ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 7, 19.01.2019/

Маймыл аулау. Булмаганнны ничек сатып була?


Дөньяның фонд базарларында бара торган соңгы көннәр мәтәлчеге ни өчен шулай дигән сорау тудыра? Декабрьнең берничә атнасында гына триллионнар чүпкә очты бит. Әйтик, мәсәлән, Америка биржаларында гына да соңгы атнада 1 триллион 950 миллиард доллар, соңгы айда 2 триллион 420 миллиард доллар, соңгы өч айда 5 триллион 700 миллиард доллар акча янды.

33  
Бу акчаның бик кеч­ке­нә генә бер өлешенә дә планетадагы ачлык проблемасын хәл итәргә, мәгариф һәм сәламәтлек сак­лау системаларын тәртипкә салырга, пенсия яшен түбә­нәй­тер­гә... һәм башка бик күп проблемаларны җиңел генә хәл итәргә мөмкин булыр иде. Чагыштырып карагыз: Россия Пенсия фонды бюд­жетының кереме 2019 елга 126 миллиард доллар тирәсе булыр дип планлаштырыла. Димәк, биржада “өф” итеп кенә җилгә очырылган триллионнар Россия кебек 47,8 илнең пенсия чыгымнарын җиңел генә капларга җитәр иде. Ләкин күреп торабыз: акча суга ага.

 

Югалтулар бер АКШ биржасында гына түгел, дөньяның барлык базарларында да, шул исәптән Мәс­кәү биржасында да бара. Бар югалтуларны бергә кушсаң, астрономик саннар, фантас­тик масштаблар күзәтелер иде. Дөнья халыклары арып-талып эшләп, гомерләре буена фатирлы булу өчен, балалар укыту өчен, картлык көненә мая туплау өчен бар көчләренә азапланганда, спекулянтлар фонд базарларында планетаны матди яктан берничә буынга тәэмин итәрлек акчаны җиңел генә көл итә. Нәтиҗәдә бер көн килеп матди килә­чәк­ләрен тәэмин итәргә дип талпынган миллиардлаган халыкка кризис галиҗәнап­лары килеп: “Сез бөлдегез, акча бетте!” – дип әйтәчәк. Һәм ярсып урамнарга чыккан халык ташкынын башка максатларга юнәлтү өчен, лидерлар зур сугыш башлап җибә­рә­чәкләр. Ул сугышка әзерлек өзми-куймый алып барыла инде.

 

Игътибар итегез: Россия – Украина чигендә киеренкелекне ничек итеп ясалма рәвештә үстерәләр? Хәтта куркыныч уенга химик корал тартып кертергә маташалар. Тагын бер тапкыр игътибар итегез: биржа мәтәлчеге көчәйгән саен, сугыш ставкасы күтәрелә, мәй­данга зуррак көчләрне тартып кер­тергә тырышалар. Патриотизм исереклегеннән күз­ләре томаланган халык­ларны корбан сарыгы урынына бугазлау лидерларга берни дә тормый. Җые­лышып утырып бер табактан ашыйлар да, ил җитәкчеләре, кайтып, киләчәк сугышның стратегик планы төшерелгән карталар өстенә иеләләр.

 
Язманың беренче җөм­ләсендә үк куелган сорауны янәдән бер кабатлыйк: ни өчен шулай? Икътисади кризиска кем гаепле? Ни өчен инвесторлар шулкадәр күп акча югалта? Гомумән, ул акча каян килде дә ни өчен бер үк кулларда шул­кадәр туп­ланды соң әле? Сорауга җавап бирү өчен, икенче сорау куйыйк: ә кемнәр соң алар инвесторлар? Ин­весторның классик билге­ләмәсен без бик яхшы бе­ләбез. Акча бүлеп, нәр­сәдер җитештерүне көйгә салучы һәм шуннан табыш алучы кеше килеп баса ул сүзне әй­түгә күз алдыбызга. Вәләкин заман инвесторы, бигрәк тә биржа инвесторлары ул традицион билге­ләмәдән бик ерак тора. Болар – чып-чын спекулянтлар, бәясе түбән чакта сатып алып, кыйбатлангач сатучылар. Бер үк нәрсәне бертуктаусыз сатып баеп тору өчен бәяләрнең яру пычкысы төсле даими рәвештә аска-өскә уйнап торуы кирәк.

 

Биржа мәтәл­чекләре, валюта түнтәре­леш­ләре менә шул максатлардан оештырыла да инде. Шуңа күрә инвестор кулы тигән һәр нәрсә со­ңыннан янгыннан соң калган йортны хәтерләтә. Без, авыл ке­шеләре, мондый хәлне соңгы ике дистә елда күп күзәттек инде. Инвестор килдеме, башта авылның икенче сулышы ачылган төсле була, ләкин озак та үтми, аның социаль йөзе сула, картаю-бөлү галәмәтләре күренә башлый. Һәм озак та үтми, инвесторның авылга тыккан акчасы, процентлы кредитлар булып, хуҗалык җил­кәсенә өелеп калганы мәгъ­лүм була. Бөлүе турында игълан иткән “инвестор” әҗәт­ләрнең тиенен дә түләми. Техника сатыла, фермалардагы малларны төяп озаталар, икенче бер “инвестор” килеп, авыл җилкәсенә яңа кредитлар өя башламаса, кырларны чүп баса. Бөлде­рүнең менә бу схемасын маймыллар белән сәүдә итүче “инвестор” турындагы мәзәк белән иллю­стра­ция­ләсәк, аңлаешлырак булыр.

 
Маймыллар күп яшәүче урманнар белән әйлән­де­релеп алынган авылга әллә каян гына билгесез “инвес­тор” килеп төшә һәм бер маймылны 10 долларга сатып алачагын игълан итә. Авыл халкы, эшен ташлап, маймыл ауларга чыгып китә. Сәүдә кызган саен, маймыллар кими, аларны тоту кыен эшкә әйләнә башлый. Ке­шеләр, ауны ташлап, яңадан үз эшләренә әйләнеп кайталар. Ләкин хәйләкәр инвестор бәяне күтәрә: бер маймыл хакы 20 долларга җит­керелә. Халык яңадан азартлы уенга бирелә. Тик урманда маймыллар бө­тенләй диярлек бетә. Аларны тоту кыйм­мәтле мәшә­катькә әверелә баш­лый. “Инвестор” шуннан соң бәяне 25 долларга җит­керә. Тик халык инде кызыкмый, чөнки бәя маймыл тотуга исраф иткән көчне капларга җитми. Менә шунда “инвестор” сәүдәне кульминацион ноктага җит­керә: маймыл бәясен 50 долларга кадәр күтәрә. Әмма үзе эш белән шәһәргә китә­чәген әйтә. Сә­ү­дәне, имеш, аның ярдәмчесе алып барачак икән. Эшкуар шәһәргә кит­кәч, ярдәмче халыкка әйтә: “Әйдәгез, мин сезгә читлек­тәге маймылларны 35 доллардан сатам, кайткач, ху­җага 50 доллардан тапшырырсыз”, – ди. Мавыгучан халык, әҗәткә акча җыеп, маймылларны йолкып алып бетерә. Менә шуннан соң авылда инвесторны да, аның ярдәмчесен дә күргән кеше юк, ди.

 

Бүгенге дөнья биржаларында сәүдә нәкъ менә шул схема белән оештырыла. Тик спекулянтлар маймыллар бе­лән түгел, кыйм­мәт­ле кәгазь­ләр белән сәүдә итәләр. Ул кәгазьләрнең кай­берләрен акция, кайберлә­рен облигация, кайберләрен фьючерс дип йөртәләр. Фьючерс ди­гәне аеруча кызык: ул – дөньяда юк товарның бәясе язылган кәгазь. Нью-Йорк биржасындагы алтын фью­черсларының бәясе дөнья­дагы бөтен алтын запасын байтакка узып китә. Шу­ңа күрә чынлыкта фьючер­с­ның бәясе маймыл бәясенә дә тормый. Әмма банклар һәм башка инвесторлар кара халыктан җыйган акчаны менә шул кәгазь алтынны, кәгазь нефтьне, кәгазьдәге йортларны сатып алу өчен исраф итә. Нефть бәясе тү­бәнәйде дигән хәбәр укысагыз, белегез: нефть фьючер­сының бәясе төшкән. Нефть әле үзе җир астында, аны “кәгазь нефть”­не капларлык күләмдә чыгармаска да мөмкиннәр. Фью­черс­лар­ның бәясе төшкәндә, инвес­торлар (спекулянтлар дип укы) бө­ләләр, күтә­релгәндә, баю процессы бара.

 

Сәүдә белән шулкадәр мавыгыла: кәгазь­ләрнең бәясе, кабарып, күккә җитә башлый һәм куыклар шартлый. Гади халыкның банкларга салган акчасы яна, алган кредитларны исә барыбер түлә­тәләр. Без мондый уенны берничә тапкыр үттек бит инде. Бүгенге сәүдә асылда бераз гына катлауландырылган шул “маймыллар сәү­дә­се” инде ул. Иртәме-соңмы мондый алыш-бирешнең соңгы ноктасы булмый калмый. Дөнья күләмендә шул соңгы ноктаны куярга әзер­ләнәләр. Куыклар шиңеп, барлык акция­ләрнең, об­ли­гация­ләрнең, фьючерс­лар­ның бәя­ләре нульгә калачак көн якынлаша. Финанс ма­хина­цияләре ярдәмендә олигархик капитал ул көннең килүен соңгы чиккә кадәр сузарга тырыша. Шуңа күрә без шиңә башлаган куыкларның яңа­дан кабаруын күзәт­кәлибез. Бу уен, соңгы глобаль кризис килеп җитеп, куыкларны очлы инә белән төртеп тишкәнче дәвам итәчәк.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 5, 15.01.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр