ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 56, 20.04.2018/

"Директорлардан, парторглардан менә ди­гән чыга"

 

Бу көннәрдә Казандагы Россия Ислам университеты бинасы читтән торып укучылар белән шаулап-гөрләп тора. Анда яшьләр белән беррәттән илле, алтмыш, хәтта җитмеш яшьлек шәкертләр дә гыйлем ала. Быел көз аенда җитмешне түгәрәкләргә җыенучы Мидхәт Кадыйров та яңа гына парта арасына утырган. Ул – беренче курс студенты. Үзе исә, нигә укымаска, мин алт­мыш тугызда гына әле, дип шаярта.

i1
Җитәкчелек итү, башлап йөрү йөзенә чыккандыр, күрәсең, аны төркемдә староста итеп сайлап куйганнар. Мидхәт абый тумышы белән Чүпрәле районының Зур Чынлы авылыннан. Ә гомеренең байтак өлеше Алабугада узган. Казанда төзелеш институтын тә­мамлагач, юллама белән җибәр­гәннәр һәм шунда яшәп тә калган. Төзелеш оешмасындагы эшчән­леген мастер буларак башлаган. Аннары төрле баскычларны үтеп – прораб, участок җитәкчесе, баш инженер һәм оешма җитәкчесе итеп куялар. Шул вазыйфасында пенсиягә чыга.


Дингә кереп китүендә очрак­лылык бар да, юк та кебек. Ба­басының намаз укыганын, кадер-хөрмәттә яшәгәнен күреп үскән. Акча эшли башлагач, әби-бабай­ларга сәдака биргән, тегеләр аңа сихәт, иман байлыгы теләгән. “Хәзер дә, берәрсе белән танышкач, үскәндә өегездә намаз, дога укучы булдымы дип сорыйм, – ди Мидхәт абый. – Юк, дип әйтәләр икән, син чын бәхетне таты­ма­гансың, дим. Уңай җавап ишетсәм, бәхетең бар икән, дип әйтәм. Коръәндә язылганнар безгә бик якын. Әйтик, анда әти-әниеңне картлык көнендә күтәреп йөрт, “уф” та дип әйтмә диелгән. Яшь баланы ата-анасы ике яшенә кадәр күтәреп йөри бит. Бала багу да җиңел түгел, түзәсең. Олыгайган көндә балаң сине карарга тиеш. Кайберәүләр картайган ата-ана­сын картлар йортына илтеп куя. Аллам сакласын! Менә минем бабай 96га кадәр яшәде, намаз укыды, өйдәгеләр аның сүзеннән чыкмады. Дини гаиләдә тәртип бар”.


Дөрес, 45 яшенә кадәр дин белән дуслыгы әллә ни көчле булмаган аның. Җитәкче кеше, акча, дәрәҗә бар. Дубайда ял иткәндә башына, кара әле, Мәккә дә ерак түгел, бер барып күрергә кирәк, дигән уй керә. Хыялын икенче елны ук тормышка ашыра. “Анда исә бары да намаз укый. Мин аларга карап тик утырдым, – ди Мидхәт абый. – Бер бабай яныма килеп: “Ник син дә укымыйсың?” – дип сорады. “Намаз укырга түгел, ял итәргә килдем”, – дидем, исем китмичә. “Юк, – ди бабай сабыр гына, – монда ял итмиләр, Хаҗ кылалар. Кузгал урыныңнан, намазга бас, минем шикелле эшлә, ят та тор, хәрәкәтләрне кабатла, догаларны соңрак та өйрәнерсең!” Аның сүзен тыңладым. Бабайның теләге, Аллаһының рәхмәте белән намазга бастым”.


Мидхәт абый сөйләвенчә, шайтан вәсвәсәсеннән котылып, үзеңне җиңү бик авыр. Янәшәңдә генә таныш-белеш начальник халкы рестораннарда күңел ачарга, әчесен-төчесен татырга чакырып торганда бигрәк тә. Ул бу ти­рәлектән аерылып китәргә үзендә көч таба. Хаҗ сәфәре аны танымаслык булып үзгәртә дә куя. Хәмер, тәмәке ише начар гадәт­ләрне ташлап, мәчеткә йөри башлый. Эшендә намаз уку өчен аерым бүлмә көйли. Укытучы булып эшләүче хатыны да иренә кушыла. Соңрак балалары да намазга баса. Шул елларда Алабуганың үзәгендә Әлкадыйр мәчете пәйда була. Мидхәт абый бу уңайдан: “Мин – аны төзүче түгел, Аллаһы Тәгаләнең әмерен, кушканнарын үтәүче генә”, – ди. Ярар, мәчет төзеткән, ә төзелеш оешмасы җитәкчесенә Казандагы “Мөхәм­мәдия” мәдрәсәсенә укырга керү нигә кирәк булган?


– Мәчет салу белән генә эш бетми икән әле, – ди Мидхәт абый. – Анда кеше агылып килә, дип уйлыйсызмы? Башта – берәү, аннары ике-өч карт йөри башлады. Яшь­ләрне җәлеп итәргә кирәк иде. Белемле хәзрәтләргә дә кытлык икән ич. Үзем укырга булдым. Дини уку йортларында белем алу­чылар арасында җитәкче урыннарда эш­ләүчеләр байтак. Тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, җи­тәкчеләрдән, мәктәп директорларыннан, парторглардан менә ди­гән мулла, имамнар чыга. Алар ха­лыкка идеологияне яхшы җит­керә. Бер хәдистә, галим бул, шә­керт бул, булдыра алмасаң, аларны тыңлаучы бул, дүртенчесе бул­ма, югалырсың, диелгән. Коръ­ән барлык сорауларга җавап бирә. Диндә көчләү, мәҗбүриләү юк, анда үгет-нәсыйхәт кенә бар”.


Мидхәт абый үзе төзеткән мәчеттә имамлык вазыйфаларын да алып бара. Баштарак Җәлил хәзрәт Фазлыевның “101 вәгазь” китабына таяна. Ә укыган саен гыйлем арта. Ә иң куандырганы: мәчеткә йөрүчеләр күбәйгән. Кайбер көннәрдә алтмыштан да артып китә, ди. Соңгы елларда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин боерыгы белән вәгазьләрне татарча гына сөйли башлаганнар. “Татарстанда яшәгәч, моңа га­җәпләнергә кирәкми, татар телен без дә сакламасак, кем саклар? Каршы чыгучылар булгалады, аннары күн­деләр”, – ди Мидхәт абый. Аның фикеренчә, балага тел өйрәтүне, дини сабак бирүне иң әүвәл гаилә кайгыртырга тиеш. Ә ана телен белү дүрт-биш, аннан да күбрәк чит тел өй­рәнергә дә комачауламый.


Ә олыгаеп барганда Россия Ислам университеты шәкерте булып китүен Мидхәт хәзрәт болай аңлатты: “Кешеләргә – сабак, балаларга үрнәк булсын әле, дидем. Бер карасаң, догаларны беләм, корбан чалам, ураза тотам, Хаҗ кылам. Мәхәллә халкы да, әнә хәзрәт укырга китте, дип хөрмәт белән искә ала. Моны күреп торган балалар, оныклар да, бабай да укый, безгә дә тырышырга ки­рәк, дип уйлый. Сабак алу үзең өчен дә әйбәт: күпме кеше белән таныша­сың. Әнә Сургуттан, Красноярскидан, Ханты-Мансидан, Пензадан, Кырымнан, Мор­до­вия­дән хәтле килгәннәр. Остазларыбыз бик күп гыйлем бирә. Кайткач, шуларны мәчетләрдә сөй­либез. Аллаһы Тәгалә бәндәләргә, син миңа бер адым ясасаң, мин сиңа унны ясармын, дигән. Син унны ясасаң, мин йөгереп килермен, ярдәм итәрмен, дигән. Мин моны үзем дә тоям. Без шуны халыкка да үтемле итеп җиткерергә тиеш. Укып бетерә алырмынмы, иртәгә ни көтә? Ул хакта уйламыйм. Анысы – бер Ходай кулында”.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 6, 12.01.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр