ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 7, 19.01.2019/

Кадыкай Абыз дәвамчылары. Салада эшмәкәрлек яшәү рәвешенә әверелә


Ун көнгә сузылган каникул үтеп тә китте. Шәһәр­дә яшәүчеләр, ял көннә­ре күбрәк булса да, ислә­ре китмәс иде, ә авылда барыбер: таң туды исә, һәркемне тавык та чүпләп бетерә алмаслык эш-мәшәкать көтеп тора.

4-5
Кышкы чорда каралты-кура тутырып кош-корт, сыер-сарык асраучы­лар­ның  эш-мәшәкате арта тө­шә. Терлек-туар өчен каникул да, бәйрәм-яллар да юк бит. Вакытында ашатып эчерт­мәсәң яки сөтен сау­масаң, үзеңне бөтен урамга фаш итеп, сөрән салырга да күп сорамыйлар. Урыннарын әледән-әле җыеш­ты­рып торасың, сыерың бозау­ласа яки сарыклар бәти­ләсә, аларны сабый баладай карап, тәрбияләү дә кирәк.


Артык озакка сузылган ял көннәрендә күнегелгән гадәт буенча берәр авылга барып, андагы хәл-әхвәл­ләр­не күреп кайтасы килә башлады.


Чүпрәле районы газетасында эшләүче Рәшит Фәт­хуллов: “Чын авыл тормышын күрәсең килсә, безгә кил”, – дигән иде. Тәҗ­рибәле каләмдәшем хаклы икән. Чүпрәле төбәгенең  кайсы гына авылына барып чыкма, һәр гаилә берсен­нән-берсе уздырып, кош-корт, мал-туар асрый. Яшел­чә, җиләк-җимеш үстереп яисә башка төр кәсеп табып көн күрүчеләр дә байтак. Рәсми саннарга караганда,  шәхси йортларда мал-туар саны кайбер районнар бе­лән чагыштырганда икеләтә күбрәк икән. Районның крестьян-фермер хуҗа­лык­лары ассоциациясе җитәк­чесе Равил Бикчуров әй­түен­чә, соңгы елларда фермер хуҗалыкларында продукция җитештерү күләме өч тапкыр арткан. Бу эшкә гаиләләре белән генә түгел, эшмәкәрлеккә нәсел-нә­сәпләре белән алынучылар саны арта.  


Иске Кәкерле авылында да абзар тутырып мал ас­рау­чылар шактый. Җирлек башлыгы Сәхаутдин Хөсәе­нов сүзләренә караганда, бу якларга бик борынгы заманнарда ук килеп урнашкан Кадыкай Абыз бабай үз онык­ларының бүгенге тормышын күрсә, шаклар катар иде. Авыл урамнарының тө­зеклегенә, заманча мә­дәният йорты, 50 балага исәп­ләнгән балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пунктлары, элем­тә бүлек­чәсе, берничә ки­тапханә, тулысы белән яңа­баштан төзеклән­дерелгән урта мәк­тәп һәм башка төр социаль объектлар. Авылда җи­де шәхси кибет эшли. Болар әле үзем күреп, хәтердә кал­ганнары гына. 


Татарстан Язучылар берлегенең Чүпрәле якларына оештырган сәфәре вакытында Иске Кәкерледә бер төркем язучылар белән мин дә булган идем. Кыска гына вакыт аралыгында шак­тый эшләр эшләнгән икән. Урамнарга 14 чакрым озынлыкта торбалар салынып, авыл халкын чишмә суы бе­лән шатландырганнар. Яңа баганалар урнаштырып, 41 километр электр үткәргеч линияне алмаштырганнар. 16 километр юл төзек­ләндерелгән, биш кү­пер яңартылган.


Элегрәк елларда яз-көз үтеп булмаслык ара – Карлы елгасы аша да бик матур күпер бар хәзер. 50 метрга якын текә ярдан менеп йө­рү өчен тимердән баскыч та ясап куйганнар. Саный кит­сәң, тагын әллә никадәр эшләр эшләнгән.
Җирле үзидарә җитәк­чесе әйтүенчә, үзара салым мөмкинлекләре, республика, район җитәкчеләре, авылдашлар ярдәме булмаса, бу кадәр эшнең очына чыгып та булмас иде. 


Чыннан да, бик булдык­лы кешеләр яши Иске Кә­керледә. Ел дәвамында 8 миллион 500 мең сумлык сөт сатканнар. Бу исә һәр шәхси хуҗалык өстәмә рә­вештә 90 мең сум керем алган дигән сүз.


Иске Кәкерледә ел саен яңа фермер хуҗалыклары оеша, эшкәртү һәм җи­теш­терү белән шөгыльлә­нүче эшмәкәрләр саны арта. Фер­­мер Раил Камараев шәх­си хуҗалыгында 13 баш савым сыер һәм егермедән артык бозау асрый. Роза һәм Илдар Мохитовлар – 5 савым сыер һәм 4 бозау, Фа­тыйх Җама­летдинов гаи­ләсе белән 8 сыер, 6 бозау асрый. Ан­дыйларның саны ел саен арта  бара, ди Сә­хаутдин Абзал улы.Терлек азыгы әзерләү өчен ки­рәк­ле техника, тагылма җай­ланмалар да бар.


Хәер, авылда күпләп мал-туар асрау – Кадыкай Абыз бабай вакытларыннан ук калган шөгыль ул. Соңгы елларда эшмәкәрлекнең яңа­дан-яңа тармаклары барлыкка килү сөендерә. Ринат Камалов, шәһәрдәге көйле тормышын ташлап, авылда мебель ясау цехы ачмакчы. Альфат Җамалет­динов хатыны Рәмзия белән элегрәк ми­ни-пекарня оештырып җи­бәргән булса, хәзер төрле яшелчә, җиләк-җимеш үс­те­рә башлаганнар. Узган ел бер гектарга якын мәйданда виктория җиләге үстереп сатканнар. Тагын дистәгә якын эшмә­кәр үз эш-шө­гыль­ләрен бул­дырган.


Кыскасы, Иске Кәкерле авылында эшмәкәрлек бү­ген яшәү рәвешенә әвере­леп бара.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 3, 12.01.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр