ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 71, 21.05.2019/

Башка вакытта үзен якламаган укытучы ник ярымшәрә фотодан соң күтәрелеп чыкты? 

 

Укытучының шәхси тормышы юкмыни? Коену костюмыннан төшкән фотосын интернетка куйган өчен Барнаул укытучысы Татьяна Кувшинникованы эштән җибәрү халык арасында бәхәс уятты. Шуннан соң мөгаллимнәр, аны яклап, “Укытучы да кеше бит” дигән флэшмоб оештырып, үзләре дә ярымшәрә фотоларын куя башлады. Тик әти-әниләр, җәмгыять аларны бу рәвештә күрергә ияләнмәгән. Әхлак мәсьәләсе янә куера. Нишләргә?

 5-1
“Әти-әниләр күрсен әле”

Барысы да Татьянаның Красноярскида узган Универсиада уңаен­нан коену киеменнән төш­кән фотосын социаль челтәрдәге битенә урнаштырудан башлана. Бер караганда, гаҗәп тә түгел кебек. Мөгаллим ханым йөзүнең кышкы төре белән шөгыльләнә. Әмма үзләре дә балалары кебек үк интернетка кереп чумган әти-әниләр укытучының бу кыланмышын директорга җитк­ер­гән. Аны эшеннән җибәрәләр. Билгеле, сәламәт яшәү рәвешен хуплаган педагогка карата мондый мө­нәсәбәт күрсәтүләренә каршы чыгучылар да булды. Укытучыны җирле спорт министры Костенко, түрәләр, депутатлар да яклап чыкты. Татьяна кебек спортны яраткан укытучылар, киресенчә, балаларда сәламәт яшәү рәве­шен тәрбияли, диләр.

 
Кувшинникованы яклап башка укытучылар ярымшәрә фотоларын халык хозурына чыгара башлагач, әлеге хәрәкәткә Казан укытучылары да кушылды. “Бу – гаделсезлек. Укытучыларга карата һөҗүм бара. Бар игътибар безгә юнәлтелгән. Икътисадчылар, башка һөнәр ия­ләре нинди генә фотолар куймый, тик бу берәүне дә борчымый. Директорыбыз дуслар белән спортзалда, ял иткәндә төшкән фотоларын социаль челтәрдән алырга кушты”, – ди Казан мөгаллиме Дилә­рә.

 
Гомумән, укытучылар үзләре­нең шәхси тормышларына тыкшынмауны үтенә. Кайберләре исә, укучыларымның кызыксынучан әти-әниләре күрсен, дип махсус куя. Шул ук вакытта укытучы хал­кының Татьяна Кувшинникованы яклап махсус чара уздырулары да игътибарны җәлеп итә. Моңа кадәр бөтен җәмгыятьне борчыган проблемалар да килеп чыкты: аларны балаларны кыерсытуда гаепләде­ләр,  мәк­тәпләр ябылды, дәреслә­рен кыскарттылар, эшсез калучылар булды, ә мөгаллим халкы тыныч кына барысын да йота барды. Ярым­шәрә фотолар исә педагогларны хәрәкәткә китерде.

 
– Купальниктан фотога төшү – бер, тел мәсьәләсе, балаларны җә­берләү – икенче мәсьәлә. Коену костюмыннан төшкән өчен җавап бирәсе юк бит, җиңелрәк. Әйтик, телне яклау буенча, мин генә “ак карга” булмаммы, дип куркалар. Җәберләү буенча да башкалар хуплармы, мәктәп җитәк­челеге яки башкасы ни әйтер дигән сораулар туа. Аларны билгесезлек шундый чараларда катнашудан тыя, – дип фикер йөртә Татарстан китап нәш­риятының балалар һәм яшүс­мер­ләр әдәбияты редакциясе мөдире Айсылу Галиева. – Хиҗабны тыйган очракта да, башкалар яулык бәйләп фотога төш­мәячәк. Андый очраклар булды, җәмәгатьчелек күтә­рел­­мәде. Башка юнәлешләрдә дә актив булсыннар иде.


Укытучыга нәрсә ярый да нәрсә ярамый?
– Шәхси тормыш дигән тө­шенчә бар. Укытучыларга бүген җиңел түгел, чөнки теләсә нинди очраклы төшерелгән фото социаль челтәр­ләргә эләгергә мөмкин. Тамга салырга да кирәкми. Бу – бик нечкә мәсьәлә, аны ныклап уйлап хәл итәргә кирәк, – ди Россия мәгъ­рифәт министры Ольга Васильева. Кувшинникова үзе исә укытучыларны социаль челтәрләрдән файдаланырга өйрәтү курслары оештырырга тәкъдим итә. Министрлыкта укытучыларны яклау буенча чаралар булдырырга җые­налар.


Муллага берәү дә йодрык күрсәтми...


Арча педагогия көллиятенең элек­кеге директоры Илдус Сәгъ­диев­ны да борчый әлеге проблема.


– Газетагызга  шушы тема буенча үзем шалтыратырга тора идем әле. Соңгы вакытта укытучы, укучы, әти-әниләр арасындагы мөнәсә­бәтләр бик катлауланды. Болай барса, начар нәтиҗәләргә китерер­гә мөм­кин. Күбрәк укытучыны гаеп­лиләр, аны яклаучы кеше юк, – дип сүзен башлады ветеран-укы­тучы. – Әти-әнигә, мәктәпкә бер йодрык булып эшләргә кирәк. Депутатлар да бу уңайдан үз фикерләрен җиткер­сен, журналистлар тәрбия буенча алдынгы мәктәпләрне үр­нәк итеп күрсәтсен. Барнаулдагы укытучыны гаепләргә бөтенләй урын юк. Ул бит – спортчы. Хәзер ярышларга да намаз укый торган күлмәк киеп барсынмыни? Мондый буталчыкларны хәл итәр өчен билгеле бер кагый­дәләр булдыру зарур. Башка укыту­чыларның авыр хәлдә калган мөгал­лимне яклап чыгуын хуплыйм. Матди һәм рухи яктан да укытучының дәрәҗәсен тө­шерделәр. Бер кеше­нең дә мәчеткә кереп, мулланы өйрәтеп, аңа йодрык күрсәтеп йөр­гәне юк. Чөнки Аллаһы Тәгалә­дән куркалар. Әти-әниләр исә мәк­тәпкә барып, каравыл кычкырып, укытучыны хурлап кайтырга мөм­кин. Болай булмаска тиеш.


Филология фәннәре докторы, Татар гуманитар-педагогика инсти­ту­тының беренче ректоры Рүзәл Юсуповның фикере башкачарак:


– Кеше хәзер тыныч кына яши алмый: бер ярдан икенчесенә ташлана. Сәламәт яшәү рәвешен фото белән түгел, сөйләп аңлатып та була. Моның өчен чишенеп күрсә­тергә димәгән бит. Үзе интернетка куйган икән – акыллы эш түгел. Кыланумы бу, үз-үзен күрсәтергә тырышумы? Укытучы үрнәк булырга тиеш. Тик кайчак үз вазифаларын онытып җибәрәләр. Аларны бүген болай да яратып бетермәүчеләр бар. Бала белән укытучы арасында мөнәсә­бәтләр проблемага әйләнде, элек алай түгел иде. Әллә укытучы­лар­ның үзләренә тәрбия җитеп бетмиме? Алар мондый хәлләргә юл куймаска тиеш. Әти-әниләр дә тиз кызып китә. Гаеп атта да, тәртәдә дә бар.

 

Белгеч сүзе


Лилия Әмирова,  Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы:

 
– “Мәгариф турында”гы Федераль законның 48 маддәсенең 2 нче өлешендә, педагогик кадрлар хокукый, әхлак нормаларын, һөнәри этика таләпләрен үтәргә бурычлы, диелгән. 2014 елда Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Педагогик хезмәткәрләрнең профессиональ этикасы буенча кодекс булдырды. Шуның нигезендә мәгариф оешмалары үз документларын эшли. Эш урынында укытучының тышкы кыяфәте эшлекле стильгә туры килергә тиеш. Әмма укытучының шәхси тормышы да бар. Бу яктан министр Ольга Васильеваның фикере белән тулысынча килешәм, социаль челтәрдәге тормыш – мөгаллимнең шәхси эше, моннан гаеп эзләргә ярамый. Укытучы ул – яшәү рәвеше. Яхшы укытучы белем генә түгел, үз үрнәгендә укучыны аралашырга, киенергә, үзен тотарга өйрәтә. Шуңа күрә ниндидер адым ясаганчы, әти-әниләр, укучылар, хезмәттәшләр ни әйтер дип, кат-кат уйларга кирәк. Мин хезмәттәшләремнең интернет сәхифәләреннән  укучылар белән бергә үткәрелгән мавыктыргыч чаралар, каникуллар, сәяхәтләр турындагы фотоларны, видеоязмаларны горурланып карыйм.

 

Укытучыларның бу гамәленә аптырарга кирәкме?

 

Данил Сәфәров, “Матбугат.ру” сайты хуҗасы:


– Бер яктан, укытучыларның күпчелеге “ә” дигәнгә “җә” дип торган заманда мондый үзсүзле мөгаллимнәр булуы шатландыра. Мәктәптә демократия чаткылары кабынган сыманрак. Әмма, икенче яктан, мин консерватив кешедер инде, укы­тучыларның интернетка коену костюмыннан фото элүләрен кабул итә алмыйм. Иреклек шу­ңа гына барып тоташа ми­кәнни? Инстаграмга трусик киеп төшкән фото элми генә ирекле булып булмыймы? Кайбер һөнәр ия­ләренә, әйтик, махсус хез­мәт­тәгеләргә йөзлә­рен дә күрсә­тергә ярамый бит. Һәр вази­фаның үз нормасы булу табигый. Минемчә, флешмоб оештырган ул укытучылар өчен мәктәп – чираттагы бер эш урыны гына. Алар бу һөнәргә үз го­мерләрен багышларга телә­гән кешеләр түгелдер.

Хәмдүнә Тимергалиева, Татарстанның халык артисты:

 
– Комлыкларда күпме укытучылар укучылары белән бе­р­гәләп су коена. “Артек”ка ял итәр­гә баралар. Бөтен һөнәр ияләре дә коенырга йөри. Бары мөсел­маннар гына күлмәктән керә. Укытучы да бөтенебез эшләгәнне эшли. Ул да кеше бит! Купальниктан төшкән укытучы җинаять кылмагандыр бит? Эш­сезлектән интегүчеләр генә шундый бә­хәс­ләр чыгара. Дөнья тарая, кеше мәң­гегә килгән кебек кылана башлады.

Римма Тинбакова, Азнакай районы укытучысы:


– Мин үзем дә бассейнда йөзәм. Анда кайчак укучылар да булгалый. Шуңа күрә костюмым гәүдәне каплый торган. Тик, фо­то­ларым булса да, куярга ашыкмыйм. Бу һәркемнең холкыннан торадыр дип саныйм. Кемдер фо­тога төшәргә, социаль чел­тәргә куярга ярата (гәүдә матур булса бигрәк тә), кемдер читен­сенә. Мин бик матур дип санаган фотоларны гына куя алам. Яшь, матур хатын-кыз укытучы суда йөзү костюмыннан фотога төшә икән, монда начарлык күрмим. Укыту­чының да кеше икәнен онытмыйк. Хәзерге заман баласы андый нәрсәгә аптырап карамый. Ата-анасы гына, әшәке­лә­неп, укытучыны тикшерергә ашы­га. Элек кенә без укытучы ашамый да торгандыр дип уйлый идек. Замана хәзер икенче. Укытучыларга, социаль челтәрләргә куйганчы, уйларга киңәш итәр идем. Укытучыларыбыз да те­ләсә нинди фото куймый. Укучылар да, әти-әниләр дә гаеп эзләмиләр.

Фәридә Нәбиева, Балтач районы сыер савучысы:
– Ни өчен гел укытучыларга гына каныгалар? Фермада эш­ләүчеләргә, кибетчеләргә, башка белгечләрдә эшләре юк. Укытучылар безнең балаларны укыр­га-язарга өйрәтә. Аларга рәх­мәт­тән башка сүз юк. Хәзер күпләр тузга язмаган фотолар куеп, тиз генә инстаграм йолдызына әй­ләнә. Дөресен әйт­кәндә, без­нең фотога төшәргә дә, санаторийда ял итәргә дә вакыт юк. Ярымшәрә төшкән вакытта да, әстәгъ­фи­рулла, оятсыз, диячәкләр. Авыл кешесе шуннан ояла.

Ләйлә Киселева, бер бала анасы:


– Мин сак хезмәтендә эшлим. Социаль челтәрдәге сәхи­фәлә­ремдә йөзү костюмыннан төшкән фотоларым да бар. Су коенган җир­дән истәлек бит ул! Моңа бе­рәүнең дә исе китми. Миндә башкаларның эше дә булмасын! Үзем кешене тикшермим. Укытучыларны кие­мен­ә карап түгел, белеменә, кешелекле булуына карап хөрмәт итәм.

Наилә Бәширова, “Жасмин” психология һәм иҗат үзәге психологы, юрист:

 
– Мәктәп белән укытучылар арасында килешү бар, алар аны үтәргә тиеш. Тик анда, фәлән киемнән фотога төшәргә ярамый, диелгәнме? Юридик яктан ирекле булса да, әхлак ягы да бар. Укытучы фәнен белүдән тыш, үз-үзен тотышы, балалар психикасы турында да уйларга тиеш. Укучы укытучысын мәк­тәптә җитди итеп, ә социаль челтәрдә ярымшәрә килеш күрә. Билгеле, бу аның психикасына уңай тәэсир итмәячәк. Мөгал­лимнәр, мин шулай телим, хокукым бар, дип кенә җиңел уйламасын иде. Болай эшләсәм, дәрәҗәм төшмәсме, укучыларым ничек кабул итәр, дип уйлану кирәк.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 52, 05.04.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 1

Архив

Котлыйбыз!