ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 136, 22.09.2018/

//

Бүгенгесе булганның  киләчәге бар

 

Бу көннәрдә хезмәт коллективларында хакимият башлыгының районның социаль-икътисадый үсеше буенча исәп-хисабы тыңланыла. Һәр очрашуга да район хакимияте башлыгы Сергей Димитриевич Димитриев шәхсән үзе бара, район оешмалары җитәкчеләре дә шунда була, уңышлар барлана, кимчелекләр ачыклана.

3-1

Без дә Түбән  Өскебаш авыл җирлегендәге очра­шу мизгелләренең шаһиты бул­дык. Иң элек былтыргы очрашуларда нинди мәсьә­ләләр күтәрелгән, алар ничек хәл ителгән – сүз шул хакта булды. Бер ел элек кенә биредә инвестор алышынган. “Хуҗалыкны кабул итеп алганда, ул коточкыч  авыр хәлдә иде, – диде яңа инвестор. – Хәзер инде хәл бераз әйбәтләнде, әмма җиңел суларлык түгел әле”.

 
Хакимият башлыгы яңа инвесторга иң әүвәл халыкны ашлык һәм терлек азыгы белән тәэмин итү, хезмәт хакын вакытында тулысынча түләп бару бурычын куя. Хуҗалыкка үтә заманча ашлык киптергеч (мондый аг­регат Татарстанда икәү генә, дип мактанырлыклары бар), шулай ук заманча чәчү комплексы сатып алына. Кош-корт, мал-туар бодайны яратып ашый, дигән фи­кердән чыгып, бодай игү мәй­дан­на­ры киңәйтелә, фер­малар яңар­тыла, бел­геч­ләр газга көйләнгән машиналар белән тәэмин ителә һ.б.

Сергей Димитриев фикере:

– Хезмәт кешесе үзе турында кайгырту булганлыгын һәрдаим тоярга, эш урынында көнлекче түгел­леген аңларга тиеш. Райо­ныбызның Татарстанга мәгъ­лүм Вахитов исе­мен­дәге, “Урал” хуҗа­лык­ла­рында, завод-фаб­рикала­рыбызда эшләрнең гөрләп баруы нәкъ менә шуңа бәйле. Шөкер, районда һәр тармакта да үсеш күзәтелә. Узган бер елда тулай продукт күләме сигез процентка үсте һәм ул 11 млрд сум тәшкил итте. Авыл хуҗалы­гындагы үсеш – 118 процент, көн саен 240 тонна сөт җитештерелә. Бу инде – Рәсәй күләмендә дә яхшы нәтиҗә. Терлекләр­нең  генетик потенциалы югары, шунлыктан, якын елларда 300 тонна чигенә күтәре­лербез, дип уйлыйм. Сөт ул – көндәлек табыш чыганагы. “Коры сөт” вакыйгасы нык сукты, әле дә суга, миллионнар югалтабыз, аналитиклар белдер­гән­чә, хәл җәй айларында гына рәтлә­нер кебек. Хә­зер терлек санын киметмәү бик мөһим.
***
Кукмара – төп авыл ху­җалыгы районы, елны табыш белән төгәлләде. Уртача хезмәт хакы – 20716 сум. Кукмаралылар үзләрендәге мөмкинлекләрне дә, республика, читтәгеләр тәҗрибә­сен дә ныклап өйрәнәләр. Чит илдә тупланган тәҗри­бә нигезендә районда азык-төлек үзәкләре төзү планлаштырыла. Алар дүртәү булачак, өчесе быел ук эшли башлар, дип көтелә. Бу инде районга көн саен өстә­мә рәвештә 76 тонна сөт саварга, үзкыйммәтне киме­тер­гә, ел дәвамында 450 миллион сум акча эшләргә мөмкинлек бирер, дип исәпләнә. Шәхси хуҗалык­лар да, мини-ферма тотучылар да игътибар үзәгендә.

 
Быел яшелчә үстерүгә дә йөз тоталар. Шул максаттан 197 гектар җир бүлен­гән, быел яшелчә 80 гектарда үстереләчәк.

 
Республикада тормышка ашырыла торган программалар нигезендә балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары, ФАП­лар, ветеринария пунктлары, спорт мәйданчык­ла­ры һ.б. төзү барысы да  ха­лыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерел­гән.

 
Былтыр Кукмара шәһәр статусына ия булу белән тарихка керде. Төрле программаларда катнашып, район байтак кына грантлар откан. Райондагылар белдерүенчә, грант алу ул масштаблы эшләр өчен юл ача. Кечкенә шәһәрләр өчен билгеләнгән программа да уңышлы эшли. Го­мумән, районда мөмкин­лек­ләр зур. Алдагы өч-дүрт елда сәнәгать паркы да эшләп китәр, дип өметләнә­ләр. Бу мәйданчыкта ике мең кешегә эш булачак. Кукмара белән чит илләр дә даими кызыксына. Кытайлар белән меморандум тө­зел­гән, алар медицина җи­һаз­лары заводын коруга алына. Венгриядән, Төркия­дән килеп тә шәһәрне, кукмаралыларның эш­чән­леген ошатып китәләр икән.

 
Районның үзендә дә, халыкны хезмәткә киңрәк җә­леп итү максатыннан программалар булдырылды. Яшелчәне дә үстерүче үзе сатып йөрмәячәк. Аларны махсус оешмаларда эшләү­челәр юып, чистартып, тиешле таләпләргә туры китереп, сатып алучыга тәкъдим итәчәк.

Сергей Димитриев болай диде:

– Киләчәккә планнарыбыз, чыннан да, бик зурдан. Аларны гамәлгә ашыру өчен иң әүвәл безгә сау-сәламәт халык кирәк. Яшәү рәвешебез, спортка мөнә­сәбәтебез дә үзгә булырга тиеш. Әлбәттә, һәркем коеп куйган спортчы була алмый, әмма спортның һәр­кем дә үти алырлык, үз итәрлек төрләре бар. Бу очракта мин иң беренче чиратта җәяү йөрүне күз алдында тотам. Белгечләр исәпләвенчә, һәр көнне 10 мең адым ясау бик күп авыруларга киртә була ала. Чаңгыда йөрү, волейбол, баскетбол уйнау өчен дә бернинди чикләүләр юк. Бүген район халкының 46 проценты спортның күп кешегә исәпләнгән төрлә­ренә тартылган, тик бу әле канәгатьләндерми, халкы­быз­ның кимендә җитмеш проценты спортны үз итәргә һәм аның файдасын күрергә тиеш, безнең як­ның табигате дә шуңа иша­рәләп тора. Татарстан Рос­сиядә спорт башкаласы бул­са, Кукмара Татарстан­ның спорт башкаласы булачак.

 
Сау-сәламәт кешегә белем үрләрен яулау да, тормышта актив булу да бик җиңел. Безнең районда укытучыларның республи­какүлә­м август киңәш­мәсе узачак  һәм анда да (ки­ңәш­мә көн­нәрендә районга 100 мең кунак килер, дип көте­лә) сәламәт яшәү рәве­ше хакында җитди сүз булыр, дип өметләнәбез.
Мине демография мәсь­әләләре нык борчый, яшь­ләребезнең активрак булуын дә теләр идем. “Алма, пеш, авызга төш” принцибы безгә кулай түгел.  Авыл җыеннарына без югары сыйныф укучыларын да чакырабыз. Районда нинди эш­ләр барганлыгын бел­сен­­нәр, сораулар бирсен­нәр. Күпчелегенең исә т­ың­ларга түземлеге җитми, акрын-акрын гына залдан чыгып китү ягын карыйлар. Бу хәл мине нык борчый. Битарафлык яхшыга илтми.
 
Габделбәр Ризванов

 

Кәефең ничек, укучым?

 

Манзарас мәктәбендә БДИ турында гына уйлап яшәмиләр. Яхшы укыталар да, тәрбия эше дә гөрләп тора. Иң мөһиме, укучылар тормышка әзер булып чыга. Ниндидер эчке бер җылылык бар, рәхәт бу уку йортында!

3-2
Бу мәктәп якташлары Советлар Союзы Герое – Сабир Әхтәмов исемен йөр­тә. Сабир абый, мәктәп­не ачу тантанасында да катнашып, гомеренең соңгы көн­нәренә кадәр иң хөрмәтле кунак булган. Уку йортында һәр ел саен, аның истәле­генә багышлап, “Йөрәк хә­тере” дип исемләнгән конференция уздыралар. Ге­рой­ның исемен мәңгеләш­терүче музей да бар. Шуңа күрә укучылар өчен ватан­пәрвәрлек хисе ят түгел. Алар ялгыз яшәүче әби-бабайларга булыша, һәй­кәл­ләрне чистарта.


– Моннан унбер ел элек мәктәп ачылганда, барысын да “5ле”гә эшләргә дип сүз куешкан идек. Шуннан бирле һәрвакыт алдынгы булырга омтылабыз. Укытучыларыбыз республика күләмендәге бәйгеләрдә җиңүләр яулый. Укучыларны һәр көн яңа геройлар, истәлекле вакыйгалар көтә. Уку белән генә мавыгып, тәрбия эшен онытмыйбыз. Мәктәп тормышын үткән тарихыбызга, күренек­ле шәхесләргә, гореф-гадәт­ләребезгә таянып алып барабыз, – ди мәктәп директоры Альбина Мөхәммәтова.


Быел моннан унбер ел элек 1 нче сыйныфка укырга кергән укучылар  мәктәпне тәмамлый. Ул чакта 26 булсалар, бүген шуларның яртысы укуларын дәвам итте­рә. Бу егет-кызларны тормышка ничек әзерләгәннәр икән? Директор әйтүенчә, башка мәктәпләрдәге кебек монда да укучыларның төр­лесе бар. Кемдер белемне җиңел үзләштерсә, кемгә­дер уку авыррак бирелә. Шуны истә тотып, мәктәптә көн саен консультацияләр үткәрелә. Укучылар үзләрен укыткан укытучылардан гына түгел, башкалардан да ки­ңәш алырга мөмкин. Авыррак укый торган балаларга көчлерәкләре булыша. Мәк­тәптән куу очраклары юк. “Яхшы укырга теләк тудыру өчен, һәр дүшәмбе көнне линейкада уңышка ирешкән укучыларыбызны барлап үтәбез. Алар белән фотога төшеп, мәктәп сайтына урнаштырабыз. Начар укучы ул – начар бала дигән сүз түгел. Алардан бик яхшы спортчылар, эшчеләр чыга”, – ди директор.


БДИга әзерләнүнең – үз тәртибе. Укытучылар белем дәрәҗәсе төрле булган укучылар белән аерым эшли. Һәр ай саен әти-әниләр, укучылар һәм укытучылар катнашында бердәм җыелыш үткәрәләр. БДИ бланкларын тутырырга өйрәнәләр, ай саен сынау уздыралар. Укучылар  имтиханнарны ел саен югары балларга тапшыра. Арада программист, инженер, табиб, механизатор һәм башка һөнәрләрне үзләш­терү­челәр дә бар.


Мәктәп укучылары да, укытучылар да бердәм формадан йөри. Биш ел элек кертелгән киемгә педагоглар да ияләшкән инде.


Аларның өстендә – зәң­гәр төстәге, төрле фасондагы кием. “Бердәм форма бик уңайлы. Мәктәпкә килгән кунаклар: “Сез шундый матур”, – диләр. Зарланган укытучылар юк”, – ди укытучы Рәсимә Гәрәева.


Укучылар да киенү та­лә­бен бозмаска тырыша. Әгәр джинсы чалбар, итәк­тән кил­сәләр, кисәтү ясаячак­лар­ын беләләр. Тәрбия эше буенча директор урын­ба­сары Светлана Бурцева әй­түенчә, балаларны әхлак­лы, сәламәт итеп тәрбияләргә тырышалар. “Укучылар арасында күңелсез хәлләрне булдырмас өчен, балалар, әти-әниләр белән дә нык­лап эшлибез. Укучылар арасында төрле анкеталар, тикше­рүләр үткәрелә. Пе­дагог-психологыбыз “Эф­фек­тон” проекты (махсус җиһазлар ярдәмендә) ниге­зендә уку­чыларның укуга сәләтен, һөнәри осталыгын, психологик тайпылышларын ачык­­­лый“, – ди Светлана Владимировна.


“Дәрестән соң мәктәп” проекты да  уңышлы эшләп килә. Һәр укучы үзенең яраткан түгәрәгенә йөри. “Кү­ңелле итеп яшисе килде. Ачылган көннән үк мәктәп тормышын җанлан­дырырга тырыштык. Бүген “Мода театры” студиясе, вокаль ансамбль эшли. Кием­нәрне үзе­без тегәбез, төрле  мә­дәни чараларда катнашабыз”, – ди Светлана Бурцева. Әйтергә кирәк, ул татарча да бик әйбәт сөйләшә.


Диварларга эленгән картиналарны да балалар үз куллары белән иҗат иткән. Технология укытучысы Миләү­шә Кайбушева 30лап баланы чигәргә, тегәр­гә өйрәтә. Йоннан төрле картиналар, уенчыклар, сувенирлар ясыйлар. Чималны итек фабрикасы бирә икән. “Эшне галстуктан башлаган идек, хәзер киемнәр, костюмнар тегәбез. Халыкара бәйге­ләрдә катнашабыз”, – ди ул.


Мәктәптә хезмәткә өйрә­түнең системасы булдырылган. Мәктәп яны бакчасында эшләү, күмәк хуҗалыкларга бәрәңге алуда булышу – тәрбиянең мәҗбүри шарты. Әти-әниләр дә каршы килми. Без кил­гәндә, егетләр укытучылары Илсур Камалов бе­лән заманча компьютер тех­нология­ләре нигезендә чүл­мәк ясарга өйрәнә иде.


Мәктәпнең уңышлы эш­ләве директорга да бәйле. Җитәкче тәнәфестә дә уку­чыларның кәефләре, сәла­мәтлекләре турында сораша, мактап та ала. 400гә якын баланың исемнәрен дә, ничек укыганнарын да белә ул. “Баланың белемне ничек үзләштерүе минем өчен бик мөһим. Гомумән, әти-әниләрнең мәктәп эш­чәнлегендә ешрак катнашуын теләр идем. Ике арада ныклы элемтә булганда, бар да яхшы булачак. Иганә­челәр ярдәме дә бик мөһим. Район башлыгы Сергей Ди­митриевның әйт­кән сүзе бар: “Нәтиҗәгез бул­са, мин сезгә ярдәм итәм!” Ул килгәч, мәктәптә күп эшләр башкарылды. Кук­мара металл са­выт-саба заводы директоры Азат Заһидуллин да булыша”, – ди Альбина Миңне­мулла кы­зы.

Сәрия Мифтахова

 

“Иң авыры – әнисез һәм Нәкыясез калу”

 

Кукмара районының Күкшел авылында гомер итүче Габидулла Сафиуллинга, үз әнисен югалткач, берничә үги ана тәрбиясен күрергә туры килә. Авыр сугыш еллары, ачлы-туклы яшәүләр, тормыш михнәтләре онытылса да, Габидулла абый ятим үскән чакларын хәтереннән җуймый. Күңелендә йөрткән тагын бер сер бар: шпионны кулга төшерә ул.

3-3
Габидулла абыйның хатыны Нәкыясез яши башлавына да өченче ел узып бара.


– Без хатыным белән өч малай үстердек. Бик әйбәт тордык. Бергә картаербыз кебек иде. Тик бернишләп тә булмый икән. Нәкыям кинәт кенә үлде дә китте, – дип сүз башлады ул. – Хатыным төш вакытында районга табибларга күренеп кайтырга дип чыгып китте. Ул чакта тыны бетеп тилмертте. Табиблар хастаханәгә са­лып куйганнар. Дүрт көн ятты ул анда. Шуннан соң киленем Илзия белән улым Рәшит хәлен белергә кит­теләр. Кичке якка үзем барырмын дигән идем. Алар килгәч, яннарына төш­кән. Икенче катта ята иде. Алар киткәч тә, баскычтан төшеп менгән әле. Тик шуннан соң хәле киткән. Озак та үтмәде, үлгән хә­бә­ре килеп иреште, – ди ул. Шөкер, Габидулла абыйны балалары кадерләп кенә тора. Улы Рамил гаи­ләсе белән Казанда яши. Рәниф исемлесе Күкшелдә фермерлык белән шөгыль­ләнә. Сыерлар асрый. Рә­шит тә авылда калган.


Габидулла абый хәзерге тормышына бик сөенә. Әмма балачагын оныта алмый:


– Мин 1940 елда туганмын. Дүрт елдан әнием Хәдичә үлеп киткән. Авырды ул. Ул чакта олы апам Кәримәгә 13 кенә яшь була. Әмма шуңа карамастан, ул колхозда хисапчы булып эшли башлый. Ни йөрәге бе­лән бу эшкә алынгандыр?! Әле дә шул хакта уйлыйм. Абыем Гафиулла исемле иде. Ул гел укуда булды. Озакламый олы апабыз Кенәбаш авылына кияү­гә чыкты. Җизнәбез бик яр­дәмчел булды. Бераз җиңел суладык. Бер-бе­ребезне ташламадык, тату яшәдек. Ачтан үлмәс өчен, ул елларны песи борчаклары да ашадык. Әти дә сугыштан исән-сау кайтты. Күп тапкыр яраланган. Кайт­ты да өйләнде ул. Адай авылындагы бер хатынны алды. Аның акылга җиңел­рәк малае бар иде. Озак яши алмадылар, аерылыштылар. 1946 елны тагын өйләнде. Күкшелнеке, Гайникамал исемле. Аның үз өендә сарыклары булган. Төнлә кереп, шуларны суеп алып чыгып киткәннәр. Теге апа шул югалтуны кичерә алмады, җиңеләйде, башына зыян килеп үлде. Өченче әни Тәмәкәй авылыннан килде. Фәридә исемле. Аның үзе белән ияреп килгән кызы бар иде. Тик алар да озак яши алмадылар. Әти дүр­тенче тапкыр өйләнде. Купка авылыннан Бибимаһитап исемле. Аның да ияреп килгән кызы бар иде. Ире сугышта үлеп калган. Ул чакта әби дә үлеп китте. Без әтинең әтисе бе­лән бергә яши башладык.


Габидулла абый 15 яшен­дә колхозга эшкә керә. Ат җигә башлый. 19 яшендә аны армиягә алалар. Менә шул вакытта зур батырлык эшли дә инде егет. Ил чиген саклаганда, бер эз күреп ала. Һәм шуның буенча ки­тә. Бара торгач, күл буена килеп чыга. ”Бу шпион, эзне югалтыр өчен, арты белән йөргән. Аннары суга чумган. Без аны табарга тиеш идек. Икәү булгач, аерым-аерым эзләп киттек. Берзаман куаклар арасында ятучы кешене күреп алдым. Тиз генә автоматны кордым да: “Кулларыңны күтәр!” – дип кычкырдым. Һавага атып җибәрдем. “Атма гына”,– ди бу. Минем аткан тавышка лейтенант килеп җитте. Шуннан соң ми­ңа бер ай ял бирделәр. Озак та үтмәде, армиядән кайттым. Аннары гаилә корып җибәрдем. Нәкыя апагыз белән 49 ел яшәдек. Бергә чаклар бик сагындыра”, – ди ул. Аны бер дә ялгызы яши димәссең. Җәйләрен бакчасында җиләк-җимеш агачлары сыгылып тора икән. Бу якларда сарымсак, суганны да күп утырталар. Габидулла абый умарта кортлары белән мәш килә.


– Рәхәтләнеп, кыш буе бал ашыйбыз. Балаларыма да җитә, күчтәнәчкә дә кала. Кортлар янында күңелемә рәхәт. Үткәннәрне уйлыйм. Әле дә ярый, балаларым ташламый. Өемне дә алар җыештыра, бөтен эшне эш­лиләр. Нәкыя апаң исән булса, өйләр тагын да ямь­ләнер иде, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 35, 14.03.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр