ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 26, 21.02.2017/

Һәр пенсионерга – биш мең


2017 елның гыйнвар аенда пенсионерларга өстәмә 5 мең сум күләмендә акча биреләчәге турында узган ел шактый язылды. Тик вәгъдә ителгән ул акчаны ничек алырга икән, дип белешүчеләр һаман да байтак. Халыкта кызыксыну, мө­гаен, кулга акча кергәнче ки­мемәс. Казандагы Яңа Савин районы Пенсия фон­дының пенсияләрне бил­геләү һәм яңадан исәпләү бүлеге җи­тәкчесе Гүзәл Нәфыйгина әйтүенчә, “кайнар линия” телефонына да шул җәһәттән сораулар күп килә. Белгечтән янә шул хакта аңлатып китүен сорадык. 

2-7
– 5 мең сум акча 385 нче Федераль закон нигезендә 2017 елның гыйнварында Россия Федерациясе җир­легендә даими яшәүче һәм пенсия алучы гражданнарга бирелә, – ди Гүзәл Нә­фый­гина. – Әлеге түләү 2016 ел­ның 31 декабренә кадәр пен­сиягә чыгып өлгер­гәннәр өчен каралган. Ни өчен түләү бер генә тапкыр була, дип сораучылар да бар. Илдә икътисадый хәл катлаулы булганлыктан, 2016 елда пенсияне индек­сацияләү үзгәрде. Пенсия 2016 елга кадәр пен­сио­нерларның куллану кәр­җине буенча индек­сация­ләнә иде. 2015 елда инфляция 12,9 процент булуга карамастан, узган ел пенсия бары тик 4 процентка гына ин­дексацияләнде. Шул сә­бәп­ле бу аерманы бер мәртәбә түләргә тәкъдим ителде. Компенсацияне бер тапкыр тү­ләү пенсионерлар өчен кулайрак та әле. Чөнки алар бу сумманы берьюлы алачак. Әлеге закон хезмәт hәм дәү­ләт пенсиясе алучы 43 миллион кешегә кагыла. Узган ел эшләмәүче пен­сионер­лар­ның гына пенсиясе индек­сацияләнгән иде. Ә биш мең сум түләүдә мондый чикләү­ләр юк, ул эш­ләүче пенсионерларга да бирелә.


Аның өчен гариза язаргамы, дип тә сорыйлар. Бернинди гариза һәм бүтән язулар кирәкми. Карт-кар­чык­ларны әледән-әле алдау-йолдау очраклары да булып тора. Бу уңайдан да теләсә нинди коткыга ышана күр­мәгез тагын. 5 мең сум акча яшәү урыны буенча пенсия бүлегеннән бире­ләчәк. Пенсияне айның беренче яртысына кадәр өенә китер­түче­ләр бу түләүне гыйн­варның 16сыннан соң ала башлый. Ә пенсиясен банкка күчертүче­ләргә ул шәхси исәп-хисап счетына күчәчәк. Өлкәннәр, төрле сәбәпләр аркасында, гыйнвар аенда бу акчаны ала алмаса, борчылмасыннар, аларга 5 мең сум февраль ае пенсиясе белән бергә тапшырылачак.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 3, 10.01.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр

5-1