ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 7, 19.01.2019/

Каеннар әлегә урысча гына сөйләшә


Кичә республикада яңа проект старт алды – РФ Федераль Җыенының рәсми басмасы – “Парламентская газета”ның беренче саны дөнья күрде. Шул хәбәрне “Татар-Информ” агентлыгында җыелган журналистларга Мәскәү кунагы, әлеге газетаның баш мөхәр­рире Александр Коренников һәм “Республика Татарстан”ның баш мөхәррире Александр Латышев җиткерде.

4-8
tatar-inform.ru

 

Бирегә җыелучыларга газетаны бүләк тә иттеләр. Мәгъ­лүматы күп, саллы, төсле икән үзе. Беренче биттә кереш сүзне ТР Дәү­ләт Советы Рәисе Фәрит Мө­хәммәтшин җиткергән. “Татарстан өчен бу – мөһим вакыйга. Хәзер без федераль законнардагы үзгә­реш­ләрне, яңалыкларны Россия башкаласы белән бер үк вакытта беләчәкбез”, – дигән.


Әйе, Татарстан Республикасы – әлеге газета таратыла торган унберенче төбәк. Һәм ул законнардагы яңалыклар, үзгәрешләр турында гына сөйләп калмый. “Ни өчендер рәсми газеталарны, шул исәп­тән безнекен, депутатлар эшчәнлеге, законнар, парламент тормышы турында гына яза дип уйлыйлар. Бу – зур ялгыш. Безнең газета яңа төр форматта, контентта чыга. Без иң элек, халыкка аңлаеш­лы телдә, үзебезнең каеннар, таллар телендә, төр­ле мисалларда нинди за­коннарның барлыгын һәм алардан ничек файдаланырга кирәклеген җиткерергә тырышабыз”, – диде Мәскәү кунагы Александр Коренников. Аның әй­түенчә, халык файдалану тү­гел, туксан процент законнар­ның барлыгын да белми. Ә калган ун процентын исә журналистлар үз фай­­дасына кулланалар. Алар­дан сенсация ясыйлар, тираж күтәрәләр.


Газета шулай ук, үз укучысы белән тыгыз элемтәдә торып, илдә булган проблемаларны да күтәрә. Баш мөхәр­рир фикеренчә, бар булган җитешсезлекләр йә закон­ның булмавыннан, йә аның тиешле үтәлмәвеннән килеп чыга.


Мөхәррир фикеренчә, әле­­ге газета – халыкка иң якын басмаларның берсе. Чөнки ул алдан электрон вариантта интернет, социаль челтәрләр аша тарала.  Журналистлар иң элек шул заман тегермәненә су коялар. Әгәр дә тема актуаль булып, халыкка кызык икән, эшне дәвам итеп, кәгазь вариантка ул инде майлы шулпа буларак барып җитә.


Бүген мәгълүмат чара­ла­рының кәгазь варианты юкка чыгып килә, халык алардан бизде,  дигән фикерне дә Алек­сандр Владимирович чәл­пә­рәмә китерде. Аның сүз­лә­ренчә, кәгазь вариант гомерлек, чөнки аны принциптан чыгып булса да укучы булачак. Әл­бәттә инде, ул мисал итеп үз газетасын китерде. Газета узган ел тиражын югалту тү­гел, хәтта арттырган һәм җит­меш меңгә кадәр күтә­релгән.


“Вечерняя Казань” газетасы хәле белән дә таныш икән ул. “Әйе, газета чыгару гаять кыенлашты, чыгымнары күп, ә реклама хәзер газета, те­левидениедән китеп, шул ук интернетка күчте”, – ди кунак. Әмма, аның фи­керенчә, яңа аудитория, укучы, яңа мөм­кинлекләр эз­ләргә ки­рәк. Шуларны эзләп килде дә инде газета респуб­ликабызга. Татарстан тиражы әлегә күп түгел, мең да­нәдән бераз артыграк, әмма, Александр Латышев әйт­мешли, җиң сызганып эш­ләрлек мөмкинлек бар. “Рес­публика Татарстан” журналистлары атнага бер чыгучы газета өчен бер бит форматында язмалар биреп торачак. “Әлегә авыррак, башкала журналистларының алым­­­нары үзгә, әмма без өй­рәнә­чәк­без”, – диде Латышев.


“Ватаным Татарстан” газе­тасының: “Укучы­ларыгызның санын арттырыр өчен төбәк­ләрдә, шул исәптән Татарстанда, милли телләрдә аерым газета, яисә төбәк өчен кушымталар чыгарырга ниятегез юкмы? Юкса республикабызда татар телендә генә мәгълүмат алучы, татарча гына укучылар саны биниһая күп бит”, –  дигән  соравына Александр Коренников: “Юк”, – диде. Һәм: “Без монда милли басмалар белән көн­дәш тү­гел, мөм­кинлекләребез дә чикле, шул исәптән техник яктан, шул ук тәрҗемә ягыннан”, – дигән фикер өстәде. Әмма, аның әйтүенчә, төбәк­ләр белән, шул исәптән Татарстан белән дә, милли тел­ләр­дә аерым проектлар эшлә­нәчәк, мәсәлән, шул ук World­skills – 2019 чемпионаты һ.б. турында.


Кунакның без монда көндәш түгел дигән фикере бераз гына булса да күңелне җылытты, әлбәттә. Әмма дә ләкин, кирәксенмиләр икән, дигән уй барыбер башка кереп калды.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 3, 12.01.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр