ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 40, 20.03.2019/

Ир-ат укытучылар көчлерәкме?


Мәктәптә яратудан башка булмый. Укытучылар бәйгесендә җиңүчеләр еш әйтә торган сүзләр бу. “Ел укытучысы – 2019” бөтенроссия бәйгесенең республика этабы җиңүчесе, Казанның 2 нче лицей-интернаты укытучысы Наил Мирсәетов та уңышының серен укучыларны ярату, алар белән уртак тел таба белүдән күрә. “XXI гасырда игътибар аеруча кирәк”, – ди мөгаллим.

22
Укытучы ул кош кебек...

Тәбрикләү тантанасында республиканың баш педагогы Рафис Борһанов белдергәнчә, быелгы бәйге катнашучылар саны арту белән аерылып торган. Ике меңләп укытучы “иң-иң”е булу өчен көрәшкән. Былтыр аларның саны биш йөзгә кимрәк булган. “Укытучы очкан кош кебек ирек­ле, ул балаларга белем биргәндә, тәрбияләгәндә иҗади булырга тиеш. Бәй­гедә укытучылар төрле фи­керләр тәкъдим итте. Бу бик кыйммәтле тәҗрибә булачак. Берәү дә бернәрсәне дә җимерергә тырышмый, киресенчә, булганны баетырга омтылабыз”, – диде министр.


Укытучылар арасыннан иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучыларын да ачыкладылар. Башкаланың 155 нче гимназиясеннән Гөлнара Нәҗипова белән Башкортстан укытучысы Римма Галиева беренче урынны яуладылар. Казандагы 50 нче бакча тәрбия­чесе Анастасия Воронцова исә “Ел тәрбиячесе” исемен йөртә. Кыскасы, мөгаллим­нәр үз көчен төрле юнә­лешләрдә сынаган.


– Гимназиядә унбиш ел укытам инде. Беренче тапкыр бәйгедә катнаштым һәм җиңдем, – диде татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара газетабыз хәбәрче­се­нә. – Бездә татар теле сә­гатьләре кимемәде. Элек тә 3-5 сәгать иде, хәзер дә шулай. Башка фән укытучыларыннан калышмаска тырышабыз. Әгәр укучыларны кызыксындыра алмасак, әти-әниләрдән гариза алу кыен булачак. Һәр дәресне үзен­чәлекле итеп уздырырга тырышам. Бигрәк тә башлангыч сыйныфтан ук укучы күңе­лен яулый белергә кирәк.


Наил Татарстан данын яклаячак

Соңгы елда бәйгенең җиңүчеләре булып яшь ир-ат укытучыларның танылуы – күңелле хәл. Ике ел элек кенә 2 нче лицей укытучысы Алмаз Хәмидуллин танылган иде, быел әлеге җиңүне шушы уку йортыннан Наил Мирсәетов кабатлады. Башта ул Казан шә­һәренең “Ел укытучысы – 2019” бәйге­сен­дә беренче урынны яулады. Наил ин­тернат-ли­цейда алтынчы ел эшли, био­логияне инглиз телендә укыта. Аның әйтү­енчә, биология – бик кызыклы фән. Тормыштан бик күп мисаллар китерергә мөмкин. Ә иң мөһиме – укучылар белән уртак тел табу. Киләчәген бары шушы уку йортында гына күрә. Шушы мәктәптә укыган, укытучыларын үр­нәк итеп саный. Алар арасында эшләү – аның өчен үзе бер дәрәҗә. “Минем командамның да уңышы бу. Моңа кадәр тырышып әзер­ләндек, хәзер көчебезне тагын да арттырырга туры ки­ләчәк. Максатыбыз – республиканы ил күләмендә лаеклы күрсәтү”, – ди ул. Аңа тантанада 400 мең сум күләмен­дә акчалата бүләк тапшырдылар.

“Бензинга акчагыз күп китәдер?”

“Ел укытучысы” бәйге­сен­дә икенче урынны яулаган Динара Смага Әтнә рай­о­нының Комыргуҗа мәк­тәбендә инглиз теленнән белем бирә. Аның турында газета битләрендә дә язып чыкканыбыз бар. Динара – Казан кызы, ул көн саен шә­һәрдән авылга барып эшли. “Миннән еш кына, бензинга акчагыз бик күп китәдер, йөреп эшләү авырдыр, дип сорыйлар. Төрле бәйгеләр­дә катнашып, өстәмә акча отам. Юлга әлеге акчаны да сарыф итә алам. Миңа берничә ел Америкада яшәр­гә туры килде. Анда эш­кә 1-1,5 сәгать бару – га­дәти күренеш. Мин иртән сәгать 7 тулганда шәһәрдән чыгып китсәм, сигезгә авыл­га барып җитәм, – ди Ди­нара. – Бу мәктәптә бик нык бәялиләр. Укучыларым көн саен җылы каршы ала. Биредә икенче ел эшлим, – ди Динара Смага. – 75тән артык укучыга белем би­рәм, барысының да инглиз телен өйрәнәсе килә. Күзлә­реннән дә күренә бу. Кай­бер­ләре: “Апа, фәлән теманы бик аңлап бетер­мәдем” , – дисә, вакыт бар, өйрә­нер­без, дим. Бергәләп олим­пиадага әзерләнәбез”.


Тиздән авылга эшкә кайткан укытучыларга бер миллион сум акча бирергә җыеналар. Әгәр программа кабул ителсә, Динара авылга күченергә ризамы?
– Программаның булдырылуы яхшы. Бүген мин болай да авылга барып эшли алам бит. Торырга урыным, гаиләм бар. Бу очракта бөтенесен үзгәртергә туры киләчәк. Миллион бирәләр дип, авылга күченү хаҗәтен күрмим, – ди ул.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 40, 19.03.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!