ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 7, 19.01.2018/

Елны ничек башларга? Гыйнвар өчен аерым киңәшләр

 

Яңа ел каникулыннан соң әкренләп кенә гадәттәге тормышка әйләнеп кайтабыз бугай. Яшерен-батырын түгел, авыр... Моңа гаҗәпләнәсе юк: гадәттәге якшәмбедән соң эш атнасын башлап җибәрү дә бер бәла бит. Ә ун көн ялдан соң инде әйтеп тә торасы юк... Озакка сузылган ялларны уздырып җибәргәч, ничек үзеңдә эш исәбен булдырырга һәм күңел төшенкелегенә бирелмәскә?

ss1
Әйе, бәйрәм – безнең өчен бө­тенләй башка вакыт. Дөнья бетереп ашыгырга, хафаланырга ки­рәкми. Күңелең ни тели, шуны эшләргә була. Шулай итеп, тор­мышыбызның кая таба, ничек баруы турында уйлану мөм­кин­леге дә ачыла. Дөрес, бу сорауның кайберәүләрне хафага да салу куркынычы бар. Ни гаҗәп: мондый кешеләр буш вакытын ничек уздырырга икәнен, үзләре өчен нәрсә кызыклы икәнен белми. Хезмәттәшләреннән кала, башка беркем белән дә аралашмыйча яшәүләренә төшенгәч, аларны коточкыч ялгызлык хисе биләп ала. Хәер, монысы – икенче мәсьәлә.


Бәйрәм нервыларны какшата


Ни өчен нәкъ менә Яңа ел каникулыннан соң эшкә кереп китүе бик авыр? Югыйсә чираттагы ял, башка озын яллар да бар. Әмма алар узып киткәч, кеше әллә ни күңелсезлеккә бирелеп утырмый. Ә менә Яңа ел яллары узгач – утыра. Нигә? Белгечләр әй­түенчә, бәйрәмне үткәргәндә артыгын хисләнүебез, эйфориягә бирелүебез шактый ук көчне суыра, нерв системасын какшата. Шуңа күрә рухи, хисси көчебезне торгызу өчен, гүя катып калгандай булабыз. Аннан килеп, Яңа ел күпләребез өчен бәйрәм генә түгел, үзенә күрә хисап ноктасы, барысын да нульдән башлауны таләп иткән психологик нокта да әле. Чыннан да, безгә нәкъ менә Яңа елда барысын да яңача башлап җибәрә алырбыз кебек тоела. Кайберәүләр, күнегүләр залына йөрермен, күбрәк укырмын, тормышымны яхшы якка үзгәртер­мен, дип уйлый. Әмма болар бик еш хыялда гына кала. Өлешчә те­ләкләребезнең бик үк дөрес булмавына бәйле бу, дип аңлатмакчы моны психологлар. Гадәттә без “тормышымны үзгәртәсем килә” яки “бәхетле буласым килә” дип теләкне бик нык гомумиләш­терә­без. Ә ничек итеп? Бөтен проблема шунда да инде. Тормышка ашсын өчен теләкне тәгаенләштерү кирәк. Ягъни тормышымны үзгәр­тү өчен шуны, шуны һәм шуны эшләргә, дип. Шул чагында кеше кайсы якка таба юнәлеш тотарга икәнен аңлаячак. Моннан тыш кайберәүләребез “чираттагы ялдан чираттагы ялга кадәр” яши: бөтен вакытын диярлек эшкә багышлап, чираттагы ялда яки каникулда гына чын мәгънәсендә яши башлый. Әлбәттә инде, мондыйларга бәйрәмнән соң үз­ләренең бурычларына керешү бик авыр.


Бурычларны онытып торасы


Психологларның күпчелеге фикеренчә, озакка сузылган яллардан соң күңел төшенкелегенә бирешмәүнең иң яхшы ысулы – нинди дә булса яңа әйбергә әзер­ләнү. Әйтик, алдагы көннәрдә нәрсә эшләргә, чираттагы ялны ничек уздырырга икәнен планлаштыру. Моннан тыш Яңа ел каникулыннан соң бер-ике атна дәвамында үз алдыңа зур бурычлар куярга кирәкми. Гомумән, гыйнвар аенда зур рухи көч таләп итмәгән һәм иңебезгә зур җа­ваплылык йөге булып төшмәгән эшләр белән генә мәшгуль булу шарт.

Бу айда:


- туйганчы йокларга тыры­шы­гыз;
- үзегезгә атналык эш исем­лек­ләрен төзегез;
- киләсе озын ялны планлаш­тыра башлагыз;
- эш көне барышында кеч­ке­нә генә тәнәфесләргә вакыт калдырыгыз;

- организмга көч-дәрт кертү өчен биш минутлык кү­негүләр ясагыз;
- эштә тоткарланмагыз.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 3, 12.01.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр