә бездә бу культура юк. Безнең халык Голливуд киносын карый, Россиянекен карап сүгә, татар киносына битараф. Шулай да кул кушырып утырмыйбыз, халык белән эшләүне дәвам итәбез. Прокат – система буларак хәл ител­мә­гән өлкә. Дөресен әйтик, төбәк­ләр­дә эшләнгән фильмнар Россия прокатына кирәк түгел. Без “Мулла” белән чыгып карадык, ләкин эш барып чыкмады. Прокат оешмалары, нинди телдә, диләр. Татар телендә, ләкин субтитрлар бар, дибез. Аларга андый фильм кирәк түгел. 200 миллион сум акча эшләп булмаса, алмыйбыз дигән шарт та куялар. Шулай да, кассага эшли алмый торган фильмнар да прокатка чыга башлаган иде. Моңа мисал итеп якут кинотасмаларын китерергә була. Алар “Убийца” дигән фильм­нары белән чыктылар һәм әллә ни күп тамашачы җыя алмадылар. Башкортстаннан Айнур Әскәров­ның “Из Уфы с любовью” дигән фильмы прокатка чыгып карады. Күпмедер табыш булган, чыгымнар капланды, диделәр. Ләкин бит фильмның бюджеты да әллә ни зур түгел, 5-6 миллионлык кына. Әгәр инде зур, тарихи картиналар турында сүз алып барсак, аларны төшерү өчен кимен­дә 70 миллион сум акча кирәклеген истән чыгармыйк.


– Режиссерлар кинога дәүләт ярдәме булмаудан зарлана, шул ук вакытта күп кенә илләрдә дәүләт кинога ярдәм итми, әмма кино сәнгате алга киткән. Безгә киноны аякка бастыру өчен ни җитми?

 
– Европа илләрендә кино өчен махсус фондлар оештырылган. Безгә дә шундый фонд кирәк. Лә­кин фондның акчасы булырга тиеш. Кинога бүлеп бирелгән 2-3 миллион сум – ул бик аз, иҗат төркемен үчекләү кебек кенә килеп чыга. Әйтик, “Сафа һәм Саҗидә” дигән фильмга 2 миллион сум акча бүлеп бирелде. Ләкин бит тарихи фильм­да шул чорны күрсәтү өчен костюмын тектерергә, декорациясен корырга шактый чыгымнар тотарга туры килә. Мәскәүдә, мәсә­лән, 2 миллион сум түләмәсәң, сценарий язарга да алынмыйлар. Ә без бөтен фильмны шушы суммага сыйдырырга тиеш. Субсидияне аласың икән, сыешырга һәм ул фильмны теләсә ничек төшереп бирергә кирәк. Ләкин болай була алмый, ярдәм итмисең икән, кино күтә­релеп китмәячәк. Россия милли кинематографиягә ярдәмгә атлыгып тормый. Бәлкем, без аларга начар сценарий тәкъдим итәбез­дер. Мин бу очракта, шәп сценарийга ярдәм итмәделәр, дип әйтә алмыйм. Бәлкем, башка төбәк­ләр­дән яхшырак материал кил­гәндер һәм алар бәйгедә җиңеп субсидия отканнардыр. Безгә исә камил­ләшер өчен һаман эшләргә кирәк. Мин, безнең режиссерлар бүген өйрәнү стадиясендә, дим. Аларга өй­рәнү мөмкинлеге бирергә ки­рәк. Күбесе өйрәнү өчен реклама өлкәсенә мөрәҗәгать итә һәм шуның белән мавыгып китә. Без шул рәвешле бик күп талантларны югалттык. Чөнки аларга да тормышны алып барырга, гаиләне туендырырга кирәк. Нәтиҗәдә Татарстан зур картиналар төшерү өчен һаман да җитлегә алмый.


– Ә халыкка саллы фильм­нар, бигрәк тә тарихи фильм­нар кирәк.

 
– Аларны төшерер өчен 200 миллион сум чамасы акча кирәк. Республика мондый сумма бүлеп бирергә әзер түгел. Шуңа күрә эзләнәбез, төрле грантлар отарга тырышабыз. Хикмәт шунда: халык­ара мөселман киносы кысасында без халыкара питчинг (бәйге) үт­кә­рергә ниятлибез. Бу – Татарстан бе­лән башка бер илнең уртак фильмы барлыкка килергә мөмкин дигән сүз. Моның өчен 8 сценарий сайлап алынды. Алар арасында “Сафа бе­лән Саҗидә”, Галимҗан Ибра­һимов әсәренә нигезләнеп язылган “Алмачуар” сценарийлары да бар. Кыскасы, шушы уннан берсенә генә булса да чит ил партнеры табылса, Татарстан киносы яңа этапка чыгачак.


– Илшат Әминов ТНВга кино павильоны булачак яңа комплекс салыначак дип хәбәр итте. “Татаркино”ның үз студиясе, павильоны булачакмы, әллә мәсь­әләгә ТНВга яңа бина салу белән нокта куелачакмы?

 
– Әгәр республикада андый павильон барлыкка килә икән, анда бергәләшеп эшләргә була. Бөтен дөньяда шундый алым кулланыла. Ягъни күп илләрдә телевидение белән кино берләшеп холдинг төзи. Сериалларга кил­гәндә, Раил Садриев белән “Тамак” дигән ситком чыккан иде. Беренче сезонда аның 10 сериясе чыкты, икенче сезон матди кыенлыклар аркасында барып чыкмады. Кеч­кенә генә булса да, тәҗрибә бар. Ләкин без бу юнәлештә 10-15 елга артта калдык. Бәлкем, күбрәктер дә. Чөнки чит илләрдә мондый сериаллар төшерү әллә кайчан башланган һәм үсеш алган. Яшьләр бү­ген интернеттан Бөек­британия сериалларын яратып карый. Бездә сериал әле яралмаган да. Шул ук фикер: тәҗ­рибә булмаса, алга китеш булмый. Башлыйк, эшләп карыйк. Казанда бер кинопавильон барлыкка килү дә яхшы нәтиҗә, димәк, колачлырак эш­ләргә мөм­кинлек туа.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 56, 12.04.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!