ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 179, 11.12.2018/

//

Бәхет өчен күп кирәкме?

 
Евгения Медведева Дөнья чемпионатында чыгыш ясый алмаячак. Кичә спорт дөньясында пәйда булган төп хәбәрләр­нең берсе әнә шул булды. Соңгы берничә елда хатын-кыз фигуралы шуучылар арасында Россиянең төп өмете саналган, әмма Пхенчханда Алинә Заһитовага оттырган Медве­деваның аягы авырта, операция ясатмас өчен хәл алырга кирәк икән.


Әлеге хәбәр күпләрнең күңеленә үтеп кергән, күрәсең. Интернет киң­легендә бу вакыйгага фикерен бел­дерүчеләр аз түгел. Безнең халык фигуралы шууга болай да битараф түгел, инде Олимпия уеннары игътибарны тагын да арттырды. Россиянең спорт сәхнәсендәге абруен сак­лау өчен Олимпиадага кадәр дә, Пхенчхандагы ярышлар вакытында да аягы-кулыннан килгәннең барысын да эшләгән туташка сәламәтлек һәм сабырлык телиләр. Әмма бу очракта хәйлә юк микән дип шикләнүчеләр дә бар. Ник дигәндә, Олимпиададан соң Евгениянең киләсе атнада Миланда узасы Дөнья чемпионатында катнашасын әйткәннәр иде. Бәлки, өченче мәртәбә оттырасы килмәгәндер? Әнә шундый фикерләр дә ишетелә һәм, әйтергә кирәк, мантыйгы юк түгел.


Хәтерләсәгез, Олимпия уеннарында Россия спортчыларыннан беренче алтын медальне Медведева түгел, ә Алинә За­һитова откач, бу вакыйганы кабул итеп бетерә алмаучылар күп булды. Тамашачы гына булса бер хәл, әнә шул кызларны рухландырып торырга тиешле белгечләр чемпион исеменә Евгениянең күбрәк лаек булуы турында сөйләде. Алинәгә, имеш, иртәрәк икән әле.  Нишләмәк кирәк, 15 яшьлек татар кызы үзе дә аңлап бетерми­чә, яхшырак чыгыш ясады. Спортчылар кайтып, орденнар тагылып, машина һәм пре­мияләр өләшенгәч, җәмәгатьчелек бер­ара тынычланган иде, инде менә кичә “бел­геч”ләр янә уянды. “Евгениягә, кичекмәс­тән, Россиядән китәргә кирәк. Япониягә яки Әрмәнстанда яхшырак булыр”, – дип язган кичә “Чемпионат.ру” басмасы журналисты. Аның фи­керенчә, Евгениянең күңелен күрү өчен тренерлары Алинәне “артыгын сикертмәскә” тиеш иде. 


Өлкәннәр әнә шул рәвешле медаль язмышын хәл иткәндә 15 яшьлек бала киләсе Дөнья чемпионатында Россия­нең төп өмете булачак. Аңа бу кадәр игътибарның кирәге дә юк, бу шакшылыктан исән-сау чыгарга балалыгы ярдәм итә. 140 миллион халкы булган илгә ике алтын медальнең берсен алып кайткан Алинә Мәскәүдә әбисе белән икесе яшәп яткан бер бүлмәле иске фатирында да бәхетле. Әле, җитмәсә, японнар Владимир Путинныкы кебек акита-ну токымлы көчек юллаган икән. 

Илнар Хөснуллин

Мальтаны ярату Ватанга мәхәббәттән өстенме?

 
Соңгы вакытта россиялеләрдә ватан­пәрвәрлек кайнарлыгын чит илләр белән кызыксыну алыштыра башлаган икән. Ин­тернетның эзләү системаларында “Маль­тада ял итү” дигән сүзләрне “Мальта гражданлыгы” дигән сүзләр узып киткән хәтта. Икенче Ватанны булдыру омтылышы аеруча миллионерлар йөрәгендә тирән тамыр җибәргән.

 

Байлыгы 50 миллион доллардан артып киткән акча капчыкларының 58 проценты инде кесәләрендә башка ил паспортын да йөртә. 45 проценты исә бөтенләйгә чит илдә яшәп калу турында уйлана. Байлыгы 5 миллион доллардан артып киткән рус иле кешеләре саны 2017 елда исә 25 проценттан да артыккарак үскән һәм шундый закончалык ачылган: кесәдә миллионнар арткан саен, чит илгә мәхәббәт үсә, ватан­пәрвәрлек хисе кими икән. Чит тормышка бу дәрәҗәдәге сөю хисе бары тик россияле һәм элекке СССР республикаларында туып үскән миллионерларга гына хас булып чыккан. Тормыш дәрәҗәсе бик түбән булган Латин Америкасы илләрендә дә чит илгә китеп олагырга теләүчеләр бездә­ге дәрәҗәдә үк түгел: бары тик 45 процент байлар гына кесәсендә икенче ил паспортын йөртәләр, ди. Байларның Каф тавы артындагы, океан артындагы илләргә кызыгуы бер нәрсә белән генә аңлатыла: каптитал ияләре, тегенди-мондый хәлләр була калса, үзләренә запас аэродром әзерли, тын диңгез култыгы эзли.


Запас аэродром өчен Җир шарындагы иң кулай урын Мальта булып чыккан. Бу илнең паспортын кулга төшердеңме, 160 илгә бернинди визасыз сәяхәт итә аласың, Европаның теләсә кайсы илендә күпме теләсәң, шуның кадәр яшисең, салым түләү оптимальләшә, ягъни кими; яңа Ватандагы тормыш стандартлары исә бик югары. Боларга өстәп, социаль, икътисади һәм сәяси куркынычсызлык гарантиялән­гән.


Чит илләргә визасыз чыгуның өстен­леге генә дә кешегә бик күп нәрсә бирә. Әле генә Казан университетының берничә студенты бер семестр Прага университетында укып кайтты. Европаның төрле илләреннән сувенирлар коллекциясе туплаганнар, чөнки чех илендә яшәргә алынган рөхсәт ял көннәрендә бернинди тоткарлыксыз башка көнбатыш илләренә барып кайту мөмкинлеген тәэмин иткән. Без яшәгән ил паспорты тимер пәрдә аша дошманнарга йодрык болгарга, аларны ракеталар белән өркетергә генә ярый. Шулай булгач, туган җирне ярату хисе урынына йөрәктә чит илләргә мәхәббәт баш калкытса, гаҗәпләнергә кирәкме? Мальта гражданины булу чемодан төбен­дә Россия паспортын сакларга комачауламый. Димәк, тарихи Ватанга тартыла баш­ласаң, берничә көнгә кайтып китү кыенлык тудырмый.


Рәшит Фәтхрахманов

Егетләр... массаж ясый

 
Армиягә хәрби чакырылыш алдыннан РФ хезмәт һәм социаль үсеш минис­тры Максим Топилин альтернатив хез­мәт өчен яңа һөнәрләр исемлеген раслаган. Шулай итеп, пешекче, курьер, җыешты­ручы кебек рәтле-башлы квалификация таләп итмә­гән эшләргә хәзер инде балет артисты, тәрбияче, акушер һәм массаж ясаучы һөнәрләре дә өстәлгән. Шунысы кызык: вакансияләр саны артса да, альтернатив хезмәт итү өчен урыннар тәкъ­дим итүче оешмалар исемлеге кыс­карган. 


Нык үсешле илләрдә егетләрнең үз теләге белән генә армиягә китүләре, бары тик контракт нигезендә генә хезмәт итүләре беркемгә дә сер түгел. Ә безнең ил артта калган. Гәрчә уңышларыбыз, менә инде хәзер ракета һөҗүменә каршы җайланмаларны әллә кайлардан урап уза алырдай коралларыбыз бе­лән мактанып туя алмасак та. Артта калганбыз икән, егет-җиләнгә армия сафларында хезмәт итү дә мәҗбүри булып тора. Белүебезчә, альтернатив хезмәт әнә шул мәҗбү­ри­лекне ничек тә йомшарту өчен уйлап табылган. Анда корал тотарга ки­рәкми, “бабайлык” та юк, чөнки гадәт­тәге­чә эшкә генә йөрисе. Әмма мылтык урынына кулына чүпрәк алырга атлыгып торучы егетләребез барыбер аз икән шул. Әнә узган ел иксез-чиксез Рос­сиядә нибары 278 кеше генә шушы кадерсез хезмәт­не сайлаган. Шуңа күрә альтернатив хез­мәтне ничек тә кызыклырак итү өчен, исем­леккә югарыда телгә алып үтелгән кәттәрәк һөнәрләрне дә кертергә мәҗбүр булганнардыр. Армия хезмә­тендә тәртип булса, хезмәт итеп кайтучыларга ниндидер кызыксындыру чаралары күрелсә, аны нәрсәгәдер алыштыру теләге бер­кем­нең дә башына кереп карамас иде югыйсә. Закон чыгаручыларга да, альтернатив хезмәт һөнәрләре исем­легенә тагын нәрсәләрне кертергә икән, дип баш ватарга туры килмәс иде. Солдатны алыштырырга тиешле кешене балет киеменнән күз алдына китереп карагыз! Артист, массаж ясаучы һөнәрләрен кертеп кенә альтернатив хезмәт итәргә теләүчеләр саны ишәй­мәстер, мөгаен.


Валентина Семенова

Татар телен яклаганга – штраф?


Казан шәһәренең Мәскәү районы суды  башкалабызның олимпиадаларга әзер­ләү­че махсус үзәге (Солнце) директоры Павел Шмаковны  татар теле  дәресләрен урыс теле белән бертигез укыткан өчен 25 мең сум штрафка тарткан. Тикшерүчеләр мәктәпнең спорт залы булмаудан да гаеп тапкан.

2-3
Мәктәп белән прокуратура арасында аңлашылмаучанлыклар көз көне үк башланган иде. Билгеле булганча, башка мәктәпләр татар теле дәресләрен кыскартканда Шмаков  бер генә сәгать­кә дә тимәде. Уку елы барышында уку планын үзгәртү белән дә килешмәде. Сүз  республикада татар телен ирекле укытуга кагылышлы генераль прокуратура тикшерү­ләре турында бара. Район прокуратурасы нәкъ шуларның  йөклә­мәсен үтәде. Павел Шмаков исә прокуратура вәкилләрен мәктәптә тикшерү уздырмыйча, күрсәтмә язуда гаепли. “Хокук органнары уку планын күрмәгән килеш, тикшердек дип язганнар. Бу яктан безнеке башкалардан аерыла. Алар мәктәпкә килеп, балаларның йокы бүлмәләрендәге шәхси әйберләрен фотога төшерә, әти-әниләре рөхсәтен­нән башка укучылар белән сөйләшә. Хатын-кыз  прокурор ирләр бәдрәфе ишеген шакымыйча ачуны сорый. Коточкыч бит бу!”– дигән иде ул бер әңгәмәдә.


Шмаков судта  гаебен танымаган, барысы да законга нигезләнеп башкарылган дип саный.


– Татар теле сәгатьләрен кыскарт­мадык һәм кыскартырга да җыенмый­быз. Аның бер өлешен түгәрәкләргә бүлеп бирдек. Барлык балаларны да йөрергә күн­дердек. Татар теле түгәрәкләрен бик кызыклы итеп уздырабыз. Судлар исә әле озак дәвам итәчәк. Әлегә мондый суд карарларын кабат карауны сораячакбыз. Ахыр чиктә штрафларны түләрмен, дуслар булышыр дип уйлыйм, – дип җавап бирде безгә директор.

Сәрия Мифтахова

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 35, 14.03.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр