ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 90, 24.06.2017/

Ул хәзер җырларында яшәр инде...


“Бир кулыңны, гүзәлем”, “Күңелеңә авыр алма”, “Түзик, без бит кешеләр”, “Күчмә кошлар”. Бу җырларны тыңламаган, һич югы бер генә тапкыр булса да ишетмәгән кеше юктыр. Беренче нотасыннан ук күңелне биләп ала торган әлеге җырларның композиторы – Ринат Гобәйдуллин. Кичә Чаллы каласында аның белән хушлашу булды. Ринат абый 65 яшендә бакыйлыкка күчте.

4-2
Театр коллективлары, җырчылар, иҗатташ дуслары бу хәбәрдән тетрәнеп калган. Әле яшисе дә яшисе иде, ди алар. Минзәлә теат­рының баш режиссеры Дамир Сәмерханов аның театрлар өчен күп эш башкарганын, тагын да планнары булуын хәбәр итте. Минзәләдә Ринат Гобәй­дуллинның “Яра­туың чынмы?” (Р.Кә­ра­ми), “Алыштыргысыз хатын” (Ю.Әминов) спектакль­ләренә музыка язуын искә алды. Чаллы драма театры баш режиссеры Фаил Иб­раһимов аны Чаллы өчен филармония ролен башкарды дип белдерде:


– Талантлы егет, иҗат­таш дуслар идек. Ул хәзер җырларында яшәр инде.  Ә җырлары бер көнлек кенә түгел, гади, шул ук вакытта асыл, затлы. Иҗат та итте, талантлар да тәрбияләде. Урысларның “Йолдызлар фабрикасы” бар бит әле. Ринат андый фабриканы Чаллыда сик­сәненче елларда ук оештырды һәм “Сердәш” дигән исем бирде. Нинди генә җырчылар үсеп чыкмады аннан! Аның мәктәбен узган кешеләр профессиональ җырчылар булып кит­теләр.


Габидулла Хөр­мә­туллин, Резедә Шә­рә­фиева, Равил Галиев, Таһир Манжуков – бихисап алар.  Ә күпме җырчыга репертуар булдырды. Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбие­валарның репертуарында – күпчелеге ул иҗат иткән җырлар. Чаллыда яшь буын композиторлар бар дип әйтәбез икән, аларның  Ринат абыйларына карап үскәннәренә иманым камил минем.


Баянчы, педагог Харис Нигъмәтҗанов исә, Ринат музыка белән яшәде, нинди генә сүз башлама, ахыр чиктә барыбер музыкага барып тоташа иде, диде:
– Казан дәүләт педагогия институтының музыкаль педагогика факультетына, чит­тән торып уку бү­легенә укыр­га килгән көн­нән беләм аны. Ул минем укучым иде. Беренче көнне үк үтә тыйнаклыгы, романтик булуы бе­лән истә калды. Имтиханда әсәр­ләрен уйнап күрсәтте, аңа карата өстәмә сораулар тумады да. Мин аның “Сер­дәш” ан­самб­лендә гап-гади эшче­ләрне җырчы итүен сокланып күзәтә идем. Казаннан Чаллыга күченеп киткәч, тагын да якыннанрак аралаша башладык. Үзем оештырган халык уен кораллары ор­кестры белән теле­ви­дениегә җырлар яздырып йөрдек.


Татар филармониясе матбугат хезмәте җитәкчесе Зимфира Гыйльметдинова да Ринат абыйның нәкъ менә талантлар үстерү мәк­тәбенә игътибар иткән:
– 1989 елны “Татар­станның үзешчән композиторлары Башкортстанда кунакта” дигән зур гас­троль­ләр булды. Анда Ринат абый “Сердәш” ансамбле белән катнашты. Ачык күңелле, гаҗәеп хә­терле кеше булып истә калды. Ун ел элек сине күргән булса, ул вакытта нәрсә сөйләгә­нең­не, нәрсә җырлаганыңны әйтеп бирә ала иде. “Сер­дәш”кә исә сокланмаган кеше калмады. Үзешчән­нәр­дән ничек шулай күп тавышка җырлый торган, профессионаллардан калышмаган коллектив туплый алган дип гаҗәп­ләнүчеләр бер мин генә булмадым.


“Сердәш”тән үсеп чыккан Резедә Шәрәфиева исә, Ринат абый булмаса, рәссам булып эшләвемне дәвам итәр идем, дип истәлекләре белән уртаклашты:
– Рәссам-бизәүче булып эшли идем. Берзаман җыр конкурсында катнашырга булдым. Ринат абый мине әнә шул бәйгедә күреп алды. Шуннан соң “Сердәш” оештырган концертларда катнашкалап йөрдем. Ә бу – коллективның иң көчле, иң матур чагы иде. Бер концерттан соң Ринат абый, син, давай, йөрмә болай итеп, монда эшкә кил, диде. Штатлы җырчы булып ки­түемә сөе­нә-сөенә эшли башладым. “Сердәш”тә Ринат абый җыр­ларын башкара идек. Ул һәр­беребезгә атап җырлар иҗат итте. Әле менә декабрьдә Чаллыда концерт куйдым. Ринат абый шунда, үскәнем, әни­ләр турында җыр яздым дип, миңа соңгы җырын бүләк итеп калдырды. Алла боерса, мин аны башкарачакмын. Чөнки Ринат абый­ның җырлары мине халыкка танытты, алар – үзенчә­лекле һәм гомерлек җыр­лар. “Мәк чәчәге” дисеңме, “Мәхәббәт җыры”мы, “Ярат кына” – боларны халык шундый җылы кабул итте.


Танылган баянчы Рамил Курамшин композиторның кешелекле булуын истә калдырган:
– Ике йөзгә якын җыры бар, күпме спектакльләргә, фильмга көй язган. Чаллыга концертка барырга туры килсә, очрашмый калмый идек. Ул оештырган чара булса, бөтен нәрсә инәсен­нән җебенә кадәр уйланылган, концерт май тәгәрәткән кебек җай гына уза иде. Һәрчак ачык, ягымлы, бер күрешкән кешесен икенче юлы күптәнге дусты кебек каршы ала иде.
Ринат абый Ютазы райо­нының Урыссу авылында дөньяга килгән, мәңгелек йортының да туган авылында булуын теләгән. Урыссуда туды, Урыссуга кайтып китте, дип озатканнар аны Чаллыдагы “Энер­ге­тик” мә­дәният сараеннан. Ре­зе­дә Шәрәфиева, кеше шулхәтле күп, күрше республикалардан да килгәннәр иде, дип хәбәр итте. Кул чабып озытып калдык, соңгы алкышларын алды, моңсу булды... – диде ул.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 3, 10.01.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр