ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 71, 21.05.2019/

//

Һөнәрегезне алмаштырасызмы?

 

Бүген төзелеш, күчемсез милек, җитештерү һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче белгечләргә ихтыяҗ зуррак. Россиянең Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, җитештерү өлкәсендә генә дә ил күләмендә 425 меңнән артык эшче таләп ителә. Сәламәтлек саклау өлкәсенә 58 меңнән артык табиб кирәк.  Шулай ук, эретеп ябыштыручы, слесарь, токарь кебек эшче куллар җитми. Мәсәлән, Приморье краенда урнашкан бер балык сәнәгате компаниясендә ай саен 380 мең сум хезмәт хакы түләү шарты белән өлкән механик эзлиләр. Красноярск краенда бораулаучыга 260 мең сум хезмәт хакы вәгъдә иткәннәр. Сезнең һөнәр алмаштыру теләге юкмы?

1-2

Айдар Сәлахов, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау бүлеге җитәкчесе:

 
– Һөнәр алыштыру өчен, иң элек һөнәрле булу кирәк. Әйтик, авыл мәктәбен тә­мамлаучылар элек механизатор белгечлегенә ия иде. Хәзер кайбер хуҗалыкларда заманча техниканы иярли алырлык яшьләр юк. Эшләр өчен шартлар тудырылса, кешесен табып булыр иде. Күп хуҗалыкларда гап-гади уңай­лыклар да юк. Салкын гаражларда трактор төзәтеп азап­ланучылар бар. Моны яшь­ләр күрми, белмиләрме? Кү­рәләр, беләләр. Шуңа хуҗа­лыкка эшкә килергә ашкынып торучылар аз.

Гүзәл Гайнуллина, клининг хезмәте җыештыручысы:


– Алыштырырга җыен­мыйм, бик чумаралы эш. Бер көндә кеше фатирын җыеш­тырып, 4-5 мең сум акча эшлим чөнки. Мондый акчаны каян табам әле мин?! Аның каравы, ишәк кебек эшләргә туры килә. Сәламәтлек кенә бул­сын. Кайбер ширкәтләр чүп­рәк, юу өчен  кирәкле әйбер­ләрне  үзләре бушлай бирә. Монысы да ярап куя. Хәзер җыештыру сезоны башланды. Шалтыратулар бик күп. Заказларны калдырмас өчен, көн-төн тырышып эшлим.

Нәҗибә Сафина, шагыйрә:


– Һөнәр алмаштыру – ни чарадан бичара эшлән­гән эш. Ул кешене мәктәптән үк кил­гән хыялына хыянәт итүгә этә­рә. Укытучыларны һөнәр алмаштырырга, ягъни яңа белем биреп, башка фәннәрне укы­тырга әзерләү дә аптыраганнан, тамак туйдырырга башка чара калмаганнан эш­ләнә. Мө­галлимлек ул – һө­нәр тү­гел, профессия. Аларны кабаттан укытуга этәрү­челәр менә шушы һөнәр белән профессияне бутадылар да инде. Җәм­гыятьтә мо­ның тискәре нә­тиҗәләре, һичшиксез, кү­ренәчәк әле. Укытучыга, табибка, юристка һөнәр үзгәр­тергә ярамый. Аларга хезмәт хакы күбрәк түләнергә тиеш. Хезмәт хакы тиешенчә куелса, абруйлары булса, безнең җәм­гыятебез күпкә югарырак, зәвыклырак, матуррак һәм сау-сәламәтрәк булачак. Коррупция дигән чир дә көн тәртибеннән читләшәчәк.

Гүзәл Сафина, базарда сатучы:


– Мине әллә һөнәр алыштырмаган дисезме? Заманында кызыл дипломга татфак бетергән кеше мин. Мәктәптә эш калмагач, башта  кибеткә урнаштым.  Әмма көн­нәрдән бер көнне өс­темнән чыкты. Әллә ничә сумлык товар юкка чыкканы билгеле булды. Бурычны үз кесәмнән каплап, эштән киттем. Базарга урнашканыма 20 ел инде. Үз сәүдә ноктам бар. Ике сатучы тотам. Әмма  бу механикка түләгән акчаны вәгъдә итсә­ләр, мин һөнә­ремне ике дә уйламыйча алыштырыр идем.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 50, 06.04.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!