ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 7, 19.01.2018/

Авыл эте... хаски. Акбайга ни булган?

 

2018 елны каршылаганда район газетасы сайтында “Эт елына... эт белән” дигән үзенчәлекле фоторәсем бәйгесе үтте. Сабый балалар да, өлкәннәр дә үзләренең дүрт аяклы дуслары белән төшкән берсеннән-берсе матур рәсемнәрен җибәрде. Арада бозау кадәрле токымлы этләр дә, гап-гади йорт маэмайлары да бар. Шулай да фотолар арасында күп­челекне хаскилар алып тора.

4-2
Ни дисәң дә, матур токымлы этләр шул (өстәвенә хаски турындагы “Хатико” фильмы бүген дә популярлыгын югалтмады дип беләм, бу этләргә мәхәббәт әнә шуннан башланды лабаса). Хуҗалары алар турында бик чыдам-түзем, актив, акыллы, шук-шаян, бигрәк тә балаларны ярата ди. Шушы сурәтләрне караганда үземә күрә бер ачыш та ясадым әле: кара, минәйтәм, болай дәвам итсә, тора-бара гади йорт этләрен шушы Себер катыш Америка токымлы этләр алыштырып бетерәчәк бит дим. Шактый “таралганга” охшап тора.  Дөрес, әлегә без­нең авылда бу токымлы этләр юк бугай үзе, әмма район үзәгендә яки башка җирдә булган бер генә яңалык-мавыгуның да моңа кадәр авылларга килеп җитми калган юк. Монысы  да – факт.


Күптәнге танышым Эльвира Әх­мәдуллинаның кызыксынмаган, эшләп карамаган бер генә эше дә юк бугай. “ВКонтакте”дагы би­тендә декабрь ае буе ике искиткеч матур хаски белән төшерелгән фотолар куеп барды. "Үзеңнең этләреңме бу?" – дип сорашам. “Юк, дус кызым Гүзәлиянеке. Алар күп еллар асрый инде, ул этләрне бик ярата, көчек балаларын биргән кешеләрдән дә гел белешеп тора иде. Бер биргән эт баласын ка­һәрләүләрен ишет­кәч, барып алып кайтты... Аның бу этләре искиткеч акыллы, өйрәтел­гән, кешеләрне, бигрәк тә балаларны ярата. Фотога ничек кенә төш­миләр, бер сүз әйтмиләр. Әле менә бер көнне  кырга алып чыгып тө­шер­дек, хуҗалары янәшәләрен­дә булмаса да, инде миңа да ия­ләшеп беттеләр, беркая китмә­деләр”, – дип сөйли Эльвира.


Баксаң, районда хаски көчек­ләрен сатучылар да бар, аларны алыр өчен хәтта чират та җыелган икән. Мескен йорт этенең ана кө­чек балаларына сан юк та юк инде, әле “малайлары”на да тиз генә хуҗа табылмый...  Ә монда хаски балаларын анага-атага карамый 5-7шәр мең сумга чират торып алалар...  Югала калса да, тагын шул сайтларга хәбәр салалар, эзли башлыйлар.
“Көннәр суыта башлагач, кичкә каршы ишегалдына кечкенә хаски баласы килеп керде, – дип сөйли тагын бер танышым. – Чыгарып җибәреп тә, өйгә алып кереп тә булмый бит инде, гараждагы иске диванга иске туннар җәеп, төреп калдырдым. Сайтка хәбәр салуыбыз булды, төн уртасында килеп алып киттеләр”. Әйтәм бит, дә­рәҗәләре шактый югарыга охшаган...


– Балалар сорагач, хаски алган идек, аңа махсус ризык ашатасы икән, гел Казаннан алып кайтырга кирәк дип, гади йорт этләре аша­вына күчердек. Этебез үләр чиккә җитеп чирләде, ветеринарлар чакыртып көч-хәл белән терелттек, кабат Казаннан үз ризыгын алып кайтып ашатабыз, – дигәннәрен ишет­кәч, эчтән генә: “Шулай инде, матур эткә ризыгы да башка ки­рәктер шул. Гади авыл Сарбае кебек сөяк кимереп утырмас бит инде”, – дип уйлап куйдым... Хәер, акрынлап өйрәткәндә бу токым этләр дә гади ризыкка күнегә икән үзе. Ничава, авыл тормышы бит ул шәһәр кызларыннан да авыл килене ясый, хаскиларыңны да, күбәеп китсәләр, шул Акбайлар, Сарбайлар язмышы көтмәгәе әле.


Ни дисәң дә, авыл җирендә нәр­сә ашатсалар да, нинди токымлы булса да, анысы этләрне өйгә үк кертеп асрамаслар. Без әле монысына ияләшмәгән. Икешәр эт асраучылар да ихатаның ике ягына ике оя урнаштырган булыр. Әнә Сосна дигән авылда Хәбибуллиннар дүрт эт асрый, шуның өчесе токымлы, берсе генә йорт эте. “Служебный” этләр ул. Хуҗалары Айнур район эчке эшләр бүлегендә кинолог булып эшли. Ике немец овчаркасы, бер Бельгия овчаркасы бар – барысы да ишегалдында икән. Гади Шарикларныкы кебек шартларда яши­ләр. Аерма шунда гына: полиция этләренә Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан көндәлек 600 грамм исәбеннән махсус ризык кайтарыла, махсус муенчаклар, талпаннарга каршы эшкәртү өчен препаратлар бирелә. Үзара бик дус, килешеп яшиләр ди. Алардан кү­реп, хәтта Шариклары да берничә команданы өйрәнгән.  


– Этләрне кечкенәдән бик яраттым мин, – дип сөйли Айнур. – Гел асрадык. Әле берсендә мал табибы булып эшләүче әтигә ияреп, фермага баргач, андагы кечкенә эт баласын күреп, алып кайтыйк инде дип, әтине аптыратып бетергән идем. Өйдә Шарик бар бит инде дип тә карый. Ахырда алып кайтырга ризалык бирде. Анысына Актүш куштык. Картаеп, сукыраеп үлде. Бүген яши торган токымлы этләребез дә бик акыллы, бигрәк тә Графити дигән немец овчаркасын бөтен авылыбыз ярата. Быел җәй авырды да, аны “комиссовать” иттеләр, ул хәзер “эш­ләми”, өйдә генә тора. Ишегалдында да бәйләмибез үзен. Аның белән Чечнядә дә, Дагыстанда да булдык, Казанда үткән Универсиадада, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында  да эшләдек, районда да берничә авыр җинаятьне “кайнар эз”дән ачарга ярдәм итте... Әле дә командаларны бик төгәл үти. Кая гына барсам да, кайтуымны көтеп тора, капка төбенә каршы чыгып ала, кәефсез чагыңны да, барысын да аңлый... Махсус бирелгән ризыктан тыш
ашларны, боткаларны бик яратып ашый...

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 4, 12.01.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр