ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 24, 17.02.2018/

Кибет килмәсә ипи ничә көнгә җитә?

 

Татарстанның 977 авылында кибет юк. Халык аз яшәгәнгә генә, тәмле ашау теләге кимеми, билгеле. Мәсьәләне төрлечә хәл итәргә тырышалар. Узган ел республика салаларында махсус программа буенча модульле кибетләр төзелә башлады. Калганнарына исә сатучылар үзләре килә. “ВТ” хәбәрчесе “тәгәрмәчле кибет”кә утырып, сатучыларны дүрткүз белән көткән авылга барып кайтты.

15-1  

Биектау районындагы кул­лану­­чылар җәмгыяте икътисад­чысы Мәхтүмә Гыйльметдинова әйтүенчә, алардагы 124 авылның 48ендә кибет юк. Быелның март аенда Яшь Көч, Макаровка, Яңа бистәдә модульле сәүдә нокта­лары (аларны теләсә кайсы ва­кытта сүтеп алырга була) эшли башлаячак. Ә калганнарына то­вар­ны машина белән илтергә ту­ры килә икән. Узган ел күчмә ки­бет 19 авылга хезмәт күрсәткән. 10 авылга заказ буенча йөргән­нәр. Андыйлар  йомышын кибет­ченең кесә телефонына шалтыра­тып җиткерә. Калган авылларны азык-төлек белән Дөбьяз кулла­ну­чылар җәмгыяте тәэмин итә. “Кечкенә авылларда кибетче та­бып булмый. Сатып алучылар­ның кү­бесе – пенсионерлар. Шу­ңа күрә күч­мә кибетләр челтәрен оеш­тыр­дык. Кибетчебез берәү генә, авылларга билгеләнгән көндә чы­га. Кайбер авылларда юллар проблемасы бар. Ләкин ничек тә барып җитәргә ты­рышалар”, – ди  Мәхтүмә ханым.

 
Узган ел шул рәвешле 2 мил­лион 400 мең сумлык продукция һәм көндәлек кирәк-яраклар са­тылган. Алдагы елларда барлык чыгымнарны райпо үзе каплаган. Былтыр республика казнасыннан район үзәгеннән 11 чакрымнан ераграк урнашкан авылларга юл чыгымнары өчен 399 мең сумнан артык субсидия бүлеп бирелгән. Биектауның иң ерак авылына 60 чакрым барасы.

 
“Өлкәннәрне кызганам”

 
– Башта Камай авылына барабыз, аннан Кече Бөреледәге әби янына кереп чыгабыз, соңыннан Келәтле авылына китәбез. Анда берничә әби заказ биргән иде. Безнең көн тәртибе шундый булачак, – дип искәртеп куйды 36 ел сәүдә өлкәсендә эшләүче Лилия Галәветдинова. Узган ел лаеклы ялга чыкса да, ияләшкән эшеннән китмәгән. “Анда бит безне сагынып көтеп торалар. Кайберләре­нең балалары еракта яши. Көн­дәлек әйберләр гел кирәк булып тора. Хәзер әби-бабайлар да тәмле ашарга ярата. Кайчак кызганып та куям үзләрен”, – дип сөйли ул. Алар­ның һәрберсенең нәрсә ашаганын, эчкәнен өйрәнеп бетергән инде Лилия ханым. Туган көн­нәрдә, бәйрәм вакытларында заказлар күбрәк була икән. Бәйрәм димәктән, машина белән килеп сәүдә итүчеләргә, лицензияләре булмагач, хәмер сатарга ярамый икән. Сораучы да юк. Теләгән кеше күрше авылларга барып алып кайта.

 
Иң күп сатылганы – икмәк. Кадере кимесә дә, ансыз беркем яши алмый. Ипинең төрле сортларын алып кайтырга кушалар икән. “Аны Биектаудагы икмәкха­нәдән алабыз. Төнлә генә пешеп чыккан була. Башка товарны атнага бер тапкыр Казаннан алып кайтабыз. Әйберләрнең бөтен­ләй сатылмыйча калганы юк. Ләкин күчмә сәүдәдә табыш тот­рыклы түгел. Төрлечә була. Бер баруда иң күп дигәндә 8–10 мең сумлык сатабыз. Әмма 4 меңнән аз булганы юк”, – дип сөйли Лилия Галәветдинова.


Сөйләшеп баргач, ярты сәгатьлек юлның ничек үтүен сизми дә калдык. Иң мөһиме – юллар чистартылган. Ләкин кайбер авылларга басу юлы аша барырга туры килә икән. Шуңа күрә авыл җирлекләре бу мәсьәләне кичтән кайгыртып куя. “Вакытында барып җитәргә тырышабыз. Бераз соңга калсаң, авыл кешеләре телефонга шалтырата башлый”, – ди сатучы.


Без килгәндә Камай авы­лының югары очында бер төркем әби-апа җыелышып тора иде инде. Кулларына капчык тотып килүчеләр дә күренә. Пират кушаматлы маэмайны да иярт­кәннәр. Бүген тәмлерәк ашаячагын ул да сизеп тора. Лилия ханым кибет киштәсен ачуга, барысы да башларын фургонга тыкты. Нәрсә алып килгән икән? Кирәкле әйберне онытмаганмы? Өлкәннәргә шунысы кызык. Шулай да күзләре беренче чиратта ипигә төште. Кибетче тиз генә товар исемлеген атап чыкты.


– Алма, хөрмә бирерсең. Консерваларың бармы? Әлегә шулар җитеп тора. Кыз шәһәрдән алып кайткан иде әле, – ди беренче сатып алучы 67 яшьлек Екатерина Ключникова. – Ирем белән икебез генә яшибез. Ун ел элек авылга күченеп кайткан идек. Элек кибет атнага ике мәртәбә килә иде, хәзер бер генә. Шул җитә инде безгә. Ипи-батонны суыткычка тыгып куям. Авылда күпләр шулай итә.


Кемгә нәрсә кирәк бит?! Әнә берсенә лавр яфрагы белән ике төргәк бәдрәф кәгазе дә җитте. Сөякләргә файдалы дип кемдер мармелад, балык алучылар да булды. Шикәр чире белән авыручыларга махсус ризыклар да бар. Үзе генә яшәгән Александра Матвеева эремчек кабартмасы белән бер­ничә йөз грамм перәннек алды. “Бәйрәмнән соң өйдә җиләк-җимешләр күп әле. Балалар шәһәрдән алып кайтып тора”, – ди ул. Аның каравы, Наталья Кузьмина берьюлы 3 мең сумлык ризык алды. Әле бәйрәм алдыннан гына 4 мең сумлык әйбер алган булган. “Мин үзем генә яшим. Мал-туар асрагач, кибеткә йөрергә вакытым юк. Кәҗә, сыерым бар. Иртән абзарга чыгып киткән җирдән бары әбәд ашарга гына керәм. Җәй көне малларны урамга чыгарабыз. Менә аларга дип бер капчык тоз алдым. Заказны алдан биреп куйган идем”, – дип сөйли Ерак Көнчыгышта яшәп, картаймыш көнендә туган ягына әйләнеп кайткан әби.


Колбаса, кесәл, ярмалар... Сумкасы бик тиз тулды аның. Икенче кулына биш литрлы чиләккә тутырылган тозлы балыкны эләктерде. Әрәм булмасмы? Кунакка кызын көтә икән. “Тәгәрмәчле кибет”тә өченче ел сәүдә итүче сатучы мондый хәлне беренче тапкыр күрә. Наталья Кузьмина да, батонны күбрәк алсам, суыткычка тыгып куям, ди. Кунаклар килгәндә, үзе дә пешерә икән. Моның кадәр йөкне күтәреп тә кайтырга кирәк бит әле. Бу очракта шофер Рәшит абый ярдәмгә килә икән. “Әби­ләрнең авыр сумкаларын шактый ташыдым инде”, – ди ул елмаеп.


Киләсе елга чыршы куярбыз...


Камай авылында татарча сөйләшкән бер генә кеше дә очрамады. Нигездә, руслар яши икән. Күбесе – пенсионерлар. Бер генә яшь гаилә бар. Дүрт укучы күрше авылга барып укый. Авылда 50ләп кеше гомер итә. Җәен исә бакчачылар кайта.


– Юлларны ике ел элек төзекләндерделәр. Кар яуган саен чистартып торалар. Бу яктан проблема юк. Ике ел элек фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Шәф­кать туташы Гөлсинә Сә­лахова безне бик яхшы дәвалый. Тик ул бит салкында утыра. Бу хакта өстәгеләр дә белсен, язарга онытма, кызым, – ди Валентина түтәй.


Шәфкать туташы әйтүенчә, аңа бер дә суык түгел. Ул атнага бер тапкыр Коркачык авылыннан килеп эшли икән. Әле күптән түгел әби-бабайларның өйләре­нә барып хәлен белгән. “Иске Казан” җирлеге башлыгы Гөлнара Закирова исә медпунктның электр белән җылытылуын әйтә. “Акча булу белән газ тулысынча кереп бетәчәк”, – ди.


Камайда Яңа ел бәйрәмен һәркем үз өендә каршы алган. “Киләсе елда җирлек башлыгы Гөлнарага әйтеп, авыл уртасына берәр чыршы куйдыртырга ки­рәк булыр әле. Пасха, Троица кебек бәйрәмнәргә кунаклар күп кайта. 9 май көнне һәйкәл янында җыелабыз”, – ди авыл халкы.


Мәчегә дә ашау кирәк...


Кибет киштәсе сизелерлек бушагач, Кече Бөреледә яшәүче 78 яшьлек Мөхәйминә әби Гомә­рова янына кузгалдык. Әбекәйне, өенә кереп, чакырып чыгардылар.
– Кызым, скумбрия балыгың бармы?
– Юк, шул. Минтай гына.
– Калининградтан кызым кайткан иде. Ашарга бик тәмле пешерә.
 

15-2

Мөхәйминә апа тумышы б­е­лән Балтач районыннан. Калининградта яшәп, лаеклы ялга чыккач, Кече Бөрелегә кайт­кан. Аның белән кайткан улы 31 яшендә юл фаҗи­гасендә һәлак булган. Кызының пен­сиягә чыгарына бер ел калган. Ул да киләсе елда гаиләсе белән күче­неп кайтырга җыена икән. “Кибет булмагач, бик җайсыз. Авылдагысы бер ачыла, бер ябыла. Безнең урамда­гыларның кү­бе­се – “дачник”лар. Ике хуҗалыкта гына яшиләр. Лилия белән шофер Рәшит булмаса, нишләргә кирәк? Рәхмәт укып туя алмыйм шуларга. Бөтен кушканны алып киләләр. Лилиягә ышанам: артык бер тиен дә алмас. Берьюлы 5-6 ипи сатып алам. Кыш көне салкынга чыгарып куям. Алты кәҗәм бар, аларга да ашатам. Мәчеләргә тавык башлары сатып алам. Өй җылы, газ кергән, пенсияне вакытында бирәләр. Газеталар укырга яратам. Көн шулай үтә”, – дип кул болгап озатып калды әбекәй.


“Кибет” китте, бүгенгә бары­сының да ашарга, эчәргә ризыгы бар. Бер атна яшәргә була әле! Ә киләсе атнада сатучылар тагын килеп җитәчәк.


P.S. Татарстанның муниципаль берәмлекләр советы мәгълүматларына караганда, республикадагы 977 авылда кибет юк. 584 җирлектә 59 “тәгәрмәчле кибет” хезмәт күрсәтә. Быел аларның саны тагын да артачак. Былтыр 53 авылда комплекслы хезмәт күрсәтү үзәкләре эшли башлаган.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 5, 12.01.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр