ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 24, 17.02.2018/

Татулыктан аермасын

 

Узып баручы ел нәрсәсе белән истә калачак? Киләсе елга нинди өметләр белән аяк басабыз? Кичә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республи­каның массакүләм мәгълүмат чаралары җитәк­челәре белән узып баручы елга йомгак ясады. Очрашуда яңгыраган фикер-тәкъдим­нәрне сезгә дә җиткерәбез.

6-1
Фәрит Мөхәммәтшин узып баручы елны республика өчен уңышлы булды дип саный. “Бу республика үсешен билгеләүче барлык күрсәткечләрдә дә чагылыш таба”, – ди парламент башлыгы. Агымдагы елда Татарстан Дәүләт Советы ун утырыш үт­кәргән, 321 мәсьәлә караган, 92 закон кабул иткән.  Татарстанда төрле федераль программаларны гамәлгә ашыру өчен быел федераль казнадан 84 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.  Парламентта телгә алырлык яңа­лыклар да бар. Быел биредәге комитетлар каршында экспертлар советы булдырылган. Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, алар закон проекты уңаеннан фикер алышуда катнашкан белгечләр сафын киңәйтергә, бу эшкә галим һәм закон кулланучыларны да җәлеп итәргә ярдәм итә. Фәрит Мөхәммәтшин алдагы елларда кабул ителгән законнар­ның нә­тиҗәлелеген тикшереп барган мониторинг төркеме эшчәнле­ген дә югары бәяләде. Быел алар кайбер законнар актуальлеген югалткан дигән фикергә килгән.

 
– Фәрит Хәйруллович, бу хакта бик күп сөйләнде, журналистлар белән очрашу вакытында Россия Президенты Владимир Путин да әлеге уңайдан үз фикерен белдерде. “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге сәркатибе буларак, Сезнең фикерне дә ише­тәсе килә. Ни өчен бездә көчле көндәш булырлык оппозицион партия­ләр юк? Ни дисәң дә, җитди сәяси көрәш игътибарны туп­ларга, яңадан-яңа фикер- тәкъ­­­димнәр белән янарга этә­рә, партиянең үзен дә көч­ле­рәк итә бит...

 
– Мин һәрчак күппартиялек яклы булдым. 42 партия исәп­ләнгән элеккеге заманнарда да, 72 сәяси партия теркәлгән хә­зерге шартларда да фикерем үзгәрмәде. Сер түгел, аларның бик азы гына сәясәттә катнаша. Оппозиция те­ләсә кайсы парламентта тәкъдим ителгән булырга тиеш.  Мин моны 90 нчы елларда Югары Советта зур тормыш тәҗ­рибәсе туплаган кеше буларак әйтәм. Ул чакта парламентны шартлы рә­вештә ике өлешкә бүлгән Тәлгать Абдуллинның “Татарстан – Яңа Гасыр” һәм Иван Грачевның “Родовластие” төркем­нәрен хәтер­лисездер. Бу һәр парламентта шулай булырга тиеш. Хәзерге кебек анда-санда сибелеп йөргән җитмешләп партия вәкил­ләре бер генә парламентка да керә алмый. Чөнки алар күп. Оппозиция сәяси яктан дөрес сайланган, теге яки бу мәсьәләне чишү юлларын эзләгәндә файдалы фикер- тәкъдимнәр җиткерерлек дәрә­җәдә көчле булырга тиеш. Шул ук закон кабул итүне генә алыйк. Нинди закон язарга? Аны әйтү телдән әйтү генә түгел, халык тарафыннан кабул ителерлек итеп аңлата да белергә кирәк. Бу очракта үзгә фикер, оппозиция­нең альтернатив тәкъдимнәрен ишетү дә мөһим. Бәлки, аларның да бу уңайдан файдалы, хөкүмәт тарафыннан яклау табарлык тәкъдимнәре бардыр?


Без биш ел буе умартачылык турында закон кабул иттек. Кыргый эт һәм мәчеләр турындагы закон белән дә шул ук хәл булды. Хәтерләсәгез, хуҗасы ташлап киткән кыргый этләр төркеме бер­ара кешеләргә ташлана башлады. Ниндидер закон кабул итәргә кирәк иде. Эшне нәрсәдән башларга белмичә, бу мәсьәләне билгеле бер системага салу өчен өч ел вакыт кирәк булды. Бер яктан, халык белән эшләргә кирәк. Җәй буе бакчасында эт-мәче асрап, шәһәргә китәр чак җиткәч, дүрт аяклы дустыңны ташлап китү дөрес түгел, билгеле. Алай булгач, кечкенә генә шәһәр фатирында ничә эт һәм ничә мәче асрарга ярый? Күрәсезме, бәхәс ни рәвешле куера? Шуңа күрә законнар кабул иткәндә фикер төрлелеге булырга, анда мәсьә­ләнең конструктив чишү юлларын тәкъдим иткән оппозиция дә катнашырга тиеш. Оппозиция булмау, аны “ишетмәү” – бер яклы гына закон һәм карарлар кабул итү дигән сүз.


– Элегрәк түрәләр мәгъ­лүмат чараларында басылган, күрсәтелгән тәнкыйть материалларына фикер белдерә иде. Хәзер тәнкыйди мәкалә яза­сың – түрәләр дәшми. Бәлки, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм түрәләр арасындагы мөнәсәбәтләрне закон тәрти­бендә җайга салыргадыр?


– Дөрестән дә, андый вакытлар булды. Өлкә комитеты беренче секретареның компартия утырышында “Правда” газетасында басылган бер язма уңаен­нан фикер алышканы истә. Идел аша күпернең бик озак төзе­лүеннән зарланып язылган иде ул. Тик бүген эш формасы башкачарак. Менә без сезнең белән очрашып, халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне кабул итәбез. Берничә көн элек “Эфир” каналына тапшыруда катнашырга баргач та, минем исемгә берничә дистә хат килеп ирешкәнен күрдем. Экранга карап, бу көнне килеп ирешкән бер генә мөрәҗәгатьнең дә игътибарсыз калмаячагын әйтем. Басма материалларга килгәндә, бу уңайдан әлегә берни дә әйтә алмыйм. Әйдәгез, бу мәсьәләне хәл итү юлларын бергәләп эзлик.


– Фәрит Хәйруллович, үза­ра салым системасы кертел­гәч, гомер юл күрмәгән авыллар да юллы булды. Ләкин, миңа калса, бүген алгарак китәргә кирәк. Авыл халкын эшле итү мәсьәләсен күздә тотуым. Әлбәттә, аңлашыла, фермер үз эшен эшли, нидер төзи, булдыра. Әмма бөтен кеше дә моңа сәләтле түгел бит. Безнең канга коллективизм дигән төшенчә сеңгән. Бәлкем, эшкәртү кооперативлары турында сүз алып барыр чак җиткәндер? 


– Бик дөрес мәсьәлә, дөрес тәкъдим. Ник дигәндә, без дә шундый фикергә килдек. Мисал өчен бүген Липецк өлкәсендә йөздән артык кооператив бар. Бездә бит элек бер генә кооператор бар иде. Танылган Рәфкать Фәйзулла улын хәтерлисездер. Хәзер исә сөтне дә, кишер, суган, йомыркасын да кооператив җыя. Зур кооперативлар түгел бу. Авыл саен бәләкәй генә кооператив. Әмма ул ышанычлы. Халык аларның күпме эш башкарганын үз күзләре белән күреп тора, керем-чыгымнарын да чамалыйлар. Шушы үрнәккә таянып, үз­ләре дә кооперативка керергә теләүчеләр саны артыр дип өметләнәбез. Киләсе елга шушы бурычны чынга ашырырга исәп. Ел башында авыл җирлеге башлыклары белән  авыл хуҗалыгы тармагы белгечләреннән торган бер төркем җитәкчеләрне шушы тәҗрибәне өйрәнү өчен Липецк өлкәсенә җибәрергә җыенабыз.

– Проблемалар күп. Бүген аларның бер ишләре генә атал­ды. “Татфондбанк”ның банк­ротлыкка чыгуы, татар теле тирәсендә куерган бәхәс­ләр, федераль массакүләм мәгълүмат чараларында рес­публикага каршы ниндидер һөҗүм башлану, ниндидер аноним телеграмм-каналлар пәйда булуны гына искә тө­шерик. Узып баручы ел бу яктан шул дәрәҗәдә уңышсыз булдымы икән? Әллә инде рес­публикага каршы ниндидер максатчан һөҗүм алып барыламы?


– Монда бернинди максатчан басым күрмим. “Татфондбанк” белән килеп чыккан хәлләргә килсәк, игътибар итсәгез, ил күләмендә банкротлыкка чыгарга торган мондый банклар саны артканнан-арта бара. Шактый эре банклар да шундый ук язмышка дучар булды. Шуңа күрә моны берничек тә системалы басым ясау дип атап булмый. Сез атаган башка мәсьәләләр исә бүгенге тормышыбыз белән бәйле. Нинди генә авырлыклар туса да, республика бүген икътисадый үсеш кичерүен дәвам итә. Әйтергә кирәк, безгә башка төбәкләр белән чагыштырганда да авыррак булды. Ник дигәндә, без – сәнәгать төбәге. Без 2 триллион сумнан артык тулаем төбәк продукты җитештерәбез. Татарстанда җитештерелгән азык-төлекнең 60 проценттан артыгын диярлек читкә сатабыз. Шатлыгыбыз да, кайгыбыз да шул.

 

Санкцияләр белән вәзгыять безгә дә йогынты ясады, билгеле. Элеккеге хезмәттәшләр безнең продукциядән баш тарта, азрак бәя тәкъдим итә башлады һәм бу бер Татарстанга гына кагылмый. Шулай да без тиешле чараларын күрдек. Сәнәгать оешмалары­ның, Президентыбызның бу юнә­леш­тә актив эш алып баруы рес­публика икътисадының мондый катлаулы кризис чорын да лаек­лы рәвештә үткәрергә сәләтле икәнен күрсәтте. Россия Президенты Владимир Путинның Петербургта узган форумда: “Татарстан икътисадка инвестиция­ләр, шул исәптән чит ил ин­вестиция­ләрен җәлеп итү буенча беренче урынга чыкты”, – дип белдерүе дә моңа иң зур бәя дип саныйм. Шуңа күрә, әйткәнемчә, респуб­ликага каршы бернинди һөҗүм дә күрмим.


– Ә тел мәсьәләсендә? Ничә еллар дәвамында дуслык, татулык шартларында яшәп, һич уйламаганда, бөтен җәм­гыятьне борчуга салырлык шундый хәлләр килеп чыкты бит...


– Социаль сфераны тәртиптә тоту, икътисадны үстерү, салым базасын киңәйтү юнәлешендә дөрес карарлар кабул итүебез аркасында көнчел мөнәсәбәт бардыр, бәлки. Әмма сәяси яктан республикага каршы юнәлдерел­гән ниндидер басым барлыгын күрмим.


– Күпләр татар телен укыту-укытмау мәсьәләсендә парламент депутатларының ни өчен каршы җавап бирүен аңлый алмый.


– Юк, андый хәл булмады.


– Ни өчен яклап тавыш бирергә иде алайса?


– Без бу хакта бик күп сөйләдек, бик күп дәлилләр китердек, өч утырыш уздырдык һәм бүгенгә бу мәсьәләне ябып торырга булдык. Алга таба да мәсьәләне чишү юлларын табу өчен шулай эшләдек. Бәхәсне алга таба да куерту файдасыз иде. Без бер-беребезгә ышанычны киметеп, республикадагы киеренкелекне арттырырга теләмә­дек. 


– Фәрит Хәйруллович, онык­ларыгыз Сездән Яңа елга нинди бүләк сорады?


– Көчек бүләк итәсе булыр. Форсаттан файдаланып Сезне дә, редакция хезмәткәрләрен дә якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәм. Алга таба да Сезнең белән бергә республикабыз Россиядә алдынгы сафларда булсын өчен барысын да эш­ләрбез, дуслык-татулыкта яшәр­без дип өметләнәм.

 

Бу эш дәвам итәчәк


Казанда “Татарстан – Яңа Гасыр”  республика  иҗтимагый  хә­рәкә­тенең Югары Советы утырышы узды. Аны Дәүләт Советы Рәисе, хәрә­кәтнең Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.


Дәүләт Советы Рәисе республиканың социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясап, 2017 елда Татарстанның Россия Федерациясендә алдынгы сафларга чыгуга ирешүен билгеләп үтте: төбәкнең тулаем продукт күләме буенча – алтынчы, сәнәгатьтә җитештерү күләме буенча – бишенче, авыл хуҗалыгы буенча – өченче урында. “Республика даими рәвештә өстәмә үсеш чыганакларын эзли”, – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Республика башлыгы утырышта соңгы айларда көн кадагында булган татар телен укыту мәсьәләсенә дә тукталды. “Татарстан Пре­зи­дентының Фәннәр академиясенә һәм яңа мәгариф һәм фән минис­т­рына татар телен көнкүрештә, сөйләм телендә кулланыла торган итәргә кирәк дигән йөкләмәсе бар, – диде ул. – Татарстан Кон­ституциясендә татар теле, рус теле кебек, Татарстанның дәүләт теле дип язылган. Алар көндә­лектә, аралашуда, белем алганда тигез хокуклы кулланылырга тиеш. Бу өлкәдә безнең тарафтан күп эш башкарылды, әмма хаталарсыз түгел. Татарстанда яшәүче кайбер руслар татарча сөйләм телен белү файда китерүен белә. Алар көндәшлеккә сәләтлерәк була бара”.


Парламент башлыгы Дәүләт  Советының  тел мәсьәләсе тикше­рел­гән утырышларны да телгә алды, дип хәбәр итә “Татар-Информ”. “Соң­гы сессия өчен безне социаль челтәрләрдә бик нык тәнкыйтьләделәр. Әмма шуңа ышаныгыз: парламент диварларында бәхәсне дәвам итүнең бернинди акыллы нәтиҗәгә китермәячәген, моның исә кешеләргә күчәсен чамаладык. Бу мәсьәлә мәктәпләргә, укытучыларга, гаиләләргә, хәтта балалар арасына үтеп керә. Моңа юл куярга ярамый иде”, – дигән Мөхәммәтшин. Ул Татарстан Президентының бер генә татар теле укытучысының да эштән азат ителмәячәге турындагы сүзләрен дә искә төшерде. “Без, һичшиксез, эш формасын табачакбыз, Татарстанда ике дәүләт теле буенча Конституция нормасын чынга ашыруны дәвам итәчәкбез”, – диде Дәүләт Советы Рәисе.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 0, 01.01.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр