ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 7, 19.01.2019/

//

Бәяләр артканны сизәсезме?

 

Ил күләмендә кибетләрдә йомырканы тугыз данәләп сата башлаганнар. Моның өчен яңа төрле кап та уйлап тапканнар. Йомырканы өч рәткә өчәр данә тезгәннәр. Белгечләр әйтүенчә, җитештерүчеләр махсус рәвештә әлеге адымга барган. Чөнки узган ел ахырында йомырка бәясе бик нык кыйммәтләнгән. Хәзер аның ун данәсе уртача 75-80 сум тора. Ә тугыз данәле бер кап йомырка  арзанрак кебек күренә. Бәяләр яңа елдан соң да бер урында тормый. Белгечләр кайбер төр ярмалар, шикәр комы, сөт кыйммәтләнергә мөмкин, ди. Бензин бәясе артты инде. Сез бәяләр кыйммәтләнүен сизәсезме?

4-7

Мансур ГАТАУЛЛИН, автобус йөртүче (Яшел Үзән):

 
– Кем әйтмешли, руль­дәгеләрнең хәле яшәгән саен куркынычрак. Юлда йөрү ка­гыйдәләрен бозган өчен штрафларны тагын арттырырга җыеналар дип ишеттем. Тизлекне сәгатенә 40 чакрымга кадәр арттырганга хәзер штраф күләме 500 сум булса, алга таба 1 мең сум булачак, диләр. Кайвакыт хәрәкәт итүгә бернинди куркыныч тудырмаган урында да тизлекне чикләүче юл тамгалары куялар бит, аларны күрмичә дә каласың. Юл кагыйдәләрен бозмаска тырышам, алай да, елына дүрт-биш “сәлам хаты” килә. Гел рульдә йөргән кеше буларак, иң нык ачу китергәне шул: соңгы өч-дүрт елда хезмәт хаклары бер тиенгә дә артмады, ә 2015 елда бен­зинның бер литры 31 сум чамасы иде.

 
Мөнир АБДУЛЛИН, журналист:


– Хәзер һәр кибет бәяне үзе куя. Шуңа күрә йөрергә, ча­гыштырырга кирәк. Сөт, май­­ны базарда арзанракка алып була. Халык ярминкә вакытында әйбер җыеп кала. Ярар ашамлыкка акча җит­керерсең дә, башка чыгымнар да күп бит. Аеруча коммуналь хезмәтләргә бәя арту, салымнардагы үзгәрешләр  бор­чый. Җәмәгать транспортында йө­рү бәяләре күтәрелә. Аны өч ел элек кенә күтәр­гәннәр иде, тагын нәрсәгә кирәк булган?! Без бит башка төбәкләр белән кызыксынып торабыз: андый югары хаклар Мәскәү белән Санкт-Петер­бургтан кала бү­тән беркайда юк.

Илгизәр ГАЙНУЛЛИН, икътисадчы:


– Ел башында бәяләр артуга гаҗәпләнәсе түгел. Сә­бәбе бик гади: илдә өстәмә бәягә салымны 20 процентка кадәр күтәрделәр. Без мәш килеп футбол буенча дөнья чемпионатын күзәткән арада, түрәләр әнә шундый канун кабул итте. Җитештерүчеләр исә, ничек тә булса, өстәмә чыгымны кап­ларга тырыша. Рубльнең доллар һәм еврога караганда очсызлануы көн­күреш техникасы кыйммәтлә­нүгә сәбәп булды. Салым реформасы исә бен­зинга бәя артуга китерде.

Ләйлә ЗАКИРҖАНОВА, тәрбияче (Казан):


– Дөресен генә әйткәндә, быел әле кибеткә кергәнем юк. Яңа ел алдыннан бәяләр бераз күтәрелгәнен сизгән идем. Кайбер азык-төлекнең бәясе 2-3 сумга арткан.  Хәзер менә ишеттем дә аптырап утырам. Бөтен нәрсәгә бәя арта икән. Штрафлар да артып ки­ләчәк икән, бензин бәясе дә кү­тәрелгән. Кая бара бу тормыш? Балаларыбызны ни кө­тәр, белгән юк.

Алсу КАШАПОВА, завод эшчесе (Чаллы):


– Акчаның гомергә җи­тәсе булмады. Бер дә шөкер иткән кешене күргәнем юк. Һаман нидер җитми бу адәм баласына. Хезмәт хакым начар түгел, җитә. Әле беркөнне бер авыру балага акча җыя­лар иде. Зур урындагы кеше­ләр акча юк дигән икән. Безгә килделәр. Җыйдык та бирдек. Безнеке бар, җитә! Төптәнрәк уйласак, бу үзгәрешләр сугышлар гына китереп чыгармасын. Яшьләр сүз әйтми, дәш­ми торган буын түгел. Бәя арта икән, халыкка яшәү шарт­лары да яхшырсын, хезмәт хаклары да күтәрелсен иде.

Гөлүсә ЗАРИПОВА, терлекче (Мамадыш):


– Бәяләр арта инде. Аңа аптырыйсы юк. Әнә бер да­ру­ханәдәге бәяләр белән икенчесе арасында 50-100 сум аер­ма була. Димәк, берсе кый­батрак сата. Кибетләрдә дә шул ук хәл. Әмма авыл кешесе ачка үлмәс, дип уйлыйм мин. Менә шәһәрдәге бала-чаганы ничек кенә кешечә ашарга өйрәтәсе. Гомер буена ипи, сөт, бәрәңге, ит, май ашадык. Авырган да булмады. Хәзер исә, адым саен төрле кушылмалы ризыклар саталар. Кеше шуңа алданып, башта ашый, аннан авырый башлый. Хәзер бит чирләсәң дә, күпме акча кирәк. Ризыкка бәя арту аның кадерен арттырмасмы дип тә уйлыйм мин. Алайса, чүп чиләгенә ипи дә ташлыйлар хәзер.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 5, 12.01.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр