ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 7, 19.01.2019/

Чүл фаразлаганны яратмый. "КАМАЗ-Мастер"ның "Дакар"да ике генә экипажы калды


Ерак калмады Лимага. Тагын өч көннән Перу башкаласында “Дакар” раллиеның быелгы финишы игълан ителәчәк. Бүген төнлә ярышның җиденче этабы тәмамлана. Бишенчесеннән соң исә узышта “КАМАЗ-Мастер” командасының яртысы гына калды. Андрей Каргиновка кеше таптаткан өчен җәза бирделәр, Айрат Мәрдиев машинасының исә двигателе ватылды.

 5-1
kamazmaster.ru

 

6 гыйнвар көнне башланган раллиның беренче дүрт этабы Чаллы командасының зур өстенлеге белән тәмамланды. Беренче икесендә – Эдуард Николаев, аннары Андрей Каргинов экипажлары беренче урынны алып, алар гомуми зачет лидерларына әверелгәч, җанатарлар арасында быелгы раллига ясин чыгып, инде нәтиҗә ясаучылар да булды. Барысы да аңлашылды, барыбер чаллылар җиңә, янәсе.


Тик чүлдә андый фаразлар ясарга ярамый. Бәла исә көтмәгән җирдән, дөресрәге, Африка ягыннан килде. Соңгы елларда ралли Көньяк Америкада уздырыла, Африканың ни катнашы бар диярсез? Бар икән шул. Команданың рәсми сайтындагы хәбәргә караганда, ярышның бишенче этабында Каргинов машинасының алгы мостындагы редуктор сафтан чыккан. Йөк автомобилен ком арасыннан ике тәгәрмәч белән генә тартып бару җиңел түгел, йөртүчеләр ничек тә финишка барып җитү өчен тырыша. Бер мәлне аларның юлында тамашачылар очрый. Ыжгырып килгән машинаны күргәч, алар читкә сибелә. Ә берсе өлгерә алмый. Абынып егылган кешенең аягы "КамАЗ" тәгәрмәче астында кала. Соңыннан аның Көньяк Африка Республикасыннан килгән тамашачы икәне аңлашыла. Йөртүче исә бу кешене күрми,  вакыйга турында финишка килеп җиткәч кенә беләләр.


Нәтиҗәдә оештыручылар Чаллы командасы экипажына карата кырыс карар чыгара: Андрей Каргинов һәм иптәшләрен ярыштан төшереп калдырырга! Бернинди аклану сүзләре дә кабул ителми. Безнекеләр исә хастаханәгә барып, машина астында калган тамашачының хәлен белешә. Эвен Дерек Худсонның хәле яхшырган. Чаллылар аны Россиягә кунакка чакырган. 


“КАМАЗ-Мастер” егетләренең мәшәкате моның белән генә бетмәде. Дүртенче этаптан соң механиклар Айрат Мәрдиев машинасының двигателендә ярык пәйда булганын күреп ала. 13 литрлы яңа моторларны ел ярым дәвамында сыныйлар, камилләштерәләр. Нәкъ менә “Дакар” ярышында әнә шундый хәлеп килеп чыга. Механиклар ярыкларны чистартып сылап куя. Әмма машина бер этап әйләнеп килгәч, ярыкларның тагын да зураюы ачыклана. Әлбәттә, Чаллы командасы вәкилләренең тәҗрибәсе зур, алар тиз арада двигательне сүтеп җыярга да сәләтле. Тик ярыш барышында машинаның моторын алмаштыру тыелган. Шуңа күрә команда җитәкчелеге Айрат Мәрдиев экипажын алдагы этапларга чыгармау турында карар кабул иткән. Ник дигәндә, машина ватылса, аны чүлдән берничә йөз чакрым тарттырып кайту мөмкин булмаячак.


Шулай итеп, “КАМАЗ-Мастер” “Дакар”дагы юлын ике генә экипаж белән дәвам итә. Алтынчы этапта Дмитрий Сотников – өченче, Эудард Николаев исә дүртенче урынны алды. Финишка беренче булып исә безнекеләрнең күптәнге көндәше Жерар де Рой (“Ивеко”) килде. Гомуми зачетта әлегә безнекеләр алда бара. Николаев – беренче, Сотников исә икенче урында. Бүген төнлә раллинең җиденче этабы тәмамлана. Финиш 17 гыйнварга билгеләнгән.
 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 4, 12.01.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр