ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 40, 20.03.2019/

“Мишә дулкыннары” тынмас

 

Менә инде “Мишә дулкыннары”ның ярты гасыр тынып, тынычланып торганы юк. Сүзебез 1957 елның октябрендә “Җиңү байрагы” газета редакциясе каршында оештырылган әдәби берләшмә турында. Әдәбият мәйданына, яңа дулкын булып, яшь  иҗатчылар килә тора. Аларның бергәләшеп шигырь укыйсы, әдәбиятыбыз турында  кызып-кызып бәхәсләшәсе һәм фикер алышасы килә.  

77
Заманында берләшмәнең җанланып китүенә Нәби Дәү­ли, Хәсән Туфан, Сибгат Хә­ким кебек танылган шагыйрь­ләр­нең Сабага даими килеп йөрү­ләре  әһәмиятле  роль уйный. Газетаның ул вакыттагы  җа­ваплы секретаре, әдәби бер­ләшмә җитәкчесе, язучы Газиз ага Нәбиуллин  иҗатка тартылган яшьләрне  түгәрәк  тирә­сенә туплау, аларга үз йөзләрен табарга ярдәм итү буенча аеруча күп  эш башкара. Баштарак  районның әдә­би бер­ләш­мәсе Рәфыйк Шә­ри­фуллин, Нурислам Зиннуров, Шәяхмәт Ша­маров, Заһи­рә Гомәрова, Мәгъсум Хуҗин исемнәре бе­лән шаулый. Соң­рак шигърият мәйданына  Рәфис Әхмәтов, Сәйдә Зыятдинова, Рашат Низамиев, Фәү­­­зия  Бәйрәмова килеп ке­рә. Алар Саба төбәген­дәге талантлар чишмәсенең саекмавын күп тапкыр раслый. М.Ху­җин, Р.Низамиев, Ф.Бәй­рә­мо­ва, Н.Хәсәновны, мә­сә­лән, “Ми­шә дулкыннары”  корабы  олы  әдәбиятыбыз  диң­гезенә чыгарды. Алар хә­зер укучыларыбыз  тарафыннан  яратып  укыла  торган  авторлар буларак  танылдылар.


Районның  иҗат  чишмәсе  елдан-ел “тирәнәя”, бер­ләш­мә тирәсенә яңадан-яңа әдә­би көчләр өстәлә. Авторлар да һәрдаим эзләнә, өлкән буын  яшь авторлар белән тыгыз элемтәдә. Берләшмә әгъ­за­лары арасында һөнәр­ләре буенча укытучылар, эш­челәр, тәрбия­челәр дә бар. Ә алар тарафыннан  язылган ши­гырь­ләр туган якка, туган тө­бәккә мәхәббәт  сулышы  бе­лән  сугарылган. Һә­вәскәр авторларыбыз укучылар күңел тү­ренә мөмкин кадәр ти­рән­рәк үтеп керү уе белән яналар. 1978 елда музыка секциясе  төзелү әдәби берләш­мәнең  популярлыгын тагын да үс­терә төшә. Үзеш­чән композиторлар бер­ләшмә әгъза­ларының ши­гырь­ләренә  ешрак  мөрәҗә­гать итә башлый. “Таң җиле” (З.Шәй­хетдинов), “Солдатка хат” (Н.Солтанов сүзләре һәм көе), “Хуш ки­ләсең, кызыл туй!” (И.Яхин сүзләре, Н.Бәдретдинов көе) һәм башка җырлар тамашачылар кү­ңе­ленә  хуш  килә. Әлбәттә, бу исемлек диң­гез­дәге тамчы кебек кенә.


Иҗат – мәңгелек хә­рә­кәт­тә  генә яши ала торган көч. Миннән барыбер шагыйрь чыкмый, дип кул сел­тәргә ярамый. Үзендә ихтыяр көче, омтылыш сизгән, теләге булган һәркем язсын, эзлән­сен, иҗат газаплары кичерсен. Ә “Мишә дулкын­на­ры”ның бурычы  ачык, ул яңа­дан-яңа ав­торлар табу, матурлык дөнья­сына омтылучыларга  кайгыртучанлык бе­лән дөрес юл күрсәтүдән гый­барәт. Әдә­би  эшчәнлек­нең  дә төр­ле еллары була. Кү­тәрелеш, сүл­пән­лек чорлары дигән­дәй. Әмма шигъ­рият­кә, яңа иҗат­ка сусаган күңел чишмә кебек барыбер үз юлын таба. Тү­гәрәккә йөрүчеләр аның эшчәнлеген активлаштыру максатыннан 2014 елның 8 апрелендә Саба китапханәсе каршында янә­дән үз эшен башлап җибәрә. Райондагы иҗат әһелләре һәр айның соңгы җомгасында очрашып тора, уй-фикер­ләре, иҗат җимешләре белән уртаклаша. Аерым автор­ларның китаплары чыгу да күңел­лә­ренә илһам нуры өргән алар­ның. Бер үк вакытта якташ язу­чыларның юбилейлары, яңа нәшер ителгән китапны тәкъ­дим итү, төрле очрашулар кебек истәлекле кичәләр уздырылу да юктан гына түгел. Узган ел “Мишә дулкыннары” клубы татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбият­ка, сән­гатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган төрле яшьтәге шагыйрьләрне ачык­лау-барлау,  яшь язучыларны таныту, осталыкларын үсте­рергә ярдәм итү мак­са­тын­нан  “Ана йөрәге” дип аталган шигырь бәйгесе игълан итеп, район буенча җиңү­че­ләрне билгеләп үт­кән. Шундый кызыксындыру бәйге­ләре булганда, иҗат итү мөм­кин­лек­ләре дә арта кебек. Бер үк вакытта матбугатта, бигрәк тә район газетасында әдәби иҗатка урын аз бирелү дә борчымый калмый аларны. “Әдәби сәхифә буларак айга бер мәртәбә район газе­та­сының бит санын арттырып чыгару мөмкинлеге дә булмасмы икән?” – диләр.


“Мишә дулкыннары”на йөрүчеләр белән очрашу те­ләге күптәннән бар иде. Менә алар – шигърияттә үз сүз­лә­рен әйтергә омтылган каләм­дәш­ләр, тормыш күргән олы апа-агайлар белән кулына каләм алган яшь егетләр. Әдәби мәй­данда егетләр булуы да сөен­дерә. Хәер, Саба шагыйрьләре арасында ут ягып шигырь язучылар һәр­вакыт булды. Кү­ңелгә Зөфәр Шәйхетдинов, Илфат Га­зизҗанов исемнәре килә. Әдәби мәйданда Фәнил Мәү­летов, Илдар Яхин, Данил Галләмов, Фәрит Моталлапов, Фатих Фәтхрахманов, Илнур Ибраһимов, Илшат Сибагатов, Габит Фәрхетдинов исем­нәре булу күп нәрсә турында сөйли. Аларны хатын-кыз шагыйрәләр гвардиясе тулыландыра. Саба төбәге тарихында үзенчәлекле урын алып торган “Нәүрүз” фольклор ансамбле җитәкчесе Рәй­сә Имамиеваның тынгысыз иҗаты, Миңнегөл Мани­хованың кабатланмас шигърияте, Илмира Гыймаева лирикасы, Гүзәлия Ганиева, Фә­һимә Мостафина, Рәхимә Вәлиуллина, Рәкыйбә Гатауллина, Рузалия Мөхәм­мәдиева шигырьләре һәркайсы үз аһә­ңен өсти. Болар әле – райо­н­ның бик актив ке­ше­ләре дә. Бер үк вакыттта “Өл­кәннәр”, “Мишә дулкыннары” клубына һәм “Нәүрүз” фольклор ан­сам­бленә дә йөрергә өл­ге­рәләр.


Хәзер шигырь укымыйлар, диләр. Сабага барып кайткач, ничек кенә укыйлар әле диясе килә. “Мишә дулкыннары” белән очрашуда  Сабаның Әбрар Кәримуллин исемендәге үзәк китапханәсе директоры Ләйсән Билалова, “Мишә дулкыннары” клубын оештыручы Гөлнара Мостафина белән Саба шагыйрь­ләрен тыңлаганнан соң, безгә ешрак яңа шигырьләрне укыр­га кирәк икән диештек. Бу көннәрдә сабалылар “Идел” журналыннан кунак­лар көтә. Дөресрәге,   район шагыйрьләренең үз иҗат­ларына бәяне башкалардан – зур шагыйрьләрдән ишетә­селәре килә. “Әдәби суд”та район шагыйрәсе Илмира Гыймаева иҗаты каралачак. Ач дөньяңны, шигърият – ша­гыйрә   килә. Хәерле сәгатьтә булсын.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 39, 19.03.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!